Логотип
Күңелеңә җыйма

Бу ирләргә ни җитми?

Ул кич бүгенгедәй хәтеремдә: абый миңа кичке 9 лар тирәсендә шалтыратты. Тавышы калтырый, белдертмәскә тырышса да, нерваланганы сизелә. «Минем синең белән киңәшәсем килә, өйдә үзең генә булуың кирәк», – ди бу...

Без гаиләдә өч бала тәрбияләндек: апа, абый, иң төпчеге – мин. Казаннан ерак түгел генә урнашкан район үзәгендә үз йортыбызда яшәдек. Әти дә, әни дә тормыш тоткасына ябышып яшәүчеләр иде: хөкүмәт эшен дә алып бару белән беррәттән, хуҗалыкта да җиң сызганып эшләделәр. Кешеләр арасында хөрмәтле булдылар, безне дә чын кеше итеп тәрбияләргә тырыштылар, эшне яратырга өйрәттеләр. Без апа белән кечкенәдән бәйләү, тегү эшләрен белеп үстек. Абый әти белән гаражда кайнаша иде. Мин чын-чынлап әти-әнием белән горурландым. «Алма агачыннан ерак китми», диләр бит. Шуңа үземнең дә, апа белән абыемның да киләчәкләре матур, гаиләләребез нык буласына иманым камил булды. Иремне дә әтием кебек эш сөючән, гадел, акыллы булыр дип күз алдына китерә, хыяллана идем. Минем өчен егетләрнең төс-кыяфәте беренче урында түгел иде. Һәм ялгышмадым дип уйлыйм: булачак ирем чибәрлеге белән җәлеп итмәсә дә, тәрбиялелеге белән мине үзенә каратты: эчми, тартмый, куллары эш белә. Аллага шөкер, гаилә корып яши башлавыбызга 20 елга якын, ике бала тәрбияләп үстердек. Ирем бервакытта да тавыш күтәрмәде, мине хөрмәтләп яшәде, балаларга да әйбәт ата булды. 
Апамның да тормышы барып чыкты дип уйлыйм. Балалары булмаса да, ире белән бик тату гомер итәләр. Ул гомерен балалар укытуга багышлады. 
Абыем армиядән кайтуга биш ел очрашкан, үзен көтеп алган кызга өйләнде. Томышлары җитеш булды, алма кебек ике кыз тәрбияләп үстерделәр. 
Язмыш шулай язган, бүгенге көндә өчебез дә Казанда яшибез. Әти белән әни вафат инде. Без туганнар үзара бик тату идек: бәйрәмнәр дә бергә узды, хәл-әхвәлләрне белешеп тордык. Узды, дим... Чөнки туганлык нигезенә балта белән чапкандай, дуслыгыбызны пыран-заран китергән хәл булды: абыем, 50 яшен тутырганда гаиләсен ташлап, үзеннән 20 яшькә кечерәк кызга өйләнде. Бу хәл ни сәбәптән килеп чыкты соң? Мин бу хакта кат-кат уйланам. 
Без киленебез Алияне үз туган сеңлебез кебек яраттык. Алар абый белән 8 нче сыйныфтан ук очрашып йөрделәр. Киленебезнең балачагы минем күз алдында узды. Әти-әнисе укытучылар иде. Алия, апаларына охшап, эш сөючән, пөхтәлек яратучы булып үсте. Никахтан соң әнием киленен кочаклап: «Аллаһка мең шөкер, минем хәзер өч кызым бар», – дип елады. Килен безгә охшап килде: бик уңган, пешерергә ярата, тегә-чигә. Бервакытта да ялкауланып ятканын хәтерләмим: кайчан килеп керсәң дә өстәле тулы ризык, өе ялт иткән, балалары каралган. Абый һәрвакыт юылган, чиста киемнәрдән йөрде. «Ул минем носкиларымны да үтүкли», – дия иде абый, хатыны белән горурланып. 
Мин аларның 20 елга якын яшәү дәверендә бервакытта да ачуланышканнарын күрмәдем.
Ул кич бүгенгедәй хәтеремдә: абый миңа кичке тугызлар тирәсендә шалтыратты. Тавышы калтырый, белдертмәскә тырышса да, нервланганы сизелә. «Минем синең белән киңәшәсем килә, өйдә үзең генә булуың кирәк», – ди бу. Бизнесы буенча проблемалар килеп чыкканда да ачылып китми торган абыем белән нәрсәдер булган иде. Борчылып, төнне йокламый уздырдым. 
Абый икенче көнне сөйләшенгән вакытка килеп тә җитте. Өстәлгә куелган ризыкка да тотынмыйча, ык-мык килеп торды да, мине шок хәлендә калдырып, турысын ярып салды: «Сеңлем, мин аерылам. Башка мондый тормышта яши алмыйм», – диде. 
Мондый көтелмәгән сүзләрдән авып китә яздым (ярый әле утырган идем). «Айрат, туктале, сиңа тынычланырга кирәк. Берни аңламыйм. Син үз акылыңдамы соң?» – дип кенә әйтә алдым. «Мин үз акылымда. Бу серне инде ике ел беркемгә дә әйтмичә саклыйм», – диде абыем. 
Баксаң, барыбыз өчен дә фәрештәдәй тоелган абыем ике ел буе икегә ярылып яшәгән икән. 27 яшьлек Эльвира абыйның төзелеш фирмасына ике ел элек эшкә килгән. Югары белемле, чибәр, матур киенә торган кызга, әлбәттә, коллективта эшләүче ир-атлар битараф булмаган. Җитмәсә, инициативалы хезмәткәр, кушылган эшне җиренә җиткереп башкара. «Гашыйк булганымны үзем дә сизмәдем. Үземне 18 яшьлек егет кебек хис итә башладым», – дип сөйләде абыем. Үзенә ата булырлык яшьтәге шефның мәхәббәтенә кыз да каршы килмәгән. Мәхәббәтләре куерган боларның – командировкаларга да бергә барганнар, чит илләрдә дә ял итеп кайтканнар. Абый яшь сөяркәсе өчен фатир да арендалаган. 
Шулай очрашып йөргәндә, Эльвирага сөяркә роле ошамый башлаган шул. Абыйга «аерыл, бергә булыйк», дип әйтә башлаган, скандаллар да киткән. Җитмәсә, эштән китәргә гариза язып, шефының кабинетына кергән, ультиматум куйган.
Абый үзе сөйли, үзе чүт еламый. Мин, әйтерсең, «Мунча ташы» театры тамашасына эләктем. Сөйләсәң, кеше ышанмаслык хәл бит бу! Кыйммәтле костюм-чалбардан, галстук таккан, башына чал кергән 50 яшьлек ир бер мескенгә әверелеп калсын инде... Мин аның күз яшьләре белән елап утырганын үз гомеремдә беренче тапкыр күрдем.
Минем башка килгән беренче уем, әлбәттә, «сихер» булды. Хәзер бит хатын-кызларның ниндие генә юк. Акчалы ирләрне хатыннарыннан тартып алыр өчен нинди генә адымга бармыйлар! Ирнең өйләнгән булуына, балалары барлыгына төкереп тә бирмиләр, аерттырып, үзләренә өйләндереп тә куялар. Тик абый мин әйткәннәрне ишетергә дә теләмәде, гел «яратам, ансыз яши алмыйм», дип такылдавында булды. Тыныч кына башланган сөйләшүебез югары ноталарга күчте. «Син бит олы кеше. Ничек оялмыйча «мәхәббәт» дигән буласың? Алма кебек хатының, ике кызың бар. Гомер буе төзегән тормышыңны җимермәкче буласыңмы? Акылыңа кил! Үлгән әти белән әнинең рухын рәнҗетмә. Бу синең мәхәббәт түгел, бары вакытлы хискә бирелү. Картлыгың тау артында түгел. Зинһар, гаиләңне ташлама!» – дидем. Абый башын иеп тыңлап торды. Ләкин ничек кенә акылына китерергә тырышсам да, бар да юкка булды. Ул кеше сүзен ишетерлек хәлдә түгел иде: күз карашы тонган, әйтерсең аны чыннан да сихерләп куйганнар.
Без, туганнар, абыйга ничек кенә басым ясасак та, нәтиҗәсе булмады: гомер иткән хатынын ташлап, Эльвирасына өйләнде. Мәчеткә барып никах укытканнар.
Киленебез Алия, балалары абыйның башкага китүен бик авыр кичерделәр. Болай да ябык киленебез шыр сөяккә калды. Алар өлешенә төшкән сынауның авырлыгын сөйләп тә, язып та аңлата алмам. «Аллаһ дошманыма да күрсәтмәсен» дип кенә әйтә алам.
Абыемны ничек кенә яратсам да, гомер иткән хатынына карата хыянәтен кичерә алмадым. Яшь хатын өчен ишекләребез ябылды. Абыйга турысын бәреп әйттем: «Кеше бәхетен урлаган Эльвираңны күрергә дә, ишетергә дә теләмим», – дидем...
Абыйның яңа тормыш башлавына инде бер елдан артык. Ләкин аның акылга килеп, беренче хатынына әйләнеп кайтуын теләмәгән бер көнем дә юк. Иртәме-соңмы, кайтачак ул Алиясе янына...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Элбэттэ кайтачак ул Алия янына, тик сонга калуы бар. минем баштанда утте ул хэллэр, дорестэндэ рэхэтлэренэ чыдый алмый ул ирлэр. Ул сихердерме, чынлапта кузлэре томалана ул йоргэн ирлэрнен,миндэ йоргэнен белгэч киемнэрен тияп куып чыгарган идем, аннары елап куп тапкырлар килде, синедэ яратам, аныда калдыра алмыйм дип. Эчмэгэн ирем эчэ башлады. берничэ айдан кайтып тоште, кертмэм дигэн идем, ойдэ анында олеше бар диеп кире керттем. Бу хэллэргэ инде 10 ел бар, барыбер кунгелемнэн китми.Хэзер икебездэ пенсиядэ, намаз укый ул, барыбер кунгелемнен бер жире китек, хэзердэ шул сорауны бирэм анга , нэрсэ житмэде синга дип, тик жавап ала алганым юк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кайтыр .... Ж, егере беткэч яшь Хатанга нигэ ул. Тик Алия гэ кирэк булырмы менэ ансы сорау?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Алиясе кайтарса,кайтыр

        • аватар Без имени

          0

          0

          Дааа, мондый хэл минем куз алдымда булды, 7 елдан сон, узенен хатынына ир эйлэнеп кайтты. Уз хатыны кире каршы алды, но ир эшен дэ уз намусын да уже югалтты. Кызганыч бик тэ

          • аватар Без имени

            0

            0

            Анын акчасы гына кирак акчасы беткач куачак беренче хатыннына кайтасак ну сон булыр новерно

            Хәзер укыйлар