Логотип
Күңелеңә җыйма

Чакырылмаган кунаклар белән нишләргә?

Белеп торам, күпләрегез мине гаепләячәк инде хәзер, тар күңелле дип әйтәчәк. Әмма барыбер сөйлим әле.

Белеп торам, күпләрегез мине гаепләячәк инде хәзер, тар күңелле дип әйтәчәк. Әмма барыбер сөйлим әле. Бәлки берәр төпле киңәш бирүче табылыр.
Җомга көнне эштән кайтып ашаган гына идек, ишектә звонок шалтырады. Барып ачсам – иремнең ерак туганнары. Көчкә таныдым. Ярый әле: «Ә сез кемнәр?» – дип сорамадым. Сорасам да гаеп булмас иде. Мин үземнең аларны бер тапкыр гына күргәнем бар – икенче бер туганнарда туй мәҗлесендә очрашкан идек. Әмма анда да якыннан аралашмадык. Оренбургта яшәгәннәрен генә беләм. 
Ирле-хатынлы, ике бала – дүртәү килеп керделәр. «Отпускага чыктык та менә, Казан күрергә килдек», – диләр. «Без өйдә булмасак нишләгән булыр идегез?» – дим. «Телефон бар бит, табар идек сезне», – диләр. «Ул телефоннан киләсегезне алдан да хәбәр итәргә була бит», – дип бик әйтәсе килде дә, телне тешләдем... 
Коронавирустан куркып, соңгы вакытта якын туганнар белән дә аралашуларны чикләдек бит әле – бер-беребезгә күптән кунакка йөрешкән юк. Ә болар... 
Җомга көнне мин, гадәттә, ашарга җиңелчә генә берәр нәрсә әзерлим – булганын ашап бетергән идек инде. «Нәрсә ашатыйм инде хәзер боларга?» – дип уйлыйм. Бөтен гаилә белән килгәч, ашау ягын уйлаганнардыр инде, үзләре белән алып килмәсәләр дә, кибеттән берәр нәрсә алып кергәннәрдер дим. Көт, алып килгәннәр ди сиңа...
Хатыны бер пачка чәй күтәреп кухняга керде. «Менә сезгә күчтәнәч, Оренбургтан ук алып килдек», – ди. Шундый зур итеп бирә аны! «Рәхмәт», – дип алдым инде... Холодильникта пилмән бар иде, тиз генә шуны пешереп, ашаттым боларны. 
Ашап утырганда: «Без бер атнага килдек», – дип «сөендерделәр». Ирем белән сиздермичә генә бер-беребезгә карап алдык. 
Табын яныннан кузгалганда, әтиләре миннән: «Сезнең исемегез ничек булды әле?» – дип сорап шаккатырды. Гомер аралашкан булмагач, белмәве гаҗәп түгел инде анысы – мин бит килен генә. Әмма кешегә бер атнага кунакка килгәнсең икән, исемен генә булса да белеп килергә була бит. 
Йокы бүлмәсенә боларны урнаштырырга туры килде, үзебезгә урынны балалар бүлмәсендә идәнгә җәйдем. 
Иртәгәсен иртән кәефем бөтенләй кырылды: үзләре белән бит сөртергә сөлге димим инде, хәтта теш щеткасы да алып килмәгәннәр! Әйтсәләр, яңаларны биргән булыр идем, запаска алып куйганым бар иде, ә болар безнең щеткалар белән теш чистартканнар. Ничек шулай була ала инде?! Машина белән килгәннәр бит – шундый нәрсәне генә алып килергә була иде лабаса. 
Шуннан башланды... Көне буе каядыр шәһәрдә йөри болар. Ирем белән ут йотып торабыз: берәр җирдән чир ияртеп кайтмасалар ярый инде дибез. Экскурсиядә йөри торган чакмени?! Минем косметика белән буянып, минем яхшы духиемны сибенеп чыгып китә хатыны. Сорап та тормый. Аптырагач, бер-ике көннән соң духины качырып ук куйдым. 
Без кайтканчы өйдә булалар. Хатыны һичьюгы шулпа куя торса да була бит – тотынмый да. Мин кайткач, миңа чыгып булышса да рәхмәт әйтер идем әле. Икәү барыбер тизрәк эшлисең бит. Аннан син пешергәнне утырып ашыйлар да, китеп баралар. Тау кадәр савыт-сабаны юу тагын миңа кала. 
Атна буена ник бер тапкыр ипи алып кайтсыннар. Башка нәрсәне әйтмим дә... Салатка кыяр-помидор булса да сатып алырга була бит инде хәзер, кыйммәт тормый. Юк, буш кулларын селкеп кайтып керәләр. 
Көчкә түзеп яшәдем. Атна ахырында сөйләшәсем дә килмәде инде үзләре белән. Үземне көчләп кенә елмайган булдым. 
Киткәндә: «Безгә дә кунакка килегез», – дип әйткән булдылар. Дежур сүзләр инде. Бик чакырсалар да, барасым юк. Эшем гел командировкалар белән бәйле минем – Оренбургта да булгалыйм. Әмма тукталыр өчен гостиница бар бит: берәүне дә борчып йөрмисең – кайтасың да, тынычлап ятып йоклыйсың. 
Эштәгеләргә бу хәлне сөйләдем дә, алар: «Син үзең гаепле, борып чыгарырга идең. Һичьюгы бер көннән соң: «Без сезне үзебездә алай озак тота алмыйбыз», – дип әйтергә идең», – диләр. 
Чыннан да, мондый очракларда нишләргә соң? Чакырылмаган кунаклар белән үзеңне ничек тотарга? 
Гөлназ.
Казан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Наглость второе счастье

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кунакнын 3 коне генэ кадерле дип белми эйтмэгэннэрдер инде анын.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Андый кунакларны мин дэ соймим. Нишлисен бит, беренче тапкырында нэкъ сезнен кебек тотабыз инде узебезне. Э икенче тапкырында кертмэу ягын карыйбыз.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Может как то сказать надо было, чтобы суп поставили, если пораньше придут. или сказать, мол,- купите по пути к чаю или к ужину, самим некогда в магазин заскочить. С такими гостями у меня просто - хотите чаю? - чайник на кухне, вода в кране. Кто поймёт тот поймёт.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Молодец, тузгэнсез! Лэкин узегезгэ дэ эрсезрэк булырга момкин бит! Хатынына туп-туры булыш эле дисэгез оятыннан булса да булышыр иде эле! Икенче юлы болай озак тотмагыз инде боларны, тэрбия сез, мэнсез туганнар белэн бик авыр

            Хәзер укыйлар