Логотип
Күңелеңә җыйма

Бирнәле ир

Яраткан кешене бөтен «эче-бавыры» – туганнары, дуслары, кимчелекләре, яман гадәтләре, үткән тормышы белән кабул итәргә кушалар. Әмма болар бар да сүзләр генә. Ә чынлыкта, якын кешеңнең сиңа кадәр булган тормышын кабул итү күпкә катлаулырак.

 

 

  • Нурия, син үзең дә аңлыйсың бит инде... Ул минем балам, мин аны ничек итеп ташлый алыйм? Ташларга теләмим дә. Минем кызым барлыгын үзең дә белдең ич. Аның белән очрашасым барлыгын да белдең... Нурия, дим...

    Әйе, мин боларны белә идем. Шуңа күрә бер сүз дә әйтмәдем, дәшми генә ашка дигән кәбестәне туравымда булдым. Әмма күңелемдәге иң зур хыялым иремнең элеккеге тормышын – беренче хатынын һәм аннан туган кызын ничек кенә итеп булса да Җир йөзеннән сызып ташлау иде минем.

  • Нурия... Мин киттем..

    Тышкы ишек шыплап ябылды. Шунда ук өйгә караңгылык һәм сагыш иңде. Иремнең беренче хатыны белән очрашуын күз алдына китерү белән, минем бүре кебек айга карап улыйсым килә башлады. Ирем килешкә ул әзерләнеп торадыр инде: изүләре ачык кыска халатын кигәндер, бизәнгәндер, ислемайлар сипкәндер... Хәзер аны ашарга утырырга кыстар. Әтисенең кайтырга җыенганын күреп, кызы елый башлар һәм куна калырга кушар. Ә ул кызының карават читенә утырып, аңа әкият укыр. Беренче хатыны да шул тирәгә генә чүмәшер. Алар, элеккеге бәхетле вакытларындагы шикелле, бер-берсенә карап елмаешырлар. Аннары... Уф, ул «аннары»ны күз алдыма да китерәсем килми. Ул хатынның очрашып йөргән кешесе дә юк бугай, ир назын сагынгандыр инде... Аһ! Аларның мәхәббәт уеннарын күз алдыма китереп, бармагымны кисә язганмын бит. Пычакны да, кәбестәне дә ыргытып, залга чыгып утырдым. Бу минутта шушы җир йөзендә миннән дә бәхетсез кеше бар микән?

    Иремнең атна саен элеккеге гаиләсе белән очрашуы йөрәгемә тәмам кара кан булып сауды. Элек ял көннәрен көтеп җиткерә алмый идем, хәзер мин бу көнне күрә алмыйм. Шимбәсен дә яратмыйм, чөнки аннан соң якшәмбе килә... Җомгасын да... Күңелемдәге нәфрәт әнә шулай акрынлап бөтен дөньямны тутырып килә иде минем.

 

Ишектә ачкыч борган тавыш ишетелде. Кемнәрдер керде. Коридорда кабынган уттан күзләремне чытырдатып йомдым.

  • Нурия, ник ут яндырмадың? Берәр нәрсә булдымы әллә?

    Мин сулкылдап куйдым. Кара син аны, ни арада караңгы да төшкән. Күңелемдә җиңеллек белән ачу бергә катнашып, кабат күзләрне әчеттерде. Югыйсә мин инде актык тамчы яшемә кадәр елап бетергәнмендер дигән идем.

  • Сәгать унбер тулып кырык биш минут. Нормальный әти-әнинең баласы бу вакытта инде күптән йоклый, – тавышымдагы тимер чыңнары стенага бәрелеп, люстраларда зеңгелдәште. – Ул кызга иртәгә мәктәпкә барасы түгелмени?

  • Ярар, ачуланма инде... Компьютерына яңа уен алган идем, уйнаганбыз...

    Ирем мыштым гына ваннага кереп шылды. Ә минем ачуым яңа көч белән куәтләнә генә иде әле.

  • Алайса, кайтып та тормаска кирәк иде инде. Кал идең шунда, иртәнгә кадәр уйнарга иде...

    Шундый яллар безнең атна саен кабатланды. Ул һәр якшәмбе баласы янына чыгып китте. Ә мин үземне кая куярга белмим, елыйм, ярсыйм, кулымнан эш төшә. Ирем кайткач, аны телем белән кара яндырып чеметәм. Минем генә йөрәгем янмасын, аныкы да янсын әле, дим. Аның беренче хатыныннан һәм кызыннан көнләшү җанымны көйдерә, гаиләбезнең бәхетен җимерә. Кызы яныннан кайткач, анда күргәннәрен миңа сөйләргәме, әллә дәшми калыргамы дип икеләнүләреннән шартлар хәлләргә җитәм.

    Психологка барып карыйбызмы әллә? – диде беркөнне ирем. – Күпләргә булыша бит ул.

  • Безгә инде бернәрсә дә булышмый, – дип ысылдадым мин, ачуыма һәм күз яшемә буылып.

  • Алайса нәрсә булыша соң?

    Бу хәлләрдән иремнең үзенең дә арыганын күреп тордым. Ул кызы белән минем арада бәргәләнә иде. Кызын да ярата, мине дә югалтасы килми. Аңа авыр икәнен дә беләм, ләкин миңа аннан да авыррак.

 

Тагын бер сөйкемсез якшәмбе җитте. Өйләне ашагач, иремне озаттым да, үземне кызганып, үкереп еладым. Аннары, торып, әниләргә чыгып киттем. Аңласа, күңелемне бары тик әни генә аңлар.

  • Җүләрләнеп йөрмә. «Бирнәсе» барын белеп чыктың бит, хәзер түзәсең инде.

  • Әни, сиңа кадәр җанымны талама әле. Миңа ничек авыр икәнен күз алдына да китерә алмыйсың бит син...

  • Әле ничек кенә китерәм... – Әнинең ярты сүзен әтинең тамак кырганы бүлде. Әти безнең гаиләгә килгәндә мин бәләкәй кызчык идем әле. Аның үз улының суга батып үлгәнен мин инде онытканмын да.

  • Нурия, мондый хәлдә яшәүче бер син генә түгел. Үзең дә бераз җиңелрәк кара, баланың гаебе юк. Син бар дип, ул бала үлә алмый бит инде. Синең хакка дип ташлап китте бит аларны ирең.

  • Әни, ул бит анда атна саен бара, беләсеңме, атна саен! Берәр атнаны бармый калса да ярамас идеме? Мин атна саен ялгыз...

  • Ә син аның кызын үзең кунакка чакыр, ялгыз булмассың.

  • Юк инде, кунакка да чакыр тагын, – шушы бер уйдан ук йөрәгем урыныннан купты. Мин ул бала белән үземне ничек тотарга кирәген күз алдына китерә алмыйм икән.

    Алайса, түзәсең инде, – әни сүзне шулай йомгаклап куйды.

     

  • Чәршәмбе көнне ирем эштән иртәрәк кайтты да, тиз генә ашарга утырды. Коридорда калдырган пакетына күз салдым, анда бик матур курчак салынган тартма ята иде. Инде ничәнче курчак бу! Акча убыры!

    Температурасы күтәрелгән. Мин йөгереп кенә барып, хәлен белеп кайтыйм әле.

 

Моңа кадәр җыелып килгән ачуымның буасы ерылды.

  • Нәрсә, аның анасы үз баласына градусник та куя алмыймыни инде хәзер? – Үз тавышымны үзем танымадым шул минутта. Эчемдә менә-менә нәрсәдер өзелергә тиеш иде кебек. – Якшәмбе син кызың белән уйныйсың, чәршәмбе көнне градусник куясың, башка көннәрне нәрсә? Сезнең хәзер көн саен бер сәбәп туып кына тора, ә? Иртәгә чәчен үрергә барасыңмы?

    Ирем эндәшмәде. Теше сызлаган кешенеке кебек, чыраен гына җыерды да, пакетны алып, бер сүз эндәшми чыгып китте. Әле ишекне дә шапылдатып япты. Әйтерсең, мин түгел, ул үпкәләгән.

    Иртән мин урынымнан торырга ашыкмадым. Үзен үзе карасын хәзер, чәен дә ясасын, ашарына да әзерләсен, миңа соң... Ул чыгып киткәч кенә караватымнан кузгалдым. Көзгедән миңа тузгак чәчле, кызарган күзле түти бага иде. Булмагае!

    Тиз генә җыендым да, эшкә чыгып киттем. Башкача болай яшәп булмый. Бер якны уйларга кирәк. Әйтермен: «Болай яшәп булмый, миңа тынычлыгым кадерле. Кызыңны шулай яратасың икән, аның белән яшә», – диярмен.

    Светофорның кызыл утын сарысы алмаштырды. Каршымдагы рюкзаклы кыз яшел утны көтмәде, йөгереп, юлны чыга башлады. Күңелем нәрсәдер сизенеп, тизрәк капюшоныннан эләктереп калырга ыргылдым. Ләкин кулым һаваны гына эләктерде. Белмим, мизгелнең ничәнче өлеше булгандыр, мин бала артыннан юлга сикердем. Тагын бер мизгел – машинаның тормозлары чиелдап, өстебезгә килүен күреп алдым да, чытырдатып күзләремне йомдым. Мине сытса да, гәүдәм белән каплаган балага, бәлки, зыян булмас әле. Соңыннан ни булганын томанлы гына хәтерлим. Күзләремне ачканда баганага сыланган «Ауди»ның капоты астыннан төтен чыга иде. Якында гына шоферның аты-юлы белән сүгенгәнен ишеттем. Бу дөнья белән бәйләп торган бердәнбер нәрсә – теге кызның учымдагы җып-җылы кулы иде. Полиция килгәнен дә, бездән сорау алганнарын да беләм, ләкин болар барысы да ничектер минем белән түгел иде шикелле.

Ирем ул көнне йокларга кайтмады. Подъезддагы аяк тавышларын аныкы дип ымсынып, башта мин аны төнгә кадәр көттем әле, ярты сәгать саен чәйнекне кайнарладым. Ярты төннән соң аның кайтмыйсын инде аңладым. Ялгызым гына урынга ятасым килмәде. Кухняга чыктым да, яңагымны йодрыгыма терәп, күзләремне йомдым. «Аңа бер-бер нәрсә булган булса? Ул хәзер беркайчан да кайтмаса?» Күз яшьләрем тып-тып килеп, ашъяулыкка тамды. Кинәт, сискәндереп телефон тавыш бирде. Ирем шалтырата. Мөгаен, аның номерын инде мең кат җыйганмындыр, гел «недоступен» иде.

  • Син кайда? – дип кычкырам трубкага.

  • Нурия, син мине көтмә бүген. Иртәгә генә кайтам. – Телефонда машина кычкырткан тавыш һәм ирләрнең көлүе ишетелеп калды.

    Әллә эчкәнме соң инде бу кеше? Моңа кадәр аның эчкәнен бөтенләй күргәнем булмаган иде, аптырап калдым. Ярар, эчкән икән, эчкән инде. Иң мөһиме: исән-сау булсын да, үз аяклары белән кайтып керсен. Шушы төннән җанымда нәрсәнеңдер үзгәргәнен тойдым. Ә учларымда теге кыз баланың кул җылысы әле һаман да суынмаган иде. Дөньядагы бердәнбер кадерле әйбернең кеше гомере икәнен аңладым мин.

    Шимбә көнне иртәдән үк өйләрне җыештырып чыктым. Үзем дә юынып алдым, бизәндем. Кичкә берәр тәмлерәк әйбер пешерәсе дә булыр, кибеттән ризыклар алып керергә кирәк.

    Супермаркетта кеше күп иде. Ризыклар рәтеннән бара-бара, уенчыклар рәтенә килеп кергәнмен. DVD тартмасыннан карап торган җирән чәчле кыз бала кичәге кызны искә төшерде. Кулыма тартманы алып, әйләндергәләдем дә, кәрзинемә салдым.

    Ирем өйгә вакытында кайтты. Мин тизрәк каршысына ашыктым. Шушы бер төн эчендә аны шулкадәр сагынган идем. Кочаклашып, ишек төбендә шактый басып тордык әле. «Ачуланма инде... Ленар эштән соң үзенә чакырган иде... Хатыны ялга киткән икән...» Мин учларым белән иреннәрен капладым. «Син үзең мине ачуланма». Кухняга үтешли, ирем тумбочкадагы курчакка гаҗәпләнеп карады. «Бу нәрсә?» Аның тавышында кызыксынудан битәр, өмет күбрәк иде. «Курчак! – дидем мин елмаеп. – Кызыңа дигән идем. Ошатыр микән?» Иремнең югалып калганын күреп, кочаклап алдым. «Безгә аның белән танышырга кирәктер бит инде».

 

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    общ га да торганда курше хатын фания тоже ,ире юнсез булганга куып чыгаргач 3 яшлекме баласын сейрэп безнен общ га килде . Бер елап казанда торгач рэис исемле ир белэн танышты узе . тэмэк тартып торганда коридоарда пыр -пыр йреп узе сйлэшеп эйдэ с чай эчертэм дип комнатасына узе алып керде дэ и шунад калдырды узендэ .Э Рэиснен йргэн бик эйбэт хатын -кызы бар иде .Эллэ сихерлэде шунда .Рэис куп акчалы озын буйлы матур ир иде . Э бу бомжиха эстенэ кияргэ ни киеме авызында ни теше юк иде . малайын да баштан аяк матур итеп кыйбатлы киемнэр генэ киендереп йрде и бу фэния -бомжиханы да киендерде . Бу фэния бик хэерче семьядан иде . . Э бу рэиснен аерылган хатыны тоже кызы бар иде . Вот шуна язам рэис кызы янына барганда бик кенлэшэ иде ..Вот узлэре белэлэр что балалы ир икэнен , .Эле бит бер кая эшлэтмэде шул бомжиханы бик кыйбатка тешлэрен куйдырды йри йри комнатлар алып бирде рэис шул мишэркэ фэниягэ . Баларар бар инде бала бутэн кирэкмэс дисэлэр дэ Авылдагы иренэн ме незнай кайдан элэктереп кыз алып кайты . Рэискэ синеке дип (кыз бетенлэй бутэн) характеры белэн дэ рэискэ охшамаган усал юнсез эчкерле.. мона бу фэниягэ рэислэр эш табып бирделэр базарда ул вакыта акча эйбэт эшлэнэ иде , вот акча эшли башлагач . малай ускэч ( рэис бик карап садикларга да узе машина белэнгенз йртеп эйбэт тэрбиялэде . )рэис кирэкми башлады кыз укырга керде . акча куп гел кутит итеп эйдэ чыга да китэ бу кайтканда ашарга юк арып кайта иде . и рэисне дэ куып чыгарды . рэис эйлэр салып эйдэ дигэч тэ МИНЕМ КАЕНАНА БЕЛЭН ТОРАСЫМ ЮК ЭЛЕ ДИП бармады . (малай кирэк э эни юк). Рэис молодец куып чыгаргач та шул чужой малайга да и кызга да акчалар биреп тэмлушкэлэр пакетлап пакетлап алып бирэ иде . Бер кайчан рэис шул фэниягэ кул кутэрмэде .узе гел чэрелдэа каршы сейлэп акырып йри иде . анары чэчлэен буяп сарыга мин кем дип йри башлады . Акча кирэкэндэ рэис кирэк кызы д.а 15 ел звонет итеп тэ караганы юк эби янына да бармый йрми . значыт кыз рэистэн тугел . звонет итеп караган кызга телефонын алмый ди . 15 ел килмичэ бер киле дом калмасмы дип кенэ йрергэ тугел шул . Рэиснен бетен туганары шул бомжиханы аяка бастырдыар ярдэм итеп карап . Узе бик булдыксыз акча да тота белми торган ни ашарг. а пешерэ белми шундый хатын . . Эле житмэсэ апасынын ире белэн дэ кутит итеп алган . общ торганда кызыга иде ул ана апасынын иренэ может кыз да ...шунан .Во ирлэрнен араларын бозып сихерлэп узен керткэч карарга яшэргэ кирэк бит инде ул .

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ускэч акча и квартир кирэк шуна елга бер килэ башлагандыр теге чужой кыз

      • аватар Без имени

        0

        0

        бигрэк оятсыз бу фания ,3 яшьлек баласын устергэн. киендереп ашатып беренче иренэнме тагы авылына кайтып кызга узып кыз тапкан шуларны карап яшэгэн рэис . и акча эшли башлагач малай ускэч куып чыгар инде оятсыз хатын .. менэ хэзер тот капчыгыны торговля бармый ирлэр карап тик утыр сары чэченне туздырып куз уйнатып .буа мишэре бомжиха .

        • аватар Без имени

          0

          0

          Буа мишэрлэре алар шундй усаллар подрушкаларым бар иде . исем китэ иде аларга карап

          • аватар Без имени

            0

            0

            кызык иткэн каян килгэн шундый хитрыйлык кешегэ Алладан да куркмыйча Эбилэ эйтэлэр иде бит ирене жэберлэмэгез авыр суз эйтмэгез дип бу фэниягэ эйтуче булмагандыр анан бобжихалар акча эшли башласалар ай хай алардан кач инде син кеше тугел

            Хәзер укыйлар