Логотип
Күңелеңә җыйма

Бүген бәхетле!

Бәлки, кемнәрдер мине гаепләр, әмма дөрес эшләдем дип уйлыйм. Без бик бәхетле булырбыз кебек.



Мин аерылган хатын. Балалар булмады,  ирем белән аерылышуыбызның да сәбәбе шул иде. Табиблар син сау-сәламәт хатын, иреңне тикшерт, диделәр, ә ирем хастаханә юлында йөрүдән баш тартты. «Бала таптыра алмаган ирләр булмый, минем бар да тәртиптә», – ди иде. 15 ел бергә яшәгәннән соң аерылыштык. Җәнҗалларсыз гына. Озак та тормый ул өйләнде. Ни гаҗәп, балалары туды.  Димәк, гаеп, чынлап та, миндә икән дигән шик туды күңелдә. Шуңа артымнан йөрүчеләр булса да, кияүгә чыкмадым. Кысыр хатын көннәрдән бер көнне барыбер туйдырачак ул. Шулай хатын-кызлыгымны күмеп, тыныч кына яшәп яткан вакытта, социаль челтәрләрдә бер егет «шакыды» миңа. Сөйләшеп киттек. Ул да минем кебек киноман булып чыкты. Фотосында бик яшь  булуы да, нигәдер, куркытмады, чөнки аның белән аралашу рәхәт иде.  Аның яшен беренче тапкыр очрашуга баргач кына белдем. Ул 22 яшьлек бала иде. Безнең арада – 15 ел. Әмма ул яшь арасын сизмим. Әмма үземнән күпкә яшь кеше белән очрашуымны беркемгә әйтмәдем, яшердем. Качып кына очраша башладым. Ә яраткан кешең белән яшерен очрашып яшәү бик авыр икән ул. Минем дә җитәкләшеп паркта йөрисем, кинога барасым килде, әмма мөнәсәбәтләребезне кешегә күрсәтергә курыктым, ә бәлки оялганмындыр...

– Син дөньядагы иң  яхшы һәм иң назлы хатын, – ди ул миңа. – Мин сине һәрвакыт яратачакмын. Беркайчан да хыянәт итмәячәкмен.
Бу сүзләрне ишеткән саен, тагын да яратуымны аңлыйм, әмма акыл һаман «юк» ди. Төннәребез әкият кебек булса да, аның янында булырга хокукым юк дип санадым.  Яшь аралары зур шул, икебез ике чор кешесе. 
Күп тапкырлар:
– Миңа вакытыңны әрәм итмә. Бу 15 ел бары безнең арада булачак. Хәзер сизмәсәң соңрак сизәрсең... Башка килмә! Син бит шундый яшь, – дидем.
– Син дә яшь. 15 ел нәрсә инде ул? Гомумән, кем уйлап чыгарган соң ул сафсатаны?! Нигә әле ире хатынына караганда зуррак булырга тиеш. Бу инде борыңгы заман  калдыгы! – дип,  җавапсыз калдырды. 


Безнең мөнәсәбәтләр турында әти-әни белүен курыктым. Ярый әле аерым яшим. Әни елый башлар иде, әти мине җилбәзәклектә гаепләр иде, дус кызларым аны альфонс дип кенә атар иде. Аның мине яратканны сөйләп кенә аңлата  алмас идем бары. Ә без бер-беребезне бик яратабыз шул. Күрешми калган көннәр булса, аны шундый сагына идем. Мин – тормышымда башка бернинди мәхәббәт, очрашулар булмаячак  дигән кеше! Ә мәхәббәт сорап килми икән ул. 
Мине ташларга күндерә алмагач, үземнең бала таба алмау мөмкинлегемне әйттем. Ирем белән дә шуның өчен аерылганны сөйләдем. Моңа да исе китмәде. «Бала ул яратудан туа. Димәк, сез бер-берегезне яратмагансыз. Ә безнең балалар булачак. Күп булачак», – диде ул. 


Ярты ел очрашканнан соң ул миңа тәкъдим ясады. Ул минутларда йөрәгемнең ничек типкәнен белсәгез иде. Бер караганда, сөенәм, яраткан кешем миңа тәкъдим ясый, икенче караганда, көенәм. Яшь арасы зур бит! Безне аңламаслар. Яши алырбызмы?
Әйе дә, юк та димәдем. Бары тик бер ай тәнәфес сорадым. Уйларымны тәртипкә китерергә вакыт кирәк иде миңа. Ул йөзекне өстәлгә куйды да:
– Син нинди карарга килсәң дә, без бары бергә булачакбыз. Мәхәббәтне үтереп булмый ул, – дип чыгып китте. 


Мин хәтта эштән ял алдым. Көн буе урамда йөрдем дә йөрдем. Уйландым. Ярый кеше сүзләренә карамый яши дә башларбыз ди . Ә аның тормышы? Әти-әниләре? Мин аның  язмышын бозмыйммы дип уйладым. Бозам, әлбәттә. Үзеннән 15 яшькә зуррак хатын белән яшәвеннән бер мәл оялар башлар, үкенер... Син  ризалашырга тиеш түгел, дип, бер карарга килдем. 


Кичкә инде аны үлеп сагына башладым.  Ансыз яши алмыйм икән бит. Бүген мин аны яратам. Ул мине ярата.  Ә бу иң мөһиме. Аңа шалтыратып: «Мин риза», – дидем дә телфонны куйдым. Ул минем янга очып килеп җитте. Без бергә яши башладык. Әмма безнең мөнәсәбәтләрне беркем  аңламады, әти-әниләре мине бөтенләй кабул итмәде. Дус кызларым бала-чага уены, диделәр. Әмма тормыш – ул үзе уен. Нигә әле шул уенда бәхетле булып яшәмәскә? Яраткан кешең белән бүген бәхетле булып яшәмәскә?!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бахетле булыгыз, балагыз тусын иде, шул вакытта 15 ел да куркыныч тугел

    • аватар Без имени

      0

      0

      Елаттыгыз бит! ((( мин дә ирем гаебе белән 15 ел бала тапмадым . Үземнән 15 яшькә кече егет миңа яратуын белдерде, һәм миңа әни булу, бала имезү бәхете бүләк итте. Шулай яратышкач, кушылыгыз. Алдагысын уйламагыз! Бәхетле булыгыз!!!

      Хәзер укыйлар