Логотип
Күңелеңә җыйма

Бәхетемне сакламадым

Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!

Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
Рафилга яратып кияүгә чыктым мин. Ул ярату шашуга тиң иде. Рафил да мине яратты. Яратып һәм яратылып яшәгән хатын-кыздан да бәхетле гүзәл зат юк бит ул. Менә шул бәхетне саклап, кеше күзенә күрсәтми генә яшә бит инде. Тикмәгә генә бәхет тынычлык ярата дип әйтмиләрдер...
Ә минем бәхетемне бөтен дөньяга күрсәтәсем килде. Бөтен кешене җылытырга, бәхетле итәргә теләдем. Минем урында башка берәр акыллы хатын булса, өй ишеген ябып куяр иде дә, үз бәхетенә үзе бәхетле булып кына яшәр иде. Ә мин ишекләрне киереп ачтым. Безнең фатир бар кешегә ачык иде, бигрәк тә  дус кызларыма...


Алар барысы да гаиләле. Бары тик Светлана гына ярты ел элек икенче иреннән аерылган иде. Мин аны шундый жәлләдем. Моңсуланып өендә ялгыз утырмасын дип, һәрвакыт кунакка чакырдым. Ә аның ямансуларга уенда да юк иде бугай, һәрвакыт шат, көләч, күзләре янып тора. Аның белән бик кызык иде. Ирем дә аның килеп йөрүенә каршы булмады. 


Баштарак яңа танышлар табып очрашуга барып йөрде әле ул, аннан соң, сездә рәхәт дип, ял кичләрен бездә үткәрә торган булды. Ул киләсе көнне мин тәмле ризыклар пешереп, карарга яңа кинолар әзерләп куя идем. Өчәүләп утырып ашагач, рәхәтләнеп кино карый идек. Бу инде безнең гадәткә кереп китте.
 Һәрвакыт өчәү булырга гадәтләндек. Кичләрен машина йөртү таныклыгы алырга укый башлагач та, аны безгә килүдән тыймадым. Киресенчә, мин кайтканчы ашарга пешереп торыгыз йә пиццага заказ бирегез, дия идем. Беркатлылык! Мин машина йөртергә өйрәнгәндә, алар яраткан хатынын һәм дус кызын көтеп, кичке аш пешерәләр, имеш. 


 Әлбәттә, нәтиҗә озак көттермәде. Ирем миңа хыянәт итте, иптәш кызым да... Тормыш бер минут эчендә чәрдәкләнеп бетте. Моңа кадәр кая карадым соң дип һаман үз-үземә сорау бирдем. Югыйсә шикләнерлек нәрсәләр күп булган бит. Кино караганда Светлана гел икебез арасында утырды, аннан соң икәүләп кино буенча фикер алышалар, минеке беркемгә дә кызык түгел иде. Нигә моңа игътибар итмәгәнмен икән? 


Акыллы хатын ире белән дус кызын икәүдән-икәү генә калдырамы соң инде?! Җитмәсә, Светлана чытлыкланырга ярата. Нишләп аның игътибары минем иремә төшәр дип уйламаганмын икән?! Рафилгә дә ышанычым артык зур булган. Аны башка хатын-кызлар кызыксындырыр дигән уй бер тапкыр да кереп карамады. Әмма ирләрнең көчсез икәнен онытып җибәргәнмен шул. Бу бит инде бала алдына шоколад куеп, аны ашаудан тыю кебегрәк хәл. 

 

 Ирем белән араларны шундук өзәргә үземдә көч таба алмадым. Җитмәсә, Рафил алар арасында бары флирт кына булуын, бары мине генә яратуын кат-кат әйтте, аякларымны кочаклап, башка бер хатынга карамаска тәүбә итте. Әмма бары күзләремә туры карамады. 


Безнең тормыш әкрен генә дәвам итәргә маташты. Иптәш кызсыз гына. Мин ишекләрне яптым, әмма соңга калганмын инде. Иптәш кызым белән иремнең очрашуын барыбер сиздем. Өч кеше арасындагы мәхәббәтебез тагын ике ай дәвам итте әле шулай. Рафилне кунарга кертмәгән вакытларым да булды. Әмма ул ишек төбендә йокламады. Светланага китте дигән уй сызып үтә иде. 


Ахырда ирем белән аерылыштык. Элекке ирем белән элекке дус кызым да бергә булмады. Күрәсең, әвеш-түеш йөргәндә өчебезнең дә мәхәббәт адашып, югалып бетте. 


Ул вакытлардан ике ел үтте. Әле һаман яңа мөнәсәбәтләр башларга куркам. Яшьлегем белән аңламаганны, хәзер төшендем инде. Хатын-кыз гаилә учагын саклаучы дигәндә, кухняда тәмле итеп ашарга пешерүне генә  күз алдына китерергә кирәк түгел икән. Иң мөһиме: гаилә бәхетен саклый белсен икән. 

                                                                                                                                                                                                   Лениза.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.

    Хәзер укыйлар