Логотип
Күңелеңә җыйма

Бозымнан ничек сакланырга?

Мин үзем бозымнарга ышана торган кеше түгел идем. Әлегә кадәр шулай дип уйладым. Ләкин... соңгы вакыттагы хәлләр мине уйланырга мәҗбүр итә.

Мин үзем бозымнарга ышана торган кеше түгел идем. Әлегә кадәр шулай дип уйладым. Ләкин... соңгы вакыттагы хәлләр мине уйланырга мәҗбүр итә.
Безнең өйдә беркайчан да тынычлык булмады. Дус кызларымның өйдәге тынычлыгын исерек әтиләре алса, безнең әби белән әни тыныша алмадылар. Үз-үземне белә-белгәннән өйдә гел тавыш, орышышу булды. Әни – әбине, әби әнине яратмады. Без, балалар, ике ут арасында яшәдек. Бер яктан әби дә якын, икенче яктан әни дә кадерле. Аларның әрләшүенә чыдый алмыйча, бала чагымда сәгатьләр буена су буенда елап йөри торган идем. Суларга төшеп батасым килгән чакларым күп булды. Бу тавыш алар картайганчы тынмады. Студент вакытта Казаннан авылга кайтасы килми торган иде. 
Башта әбине җирләдек. Бер ел да тормады, әни дә китеп барды. 
Өйдән мәет чыккач, юасың, җыясың бит. Әни үлгәч, иске диванны ремонтларга булдык. Кызыл тышлы иде ул. Анда гел әби йоклады. Иске тышлыгын салдырырга дип тотынуга, кулыма нәрсәдер бик каты чәнечте. Камыт энәсе! Бик юан, зур энәне бездә камыт энәсе диләр. Кайдан килгән бу монда? Әбинең нәкъ мендәр терәп, баш куеп ята торган ягында бит әле! Нәрсәдер теккәнбез дә, кадап куеп онытканбыздыр дияр идең, әллә нинди сәер тагын үзе. Ике башы да кап-кара итеп көйдерелгәнме, яндырылганмы? Энәне кулым белән тотып, чүплеккә ыргыттым. Ыргыттым да онытым. Бетәмени кадап куеп онытылган энәләр.
Бераздан соң тагын бер шикле нәрсәгә тап булдык. Кухня тәрәзәсе астындагы мүкне чыпчыклар күптәннән ташыйлар иде инде. Бу юлы кошлар әллә нинди йомгак тартып чыгара башлаганнар да, анысы ярыкка кысылып, эләгеп калган. Бала йодрыгы чаклы итеп йомарланган бу йомгакта ниләр генә юк – чәчләр, тырнаклар, җепләр, бака кабырчыгы, башы көйгән тагын бер энә... Мин аны башта кызыксынып кына актара башлаган идем, җирәнеп, атып ук бәрдем. Ул баскыч башына ук килеп төште. Бу юлы чынлап торып шикләндем. Мондый йомгак безнең тәрәзә төбенә каян килер? Өйдәгеләр эше түгел икәне ачык бит  инде. Кем тәрәзә төбенә чәч, тырнак йомарлап тутырсын икән? Баскыч башына килеп төшкән ул хәшәрәт йомгакны бисмилламны әйтеп соскычка себереп керттем дә, бакча башына илтеп күмдем. Эчкә шик керде. Өйгә кереп, күзем белән тагын шундый шикле нәрсәләр эзли башладым. Озак эзлисе дә булмады, верандадан керүгә үк, ишек яңагындагы мүккә тагын шундый ук зур һәм кап-кара, ике башы да сындырылган энә батырылган иде. Тәннәрем чымырдап китте. Кемдер безнең өйгә бозым алып кергән. Кем  эше булырга мөмкин? Әби дә, әни дә гап-гади кешеләр, беркемнең дә юлына аркылы төшкәннәре булмады. 
Әби белән әнидән соң өй тынычланып калган иде. Инде тавыш хәзер үз гаиләмдә чыга. Ирем белән юктан гына да эләгешәбез. Югыйсә без бу өйдә яшәмибез, анда ялларга гына кайткалыйбыз. Юктан да кычкырышуыбызга әллә теге энәләр сәбәпче микән дип тә уйлыйм. Анысына гына игътибар да итмәс идем, әби дә, әни дә – икесе дә яман чирдән дөнья куйдылар. Узган ел тикшеренү вакытында андый чирнең миндә булуы да ачыкланды. 
Мин хәзер чын-чынлап куркам. Бәлки, теге энәләрне кадаган кеше безгә әнә шундый кара теләк теләгәндер? Барысы да чирләп үлеп бетсеннәр дигәндер? Әле бит балалар бар, алар өчен бөтенләй йөрәгем алынып тора. 
Бик еш булмаса да, өйгә Коръән укыткалыйбыз үзе. Коръән сүрәләре укыган дисклар да куям. 
Өйдә бозым барын ничек беләсе икән ул? Һәм теге энәләр ише сихерле нәрсәләрне тапсаң, нишләтергә? Кул белән тотарга ярыймы аларны? Ничек чистарынырга икән безгә? Бәлки, укучылар арасында белүчеләр булыр, киңәшләр көтеп калам.  

фото: Background фото создан(а) fxquadro - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тапкан эналарне кумегез Каяни килде шунда кит тип. Кулыгызны юуыгыз. Намазга басып,, фалак,, нас,,. Колхуаллахны,, 100тапкыр зам, зам, яиса янгыр суына укып эчегез.терелерсез иншалла.бездада шулай. Але Хаман эна табам тупсада. Аллаха тагаля кочле.кем эшлаган Шуна кайтыр.анра халык, явыз лар куп.ни себе, ни людям.

    • аватар Без имени

      0

      1

      Безнең дә йоклый торган урынга кабер балчыгы салдылар. Урынны алып чыгып яндырдык. Бер тынычлык та юк, юктан да тавыш чыга. Үлмәсеннәр дә көн дә күрмәсеннәр дип ясалгандыр инде.

      • аватар Без имени

        1

        1

        Тапкан энэ, кэгазь, чэч, тырнак-ботен шикле эйберне Эль-фэлакь догасын, яки башка берэр Дога укып яндырасы. Яндырырга ойдэн, каралты курадан читтэрэк.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Нинди сихерче эшлегенге караптыр ул.Эгерде кечле сихерче эшлесе,узегез бетере алмассыздыр дип уйлыйм мин.Белуче ,эшкеруче професионаллар гына юк ите аладыр ,ясалган сихерне.Эмме бик куп ялганчы эшкеручелер,сак булырга кирек.Каш ясыйм дип,куз чыгара курмегез.

          Хәзер укыйлар