Логотип
Күңелеңә җыйма

Буран эчләрендә буран

Арыдык, туңдык...  Беркая да кузгалмыйча, ятасы килә башлады... Хәлсезлек иде бу... Рәисә йөгәнен ялгыш кына да ычкындырмый, бата-чума буранга каршы алга атлавын дәвам итә, үзе һаман саен аты белән сөйләшә, аны үгетли, ялвара... Берничек тә аннан калышмаска тырышып, көч-хәлгә тагын буран эченә кереп киттек...

Кышны бик яратам мин. Ябалак-ябалак яуган ап-ак карларын яратам... Әйтерсең лә бар җиһан акка төренгән... Безнең илаһи җаннарыбызны да пакьлек урап алган... Күңелдә рәхәт бер тойгы – аклык... Кышны рәхәт бер хисләр белән көтеп алам. Аның ишеп-ишеп яуган кары астында йөрергә яратам. Дуылдаган бураннары да үзенчә шомлы...

...Кышкы каникулга без өч дус кыз авылга кайттык. Авылда рәхәт. Кыш көннәрендә әллә ни эш тә юк. Өйдәге вак-төяк эшләрдә булышып, китап укып көн үтә дә китә. Кичләрен клубка чыгабыз. Клубларның әле ул вакытта гөрләп торган чагы. Күңелле, яшьләр дә күп авылда, безнең кебек каникулга кайтканнары да шактый. Җырлашабыз, биешәбез, көлешәбез, кайсы газета-китаплар укый, кайсы шашка-шахмат уены белән мәшгуль... Клуб эче гөр килеп тора... Рәхәтләнеп күңел ачабыз.

Шундый көннәрнең берсендә дустыбыз Рәисә белән, ат җигеп, аның апасы янына барып кайтырга булдык. Апа кеше, якын-тирә дип әйтеп булмый, безнең Сатлыган авылыннан бер ун чакрымнар гына түгелдер – Кече Салтык дигән авылда яши иде. Кама Тамагы районы авыллары бу. Рәисәнең әтисе ат җигеп фермада эшли. Ул иртүк эшләрен бетереп кайткач, без, сөенә-сөенә, ерак юлга чыгып киттек...

Хәзерге акылым белән уйлыйм-уйлыйм да, башыма сыймый – ничек итеп кышкы салкын көндә, тәвәккәлләп, 18 яшьлек кызлар юлга кузгалдык икән? Бүген булса, русча әйтсәк, ни за что чыкмас идем. Каян килгән батырлык?!

Чалт иткән аяз көн... Буран булырга бернинди дә шик юк. Толыпка төренеп, мамык шәлләргә уранып, ат чанасы салган эздән юртабыз гына... Җырлап та җибәрәбез... «На-а-а, малкай», – дип, килештереп, Рәисә дилбегәне тарткалый. Ат та, буйсынып, чаптыра гына... Очабыз инде менә... Минем бу кышкы юллардан йөргәнем юк... Якын-тирәдәге авылларда җәй көне генә булганым бар, ерак авылларга барганым бөтенләй булмады. Кызлар үзләреннән биш чакрымдагы күрше Олы Карамалы авылы мәктәбендә укыган. Башка авылларны да яхшы белгәннәренә һич шигем юк.

Кече Салтыкка барып җиткәнче, әле Тенеш авылына – Рәисәнең  икенче апасына кереп чыктык. Җылынып, чәйләп алгач, тагын юлга кузгалдык. Тап-такыр юлдан җилдерәбез генә... Полоса-полоса булып үскән бәс сарган каеннар безне озата бара. «На-а-а, малкай», – дип, Рәисә ара-тирә дилбегәне кагып куя...

Төш тирәләрендә Кече Салтыкка барып җиттек. Рәдифә апа безне бик җылы каршы алды – ашап-эчеп алгач, җылынгач, рәхәтләнеп сөйләшә-сөйләшә вакытның нинди тизлек белән үтүен сизмәгәнбез дә... Апалы-сеңелле Рәдифә апа белән Рәисә дә бер-берсен сагынышканнар, сөйләшеп сүзләре бетми... Кире юлга кузгалганда инде кичке эңгер-меңгер төшкән иде. Җәяүле буран чыгып, җилләргә маташа... Тагын толыпларга төренеп, мамык шәлләребезгә уранып, уңайланып, чанага чумдык. Рәисәбез – тагын «рулевой», дилбегәне кулына алып: «На-а-а, малкай», – дип, атны чаптыра. Юлыбыз башта сикәлтәсез, җайлы гына барса да, бераздан җил көчәеп, үзәккә үтеп сызгыра башлады, кар өермәсе өскә күтәрелеп, аннан ишелгәндәй буранларга тотынды. Караңгы төште. Берзаман берни күренмәс булды. Басудан себереп китергән кар без кайтасы юлны каплаганмы, без юлдан яздыкмы, туктадык... Күз ачкысыз буран котырыпмы-котыра. Чанадан төштек, Рәисә атны йөгәненнән тотып, алга таба атлый, без – аның артыннан. Кая барабыз, кая таба атлыйбыз – белмибез, Рәисә генә атын ычкындырмый, һаман саен: «Әти бетерә, әти бетерә...» – дип кабатлый. Шул арада җайлап кына: «Әйдә, җаным, әйдә, малкай, курыкма, курыкма, атла, атла», –  дип, атына куәт бирә.

Билдән көрт ера-ера, ава-түнә атлыйбыз түгел – карга батабыз, ә сыргак буран биткә китереп сылый гына, ачы җил аяктан ега... Торып басабыз да, тагын атларга маташабыз... Шулай күпме барганбыздыр, төгәл әйтә дә алмыйм – шактый вакыт юл табалмый азапландык... Арыдык, туңдык...  Беркая да кузгалмыйча, ятасы килә башлады... Хәлсезлек иде бу...
Рәисә йөгәнен ялгыш кына да ычкындырмый, бата-чума буранга каршы алга атлавын дәвам итә, үзе һаман саен аты белән сөйләшә, аны үгетли, ялвара... Аннан калышмаска тырышып, көч-хәлгә тагын буран эченә кереп киттек...

Ходайның рәхмәте, әллә гел бер тирәдә генә йөрдек инде шунда... Берзаман тонык кына ут яктысы күренеп китте... Без Олы Карамал авылы янына килеп чыкканбыз. Ат алып чыктымы безне, әллә Рәисә юлны дөрес ярдымы... Эчкә бераз җылы керде, шул утларга таба атладык... Көрт ера-ера авыл эченә килеп кердек. Нигә берәр өйнең капкасын шакымадык икән шул чакта, тәмам эштән чыккан идек бит югыйсә? Безнең өскә карарлык түгел – карга әвәләгәннәрмени үзебезне. Кар күмгән юлны чамалап, ниһаять чанага аудык... Бичара ат та арыган, үзе бертуктаусыз пошкыра, алпан-тилпән килеш юл ярып китте. Ә буран һаман саен котыра... Ни булса, шул булыр, дип, тыныч кына чанада барабыз... Дилбегә һаман да Рәисә кулында. Шул вакытта аңа соклануларым!.. Сыгылып төшмәс өчен кайдан шулкадәр көч алды икән ул? Туңмады да, сукранмады да, әйткәнемчә, атны юмалый-юмалый, йомшак-җылы итеп сөйләнә-сөйләнә  безне юлга алып чыгарга тырышты.

Әйе, ничек итсә итте, Рәисә безне авылга алып кайтып җиткезде... Буран эченнән утлар шәйләнә башлады, күңелгә бераз тынычлык иңде. 

Авыл башына килеп кергәндә кеше шәүләләре күренә башлады – алар безне эзләп төшкән Рәисә белән Гөлшатның әти-әнисе иде... Кая барып бәрелергә белмичә, тәмам аптырап, алар олы юлга кадәр төшкәннәр. «И-и балалар, утка салдыгыз бит...» – дип, бер-берсен уздыра-уздыра, такмаклый башладылар. Рәисәнең әтисе җайлап кына дилбегәне үз кулына күчереп, иреннәрен бөрештереп атка чөңгереп алды да, авылга таба кузгалды.

Башта мине төшереп калдырдылар. Өйгә килеп кергәндә дәү әнинең агарынган йөзенә карамаска тырыштым. Ул да артык сөйләнеп тормады, чишенергә булышты да, төрле үләннәр белән төнәткән чәй эчереп, мич башына менәргә кушты. Һай, ул мич башының рәхәтлеге!.. Рәисәнең «әти бетерә, әти бетерә...» дигән сүзләре генә колагымда һаман яңгырап торды... Башымны мендәргә төртү белән, изрәп, татлы йокыга талганмын... 

Менә инде ничәмә-ничә еллар үтсә дә, күз ачкысыз буран кузгалса, шул көн искә килеп төшә...

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем кебек кеше. Мин дэ яратам ,буран ,яуган кар астында йорергэ

    • аватар Без имени

      0

      0

      Яшь чак- җүләр чак" диләр шул.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Вэйт Рэйсэ. Вот молодец. Исэн-саумы ул. Андый кочле кешелэргэ сынауларны да бирэ бит тормыш.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Әйе, шөкер, Рәисә исән-сау. Карап торырга бер дә көчлегә охшамаган ул... Әмма тормышта аңа бик күп сынаулар узарга туры килә... Уза ул аларны... Лаеклы уза... Сабыр, көчле, тәвәккәл ул бүген дә...

          Хәзер укыйлар