Логотип
Күңелеңә җыйма

Без бернәрсә тиеш түгел

Сезнең хәзерге балалар белән тормыш-яшәеш, ата-ана алдындагы бурыч турында сөйләшеп караганыгыз юкмы? Кемнәрнең яшүсмер балалар бар, мөгаен, бу алар өчен яңалык булмас. Аларда, безне әти белән әни үстерде, без аларга булышырга, картайган көннәрендә ярдәм итәргә тиеш дигән уй юк.

Сезнең хәзерге балалар белән тормыш-яшәеш, ата-ана алдындагы бурыч турында сөйләшеп караганыгыз юкмы? Кемнәрнең яшүсмер балалар бар, мөгаен, бу алар өчен яңалык булмас. Аларда, безне әти белән әни үстерде, без аларга булышырга, картайган көннәрендә ярдәм итәргә тиеш дигән уй юк. Барысы да нәкъ шулай уйлыйдыр димим, ләкин күбесенең фикер сөреше шундый. Хәтта психологлар да аларга шушы фикерне сеңдерә: сез беркемгә бернәрсә тиеш түгел, үзегезгә ничек рәхәт, шулай яшәгез. Бу – бүгенге көннең чын хакыйкате. 
Балаларга гаиләдә нинди үрнәк күрсәтәсең, алар тормышта да шуны кабатлый, дигән гыйбарә бүгенге көнгә туры килми. Эшләми хәзер бу закон. Балаларга күбрәк гаилә түгел, информацион кыр, мохит йогынты ясый. Ә бүгенге замананың центениал балалары, аларны икенче төрле – Z буыны дип тә атыйлар, цифрлы дөнья буыны. Алар өчен инде ясалма аң барысын да уйлап, мәгълүматны барлап куйган. Кемдер өчен үзеңнең рәхәтеңне корбан итү кебек сыйфатларга урын юк анда. Сез миңа тиеш, ә мин сезгә – юк. Менә шулай уйлый бүгенге балалар. 

Алсу Хәлимовна белән Дамир Нәкыйпович – бар тормышларын балаларына багышлаган кешеләр. Ә алар икәү бу гаиләдә – Альмир белән Альмира – игезәкләр. Балалары җитеш тормышта үссен өчен, әти-әниләре бар тырышлыкларын куйды. Дамир Нәкыйповичның кулы эшкә ятып тора, тимер дисәң – тимер эшен, таш икән, таш эшен булдыра торган кеше. Иренмәде, шабашкасына да йөрде, эшен дә калдырмады, өен дә бер дигән итеп төзеп керде – балалары гына интекмәсен, юклык күрмәсен, сораганнары гел булып торсын. 
Беренче класска кергәндә игезәкләрнең кулында яхшы телефон, өстәлләрендә шәп компьютер иде.
– Артык узындырасыз, – диде таныш-белеш. Кемдер ачуы килеп әйтте бу сүзләрне, кемдер чынлап та киңәш итеп – кайгыртып... 
– Картайган көнебездә шушы балалар кулына каласы бит, – дип акланды әти белән әни. Иркәләп кенә баланы бозып булмый, дип саный иде алар. Соң, хәзер бөтен җирдә шулай тәкрарлыйлар түгелме: балалар иркәләгән өчен түгел, ярату җитмәгәннән явызлана, диләр. Алсу Хәлимовна белән Дамир Нәкыйпович йөз процент килешә бу фикер белән. Шуңа да балаларыннан бернәрсәне дә жәлләп тормыйлар. Шул балалар өчен дип тырышалар лабаса! Матрас астына акча җыеп ятып нишлиләр?!
Балалар үсте. Башта – мәктәпне, аннары икесе дә югары уку йортларын тәмамладылар. Укуы авыр, дип, әти-әни аларны артык борчымаска, тормыш тәртәсенә кертмәскә тырышты. Алсу Хәлимовна – уңган, булдыклы ханым иде, барысына да җитеште. Өйләре гөл кебек балкып торды, аш-сулары телләрне йотарлык булды. Ирен дә, балаларын да чистадан-чистага гына киендерде. Балалар беркайчан да салкын ашка, җыймаган өйгә кайтмады – әниләре барын да кайгыртты. 
Ә менә беркөнне уйламаганда тотты да авырып китте ул. Моңарчы да бер дә авырмый гына торылмады үзе, ләкин бүген, чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, Дамир Нәкыйповичның да өйдә юк чагы иде. Кызының эштән кайтканын иртәдән үк көтә башлаган иде инде Алсу Хәлимовна. Ниһаять, көткән кешесе кайтты. 
– Әни, мин кайттым! Ашарга нәрсә бар? – дип, бусагадан ук кызыксынды кызы. Ләкин кухнядан савыт-саба шалтыраганы ишетелмәде, борынын хуш ис иркәләмәде...
– Әни? – караватта авырып яткан әнисен күреп, бермәл күзләрендә аптырау чагылып алды кызның. – Нәрсә булды? Авырыйсыңмы әллә?
– Авырыйм шул, хәлем юк, температура... – диде Алсу Хәлимовна чак телен әйләндереп. – Өйдә бер дару калмаган, аптекага гына барып кил әле. Лимонлап чәй дә ясачы, сусадым... 
Көн дә әзер чәйгә кайтып күнеккән кызы иреннәрен турсайтты. Шулай да кухняга чыгып, чәйнеккә шаулатып су агызганы, газга ут төрткәне ишетелде. Кызының хәрәкәтләреннән үк аның канәгать түгеллеген сизеп ятты ана. 
Чәйнек инде күптән кайнап чыкты. Ләкин аның чиелдый-чиелдый сызгырганын кызы гына ишетмәде Тагын колагына наушникларын киеп куйгандыр да... Ничә эндәште аңа Алсу Хәлимовна, юк, ишетми... Ахырда мамык шикелле хәлсез аякларына басып, үзенә барып сүндерергә туры килде. Кайдадыр кура җиләге вареньесы да бар аның, шуның белән кайнар чәй эчсә, хәл кереп китәр иде дә, ләкин хәлсез аяклар ананы кабат урынга әйдәде. 
– Кызым! – дип, кат-кат чакырды ул баласын. 
– Нәрсә инде? – дигән канәгатьсез тавыш ишетелде ниһаять. – Куйдым ич инде чәйнегеңне! 
– Кайнады ул. Лимонлап чәй дә ясап бир инде... – дип ялварды Алсу Хәлимовна. 
– Уф-ф! – Кызы пырылдап кухняга узды. – Куй, яса... Эчеп тә бирмимме тагын? Температурасы күтәрелгән дә, хәзер үлеп бетеп ята...
Алсу Хәлимовнаның үкереп елыйсы килә башлады. Эх, авырып китмәсә... 
Дыңк итеп чәйле бокалны тумбочкага кертеп утыртты кызы. 
– Анда морозильникта кура вареньесы да бар иде... – дип инәлде Алсу ханым баласына.
– Синең ул вареньеңны кайдан эзләп табыйм мин?  Эч инде ансыз гына. 
Ананың күңеле илереп елады. Күз алдына яшь чаклары, балаларның кечкенә вакытлары килде. Алар да еш авырды. Әниләре яннарыннан да китмәс, әле дару каптырыр, әле чәй ясап эчерер иде... Балаларының йөзләрендә елмаю балкысын өчен ул барысына да риза иде. Онытыла икән шул әниләрнең яхшылыгы, бик тиз истән чыга икән... 
– Мә! – кызы вареньелы савытны җилтерәтеп тумбочкага атты. Вареньесын китергән, ә кашык алып килергә оныткан. 
– Кашык та бирсәң? – дип, тагын сорарга мәҗбүр булды Алсу ханым. 
– М-м-м... – дип мөгрәде ярсудан тегесе кабаттан кухняга юнәлеп. – Мә! 
Кашык чылтырап идәнгә төште дә карават астына чумды. Сабы гына чагылып калды. 
– Шуны да тотып кала алмадың бит, нинди кеше син?! Бәбәйләнеп ятасың!
Ананың ачы яшьләре кайнар чәйгә тамды. Аңа инде хәзер бу варенье да, аны кабарга кашык та, никадәр генә сусаган булса да, бу чәй дә кирәк түгел иде. Ул юрганына төренеп, стенага борылып ятты. Ире кайтканчы ничек тә түзәр әле. Бер көнгә түзмәс кеше булмас...
Ишектән кемнеңдер кергәне ишетелде. Мөгаен, улы кайткандыр. Кайту белән аның да кайнар чәй сорый торган гадәте бар. Әнә бу юлы да шулай булды.
– Әни! – дигән тавыш ишетелде алгы яктан. 
– Нәрсәгә акырасың? Авырый анаң, әнә, караватта ята, – дип ысылдады игезәгенә каршы чыккан кызы. – Сиңа монда нәнкеләр юк, куясың да эчәсең чәйне... 
Улы белән кызының кабаттан үзара тарткалашуларын ишетү бу мизгелдә аеруча авыр иде Алсу Хәлимовнага. Тәки дус була белмәде аның балалары. Юк-бар нәрсәне дә бүлешеп, ызгышып, тавыш чыгарып кына торалар. Үскәч бетәр әле бу гадәтләре дип юанган иде ата-ана, үскәч тә бетмәде. Аларның ызгышулары ананың болай да авыр хәлен тагын да авырайтты. 
...Алсу Хәлимовна маңгаена йомшак кына итеп кемдер кагылудан уянып китте. Фельдшер булып эшләүче күрше хатыны Гүзәл икән. Ул пыр туздырып игезәкләрне сүгеп алды:
– Анагыз авырып ята, сез исегез дә китмәгән шикелле кыланасыз. Альмир, бар, скорый чакырт, больницага салмый булмый, ут яна бит бу. 
Больница сүзен ишетү белән игезәкләр куркынышып, бер-берсенә карашты. 
– Өйдә генә калса булмыймы? Дарулар эчкәч, тазарыр әле... – диде Альмира. 
Әтәч кебек очып кунды күрше хатыны:
– Әниеңнең үлүен телисезме әллә сез? Кырыкка җиткән бит температурасы. Альмир, чакырттыңмы әле? 
Өрлек кадәр малай иренер-иренмәс кенә телефонын кулына алды. 
– Безнең әле юньләп ашаган да юк бүген, – дип мыгырданды улы. 
– Төнге сменадан эштән кайткан кеше мин, – дип зарланды кызы.
– Аһ сез, оятсызлар, – дип кызды Гүзәл. – Монда аналары үләрдәй булып ята, боларга ашарга булсын. Намусыгыз бармы сезнең, юкмы?
– Безне ни гаеп бар аның авырганында, – дип аптырашты игезәкләр. – Без авырттырмаган бит аны. 
– Бар әле, әниеңнең киемнәрен җыйгала, – дип әмер бирде Гүзәл Альмирага. – Халат ал, йокы күлмәге, сөлге... Тапочкиларын онытма...
Альмира күзләрен шакмакландырып күрше хатынына карады. 
– Гүзәл апа, иртәгә әти кайта. Мин каян белим аның халатларын? Әти генә илтер әле... Бүген аңа барыбер кирәк булмас бит... Иртәгә собеседованиегә барырмын дигән идем, әни син дә инде, тапкансың авырып ятар вакыт... 
Алсу Хәлимовна бу минутта үзен дөньяның иң бәхетсез кешесе итеп тойды. Күрше хатыны алдында балаларыннан оят иде аңа. Алар бит картайган көнебездә балаларыбыз таяныч булыр дип яшәделәр. Бер чынаяк чәй дә ясап бирергә иренгән балалар  хәлсез картларны караячакмы инде, йә? Юк, өметләнүләре юкка икән. Шушы үзәк өзгеч хакыйкатьне Алсу Хәлимовна нәкъ менә бүген, хәле китеп авырып ятканда аңлады. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе. Доньялар узгэрде. Эти-эни дип улеп торган буын картаеп бара. Картайгач ,балалар карар эле , дигэн омет юк дэрэжэсендэ. Барыбыз да ,авырып озак ятарга язмасын, дип телибез аллаха тэгалэдэн. Э балаларнын шундый булып усулэрендэ жэмгыятьне генэ гаеплэп калдыру дорес микэн? Бэлки менэ узебез гаепледер. Аларга булсын, алар интекмэсен диеп устеру узе ук дорес тугел бит. Хезмэт тэрбиясе юк, эхлак тэрбиясе дигэн тошенчэ, гомумэн дэ, онытылды. Уйланырлык хэллэр бу...

    • аватар Без имени

      0

      0

      э оныклар дип торган эбилэр купме???? музей экспонаты булып баралар. Оныклар карашып, эзрэк вакытларын оныкларга багышлаучы эбилэр юк диярлек.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Юкны сойлэмэгез Оноклар дип улеп торучы эбилэр Дэ житэрлек Аллага шокер Уземнекелэрне Дэу энием дип икесе эле энием дилэрэ эби дигэ Суз гел юк Улеп торалар янымда Аллага шокер карыйбыз соенэ соенэ Киленемнеке Дэ кызымныкы да Бер тигезлэр Яратып туялмаслык барсыда

        Хәзер укыйлар