Логотип
Күңелеңә җыйма

Бумеранг законы 

   Сезнең сайттагы язмаларны укып, әкият дип уйлый идем. Хәзер аңлыйм: тормыш әллә ниләр күрсәтә икән ул. Үзем дә әнә шул әкияткә чорналдым... Чыгу юлын гына таба алмыйм. Наил  өйләнгән, мин – аның сөяркәсе. Мондый мөнәсәбәтләр ошый иде миңа. Әмма бумеранг законы эшләде.


   Сезнең сайттагы язмаларны укып, әкият дип уйлый идем. Хәзер аңлыйм: тормыш әллә ниләр күрсәтә икән ул. Үзем дә әнә шул әкияткә чорналдым... Чыгу юлын гына таба алмыйм. Наил  өйләнгән, мин – аның сөяркәсе. Мондый мөнәсәбәтләр ошый иде миңа. Әмма бумеранг законы эшләде.


Без аның белән өч ел очрашып йөрдек. Аннан соң ул аерылды да, ниһаять, бергә яши башладык.  Ул хәзер бары минеке генә иде. Бизнес-леди хатынының борынына чирттем менә! Тик Наил мине ЗАГСка алып бармады. Балдак бүләк итте, үзе дә алып киде, әмма туй да, язылышу тантанасы да булмады. Ә минем бик тә ак күлмәк киеп кияүгә чыгасым килгән иде. Наил  туйны беразданрак үткәрербез, дип вәгъдә бирде. Мин сабыр иттем. 


 Аның беренче гаиләсендә балалар юк иде. Ул теләмәгән. «Хатынын яратмаган. Яратмаган хатыннан бала таптырасы килмәгәндер», – дип уйладым.  Аңа балалар табып  бирәчәкмен. Мәхәббәттән туган балалар булачак алар.  Әмма Наил һәрвакыт саклану чарасын күрде. Миңа да балага узмас өчен дарулар эчәргә кушты һәм моны контрольдә тотты.  Башта мондый тормыш миңа ошады. Икебез генә яшәү рәхәт иде.  Әмма хәзер, яшем утызның теге ягына чыккач, балаларын сөеп үстергән дус кызларымнан көнләшә башладым. Минем дә әни буласым, әни булуның бар рәхәтен татыйсым килә. Әмма миннән егерме яшькә зуррак булган Наилнең бу җәһәттән фикере катгый иде. Ул элек тә балаларны артык кашыклар дип санаган, хәзер инде бигрәк тә. 


 Ун ел бергә яшәсәк тә, язылышу турында сүз тишмәде. Ун ел буе рәсми рәвештә чит ир белән яшим булып чыга.  Элек туй булыр дип әйтсә, хәзер  бөтенләй дә бер сүз эндәшми. Бу хакта сөйли башласам да, тизрәк башка темага күчәргә тырыша. Моңа да түзеп яшәгән булыр идем, әмма күптән түгел ачыкланган хәл мине бөтенләй аптырашта калдырды. 


Наил үзгәрде. Соңга калып кайтыштыра, ял көннәрендә дә минсез чыгып китә башлады. Телефонының паролен үзгәртте. Мин бүлмәгә керсәм телефоннан сөйләшүдән туктый. Чит ислемай исләре дә килгәләштерә башлады. Иремнең читкә йөри башлавына һич шигем калмады. Тешемне кысып түздем, төннәрен мендәремне кочаклап еладым.  Бу хәсрәтемне беркем белән дә бүлешә алмадым. Әнием дә, дус кызларым да ир-атны башка хатыннан алып китәсең икән, синнән дә алып китәчәкләр, бу – бумеранг законы, дип  әйтәләр иде.  Ул вакытта мин көлдем генә.  Минем алай булмаячак, дидем. 


Бумеранг турындагы хакыйкать бөтенләй аяктан екты. Наил яңа хатын белән түгел, ә үзенең беренче хатыны белән очраша башлаган. Ул миннән качып, хатыны белән очрашуга йөри икән бит! Һәм бу бүген генә башланмаган, бик күп еллар дәвам иткән. Мин сукыр булганмын, күрәсең.   Уйлыйм-уйлыйм да һич төшенә алмыйм: нәрсәгә ул аңа? Хатыны аның яшьтәше, димәк, карт. Без  Наил белән очраша башлаганда ул гел хатыныннан зарлана иде. Назлы түгел, эшеннән башка бернәрсә күрми, берни кирәк түгел, минем белән сөйләшергә дә вакыты юк, дия иде. Боларның барысын да истә тоттым.  Наилне назга төрдем. Бөтен тормышымны аңа багышладым. Әти-әнисен, туганнарын хөрмәтләдем һәм җавап итеп нәрсә алдым?!  Ул яратмаган хатыны белән миңа хыянәт итә! 


Бу хакта белгән көнне яшисем килми башлады. Оятсызлык дип кабул иттем. Ул көнне өйгә иртәрәк кайттым. Наил минем иртә кайтасын белми иде. Душта су акканы ишетелә, Наил юына иде. Өстемне алыштырып йөри идем, аның кем беләндер сөйләшкәне ишетелде. Ишек  аркылы тыңлап  тора башладым.  Минем җанашым телефоннан сөйләшә иде. Тавышын кычкыртып куеп. Сагынам сине, чибәрем, бәләкәй кызчыгым, ди. Ә аңа җавап итеп бер хатын көлә, бер үк кешенең законлы хатыны да, сөяркәсе дә булуы бик тә ошавын әйтә. Тавышыннан  таныдым:  аның  элекке хатыны иде. Аяк очларыма басып кына  барып киендем дә, урамга чыгып киттем. Күземнән яшь акты. Нишләргә? Кая барырга?  Балалар мәйданчыгындагы утыргычка утырдым да, үземне жәлләп еладым да, еладым. 


Тормыш бик кызык икән ул. Үзем җиңгән хатын белән урыннарыбызны алышырбыз дип күз алдыма да китерә алмаган булыр идем. Димәк, хәзер мин өйдә ашарга пешерүче хатын, ә ул – яратканы.   Наилнең хыянәте турында сөйләшергә дә тырышып карадым. Әмма ул: «Сериаллар карый торгач, әллә ниләр уйлап чыгарасың», – дип кенә көлде. Сөйләшкәннәрен ишеткәнемне  әйтергә курыктым. 
Бик авыр. Бернинди дә карар кабул итә алмыйм. Әйе, аннан аерылышып чыгып китү дөрес булыр иде.  Үз ярымны табып, гаилә корып, бала таба алам бит әле. Әмма Наилсез тормышымны күз алдыма китерсәм, елый башлый. Ансыз яши алмам кебек. Йөрәккә ничек әмер бирәсең?! Ул хатыны белән йоклый, бөтен серен аңа сөйли. Ә мин нәрсәгә? Һич аңламыйм.  Киләчәк куркыта. Бик еш киредән Наилнең сөяркәсе булсам иде дип телим. Ул минеке генә иде бит...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ахмак. Чупрэк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кайчандр улда бит хатыныкы г-на булган син аны аертп алдын.алай бэхетле булп буламы. Тап башканы буйдак аерылганны. Хэм яшэ гаилэ короп балан булгач бэлхем иялэшерсен. Купме хатын ялгыз тормош алып бара. Авыр булсада. Баласы дип Яши. Парлы матур гаилэне бозоп аерп яшэмэгез. Гел тормош ак полосадангна тормый. Ометлэнеп яхшы хыяллар, эчкерсезлек уцсезлек б, н яшэргэ кирэк. Кешегэ хэттэ дошманынада яхшы телэк телэсэ, узендэ унай ягы б, н кайтр.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тиле Бергена торле булмый шул! Анны биргэн акчаларын нык жыеп тоталар иде..узендэ берэр торып урын кара Иден бу кон килэчэге кон кебек ачык иде лэбаса!

        • аватар Без имени

          0

          0

          э син ни коткен иден. ирен. молодец. башы. эшлэп. киткендер. кеше. бэхете. белэн. беркайчан да. бэхетле. булып булмый. ул ир. СИНЕКЕ. тугел. апаем. анла

          • аватар Без имени

            0

            0

            Шул "козел","сынар имиле кэжэлэр"очен нэрсэгэ корэшергэ,ирлэр беткэнме доньяда?Картаймыш кондэ беркемгэ дэ кирэге калмаячак бит ул мунчаланын.Хатыннардан колеп,узенен азгын гаурэтен кая куярга белмэгэн ,бер печэнлектэн икенче печэнлеккэ менеп аунаган ата мэче!

            Хәзер укыйлар