Логотип
Күңелеңә җыйма

 Беренче мәхәббәтемнең сөяркәсенә әйләндем... 

Исәнмесез, минем дә сезгә язып эчемне бушатасым килә. Бәлки, киңәш бирүчеләр табылыр. Мин ирем белән 15 ел яшим, ике кыз тәрбияләп үстердек...

Исәнмесез, минем дә сезгә язып эчемне бушатасым килә. Бәлки, киңәш бирүчеләр табылыр. Тормышыбыз җитеш. Яшәргә йортыбыз, утырып йөрергә машинабыз бар дигәндәй... Ике кыз тәрбияләп үстердек. Икесе дә мәктәпне тәмамладылар, югары уку йортында укыйлар. Олысы быел диплом алачак, очрашып йөргән егете дә бар. Җәй аенда туй уздырырбыз дип планлаштырып торабыз. Читтән карасаң, бар да яхшы кебек... Ләкин төннәремдә йокы бирмәгән, җанымны утка салган борчуым бар. Бу авыр йөкне күңелемдә бер ел йөртәм инде.
 Сүземне ничек итеп башларга да белмим. Белеп торам, күпләр мине гаепләрләр, рәхәтеннән сикерә, диярләр. 
  Мин иремә яратып чыкмадым. Аңа кадәр 5 ел очрашып йөргән егетем бар иде. Ләкин безгә бергә булырга насыйп булмады. Егетем минем белән бергә параллель рәвештә марҗа кызы белән очрашкан. Тегесе балага узган. И ул вакытта елаганнарым! Соңгы очрашуда егетем миннән гафулар үтенде дә соң, ләкин эш узган иде инде. Өйләнде ул Наташасына. Мин бер еллап төштәге кебек яшәдем, бик авыр кичердем. Кайгыдан хәтта чәчләрем коела башлады. Ләкин вакыт яраларны дәвалый икән: эштә минем артымнан йөргән, үземнән 5 яшькә олы егеткә берничә елдан кияүгә чыктым. Ирем бик тыныч холыклы булып чыкты. Эшләгән акчасын тиенен дә калдырмый миңа кайтарып бирә, бөтен эшкә дә кулы ятып тора. Ияләштем мин аңа. Шулай гомер узып китте.
   Беренче мәхәббәтемне оныткан идем инде. Күңелем тыныч иде. Ләкин аяз көнне яшен суккан кебек, көннәрдән бер көнне мине яшьлек мәхәббәтем эзләп тапты. Башта ватсапка яза башлады, аннан телефоннан сөйләшүләргә күчтек. Ул хатыныннан аерылган, бер заводта водитель булып эшли. Кызык өчен генә башлаган идем, уеннан уймак чыкты. Мин аның сөяркәсенә әйләндем. Атнага ике тапкыр ул яшәгән фатирда очрашабыз. Ул биргән назны  гомеремдә дә татыганым булмады. Мин яшьлегемә кайттым, яңадан гашыйк булдым. Белмим, алдагысын бер Ходай белә. Иремне дә ташлый алмыйм, беренче мәхәббәтемне дә оныта алмыйм. Ике ут арасында калдым. Миңа каты бәрелмичә, киңәшләрегезне язсагыз иде... 

 

Автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    0

    Бәхетсезлек баскычына аяк баскансыз шул. Бер тапкыр ул сезне ташлаган бит инде . Хәзер дә шулай булачак. Алай гына тәмамланса әле . Гаиләгез таркалып, тормышыгыз җимерелеп, ирегезне, балаларыны югалтып бетәчәк бит бу хәлләр. Кызларыгызның киләчәк язмышына нинди зыяннар киләчәген күз алдына китереп карагыз ....

    • аватар Без имени

      4

      0

      Экият язганда саннарын булса да туры китерегез инде авторлар!!! 15 ел яшим ир белэн ди, кызларыбыз институт тэмамлый ди...14-15 яшендэ институт тэмамлап кияугэ бара мени кызыгыз???

      • аватар Без имени

        2

        0

        Ирең б/н15 ел яшиснң,кызың диплом яклыйяя ничек алай була соң ул?

        • аватар Без имени

          1

          0

          Аңлашылмый, 15 ел яшисез, ә кызыгыз инде вуз тәмамлый? Хисләрне йөгәнли белергә кирәк инде. Башта ук очрашмаска иде. Бер дә горурлыныгыз юк икән. Йөрәккә фәрман биреп булмый дисәләр дә, була ул. Наркоманнарның ломкасы кебек периодны гына җиңәргә кирәк. Аның белән бергә яшәсәгез, тиз туяр идегез, минемчә.

          • аватар Без имени

            1

            0

            Намазга басып Аллаhтан сорагыз. Тормышыгызны җимермәгез. Укенерсез, соң булыр!

            Хәзер укыйлар