Логотип
Күңелеңә җыйма

Читтән караган кешегә безнең тормыш ал да гөл, чын дөресен улым да үзем генә беләбез...

Улымның әтисе белән сөйләшеп бетергәнен көтеп җиткерде дә, ирем эшенә китте. Юкса ата белән улның аннан яшерен сүзләре юк та. Анысы да “улым!” дип бик өзгәләнми аның. Улымның ике якка да җайлашырга тырышканын күреп мин өзгәләнәм...
Ике елдан бирле шулай “ике әтиле ” инде без. Өйдәгесенә “әти” дигәч, телефоннан сөйләшкәндә улым “әти” сүзен әйтмичә генә сөйләшергә өйрәнде. Күп нәрсәне әйтмичә калырга да өйрәнде, ә икәү генә булганда и сөйләшәбез, и сөйләшәбез үзебез... Мин бит яңадан кияүгә чыкканда, улым белән ирем арасы да нәкъ шундый якын һәм дустанә булыр дип хыялланган идем. Аларның миннән яшерен “ирләр сүзе” булса да, бердә көенмәс, ә бәлки сөенер генә идем. Күңелемне дә улымны кабул итәрдәй кешегә салган идем шикелле...
Ирем белән акчаларыбыз аерым. Җәй көне сатуларым әйбәт барды, малайга компьютер алып куйдым. Киңәшләшкән чакта каршы килмәгән иде, алып кайтып утырткач, ирем бозылды. “Кыз да бар бит әле”, янәсе. Башта ике якны да тигезләргә бик тырыштым мин. Улыма нәрсәләр алсам, аның кызына да ала идем бәрабәрне. Аннан да шуны көттем. Ирем алай итмәде. Шуннан соң инде мин дә...
“Акчабыз аерым” дигәч, боларның уртак тормышы юк та икән дип уйламагыз. Ике ел эчендә уртак фатир булдырдык, бакча, машина алдык. Ярата да мине ирем. Чынлап торып ярата! Минем иң кадерле кисәгем булган улымны гына кисеп калдыра. Мондый ярату мине ничек җылытсын инде? Җанымның бер өлеше салкында калгач...
Читтән караган кешегә безнең тормыш ал да гөл. Улымның әтисе дә шулай дип белә. Әни дә: “Бу никахың гомерле булсын, кызым”, — дип тели. Чын дөресен улым да үзем генә беләбез...
Розалия.
Казан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сабырлык телим сезгэ,Розалия.Малаегызга бигрэк тэ читендер .сезне чынлап яратса,малаегызны да читкэ этэрмэс иде ... хэрбер семьянын да проблемалары бардыр инде ул.уртага салып сойлэшеп карагыз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яраткан кеше ул синен баланны да яратачак. Сезнен арада ярату барлыгына мин бик шиклэнэм...

      • аватар Без имени

        0

        0

        Алла ярдэм бирсен. Бик авыр хэл. Э бит бу бала да ир - ат булып бик тиз усеп житэчэк. Бу ир кисэге шуны уйлый белэме икэн? Белмим озак яшэп буламы икэн болай ?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Чит баланы ярату очен кин кунел зуур йорэк кирэк шул

          Хәзер укыйлар