Логотип
Күңелеңә җыйма

Бүген – нәфрәт, иртәгә – мәхәббәт

Яратмаган кешегә кияүгә чыгып, бәхетле яшәп буламы? Андый никахлар озак яши аламы? Бәлки, ир-атның гына яратуы да җитәдер, аның мәхәббәте хатын-кызның да күңелен эретеп, җанында ярату уята аладыр?

Балачагым бик бәхетле, рәхәттә генә узды дип әйтә алмыйм. Үз әтием белән әни мин кечкенә чакта ук аерылышкан. Үги әти белән үстем. Ул мине кыерсытты, какты-сукты димим, ләкин чын күңеленнән, балам, дип яратмады. Мин дә аны әтием дип кабул итә алмадым. Әни ике ут арасында яшәде. Гел мине гаепли иде.  Шуның аркасында өйдә еш кына тавыш чыкты. Бөтен хыялым – тизрәк үсеп, тизрәк бу йорттан качу булды. 
Ниһаять, ул көн килде! Мин кияүгә чыктым. Әле икебез дә студентлар, мин – икенче, ирем соңгы курста укый. Бергә яшәп китүләре, билгеле, җиңел генә булмады. Акчасызлык, торыр урын юклыгы үзәккә үтте. 
Укып бетергәч, ирем үзе үскән шәһәргә кайтып эшкә урнашты. Мин дә аның белән күчендем. Ә укуымны читтән торып дәвам иттем. Бераздан улыбыз туды. Бала тугач, мөнәсәбәтләр тагын да кискенләште. Акча җитмәү, торыр урын булмау (без иремнең әбисе белән бергә яшәдек) – болар бар да ызгыш-талаш өчен сәбәп иде. Иремнең акчасы тормыш итәргә бөтенләй җитәрлек түгел. Дөрес әйтәләр, ныклап аякка басмый торып, гаилә корырга ашыкмаска кирәк икән. Мөнәсәбәтләр тәмам суынды. Без аерылыштык. 
Барыр урыным юк, кабат үги әти белән әни янына кайттым. Алар кайтма димәделәр, ләкин шат та түгелләр иде. Тагын шулай бергә яши башладык. Мин эшкә урнаштым, баланы бакчага бирдем. Улымны яратсалар да, бергә яшәве кыен иде. Алар инде икесе генә яшәп күнеккән, тынычлык яраталар, бала чыр-чуыннан тиз арыйлар. Мин дә моны аңлыйм, әлбәттә. 
Дус кызларым барысы да бердәм булып, мине кабат кияүле итү хәстәренә кереште. Әле бер кеше белән, әле икенче кеше белән таныштырып карадылар. Ләкин минем кебек алдагы көнгә өметсез, очын очка чак ялгап яшәгән ялгыз хатын белән берсе дә гаилә корырга теләк белдермәде. Дөресен әйтим, үземнең дә күңелемә ятышлы кеше очрамады. 
– Сине Дамир белән таныштырып карарга кирәк әле, – диде беркөнне дус кызым. – Чибәр түгел ул үзе, ләкин бик ышанычлы.
–  Ой, юк-юк, миңа бернинди Дамир да, Камил дә кирәкми! – дип, тизрәк бу темадан качу җаен карадым. 
Көннәрдән бер көнне компьютерым ватылды. Ә компьютер – минем төп эш коралым. Инде кемгә генә күрсәтеп карарга, берәр ышанычлы оста табасы иде, дип зарланганыма, дус кызымның күзләре очкынланып китте:
– Соң, Дамир бит инде компьютер остасы! Хәзер карап, төзәтеп бирә! Әйдә, шалтыратам үзенә, – дип, телефонга ук үрелде.
Дамир ризалашты, күрәсең, дус кызым адресымны әйтеп яздыра башлады. 
– Менә бит, шунда танышып та калырсыз! – дип кулларын угалады ул, шатлыгыннан елмаеп. 
Кич белән Дамир килеп тә җитте. Аның тапталып беткән иске ботинкаларына карап, чыраемны сытып куйдым. 
Пеләш башлы, юантык корсаклы, кыршылган джинсылы бу ир беренче күрүдән үк күңелемә бер дә ошамады. Әле, җитмәсә, күзлекле дә! 

Кыяфәте әллә кем булмаса да, яхшы мастер булып чыкты ул. Компьютерны гына түгел, әнинең чыгымчылаган кер юу машинасын да рәтләп китте. 
Миңа Дамирдагы бер әйбер  ошады анысы, ул – тыйнак һәм бик итагатьле кеше икән. Эшен бетергәч, әни көчләп диярлек чәй эчәргә утыртты. Шул ун-унбиш минут эчендә аның бар тормышын сөйләтеп бетерде бугай. Дамир өйләнеп аерылган икән. Ялгызы гына яши. Балаларны яратса да, үз баласы юк. Ялгызлыкны җене сөйми, ләкин бер авызы пешкәч, хатын-кызларга сак карый. Бәхетен тагын бер сынап карарга каршы түгел үзе. Бу сүзләрен әйткәндә, Дамир миңа күз сирпеп алды. 
Миңа ошамаса да, үземнең аңа ошавымны сизеп калдым. 
– Тагын шулай чыгымчыласа, кыенсынып тормагыз, шалтыратыгыз, – диде ул саубуллашканда. 
Икенче көнне эштән кайтырга да өлгермәдем, телефоным шалтырады. Кем дип уйлыйсыз инде? Дамир! 
– Ничек, компьютерыгыз эшлиме? Видеокартасын да алыштырырга кирәк аның, көчлерәкне куярга мөмкин. 
Кичә әнием аңа минем дизайн белән шөгыльләнгәнемне әйтеп өлгергән иде. Дизайн программалары өчен көчле видеокарталар кирәк. Минеке, чынлап та, ул программаларны начаррак тарта. 
–  Комачауламас иде...  – дип мыгырдандым.
– Алайса хәзер килеп җитәм! Әле сезнең якка барышым иде.
Дамир бу юлы да озак көттермәде. Буш кул килмәгән иде ул – әниемә торт, улыма «Киндер-сюрприз»лар тоттырды. 
Компьютерда шактый озак казынды. Нәрсәләрендер алыштырды, нәрсәләрендер чистартып кире куйды. 
Әни исә кухняда кайнашты. Дамирны тәмле пилмән белән сыйлап җибәрү иде аның нияте. 
– Мондый ирне кулдан ычкындырмыйлар, – диде әни, Дамирны озаткач.
– Минем вкустагы кеше түгел ул.
– Инде вкус дип утырырга! Улың үсеп килә, аңа әти кирәк. Кичә яныннан да китмәде, күрдеңме?
Күрмичә! Дамирга чат беректе. Әйтерсең бер-берсен белеп туганнар, Дамир аңа компьютерның детальләре турында сөйли, тегесе авызын ачып тыңлый...

Кич кабат ишек кыңгыравы челтерәде. Дамир булуына шигем юк иде. Барып ишекне ачтым. Зур букет каршы алды мине. Аның артыннан Дамир үзе күренми дә. Каушаган иде ул. Мине театрга чакырырга килгән.  
Кешене юкка өметләндереп, тилмертеп йөрисем килми. Тормышымны көйлим, фатирлы булам дип кенә яратмаган кеше белән ничек яшәрсең? Мин бу хакта кат-кат уйландым. Чынлап торып яратмый идем Дамирны. Ә ул миңа тәкъдим ясады. Йә, ни дип җавап бирим? Яратмыйм, син миңа ошамыйсың диимме? Ул болай да бик кыюсыз ир. Тәкъдим ясарга ничек кыюлыгы җиткән әле! 
– Әкият сөйләмә, – дип, ярты сүздән бүлдерде әни. – Иң мөһиме: сине яратсыннар. Хатын-кыз яратып кына әллә ни ерак китеп булмый. Дамир яратмаслык кеше түгел!

... Язылышканнан соң без Дамирның фатирына күчендек. Дамирдан һәм әнидән кала, моңа иң куанган кеше улым булды. Дамир белән әле очрашып кына йөргән дә үз яныннан бер дә җибәрәсе килми иде аны улымның. Хәзер әнә алдынннан да төшми. Аның эштән кайтканны көтеп ала алмый тилмерә. Ә Дамир ничек ярата аны! Каршысына йөгереп килгән баланы күтәреп алып, чөя-чөя кухняга үткәндә күзләремә яшьләр тула. Баламның бәхеттән чырык-чырык көлүләрен ишетүе шундый рәхәт. 

Киенүе начар булса да, алтын куллы Дамир акчаны начар эшләми иде. Бергә яши башлауга ук, кибеткә алып барып, без аңа яңа киемнәр алдык. Матур итеп киендереп куйгач, бөтенләй башка кеше булды да куйды! 
Имиджыннан тыш, аның үз-үзенә ышанычын да арттырырга тырыштым. Алтын куллы булса да, артык тыйнак булгангамы, эштә аны бәяләп бетермиләр сыман тоелды миңа. 

Ир-атны яхшы якка үзгәртүнең иң шәп юлы – аны мактау. Дамирның мактарлык сыйфатлары күп. Һәм мин бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска тырыштым. 

Ул үзгәрде. Үзенә ышанычы ныгыды. Матур, ыспай киенгән, чиста-пөхтә генә йөрүче иремә карап үзем дә шакката идем. Эштә дә абруе артты, аны башта бригадир, аннары цех җитәкчесе итеп күтәрделәр. Элеккеге, кыюсыз Дамир түгел инде ул. Киң җилкәле, шаян, юмарт, чибәр... Аны яратмаска мөмкин түгел. Тиздән уртак балабыз туарга тиеш. Мондый ирдән бер генә түгел, ун бала тапсаң да ярый. Бәхетебезгә бер үк күзләр тимәсен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар