Логотип
Күңелеңә җыйма

Беренче апрель шаяртуы гына булсачы! (Көндәлек). 5 нче көн: 01.04.2020

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 
Өйдән чыгарга ярамый торган атнаны без инде дүшәмбене көтмичә, шимбәдән үк башладык.  
Аны ничек җиңелрәк уздырырга, өйдә утыруны, өйдә эшләүне ничек оештырырга, аның өстенлекләре һәм кимчелекләре, коронавирустан ничек сакланырга – безнең журналистлар бу көндәлектә шул хакта язачак. 

Минем көндәлек битләре 1 апрельдә күбрәк язылды бугай. Хаос, буталчык уйлар, ностальгия, күп нокталар… Күп нокталарны журналистикада тәмамланмаган фикер дип, аның белән бик мавыкмаска кушалар да соң… Көндәлек, хатларда ансыз булмый ул.


1 апрельне көлке көне, алдау көне дип йөри идек гел. Якын дусларны юри шаярткалап ала идек. Хм-мм… Ватсапта иртән андый котлаулар да күренде анысы. Ваемсыз чакларны искә төшереп елмаеп куйдым.  Их, хәзерге көннәребез дә беренче апрель шаяртуы гына булсачы!.. 


 Ә без бишенче көн инде өйдә! Юк-юк, тик ятмыйбыз анысы. Журналист өчен яллар юк. Май саны өчен материал язасы, сайт өчен яңалык әзерлисе, коллегаларның номерга әзерләгән язмаларын электрон почтадан укыйсы, онлайн-летучкада утырасы… Кара, өйдә эшләүнең плюслары да бар икән: иртүк торып эшкә чабасы юк! Кайчан тәрәзәләр юар идем, китапларны тәртипкә салыр идем! Моңарчы карый алмаган телевизор көне буе эшләп утыра! Иртәнге 4 кә кадәр кино карадым. Станислав Говорухинныкы. «Конец прекрасной эпохи». (Иосиф Бродскийның шундый шигырь юллары бар…) Шәп! Журналистлар турында! 70 нче еллар. Сергей Довлатовның «Компромисс» әсәре буенча. Белла Ахмадуллина, Высоцкий, Иосиф Бродскийлар… Довлатовның Ленинградтан Таллинга күчкән чаклары. «Вечерний Таллин», «Советская Эстония» газеталарында эшләгән чоры…  Менә ул кайда кызыклы һәм үзенчәлекле совет журналистикасы заманнары! Андрей Лентуловның прототибын Долматовны Иван Колесников уйный. Сергей Гармаш, Светлана Ходченковалар…
Иртән торуга Сергей Довлатов китапларын барлый башладым. «Речь без повода… или Колонка редактора» – минем яраткан китабым. «Марш одиноких», «Ремесло», «Заповедник», «Записные книжки»… Һәм менә ул «Компромисс»! Монда кызык истәлекләр, байкалар. Юмор белән язылган. Эштәге кызларга да укытырга кирәк булыр. Беләм инде, иң беренче булып Чулпан сораячак!


Кәеф күтәрелеп, карабодай боткасы пешерергә куям. Тәрәзәгә күз салам: бер кеше үтеп китте… Тагын берәү… 
Ә телевизордан, мәгълүмат агентлыкларыннан  яңалыклар ташкын булып агыла.
АКШка гуманитар ярдәм белән очучы Россия оборона министрлыгының «Руслан» хәрби самолеты турында сөйлиләр...


Путин белән Трампның телефоннан сөйләшүен хәбәр итәләр…
«Коммунарка»ның баш табибы Денис Проценкога коронавирус йоккан...
Лев Лещенконың хәле бер яхшыра, бер начарая. (Яхшырсын иде берүк!)
Аптекада һаман маскалар юк. Үзебез ясарга булдык.
Күрше Гөлзада шалтырата, миндә маскалар бар, хаҗга барганда күпләп алып куйган идем, кирәк булса бирәм, ди. Әле очрашырга вакыт юк. Маскага чыгарга да куркам.


 Китаплар актара башлаган идем, шул дөньяга кереп чумдым. Француз, итальян, чегән, немец әкиятләре, Европа халыкларыныкы, татар халык әкиятләре… Шул тылсымлы  әкиятләргә күпме халыкның зирәк акылы сыйган! Күзем журналистикага, сәясәткә  караган китаплар рәтен йөгереп узды. Владимир Гиляровский,  Хемингуэй, Аграновский, Познер, Леонид Шинкарев,  Инна Руденко, Альберт Плутник, Юрий Щекочихин, Александр Минкин, Марсель Зарипов…  яңа китаплардан Шамил Идиатуллинныкылар..
Телефон шалтырый. Чаллыдан Назимә апа Закирова икән. (Минем фамилиядәш.) «Ел хатын-кызы» республика конкурсында «Өченче буын героинясы» номинациясендә җиңгән апа. Тавышы шундый көр чыга!  «Сөембикә»дә үзе турында язганнарыбызны укып сөенгән, рәхмәт әйтә.


Бу көннәрдә авылга кайтырга да хыялланган идем дә… Булмады инде! Юлларга чыкмаска куштылар. Ватсап аша классташлар белән аралашабыз. Әлфия яза: «Мин авылда. Колхозда чәчүгә әзерләнәләр. Урамда тынлык. Полиция рупордан кисәтеп йөрде. Халык магазиннан азык-төлек ташый».
Университетта бергә укыган группадашлар Тайландтан кайталмый калган дустыбыз өчен борчыла.1 апрельдә  очарга тиешләр иде,  Аэрофлот рейсны майга кадәр кичектергән, ди. Тайландтан мондый җавап килә: «Борчылмагыз, монда җылы, кояш…» 


Коронавирус дигән сүз шундый туйдырды! Фирая белән тел турында, игъланнардагы хаталар турында сөйләшеп алабыз. «Сухая река»ны «Елга корый» дип, «Серп и молот» тукталышын «Урак һәм Тартылган урам» дип язганнар. «Улица Рабкоров»ны «Кол сыерлар урамы» дип тәрҗемә иткәннәрен беләсеңме?»  дип көлдерә Фирая. Менә сиңа көлке көне!..


Аннары сүз тагын карантинга күчә дә, Пушкинның холерадан карантин вакытында Болдинода язган матур шигырьләре турында сөйләшә башлыйбыз.


Телевизор эшләп тора, классташлар ватсаптан шигырь, җырлар юллый. Мин Раиләнең, Гөлнурның алдагы сан өчен язмаларын укыйм. (Журнал алдыручылар да  яратып укыячак!)
 Көндезгә токмачлы аш, кичкә – табада кыздырган бәрәңге.


«Время»дан соң сериал башлана. «Заступники». Яшь адвокат Нина Метлицкая турында. Карыйсызмы?
Сериал бетүгә «ДокТок» тапшыруы башлана. Журналист Александр Гордон бер төркем вирусологлар, эпидемиологлар белән пандемиягә каршы көрәш турында сөйли. АКШны, Италияне күрсәтәләр. Үзебездәге хәлләр турында җиткерәләр. «Күптән түгел Япониядә булган идем. Сүзләрен истә калдырырга бик тырышсам да, булмады. Ә берсен – «сидикатыдома» дигәнен хәтердә калдырдым», – ди Гордон. Ни әйтергә теләгәнен аңлагансыздыр…


…Сәгать төнге 1. Беренче апрель инде кичә иде…   
        

Беренче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/saklanganny-saklarmyn

Икенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/koronavirusly-tormysh-yaa-chynbarlyk-kndlek-ikenche-kn-29032020

Өченче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/avyl-bakcha-izolyatsiya-kchya-kndlek-ochenche-kn-30032020

Дүртенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/vatyk-kompyuter-m-batareykalar-kndlek-drtenche-kn-31032020


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И-и, Эльмира, ничә эш өстәдең! ? Бу киноны да карыйсы килә хәзер, син санаган китапларны да укыйсы...

    Хәзер укыйлар