Логотип
Күңелеңә җыйма

Бер бала җитә безгә…

Ирнең фикере хатынныкыннан өстен булырга тиеш. Мине кечкенәдән шулай өйрәттеләр. Ләкин туасы балага кагылышлы тискәре фикерне ничек риза булып кабул итәргә соң? Карынымда бала үсә, ә иремә ул кирәкми.


Гаиләдә ир фикере хатынныкыннан өстен булырга тиеш. Мине кечкенәдән шулай өйрәттеләр. Ләкин туасы балага кагылышлы тискәре фикерне ничек риза булып кабул итәргә соң? Карынымда бала үсә, ә иремә ул кирәкми.

Нинди ир инде ул, димәгез. Бик яхшы кеше ул. Гаилә төзегәнебезгә ун елга якын. 8 яшьлек улыбыз бар. Гаиләне тулысынча тәэмин итеп яши ирем, мин үз иркемдә, яраткан эшемдә эшлим. Улыбыз өчен бик яхшы әти дә ул. Улыбызның туасын белгәч, шулкадәр сөенгән иде. Безне бала табу йортыннан бик нык әзерләнеп, ике якның әти-әниләрен җыеп, туганнар, дусларны чакырып, шарлар, чәчәкләр белән каршы алды. Мин эшләргә курыккан эшләрне үз өстенә алды, юындырды, чәчен алды. Сөннәткә утырткач та күбрәк ул тәрбияләгәндер. Бик авыр чор булды ул. Авылга кайтып, район үзәгеннән хирургны чакыртып, сөннәткә өйдә утырттык. Ике айлык улыбызның температурасы күтәрелде, җөйләре төзәлми интектерде. Мин ул чакта депрессиягә бирелдем. Еламаган көнем булмагандыр... Ирем бер ай буе эшкә йөрмичә баланы карады. Ир бала өчен сөннәткә утыртуның дөрес узуы никадәр мөһим икәнен ул миннән дә яхшырак белә иде. Ул чакта безгә көн дә, төн дә юк иде. Бу адымга барганыбызга көн саен үкендек. Аллага шөкер, тәрбияли торгач, барысы да яхшы тәмамланды. Ләкин ул чакта күрмәгәннәр калмады. Аның каравы, улыбызның башка авыртканы да булмады. Балалар бакчасына йөри башлагач, бер тапкыр больничный да алган булмады минем. Башкалар белән чагыштырганда, улыбызны бик тыныч, рәхәт үстердек.

Әйе, әлегә шушы бер бала җитә дип, икебез бер фикердә идек. Саклану чарасын да күрдек. Ләкин шулай насыйп булгандыр, барыбер авырга узганмын. Минем гаебем дә юк монда. Чыннан да, бер бала да җитә дип яши торган гаилә идек. Хәзер җиде атналык авырым бар. Балага узуымны белгәч тә бу хакыйкатьне кабул иттем. Шундук үземне ике бала анасы итеп күрә башладым. Ничек моңа кадәр бер бала белән генә чикләнергә уйлаганмын дип, үз-үземә гаҗәпләнә башладым.

Ә менә ирем бөтенләй куанмады. «Без бер бала гына булачак дип килештек бит. Икенче бала кирәкми. Аборт ясатырга кирәк», – ди. Олы улыбыз өчен шулкадәр яхшы әти булган иремнән мондый сүзләр ишетергә әзер түгел идем. Үзем баланы табарга дигән карарга килдем. Ә ирем миңа барыбер тынычлык бирми. Менә ике атна инде, шушы хәбәрне ишеткәннән бирле миңа карата мөнәсәбәте үзгәрде. Юньләп сөйләшми, гел ачулы, ярсулы. Нәрсә эшләсәм дә, киресен әйтеп тора. Миңа карата хөрмәте калмаган кеше кебек сөйләшә. Туганнар, дуслар алдында да уңайсыз хәлдә калдырды. Кычкырып кына җибәрә. «Берәр нәрсә булдымы әллә?» – дип сорыйлар миннән. Берни булмады дип, җаваптан качарга тырышам, чөнки әйтсәм, кара тавыш чыгарачагын белеп торам. Беркемгә дә әйтмә дип, кисәтеп куйды. 

Шушы ике атна эчендә йокым да качты, тынычлыгым да бетте. Моңа кадәр бик бәхетле булганмын икән. Ул беренче баланы күтәргән чаклар төш булганмы әллә? Мин бу ир белән түгел, башка кеше белән яшәгәнменме әллә? Ничек шулкадәр капма-каршы ике төрле кеше булып була ул? Токсикоз да башланды инде. Иртән бөтендәй хәлем юк, ләкин ятып та тора алмыйм, теләсә нәрсә әйтеп елатып бетерә. «Аборт ясат», – дигән сүзне көнгә ничә тапкыр әйтәдер. Аскы яктан эч тартыша башлады. Бу кадәр каршылыктан баламны югалтмасам ярар иде дип тә борчыла башладым. Ә иремә бу сөенеч кенә булыр иде. Шуңа күрә зарлана да алмыйм.

Каршылык булгач, үземдә, киресенчә, әллә нинди көч тә тоям. Абортка бармаячакмын, ләкин ул очракта иремне югалтам. Беренче көненнән үк шулкадәр каршы булып, алга таба фикере үзгәрәсенә ышанмыйм, ләкин аңлый да алмыйм. Сөйләшергә дә тырышып карыйм. «Нәрсә үзгәрде? Нигә шулкадәр каршы син? Чын сәбәбе нидә?» – дигән сорауларга җавап бирми, кызып, урамга ук чыгып китә. Ул миннән нидер яшерә дигән фикергә килдем инде хәзер. 

Эштә яулыклы кызлар да бар. Бала төшерү бик зур гөнаһ, дип сөйләгәннәре бар. Кеше үтерүгә тиң, диләр. Аллаһ сиңа бирә икән, димәк, хәерлесе шул. Ләкин иремне барлы-юклы дини белемем белән генә җиңеп булмый. Ул, гомумән, диннән ерак кеше. Менә шушындый сайлау алдында калдым. Элеккеге тыныч тормышыма кайтыр өчен нишләргә? Ирне тыңларгамы, баланы табаргамы? Баланы төшертеп тә бәхетле була алмыйм бит инде мин. Үзем теләмәгән эшне эшләп, ничек элеккеге кебек яшәп булсын? Ләкин иремнең бүгенге мөнәсәбәте белән сау-сәламәт бала табуыма да шикләнәм. Бу кадәр нервлану балага йогынты ясамый калмаячак. Әле башы гына бит, тагын җиде ай күтәрәсе бар. Дөрес җавапны табу мөмкин түгел кебек...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    2

    Бик авыр хэлдэ калгансыз. Бала бит ул Алла булэге, ничек итеп аннан баш тартмак кирэк. Ирегез белэн сойлэшу бик кирэк, анын эти-энисен ярдэмгэ чакырыгыз, бэлки алар сузен тынлар. Ике бала- бер бала, бер бала - юк бала дигэн борынгылар. Балалар бер-берсенэ таяныч булып усэ алар, бугенге конне генэ тугел, алдагысын уйларга кирэк. Зинхар, укенерлек эшлэрдэн сак булыгыз.

    Хәзер укыйлар