Логотип
Күңелеңә җыйма

Балачак ярасы

Кечкенәдән бәхетем булмады минем. Әти мин сабый вакытта ук безне ташлап чыгып киткән. Әни мине күтәреп үзенең туган йортына кайткан. Әби мине яратса да, кызының бала ияртеп ирдән аерылып кайтканын бик авыр кичерде. Кечкенә генә аңлашылмаучылык та зур низагка әверелә иде безнең өйдә.

Кечкенәдән бәхетем булмады минем. Әти мин сабый вакытта ук безне ташлап чыгып киткән. Әни мине күтәреп үзенең туган йортына кайткан. Әби мине яратса да, кызының бала ияртеп ирдән аерылып кайтканын бик авыр кичерде. Кечкенә генә аңлашылмаучылык та зур низагка әверелә иде безнең өйдә. Бер-берсенә әйтмәгән сүзләре калмый. Алар кычкырышканда мин, кечкенә бала, куркып, өстәл астына кереп качам. «Ник мин боларда тудым икән? Ник күршеләрдә тумаганмын?» – дип елаганнарым хәтеремдә. Күршеләрнең өйләрендә гел тынычлык, әтиләре дә шаян, әниләре дә елмаеп кына тора. Минем берәр эшем әнигә ошамаса, берне кундырырга да күп сорамый. Ә күршеләрнең әниләре балаларына тавышын да күтәрми, «бәбкәм, бәбкәм» генә, ди. Шулкадәр кызыга идем аларның тормышына. Аларда пешкән ашлар да безнекеннән тәмлерәк, өйләре дә нурлырак кебек. Әби белән әнинең талашканнарын ишетмәс, күрмәс өчен, кичкә кадәр күршеләрнең балалары белән уйныйм. «И Ходаем, могҗиза булсын иде дә, мин боларның кызлары булсам иде», – дип телим. Ә могҗиза булмый да булмый. Мин озак чыкмый торгач, әни алмага керә. Тагын талашырлар инде, тагын бер-берсенә әшәке сүзләр әйтешерләр, дип, котым алынып кына чыгам үзебезгә. Йокым бик сак, алар әз генә тавышларын күтәреп сөйләшә башласа, хәзер йөрәгем сикерергә тотына. Әрләшкәннәрен ишетмәс өчен башымны мендәр астына тыгып, колакларымны томалыйм. Нинди генә сүзләр әйтеп бетермиләр. Кайчагында әни мине җылы урынымнан йолкып торгызып, тиз генә киендерә дә, «Башка моның белән тора алмыйм, китәбез!» – дип, олы юлга чыгып басабыз. Машиналар үтә тора, без, каккан казык шикелле, юл буенда торабыз да торабыз. Кайбер машиналар үзләре туктап, кая баруыбызны белешсә дә, әни урыныннан кузгалырга ашыкмый. «Әни, өйгә кайтыйк инде! Ашыйсым килә», – дип елыйм, әнинең кулыннан өйгә таба тарткалыйм. Бераздан әни минем елаганга бирешә, киредән өйгә кайтабыз. Әби белән әни берничә көн бер-берсе белән сөйләшмичә, аерым гына ашап-эчәләр. Мин кайсысына ярарга, кайсысына сыенырга белмим. Әби дә жәл кебек, әни дә... Йөрәгем икегә теленә.
Мәктәпне тәмамлап, өйдән чыгып китәр көннәремне сулышым белән тартып китерердәй булып көттем. Китсәм, айга бер генә кайтыр идем, боларның әрләшкәнен ишетмәс идем дип хыялландым. Үзебезнең район үзәгендә уку йортлары булса да, өйдән ераграк китәсем килде, бөтенләй чит райондагы медицина училищесына укырга кердем. Бер туганым да, дусларым да булмаган җирдә ялгызыма шулкадәр кыен булса да, өйдәгегә караганда барыбер монда рәхәтрәк иде. Ичмасам, көн саен әрләш-талаш ишетмим. 
Хәзер уйлыйм, ник әни үз тормышын яңадан башларга, әби яныннан китәргә уйламады икән? Ник шулай этле-мәчеле яшәүгә риза булды? Яшь булган бит әле ул. Бала белән яңа тормыш башлавы кыен дисә, мине әбигә дә калдыра алган булыр иде. Әле дә аңлый алмыйм әнинең бу адымын. 
Диплом алгач, эшкә дә шул районда калырга булдым. Сәбәбе аңлашыла инде, өйдән ераграк булу. Фатирда бер әбидә яшәдем. Тыныч, тату иде тормышыбыз. Ул – мине, мин аны якын иттем. Бар эшендә булыштым. Үз туганым кебек күрдем фатир хуҗамны. Җәйге ялларда авылыма кайтсам да, берәр атнасын фатир хуҗама багышламый калмыйм: бакчасын да бергә утыртабыз, чүбен дә бергә утыйбыз. Хезмәт хакымнан да бүләгенә, күчтәнәченә өлеш чыгарам. Әбинең кызлары юк, бар да малайлар. Малайлары башлы-күзле булып, кайсы кая таралышкан, сирәк кенә кайткалыйлар. Әбинең мине бер дә клубларга чыгарасы, яшьләр белән аралаштырасы килми. «Берәүгә дә бирәсем килми сине, үз кызым булып беттең. Кече малаема килен итеп кенә алыр идем», – дип, гел кабатлап тора. Үземә дә әби янында бик рәхәт. Кайчагында аны күңелемнән кайнанам итеп тә хис итәм. Шулай уйлагач, йөрәгемә ул тагын да якынрак булып китә. Югыйсә кече малайның әле үзен күргәнем дә юк. Әби фотосын гына күрсәтте. Армиягә киткән җиреннән еракларда эшкә калган. Ике елга бер генә кайта ала икән. «Быел җәй улым кайта, Алла боерса»,  – дип, әби бик канатланып йөри, улын өзелеп көтә. Кунак кайтышка бөтен йорт-җирне бер кат җыештырып, мичләрне агартып, тәрәзә-ишекләрне буяп куйдык. Әбием куана: «Туй итәрлек булды инде бу!»  –  дип, мине өзми-куймый мактый. 
Ниһаять, Сабантуйлары узгач, әбинең кече улы да кайтып төште. Әнисенә дә, миңа дә бүләкләр алган, күчтәнәчләр төягән. Әбинең кечкенә генә өен тутырып гөлдерәтеп көлә. Башы матчага чак тими – гөрнадир шикелле. Мондый ир-егет кайсы хатын-кызга ошамас?! Мин дә ошаттым аны. Әби улы алдында мине мактап туя алмый. Тел төбеннән гел аны өйләндерү, бу кайтканында туй үткәрү кебек мәгънәләр аңлашыла. Сизеп торам, кунак та мине ошатты. Бәрәңге чүбенә чыксам да, елгага кер чайкарга төшсәм дә, гел минем тирәдә бөтерелү җаен карый. Аның да өйләнергә уе юк түгел. 
Аллага тапшырып, мин дә тәвәккәлләргә булдым, егеткә ризалыгымны биреп куйдым. Әби белән икесе тиз тотып, кыз сорарга барырга җыена башладылар. «Кайтып, әби белән әнине бераз әзерли торыйм», – дип, алдарак кайтып киттем. Мин риза булгач, әниләр дә каршы килмәде. Никах укытып, туган-тумачалар белән матур гына туй уздырдык. Туй күлмәге алырга өлгермәдем, ул заманда кибетләрдә мондый муллык юк иде әле, классташ кызымныкын киеп тордым. Әни бик көенде инде моңа: «Кеше күлмәген киеп барсаң, тормышың уңмый диләр, – дип борчылды. – Мин дә кеше күлмәген киеп чыктым кияүгә, шуның өчен яши дә алмадык...» Әнинең бу сүзләренә игътибар да итмәдем. Күлмәктән генә торса икән лә ул бәхетле тормыш. 
Туебыз бик матур, күңелле үтте. Күршебез гармунчы, өздерде генә матур көйләрне. Җыр-бию, уен-көлке бер дә тынып тормады. Фатир хуҗам бәхетнең җиденче катларында йөзде инде. «Кызым!» – ди дә, килеп, җилкәмнән сөя. Әни белән әбигә «кодагый» дип кенә тора. Аның бәхетенә карап мин куанам. Баштарак «әни» сүзен әйтүе кыенрак иде. Апа дип әйтеп өйрәнгәч, телдән чыга да китә, чыга да китә...  И көлешәбез тагын үзебез шул сүзгә. Әнә шулай бик матур яшәп киттек. Ирем ялга ике айга, ике еллык отпускасын алып кайткан. Озын кебек тоелса да, санаулы көн барыбер тиз уза. Инде менә иремнең китәр көне дә якынлаша. Үз урыныма кеше тапканчы дип, мине исә эштән һич кенә дә җибәрәселәре килми. Кайнанам да: «Кышка кадәр генә булса да тор инде, бәрәңгеләрне икәү урнаштырыйк», – дигәч, аның сүзен тыңлап, иремнең ялгызын гына җибәрергә риза булдым. Аның анда бер бүлмәсе бар икән, алданрак барып, бераз ремонт ясый торырга булып, ул китте. 
Октябрь бәйрәмнәрен уздырып, урыныма кеше килеп чыгу белән мин дә күз күрмәгән ерак якларга кузгалдым. Комсомольск-на-Амуре шәһәренә бездән атнадан артык барасы, бик озын юл. Алда бәхетең көтеп торганын белгәч, юлның озынлыгы да сизелмәде. Амур елгасы буенда урнашкан бу шәһәр мине кояшлы аяз күге, зыңгылдап торган салкын һавасы, иремнең көләч йөзе белән каршы алды. 
Аның фатирына кайттык. 15 бүлмәгә уртак кухня, уртак бәдрәфе булган зур гына барак икән бу. Җылы суы, душы-ваннасы юк. Кухнясында дүрт газ плитәсе тезелеп киткән. Кем өлгерә, буш урынны шул эләктерә. Кайчан чыксаң да, плитәдә кемнең дә булса йә чәйнеге, йә чиләк белән суы кайный... Бәдрәфенең түшәменнен тып-тып тамчы тамып утыра. Әллә чиста су тама, әллә өстәге катның идәнендә җыелган күлдәвек тамчылары саркый – белмәссең... 
Плитәдәге буш конфорка, кухня белән коридорның буеннан-буена эленгән кер баулары өчен күрше хатыннары пыр тузып әрләшәләр. Аларның әрләшкәнен ишетсәм, кан басымым күтәрелеп, йөрәгем кага башлый. Андый вакытта  бүлмәмнән беркая чыкмыйм, хәтта бәдрәфкә дә бармый түзәм. Тавыш-гауганы шулкадәр күтәрә алмый торганга әйләнгәнмен.
Иремә ни, ул эшенә китә дә югала. Ай күрә дә кояш ала. Көннәр буе барак бүлмәсендә бер ялгызың акылдан шашарсың, дип, бераз ис алуга, үзем дә эш эзли башладым. Фельдшер эше булмаса, шәфкать туташына да риза идем. Озак эзләргә туры килмәде, «ашыгыч ярдәм» станциясендә фельдшерларга гел кытлык икән. Эше авыр инде, сменалы эш. Русчам да такы-токы гына, анысы да кыен. Аның каравы, берәр ел түзсәң, фатирлы буласың, дип өметләндерделәр. 
Тиздән иремнең «матур яклары» да ачыла башлады. Салырга ярата, «яшел елан» өчен акчасын кызганып тормый икән бит ләбаса! Сәбәбе дә гел табылып кына тора: әле теге бәйрәм, әле туган көн, әле премия биргәннәр... Аның бу гадәте миңа бер дә ошамый, билгеле. Кызмача кайткан көнне шаярган кебек кенә бәйләнеп йөри башта. Аны җөпләп, мактап тормасаң, «әйе, әйе, синеке дөрес шул», димәсәң, кызып китә, дулый башлый. Ул дуласа, котым алына. «И Аллам, кара сакалың кайда да калмый, диюләре хак икән. Ни өчен тагын мондый сынау инде миңа?» – дип елыйм. Ярар дулап кына калса, кайчагында сугарга да кизәнә. Анысы, күрә торып суктырып тормыйм, әлбәттә. Шулай да бу гадәте мине бик сагайта. Әнисенең мактавына гына карап, кешене ныклап өйрәнми торып, кияүгә чыгалармы инде, дип әрлим үземне. Аның бу гадәтен әнисе дә белмәгәндер инде, авылда суфи мәчесе кебек кенә йөрде бит, андый-мондый гадәтен күрсәтмәгән иде.
Ике ел шулай яшәп карадык та, аерылыштык. Җир читендәге бу шәһәрен дә яратмадым, урыс арасында яшисем дә килмәде, әйберләремне җыеп, үзем үскән якларга кайттым. Әни белән әби безнең аерылышканны белүгә, тәмам коелып төштеләр инде. «Әйттем бит, кеше күлмәген кияргә ярамый», – дип, әни бөтен гаепне шул күлмәккә тагып куйды. Әллә тагын үз күлмәгемне киеп барсам, ирем эчмәс, тавыш чыгармас иде. «Ярый әле балагыз булмады», – дип юанды әби белән әни. Балабыз булмады шул. Исерек ирдән үземнең дә бала табасым килмәде. 
Кайнанамны күрәсем килсә дә, йөрәген кузгатып йөрмим дип, аның янына бармадым. Дөрес, безнең хакта ишетеп, әниләр янына ул үзе килгән. Ләкин мин инде киткән идем. Картайсалар да, әби белән әнинең гадәте бер дә үзгәрмәгән, хәзер эләгешергә генә торалар. Үз авылыбызда ук фельдшер кирәк булса да, монда калмадым, бөтенләй башка районга барып, эш белештем. Ярый әле дөрес һөнәр сайлаганмын, кая барсам да, медицина хезмәткәрләре бөтен җирдә дә кирәк булып кына тора. Яңа урынга урнашып, бераз ияләшеп, эшләп киттем. Үз милләтең янында, үз җиреңдә яшәве барыбер дә җиңелрәк икән.  
Өч тапкыр кияүгә чыгып карадым, өчесе дә аерылышу белән төгәлләнде. Гаеп үземдә.  Өйдә аз гына низаг, тавыш чыга башласа, аяк астымда җир убылгандай була, тизрәк андый урыннан качу җаен карыйм. Яшәгәндә бер дә низаг чыкмыйча да тормый. Ә минем тавышка – «аллергия». Бала вакытта алган рухи травма аркасында инде бу. «Психологка барып кара», – диләр. Берсенә дә барасым килми. Алар сорашырлар, мин сөйләрмен дә, балачакның хатирәләре кузгалыр дип куркам. Балачакта алган күңел яралары гомергә дә төзәлми икән ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хм... Ҡомға башын тыҡҡан страус кеүек түгелме һуң? Бәлки психолог ҡа йөрөп, ҡурҡыуҙы еңеп булыр ине...

    Хәзер укыйлар