Логотип
Күңелеңә җыйма

«Без аерылышмас идек...»

Вакыт барысын да оныттыра: үпкәләрне, көтү-сагынуларны, хәтер калуларны... Ул барысын да үз урынына куя. Шуңа да, еллар түреннән артка борылып карагач, кемнең сиңа кем булганлыгын ныграк аңлыйсың... Берсе – күренекле татар балалар язучысы, «Кирлемән», «Курай-малай маҗаралары», «Актәпи ник моңая» кебек искиткеч матур әкиятләр авторы, икенчесе – табиб, медицина фәннәре кандидаты. Роза Хафизова һәм Руфинә Фәттахова. Алар кайчандыр икесе дә бер үк кешегә – Татарстанның халык язучысы, Тукай бүләге иясе Нурихан Фәттахка гашыйк булалар. Хәер, ул чакта әле гап-гади Нуриханга... Бу ике күркәм ханымны ниләр берләштерә, ә нәрсәләр аера, алар бер-берсенә кем?  Әңгәмәдәшем – Руфинә ханым ФӘТТАХОВА. Ачыктан-ачык сөйләшәбез.  

 

«Бик аз сүзле, бу кадәр дә атасына охшар икән», – дия иде Наилә турында әнисе.  

 

Нурихан белән өйләнешкәндә, мин, билгеле, аның моңарчы өйләнгән булуын, хатыны, баласы барлыгын белә идем. Алар бергә бик аз торганнар. Без  танышканда, аерылышуларына биш-алты ел гомер узган, Нурихан күптән ялгыз ир иде. Шулай булгач, Роза ханымга мин берничек тә көндәш булмадым: араларына кермәдем, аермадым... 

Алар 1 курстан башлап бергә укыганнар. Группалары бик данлыклы: Гарәф Шәрәфетдинов, Зәет Мәҗитов, Рафак Тимергалин... Күп группадашлары инде бакыйлыкка күчте. Исәннәрдән академик Мирфатыйх Зәкиев кына калды. Сүз уңаеннан, Мирфатыйх белән Роза ханым икесе бер яктан – Бөгелмәдән. Сөйләүләренә һәм хатларына караганда, Нурихан белән Роза II курска күчкәч дуслашып китәләр. Яратыша башлыйлар... Бер үк елны диплом алалар. V курсны тәмамлагач, бер-берсен югалтмау өчендер, ЗАГСка барып язылышалар, ләкин әле ир белән хатын мөнәсәбәтләренә кермиләр. Розаны юллама белән эшкә Себергә, Тобольск шәһәренә җибәрәләр, Нуриханны Чистай районының бер мәктәбенә билгелиләр. (Дөрес, ул анда озак укытмый, кире Казанга кайта.) Язылышуларын алар берәүгә дә белгертмәгәннәр. Бәлки сынау үтәселәре, мәхәббәтләренең ныклыгын сыныйсылары килгәндер, белмим. Әмма соңыннан моңа үзләре дә үкенгән бугай. Документ бар, алар анда ир белән хатын, ә аерым торган бер ел эчендә хисләр шактый сүрелгән, аралар салкыная башлаган. Дөрес, Роза ханымның хатларында сагыну хисе күбрәк. Бу табигый да, ул – кыз бала, читтә берүзе. Аның күңелендә Нуриханны гына түгел, гомумән, Казанны сагыну хисе мөлдерәмә. Себер татарлары теленә, андагы мохиткә ияләшкәнче, үз диалектларында сөйләшүче балаларны якын итә, ярата башлаганчы өч-дүрт ай узган. Ә башта бик авыр булган: фатирда торган, салкын, җылы кием-салымы юк. Илленче еллар бу, юклык заман... Ярты кышка кадәр итеге дә булмый аның. Нурихан кыш уртасында гына киез итек алып җибәрә. Калын пальто да хыялда гына... Бер ел буе алар хатлар алышып торалар. Әмма ул хатларның күбесендә үпкәләшү дә үпкәләшү: мин яздым, син язмыйсың, мин җавап бирдем, син юк... Роза Себердән көнаралаш, хәтта көн саен диярлек хатлар җибәреп торган. Ә Нурихан ул, гомумән, күп сүзле түгел. Холкы шундый... Кирәген генә язгандыр йә ике хатка берне генә җавап биргәндер. Розаның хатлары исә өчәр-дүртәр биткә сузылган. Әмма шул ук вакытта алар икенче әйберләр турында да язышканнар. Мәктәп, татар теле турында. Нурихан аңа үзенең хикәяләрен җибәргән, фикерен сораган. «Син сызгалап бетер», дигән. Алар, язучы буларак, бер дәрәҗәдә сөйләшкән. Роза ханым да татар телен әйбәт белгән. Әйбәтрәк тә белмәдеме икән әле, ул бит Татарстаннан. Без бит янауллар «бармаем», «кайтмаем» диебрәк сөйләшәбез. Кичә хатларын кабат укып утырдым әле. Роза Нуриханга: «Бер үк сүзе аерым языла», – ди бер хатында. Алар шулай бер-берсен өйрәтеп, төзәтеп, тәнкыйтьләп, мактап үстергәннәр. Роза ханымның бик җылы хатлары бар: «Инәкәйне (Нуриханның әнисенә ул шулай дип эндәшкән) алып кайттыңмы инде Янаулдан? Фатир таптыгызмы? Нишләп ике генә урындык алдыгыз, ә миңа урындык кайда? Квартир хуҗаларыгыз ничек?»... Нурихан белән әнисе гел кеше өстендә торганнар бит: әле анда, әле монда. Бер фатирдан икенчесенә, өченчесенә күчкәннәр. Мин кияүгә чыкканда да әнигә 58 яшь кенә иде әле. Димәк, ул чакта аңа әле илле дә тулмаган булган. Нигә шулай бик яшьли Казанга, Нурихан янына күченгәнме? Янаулда да торыр җире юк, анда да кеше почмагында яши ул. Икенчедән – Нурихан аның бердәнбер улы. Ул аны юклык белән укыткан, югары белем биргән. Инде менә улы аякка баскан, язучы дигән даны бар, ананың аңа өметләре зур... Бер елдан соң Нурихан Розаны Себердән барып алып кайткач, болар өчәү булып китәләр. Алар бергә яши башлаган йортны миңа күрсәткәннәре булды. Чехов базарыннан ерак түгел иде ул. Йорт та түгел, хуҗаларның сарае. Кеше торырлык итеп күпмедер үзгәрткәннәр дә, мич чыгарганнар. «Аның салкынлыгы иде, – дип сөйли иде кайнанам. – Стеналар бозланып ката. Баланың чүпрәкләрен алыштырыр өчен, өскә пальто каплап, шуның астында гына алыштыра идек». Күз алдына гына китереп карагыз: кечкенә генә бүлмә. Җиһазлардан сандык та (ул хәзер дә безнең өйалдында тора, капкачы гына юк), тар кына карават. Яшь хатын белән ир һәм кайнана. Уйлап карасаң, анысы да яшь хатын бит әле. Нуриханга 6 яшь булганда ул тол кала һәм башка кияүгә чыкмый. Җитмәүчелек тә зур, тавыш аңардан да чыга. Балага нәкъ бер яшь булганда, Роза ханым кызын алып Нуриханнан китә һәм аны әниләренә кайтарып куя. Аннары карьерасы башлана. Тырышлыгын, талантын күрәләр, аны партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Ә Нурихан белән әнисе фатирдан фатирга йөреп арып, аптырап беткәч, Киров районында начар гына бер йорт сатып алалар. Мин инде шунда килен булып төштем. Иске, начар йорт булса да, анда һәркайсыбызның үз почмагы бар иде. Нуриханның үз язу бүлмәсе. Анда үзе эшләгән агач бер шкаф, (ул шкаф әле дә исән), караваты, өстәле тора. Кайнана зуррак бүлмәдә йоклый иде. Уртада ашханә кебек бүлмә дә бар. Күмер белән мичкә ягабыз. Мич артында урын бар иде, шунда Нурихан миңа – студентка өстәл ясап бирде, китапларыма шүрлек тә эшләде. Иң әйбәт почмак минеке иде: мичкә арканы терәп утырам, каршыда тәрәзә, ул көньякка карап тора. Рәхәт...  

Нурихан белән без Янаулда таныштык. Минем каникулга кайткан чагым иде. Өйдә генә утырасы килми бит, кич җиткән саен китапханәгә йөгерәм – классташым Әлфия анда мөдир булып эшли. Иске мәктәпне китапханә итеп үзгәрткәннәр иде, ә кайчандыр аның бер бүлмәсендә без тордык. Ул миңа шуңа да бик якын иде – анда барсам, өйгә кайткан кебек булам. Әтинең фуражка элә торган элгече дә шул килеш тора, тәрәзәләр, хәтта рамнарга сылаган замазкалар да... «Иртәгә Казаннан язучы Нурихан Фәттах кайта, укучылар конференциясе уздырабыз, син дә кил әле», – дип чакырды мине Әлфия. Бардым. Үзе дә, конференция дә ошамады. Мин бит Уфада мәдәни тормышның уртасында кайнап яшим. Тулай торагыбыз опера театры белән янәшә генә. 30 тиенгә билет алабыз да, көн саен операга йөрибез, кызларыбыз балет артистларына гашыйк. Ул елны СССРның халык артисты, драматург Арслан Мөбарәковның юбилее булды, ГИТИСтан бер төркем артистлар кайтты. Барысын да танып беләбез. Ә монда... ниндидер бер язучы, аның ниндидер бер китабы.... Икенче көнне миңа инде китәргә кирәк иде. Без Нурихан белән Уфага бер үк рейста очтык. Урындыклар да янәшә туры килде кебек. Саквояж кебек чемоданы бар иде кулында. «Уфа буйлап күтәреп йөреп булмас, сезнең бүлмәгә куеп торырга ярыймы?» – диде. «Әйе», – дидем. Ике көннән ул аны килеп алды. Бер классташ кыз белән без аны поездга озатырга да төштек әле. Соңыннан ачыкланды: Нурихан да мине ул чакта ошатмаган. Мине дә, дус кызымны да. Ул елны беренче тапкыр платформа модага керде – икебез дә шуны кигән идек. Кыз бала нәфисрәк булырга тиеш дип санаган ул.  

Аннан хатлар языша башладык. Минем хатларның да берсен дә ташламаган ул, саклаган...  

Аерылган икәнен кайчан әйткәне истә калмаган. Минем кебек үк мединститутта укучы Асия исемле бер кыз белән очрашкалаганын беләм. «Кызлар артыннан чабарга вакытым да юк», – дип язган иде. Янаулга кайткач, җәй көне кабат очраштык. Мин ел саен каникулның икенче көнендә үк фельдшер булып эшкә урнаша идем. Әтиләргә дә бәйле булмыйм – стипендия янына бик ярап куя. Ял көнне велосипед белән Илдар Юзеевларга барып кайттык. Юк, Таһир-Зөһрә кебек үлеп ярату булмады безнең арада. Ике яктан да... Ул әле тора-тора хасил булды. Хатын-кыз асылына торган ир-егет түгел иде Нурихан. Әмма аның эчке культурасы көчле, ул укымышлы иде – мине шулар җәлеп иткәндер. Ә аннан хөрмәт мәхәббәткә күчкәндер. Иҗатына гына да түгел бу хөрмәт. Ул беркайчан алдашмас, кеше сөйләмәс, башкаларның кимчелегенә төртеп күрсәтмәс. Шул ук вакытта рецензия язса, турысын әйтер. Һәрвакыт үзенең фәненә чумып яшәде. Мөхәммәт Мәһдиевнең бер килүендә: «Син – бәхетле. Ыгы-зыгыга катышмыйсың», – дигәне булды... Кыскасы, мин ул җәйне Нуриханга кияүгә чыгарга ризалаштым.. Тулай торактан да бик туйган идем. Үлеп торган егетем дә булмагандыр, күрәсең. Әнкәй: «Күршеләр шундый матур кызыгыз нинди олы кешегә чыккан, дип әйтә», – диде. Үземнең әни исән булса болай әйтмәс иде, билгеле. Безнең яшь аермасы тугыз ел иде, ул чор өчен шактый күп санала иде.  

Роза ханым белән беренче очрашуны төгәл хәтерләмим. Уфада медицина институтының өч курсын тәмамлап, Казанга дүртенчегә килдем. Ә Роза ханым кызы белән ул чакта Чехов урамында торган. Безнең институт та шул якта бит. Шунда ничектер берничә мәртәбә очраштык. Мин аны фотодан күреп, ул икәнен чамаладым. Матур гына киенгән яшь хатын. Эшкә бара иде, күрәсең. Бик текәлеп карап узганны хәтерлим. Мин ул чакта яшь, нечкә билле, күбрәк дуслар белән булам...  

Элек Бауман урамындагы Нәшрият йортында тормыш кайнап тора иде. Тукай клубы эшли, бәйрәмнәрдә безне әле бер, әле икенче редакциягә чәй эчәргә чакыралар. Залда танцылар була. Менә шунда якыннан күрдем аны. Яңа ел иде бугай. Роза ханым кызы белән иде. Наилә ул чакта 2-3 нче класста укыгандыр. Алар баскычтан төшеп, ә без менеп киләбез. Беркем беркемгә эндәшмәде. Таныдым, әлбәттә... Бер кат өскәрәк менгәч: «Карале, бу синең кызың түгелме соң? Бар, тиз генә шоколад алып кил», – дидем. Эндәшмәде. Редакциядә чәй эчеп утырганда, кайсыдыр: «Нурихан, монда синең кызың да килгән иде әле. Ул балага берәр нәрсә алып бирергә кирәк», – диде. Нурихан буфетка барып, шоколад алып, тегеләрне эзләп йөргән, әмма тапмаган – кайтып киткән булганнар. (Нәшрият уздырган бәйрәмнәрдә Роза Хафизова башкалардан аерылып тора иде: язучы, редактор, яшьләрнең кумиры, чибәр, өс-башы гел әйбәт, прическа ясалган... Ә мин әле ул чакта студент. Бердәнбер байлыгым яшьлек булган. Тик аның алтын-көмештән зуррак байлык икәнен аңлаганмыни ул чакта?!)  

Соңыннан да очрашкаладык. Бер шәһәр бит ул... Исәнләшә башладык. Бервакыт күрше хатыны Флера белән театрга киттек. Соңга калдык, без залга кергәндә утлар сүнгән, ләкин спектакль әле башланмаган иде. Урыныбызга кадәр озатып куйдылар. Ул арада пәрдә ачылды. Флера янәшәсендә утырган хатын, сузылып-сузылып, берничә тапкыр мине карады. Антракт булып, утлар кабынгач кына таныдым – кызы белән Роза ханым икән. Алар торып чыгып киттеләр. Яңадан килеп утыргач, Роза ханым миңа: «Наилә әтинең хатыны чибәр икән дип әйтә», – диде. «Роза апа (ул чакта ханым дип сөйләшми идек әле), кызыгыз белән таныштырыгыз инде», – дидем. «Менә Наилә», – диде ул. Наилә ул чакта студент булгандыр инде. Шуннан артыгын сөйләшмәдек – залда утлар сүнде. Тамаша беткәч тә бүтән күрешмәдек. Без ул бала белән аралаша алмадык шул... Нурихан да, ул да бер-берсе белән аралашулар эзләмәделәр. Икесе дә артык горур булдылар. Кем башлап беренче адымны ясарга тиеш булгандыр, белмим. Әнисе каршы булган очракта да, теләсә, буй җиткәч качып та килгән булыр иде әтисе янына. Кайбер гаиләләрнең балалары шулай аралашып үсә бит. Моңа мин дә, Роза ханым да бернинди киртә ясамадык. Нурихан белән дә бу хакта сөйләшкән булды. Аның аңлатуы буенча, алиментка биргәннән соң да, Роза Хафизова белән алар кат-кат судлашканнар. Китап чыгып, гонорар алган саен ул Нуриханны судка биргән. Күп мәртәбәләр суд юлында йөрү аны биздергән, ахрысы. Шул исәптән, кызыннан да суынган. Әллә Роза соңыннан әйтте: «Иң азаккы алиментын түләгәндә, 18 яшь тулды, соңгы тапкыр күчерәм, дип язды. Әмма кызымны туган көне белән тәбрик итәм дигән сүзләр булмады», – диде. Аның да үз ягыннан хәтере калган иде.  

Белүемчә, Наилә мәктәпне медальгә тәмамлады. Бик талантлы ул. Француз телен яхшы белә. Лаоста да эшләп кайтты. Кандидатлык диссертациясен Уфада яклады. Шуның алдыннан безгә Нуриханның китапларын күтәреп, Тавил Хаҗиәхмәтов килде. Наиләнең Уфадагы җитәкчесе: «Әтиеңнең китапларыннан башка килмә», – дигән. Нурихан барысына да автограф язып бирде. Ә докторлык диссертациясен Наилә Мәскәүдә яклаган булырга тиеш. Аның уңышлары өчен әтисе сөенгәнме, юкмы икәнен әйтә алмыйм, белгертмәде. Берсендә күрше Әминә апа белән бакчада койма аша гына сөйләшеп торабыз. «Карале, Нуриханның кызы да бар икән бит», – ди. «Беләм, беләм, Әминә апа», – дим. «Республика Татарстан» газетасында аның турында язганнар», – ди. «Үзеңә кирәкмәсә, бир әле, мин дә укыйм», – дип сорап алдым. Газетаның беренче битендә үк Наиләнең 50 еллык юбилее уңаеннан чыккан язма иде ул. Фотосы да бар иде. Укыдым да Нуриханга бирдем. Каршында берничә көн тотты ул аны.  

Нуриханның «Әттә» дигән бер хикәясе бар. Япь-яшь килеш премия ала ул аның өчен. Әйбәт хикәя! Хатыны кызын алып киткәч, аны сагыну тәэсирендә язылган. Хикәядә баланың әнисе ире белән аерыла да, кабат кияүгә чыга, әтисе дә икенче кешегә өйләнә. Беркемгә кирәге калмаган баланы әбисе пароходта үзләренә алып кайтып бара. Хикәядәге герой бала белән пароходта аралаша, аннан, дебаркадерга төшкәч, баскычтан менгәндә аны күтәреп менә. Текә ярдан күтәрелгәндә, әби сөйли-сөйли менә: «Кызым бик чибәр. Бай кешегә кияүгә чыкты, Бауман урамында торалар», – ди. Югарыга менеп җиткәч, әби оныгын алырга үрелә. Ә бала егетне кочаклап ала да, аңа чытырдап ябыша. Бераздан бала әбисе кулына күчә, бермәл тынсыз торганнан соң: «Әттә!» – дип кычкырып җибәрә...  

Роза ханым белән сердәшләр булдык дия алмыйм, әлбәттә. Әмма миңа карата ул һәрвакыт киң күңелле булды. Аларның дачалары Обсерваториядә, Аяз Гыйләҗевларныкы белән күрше иде. Нәкыяләр бакчасына Нурихан белән парлап бер кунакка баруда, ул мине үзенә дәшеп алды. Кара-каршы утырып икәү генә сөйләштек, чәй эчтек, күчтәнәчләр биреп чыгарды. Менә шундый бер якынаю булып алды.  

Бер шәһәрдә яшәгәч, әйткәнемчә, юллар кисешмичә тормый иде. Алар группалары белән еш очраштылар. Университетны тәмамлауга 25 ел узгач та, 30, 40 ел тулгач та. Мирфатыйх Зәкиев үзе оештыра иде бу очрашуларны. Бөтенесе диярлек гаиләләре белән килә. Соңрак ул очрашуларда Нурихан да инде Роза белән артык тирәнгә кермичә генә: «Исәнме!» – дип күрешә башлады. Группадаш хатыннары безгә гел сынап карап торалар иде.  

Бер тапкыр мин аңа: «Сезнең бөтен хатларыгызны да укыдым», – дидем. «Алар исәнмени? – диде ул. – Миңа бирмәссезме?» «Юк инде, Роза ханым, алар бит Нуриханның шәхси әйбере», – дип көлеп кенә куйдым. Соңыннан: «Ярый әле бирмәгәнмен, ул аны укып чыгар да, ташлар иде», – дип куандым. Мин ул хатларны Нуриханның башка кәгазьләре белән бергә архивка тапшырырга җыенам. Нурихан исән булганда, бу хатларның, әлбәттә, барлыгын да белмәдем. Аның язу бүлмәсенә идән юарга гына керә идем. Ул, гомумән, бернәрсәне дә ташламаган. 

Роза ханымның вафаты хакында соңлап ишеттем. Шунда ук Наиләгә шалтыраттым. «Наилә, мин Руфинә апаң, белми калдым, кайгыгызны уртаклашам, кайда җирләдегез?» – дип сорадым. Әйбәт кенә сөйләште. Аралашсалар, Наиләнең туганнары артыр – энесе белән сеңлесе булыр иде. Безнең Чулпан кечкенәдән бик күп укыды. Укымаган әкияте калмады аның. Әле сөйләшеп утырдык. «Роза Хафизова – менә дигән балалар язучысы, аның әкиятләре искиткеч иде», – ди. «Кайда соң алар, өйдә тапмыйм», – дим. Күрәсең, ул аларны үз балаларына укырга алып киткән.  

– Торыр өчен юньле шартлар булса, без, билгеле, аерылышмаган булыр идек... 

Нуриханны озатырга килгәч, залда, мәет янында, кеше алдында әйтте бу сүзләрне Роза ханым. Гөлчәчәк апа Галиевалар белән бергә килде ул безгә. Тик монда шартлар гына түгел, кайнананың да роле зур булган дип уйлыйм. Шактый кырыс иде ул, килененә көн күрсәтмәгәндер. Үзе дә бәхетсез хатын булган кайнанам. 22 яшендә аны ике балалы карт иргә кияүгә бирәләр. Бер-бер артлы туган балалары үлеп бара. Бердәнбер улы исән кала – Нурихан. Кайнанасы шулкадәр усал була, «Гектары белән бәрәңге утыртсак та, бәрәңге пешереп ашарга да хакым юк иде, палас сукканда җепне манган буяулы суда яшереп пешерә идем», – дип сөйли иде. Беренче елларны бездә дә төрле хәлләр булды. Мин әле студент, алар җилкәсендә яшим. Ә аннан, өч-дүрт елдан соң без дуслаштык. Икебез дә картайгач: «Нигә син, әнкәй, беренче елларда шулкадәр мине яратмадың?» – дип сорадым. «Ә мин сине тормассың дип уйлаган идем», – диде ул. Мине ачуланырга бер сәбәп тә тапмаса, сүзне: «Менә синең атаң...» – дип башлый иде. Әти мәктәп директоры булганда, ул аның кул астында эшләгән. Сугыштан соңгы еллар, әнкәй авырып ята. Әтинең: «Иртән һәр класстан ягарга әзерләп куйган җирдән, берәр пулән утын алып китәм. Больницага илтеп ягам, чөнки палатада бик салкын иде», – дип сөйләгәнен хәтерлим. Шуны кайнанам сизеп калган булган, күрәсең. Тик бу урлашу озак бармаган: үләр вакыты җиткәч, әнкәйне чыгаралар. Кайнанамның әтигә булган мөнәсәбәте шулай миндә чагылгандыр. Әмма әйбәт яклары да бар иде аның. Туганнарыма караңгы чырай күрсәтмәде. Читкә минем хакта начар сүз чыгармады. Юмарт иде. Без 23 ел бергә гомер иттек.  

Инде ахырда Роза ханымның хатларыннан берничә өзек укыйк. Икесенең дә рухларына дога булып барсын.  

«Нурыйхан, хәзер безнең дәрес бетте, директор «педагогическое чтение» дип алып калды. Мин өйрәндем инде, мине берәр нәрсәгә ачулана башласалар, тотам да синең турында уйлап утыра башлыйм. Рәхәт була шундый. Кеше сине ачулана, ә син рәхәтләнеп утырасың».  

«Нурыйханкаем, дим, ничек мин сине сагынам! Просто үлеп-үлеп. Ярый әле эш күп, әз генә вакыт калса да, синең турында уйлыйм. Ә син уйламыйсың да булыр, уйласаң, хат язар идең. Хатны көн аралаш язмасаң, үпкәлим. Бичәң». 

«8 Март көнне бөтен кеше телеграмма алды. Безнең көн бит ул. Ә син өч сүздән торган телеграмма да җибәрә алмадың. Син әйтерсең инде, имеш, син ике кешене карыйсың, акчаң булмады телеграммма бирергә. Ерунда! Инәкәйнең пенсиясе үзенә җитә. Син шул үзең турында гына уйлыйсың, юк, үзең турында да уйламыйсың. Просто синең өчен үз дөньяң гына бар». 

«Инде минем сиңа үпкәләгәнгә әллә никадәр вакыт узды. 4 хатыңа да җавап язмадым. Үпкәм ул хатлар белән генә басылырлык түгел шул. Хатларыңны әйтерсең законлы хатыныңа язмыйсың, ә әллә кемгә, чит кешегә язасың». 

«Нурыйхан, әллә беренче пароход белән киләсеңме соң? Бик тә сагындым инде. Беренче пароход апрель азагында килә Тобольскига. Нурыйхан дим, кил соң ә? Эшләргә өйгә ал. Бер 10 көннән әйләнеп кайтырсың. Ничек уйлыйсың? Синең шул мине күрәсең килмидер. Шулай булгач, исең дә китми. Мин син килүгә әзерләнеп торыр идем». 

 Гөлнур САФИУЛЛИНА язып алды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үкенечләр кала шул. Гомер үтмәстәй тоелса да...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гомер үтмәстәй тоелса да үкенечләр кала шул. Рәхмәт Руфинә ханым.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Гомере буе яратып яшэгэннэргэ сокланам!Чын мэхэббэт шундый буладыр ул.

        Хәзер укыйлар