Логотип
Күңелеңә җыйма

Чит ил кияве

Шулай килеп чыкты инде, яшем утыздан узса да, әле бер тапкыр да кияүдә булып караганым юк. Дус кызларның балалары үсеп беткәнен күрәм дә, минем дә һич югы үзем өчен булса да бер бала алып кайтасым килә. Әмма... теләсә нинди шалапайдан да бала табасым килми, булгач, булгач, юньле кеше булсын иде ул.

Күптән түгел генә күрше бүлектә эшләгән бер хатынны кияүгә озаттык. Әле нинди кияү диген, чит ил кешесе, үзе акыллы, үзе бай. Кәләшен дә үзе белән Европага яшәргә алып китте. Аның ата-анасын да шунда алдырасылар икән, дип сөйлиләр. Менә нинди кеше табарга кирәк миңа да, дип, күңелгә шушы уй кереп калды.

Хәзер рәхәт инде, өйдән чыкмый гына да әллә ниләр эшләргә мөмкинлек бирүче интернет бар. Ә анда танышу сайтлары исәпсез-сансыз. Кереп, андагы белдерүләрне укысаң, исең китәр: шулкадәр дә шәп кешеләр моңа кадәр ничек үз парларын тапмаганнардыр? Фотолардан ап-ак тешләрен җемелдәтеп чип-чибәр кызлар-егетләр елмаеша. Барысы да уңышлы, тормышта күпкә ирешкәннәр, кайсысын укыма – үз эшен ачкан, акчасы мулдан...

Болар янында кайтыш күренмәс өчен, миңа да үз-үземә күбрәк игътибар бирергә кирәклеген төшендем, һәм... банктан кредит алдым. Теш проблемасы безнең нәселдә, мөгаен, тумыштан башланадыр ул. Алдырасын, алдырып, куйдырасын куйдырып, тигезлисен тигезләр өчен шактый акча һәм вакытым китте. Аның каравы, Голливуд елмаюы белән мин дә мактана алам хәзер.

Елмаеп төшкән фотома «кабучылар» шактый булды. Германиядән аерылган ир яза: «Зур йортым, уңышлы бизнесым бар. Иркен йортыма синең кебек хуҗабикә генә җитми». Мондый да булдыклы ирнең үз илендә кәләш таба алмавына шаклар катарсың.

Алай да күңелемне берәү яулады бит. Гомерем буе французларның романтиклыгы, телләренең матурлыгы (мәктәптә без чит тел буларак француз телен өйрәндек), илләрнең гүзәллеге ымсындырган иде.

Ярты еллап тегесен-монысын язышкач, ниһаять, французым күрешергә теләвен әйтте. Үзе кайта алмый, мине Франциягә чакыра. Билгеле инде, үз хисабыма.

Теш куйдырырга алган кредитым да бетеп җитмәгән иде, тагын берне алырга туры килде. Виза артыннан йөрүләремне, билетлар юнәтүләремне сөйләп тормыйм, виза өчен дә Мәскәү-Казан юлларын бер-ике таптарга туры килде әле.

Әй хыялым минем – Франциям! Ниһаять, мин синең поэзия белән сугарылган туфрагыңда! Жак Ницца янындагы бер бистәдә көн күреп ята икән, килеп урнашкач, хәбәр бирерсең, яныңа үзем барырмын дип язган. Арзанлы гына бер кунакханәгә урнашып, хәбәр салдым үзенә. Йолкыш кына кыяфәтле ир «кисәге» белән танышу сайтында ап-ак тешләрен балкытып елмайган көдрә чәчле, зәңгәр күзле егет арасында бер генә уртаклык та юк иде. Алай да «егетем» дилбегәне үз кулына алды. Ул алып килгән шампан шәрабе һәм Россиядән мин алып килгән шоколадлы конфетлар белән сыйлангач, ул тагын да кыюланып китте... Кыскасы, сез аңладыгыз инде ни булганын. Булачак баламның атасы итеп һич кенә дә бу йолкышны күрергә теләмәсәм дә, мин аңа буйсындым.

Аннары икәү кибеткә чыгып, миңа ниндидер ризыклар алдык, «егетем» ислемай бүләк итте дә, шуның белән саубуллаштык. Баксаң, «егет» дигәнем өйләнгән ир икән, өйдә авыру хатыны көтә, ди. Аерылышуга бер дә көенмәдем. Мондый йолкыш өчен кредитлар ала-ала монда кадәр килеп торырга кирәк идеме, дип, үз-үземне генә битәрләдем. Бай французга кияүгә чыгу перспективасы барып чыкмаса да, илләрен күрдем – шунысы өчен дә рәхмәт.

Өйгә кайткач, кияү эзләвемне кабат яңартып җибәрдем. Бу юлы инде бераз тәҗрибәлерәк булырмын, барысына да яшь кыз сыман ышанып утырмам.

Потенциаль кияүләр бу юлы да озак көттермәде. Италиядән дә язалар, Австриядән дә... Әмма мине Франция үзенә гашыйк итеп өлгерде шул инде, француздан башкаларның берсе дә кирәкми.

Менә тагын Франциягә очышым. Бу юлы инде берәү белән генә түгел, өчәү белән очрашачакмын. Мине анда Франсуа, Андре һәм Ланс көтә. Әмма... Парижда икәнемне белүгә, Франсуаның бүген төнлә үк Испаниягә очасы бар булып чыкты. Андре үзем шалтыратырмын диде дә, шунда ук телефонын сүндерде, ничә тапкыр скайп аша элемтәгә чыгарга теләсәм дә, «егетем»нән җилләр искән иде. Ланс белән исә иртәгә иртән бер кафеда очрашасы булдык.

Килдек, күрештек. Болай ярыйсы гына күренә үзе. Круассаннар белән кофе эчеп алуга, ул миңа кайтырга тәкъдим итте. Ә, юк инде, рәхәт икән боларның. Жак белән буган ачы тәҗрибәмнән соң, мин берәүне дә бүлмәмә чакырмаска карар иттем. Алар түгел, мин кунак ләбаса монда. Ланска ресторанда очрашу билгеләдем. Ризалашты. Кичен әзерләнеп, ресторанга киттем. Исәбем, егет хисабына бер сыйлану иде. Матур гына сөйләшеп утырдык. Минем француз телем әллә кем булмаса да, бер-беребезне аңлаштык үзе. Бу егеттән гайрәтем официант счет китергәч чикте. Имеш, без әле бер-беребез белән ул кадәр якын кешеләр түгел, һәркем үзе өчен үзе түләсен. Бер сүз дә әйтмәдем, тордым да, чыктым да киттем. «Да ну боларны, французларны!»

Франциягә алган турым бер атналык иде. Алда тагын биш көн вакыт бар. Паркларында йөрдем, кибетләрен карадым, урам кафеларында сыйландым. Күңелем бу уңышсызлыгымнан шулкадәр борчыла иде. Күпме акча түгеп, монда кадәр кил дә, берәрсе белән юньләп таныша да алма инде. «Булдыксыз, тинтәк», – дип сүктем үземне эчтән генә.

Парктагы эскәмиядә яныма бер егет килеп утыруга, ап-ак тешләремне балкытып бер елмайдым үзенә. Жерар белән шулай танышып киттек. Калган биш көн мин инде ялгыз түгел идем. Безнең барысы да булды, матур сүзләр дә, ресторан-кафелар да, иркә-назлар да. «Менә кем кирәк миңа», – дип уйладым мин, аның белән Версаль паркында йөргәндә.

Бүген безнең соңгы төн. Иртәгә иртүк мин кабат Казаныма очачакмын. Егеткә назланып туктагач, күңелемнән аның да, Россиягә киләсем килә, дип әйтүен көтә башладым. Ул бу сүзләрен һичшиксез әйтергә тиеш, безнең бит ике арада чын сөю кабынды хәзер. Менә әле дә үзем аның кочагында, ә үзем иртәгә аннан аерыласымны уйлап, күз яшьләремне чак тыеп ятам. Жерар торды, киенде һәм... кесәсеннән ниндидер кәгазь чыгарды. «Бу – минем хезмәтләрем өчен исәп-хисап счеты», – дигән сүзләре аңыма бик томанлы гына барып иреште. «Да-а, малай! Менә сиңа мәхәббәт». «Мин үз счетымны электрон форматта, нотариустан раслатым салырмын алайса», – дидем.

Казанга кайткач та, бу оятсызлыктан озак кына айный алмый йөрдем әле. Эштәгеләр бар да күрше бүлектәге теге хатынның шәп киявен сөйли. Авырга узган, ди, ире күтәреп кенә йөртми ди үзен. Ә минем банкка түлисе кредитларымнан башка бер казанышым да юк. Ник шундый бәхетсез соң мин, нәрсәм кешечә түгел?

фото: 
/pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Нигэ бэхетне чит илдэн эзлисен? Кузенне зуррак ачып тирэ ягына кара,может сине бэхетле итэр кеше янында гына йоридер!

    Хәзер укыйлар