Логотип
Күңелеңә җыйма

Балагызны үзем карап торам! - 1

Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә.  Подъез ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп смс килеп җитә. Ә ул телефонын алып «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.

Кызлары туганнан бирле Аида белән Тимурның иртәсе гел бертөрле башлана хәзер. Тимур иң беренче булып уяна да, нәни кызы белән төне буе бала караваты яныннан китмәгән хатынын уятмаска тырышып, аш бүлмәсенә чыга. Иртәнге ашны ашагач, кереп, битләреннән генә пәп итеп ала да эшкә китә. 
Подъезд ишегеннән чыгуга телефоны пипылдаганына да ияләште ир. Ул беренче  катка төшеп җиткәнче, хатыныннан уңышлы көннәр теләп, «смс» килеп җитә. Ә ул телефонын алып, «Рәхмәт!» яза. Бүгенге иртә дә нәкъ шулай башланды.


 Аида, торып, иртәнге чәен эчкәнче кызлары Әминә көйсезләнеп уянды. Беренче теше чыгып килә сабыйның. Шуңа төннәрен дә көйсезләнә, көндезләрен дә әнисенең кулыннан төшми. Бүген әле балалар табибына күренергә поликлиникага барасы бар аларның. Ә кич белән оныкларына алты ай тулган уңайдан дәү әниләре белән дәү әтиләре килергә тиеш. 
Аида җайлап кына баланы җыйды да поликлиникага юл тотты. Ике тукталыш арасын җәяүләп кенә узарга булды алар. Көн кояшлы, рәхәт иде. Коляскадагы җан җимеше белән сөйләшеп, кызының ыгы-ыгыларын тыңлап бару үзе бер бәхет! 
Әминәне табиб рәхәтләнеп мактады, үсендерде! «Балагыз белән бар да әйбәт, исән-сау үсүен дәвам итсен!» дигән сүз кайсы әнинең күңелен куандырмасын! Буй озынлыгы да, авырлыгы да тәртиптә иде, тешләре дә бик вакытлы чыгып килә. 


Урамга чыккач, Аида Әминәне кызыл коляскасына салды да, кайтыр юлга борылды. Көн шундый матур иде, бала йоклаганда паркта гына йөрербез дип күңеленнән план корып куйды яшь әни. Шул вакыт, поликлиника ягыннан  аларга таба бер яшь хатынның йөгереп килгәне күренде.
– Сезне яңадан регистратурага кереп чыгарга сорадылар. Ниндидер документыгызны онытып калдыргансыз бугай, – диде ул килә-килешкә.
Күңелдән регистратурадан талон гына алдым бит, нинди документ калды икән дигән уй узса да, яңадан килеп йөргәнче, дәшкәч кереп чыгарга кирәк, дип, әни кеше коляскасын яңадан кире якка борды. 
– Әйе, сезне чакырдылар, зәңгәр курткалы, ал комбинезонлы бала күтәргән хатын керсен, диделәр!
Чыннан да, Аида белән Әминәнең кием төсләре хатын әйткәннәргә туры килә иде. Әмма менә Әминә инде йокыга китеп бара. Аны хәзер күтәреп алсаң, тиз генә тынычланмаячак, елагач тирләп тә китәр... Аиданың уйларын укыгандай, хатын тизрәк ярдәмгә ашыкты. 
–  Йөгереп кенә кереп чыгыгыз, мин коляска янында калып торам, – диде. Аида рәхмәт әйтте дә, йөгереп поликлиникага кереп китте. Үч иткәндәй, регистратура янында халык күп җыелган иде. Үзенә әйткән кисәтүләргә дә игътибар итмәскә тырышып, кеше ташкынын ерып, кечкенә тәрәзә каршына килеп басты ул: 
– Мине чакыргансыз икән, ниндидер документлар... – диде.
–    Беркемне дә чакырмадым. Әле генә эшегезне бетереп киттегез бит. Барлык документлар да табиб бүлмәсендә, – диде дорфа карашлы ханым теге яктан. Менә шунда гына Аиданың күңеленә шик корты кереп, секундлап үсә башлады. Әллә соң?! Юк, юк, хәзер, тиз генә, монда, ишек төбендә, кеше йөргән җирдә генә бит... 


Ул ишеккә ташланды. Кереп килүчеләрне уздырырга да сабырлыгы җитмәде аның. Ишекне ачуга кызыл коляска күзгә чалынды. Ә янында теге хатын күренми. Аида йөгереп коляска янына килде. Ә анда алсу төстәге одеял гына эленеп калган иде. Бала юк...
Аяк астында җир убылгандай булды. Аиданың күз аллары караңгыланды. Егылмас өчен коляскага чытырдап ябышты. Узып баручы бер ханым аны күреп, «шул сәрхушләр дә бала таба бит», дип куйды. Бу сүзләрдән Аида айнып киткәндәй булды. Һәм ачыргаланып кычкырып җибәрде: 
–    Балам-а-ам! Әминә-ә-әм! Баланы урлаганнар! Урлаганнар! Зинһар, ярдәм итегез!
Аны гаепләп узып баручы теге ханымны да туктатты бу сүзләр. Ул борылып Аида янына килде: 
–  Нәрсә сөйлисең син, кем урлаган? Кайчан? Әйтәм аны, ни сәрхуш, ни аек кешегә охшамагансың. Тукта әле, хәзер генә поликлиникага борыла торган чаттан бер хатынның алсу комбинезонлы бер баланы күтәреп, ашыгып узып киткәнен күреп калдым. Балаңны ничек киендергән идең? 
Алар янына тагын бер ир кеше тукталды. Хәлне аңлаткач, ул поликлиника тирәсен әйләнеп килде, тизрәк полициягә шалтыратып хәбәр итте. 


Аиданың әле һаман башы чатный иде. Тимурга шалтыратырга кирәк. Әмма куркыта... Ни дияргә? Баланы югалттым дияргәме? Әминә бүтән юк дипме... Аның янына тукталган кешеләр шәфкать туташын чакырып чыгардылар. Ул Аиданың кан басымын үлчәп, ниндидер укол ясады.

Калтыранган куллары белән ул Тимур номерын җыйды. Күз яшьләренә буылып ни булганын сөйләргә тырышты.
–    Зинһар, тынычлан, – диде Тимур. – 15 минуттан булам, мине көт!!!
Полиция хезмәткәрләре дә озак көттермәде. Тимур да килеп җитте. Ирен күргәч, азрак тынычланган Аида ни булганын сөйләп, алар янына килгән хатынның кыяфәтен сурәтләргә тырышты. Кызының киемнәрен тасвирлап бирде. Тимур телефонындагы кызының фотоларын тикшерүчегә җибәрде. Тикшерүчеләр бала урлаган хатын-кызның фото-роботын ясадылар. 
–    Нигә минем кызны урлаган? Әминә нигә кирәк булган аңа? – дип ярсыды яшь әни. 
–    Бала урлау очраклары булып тора, – диде тикшерүчеләрнең берсе. – Кемдер кечкенә балаларны йоклатып хәер сорарга чыгып утыра, кемдер бала өчен акча таләп итә, кемнәрдер...

Юк, монысын зинһар әйтми калыгыз, дигән сыман, Тимур усал итеп тикшерүчегә күтәрелеп карады. Хатыны өчен курка иде ул...
–  Зинһар, тынычланырга тырышыгыз. Без көчебездән килгәннең барысын да эшләдек. Хәзер камераларны, бу районны тикшерәбез. Телевидениегә бала урлау хакында хәбәр бирербез.
–    Ә безгә нәрсә эшләргә? Без нишлик? – диде Тимур тынычлыгын югалтып. 
–  Өегезгә кайтыгыз! Кирәкле мәгълүматны бирдегез, рәхмәт. Бала өчен шалтыратып акча сорасалар, беренче эш итеп безгә шалтыратыгыз!


Өйгә кайткач, кунакка җыенган дәү әни белән дәү әтиләргә күңелсез хәбәр әйтергә туры килде. Аиданың әнисенә генә әйтми тордылар, оныгы турындагы бу хәбәрне йөрәге күтәрмәскә мөмкин иде аның. Тиз арада Тимурның әти-әнисе килеп җитте.
 Өйдә беркем дә, берни дә сөйләшмәде. Һавада валерианка, корвалол исе эленеп тора. Тимур кулыннан телефонын төшерми, хәбәр көтә. Аида әле кызының караваты янына килеп уенчыкларын капшап карый, әле кызының киемнәрен кочаклап тәрәз каршында басып тора, әле аш бүлмәсенә чыгып су эчеп керә. Төн җитсә дә, берәүнең дә күзенә йокы кермәде.

Кинәт уңайсыз  һәм шомлы тынлыкны бозып Тимурның телефоны шалтырады...

Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/balagyzny-zem-karap-toram-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дэвамы буламы

    • аватар Без имени

      0

      0

      Катя азагы???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кая азагы???

        • аватар

          Лариса Маликова

          0

          0

          Тиздән булачак, кадерле укучыларыбыз.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Дэвамы кайчан булачак сон инде, шул коттерулэрегез белэн утерэсез инде

            Хәзер укыйлар