Логотип
Күңелеңә җыйма

Балагызны үзем карап торам! - 2

Әминәнең эшен алып баручы тикшерүче иде бу. 

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/balagyzny-zem-karap-toram


Әминәнең эшен алып баручы тикшерүче иде бу. 
– Баланы танып, сезнеке икәнлекне расларга килергә кирәк, – диде ул. Бу яктагыларның өнсез калуын сизеп:
– Борчылмагыз, бала исән-сау, бар да әйбәт. Сезнең килүегез кирәк, – дип өстәде.
–Тиздән булабыз!
Тимур белән Аида ашыгып полиция бүлегенә йөгереп кергәндә, баланың елаган тавышы ишетелә иде. Әминә тавышы! Аныкы! Ни дәрәҗәдә газиз, кадерле елау!
Әтисе белән әнисенең кайнар назына, әнисенең җылы кочагына чумганнан соң, сабый тиз тынычланды. 
Тикшерүче бу яшь гаиләгә иңгән олы бәхеткә, өем-өем кәгазь белән тулы сары утлы кабинетны җанландырып җибәргән җылы хисләр ташкынына сокланып, мыек астыннан гына елмайды да, яңадан җитди кыяфәткә кереп, кырыс тавыш белән кызның табылу тарихын сөйләргә кереште:
–    Бәхетлеләр сез! Исән-сау табылган балалар сирәк була... Шуңа күрә, бала югалды дигән хәбәр алгач та, без әти-әниләрне әллә ниләр белән өметләндермибез, ә бары тик кулдан килгәнне эшләргә генә вәгъдә бирәбез. Сезнең бала югалу турында телевизордан хәбәр таралгач, полиция бүлегенә бер хатын шалтыратты. Ике атна элек, күршесендә яшәүче бер яшь ханымның патологиядән биш айлык баласы үлүен сөйләде. Һәм кичә күршесенең фатирында яңадан үрсәләнеп-үрсәләнеп бала елаган тавыш ишетә ул. Бик озак елый бала, түзә алмагач, бу хатын берничә тапкыр чыгып күршесенең  ишегенә дә шакып карый, әмма аңа ачучы булмый. Ә кич белән хәбәрләрдән Әминә турында сөйләгәннәрен ишетә ул. Экраннан күренгән фоторобот та күршесенең чалымнары бар сыман тоела аңа.  Күрсәтелгән адрес буенча оператив төркем әлеге фатирга китә. Телефоннан сөйләгән хатынның сүзләре раслана. Фатирда ничек юатырга да белмәгән ят бала белән яшь кенә хатын-кыз була. Ире вахта белән эшкә йөри икән, шуңа күрә ул бер-ни дә белми калган. Менә шулай, күршедәге хатын-кызның битараф калмавы аркасында табылды да инде Әминә. 


–    Аның белән нәрсә була инде хәзер? – дип сорап куйды, бүлмәнең алгы чатында аркасы белән борылып бала ашатып утырган Аида. 
–    Төгәл генә бернәрсә дә әйтә алмыйм. Тикшерү эшләре бара. Ул кулга алынды. Беренче эш итеп психикасын тикшерәчәкләр. Үз баласын югалткач, башы киткән аның. Ул һәркөнне башка балаларга карарга сез барган поликлиникага йөргән. Ә сезнең коляска нәкъ аның баласыныкы төсле икән. Сезне күргәч, ул бу коляскада аның кызы ята дип ышанган һәм сезнең игътибарны ничек тә читкә юнәлтеп, баланы алып китәргә тырышкан. 


Кичен Тимур белән Аида фатирында бәйрәм табыны әзерләнде. Әминәне күрергә дип уенчык күтәреп дәү әни-дәү әтиләре килде. Барысы да шат, бәхетле иде. Әминәне кулдан-кулга йөртеп, ярату, назга күмделәр. Кызый чыркылдады, ыгылдап сөйләште, бәхет нуры чәчте. 
Ул төнне баланы аерым, үзенең кечкенә караватына салмады әтисе белән әнисе. Урталарына алдылар. 
–    Беләсеңме Тимур, – диде Аида, – минем балама кул сузган кешенең бугазын чәйнәргә әзермен. Әмма теге хатынны бик кызганам мин. Оҗмах исе килеп торган йомшак нәниеңне, менә шушы кадерле җанны бөтенләй югалт инде! – Аиданың күзләренә яшь тулды.  
–    Без ул хатынга ачу сакламыйбыз, тынычлан, Аида. Ә иртәгә бергәләп, безгә Әминәкәйне табарга булышкан ханымга бүләкләр илтеп кайтырбыз. Мин тикшерүчедән адресын алдым.
Гаилә акрын гына йокыга талды. Өйгә тынычлык һәм бала исе сеңде. Тынычлык дип... иртәнге алтыларда Әминә әтисе белән әнисен аякка бастырып әйбәтләп елап алды әле. Авызда өченче теш чыгып килә иде. Әминәнең елмаюы моннан соң тагы да нурлырак булачак, димәк!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллага шөкер, бала табылды! Беребезнең дә балалары югалмыйча,таза исә-сау булып үссеннәр иде!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ул бичара хатыннын да баласы улгэч башы киткэндер балакаем.чыдый алмагандыр бичара.Башына тошмэгэн кеше аннамый шул аны?

      Хәзер укыйлар