Логотип
Күңелеңә җыйма

Бала кирәкме миңа?

Минем гаиләдә балага урын юк. Бәлки, үземнең беркемгә кирәксез балачагым шулай тәэсир иткәндер. Ирем дә бала кирәк дип әйткәне юк. Дөрес, әле өч ел гына яшибез...

Утыз яшемә якынлашып киләм. Тормышымдагы берничә вакыйга мине бала табу теләгеннән мәхрүм итте. Хәзер мине борчыган бердәнбер сорау – баласыз да бәхетле гомер кичереп була микән?

Берничә ел элек бер яичнигымны алдырырга туры килде. Табиблар хәзер климакс бик күпкә иртәрәк киләчәк, диделәр. Ягъни 35 яшемдә дә бала табу мөмкинлеге булмаска мөмкин. Ничек насыйп булса, шуңа риза инде үзем. Чөнки хәзер миңа баланың кирәге юк. 

Гаиләдә бердәнбер бала мин. Әти-әни күп вакытларын эштә уздырдылар. Әти архитектор иде, аның проектлар уйлап, алар белән эштә төнгә кадәр утырып кайтканын хәтерлим. Аның проектлары буенча шәһәрдә бик матур биналар төзелде. Әни пластик тәрәзәләр ясау буенча үз эшен ачып җибәрде. Әле ул вакытта пластик ишек-тәрәзәләр кулланышка кереп кенә бара иде. Вакытлы башлап җибәрү нәтиҗәсендә әнинең эше уңышлы барды. Икесе дә эшләренә бирелгән кеше буларак, миннән кала башка бала алып кайтырга теләмәгәннәр булса кирәк. Вакытлары да җитмәс иде барыбер. Няня белән үсәргә калган бер бәхетсез бала да бик җиткән бер гаиләгә, дигәннәрдер.

Кичен гаилә белән җыелып, сөйләшеп утырулар, бергә кинога барулар, кышын чаңгы, чана шуулар, җәен бергәләп каядыр ял итүләр, әбиләргә кунакка кайту кебек һәр баланың балачагын бизәүче матур хатирәләр мине урап узды. Әбиләр дә бездән бик еракта яшиләр, Урал якларында. Әти белән әни яшь чакларында ук күченгәннәр монда. 

Сагынып ялгыз утырырга туры килмәсен өчен әни мине нинди генә түгәрәкләргә яздырмады. Шахмат белән скрипкага мәктәптә йөрдем, бию һәм рәсем осталыгына махсус белем бирү мәктәбендә өйрәндем. Инглиз теле, бассейн да минем графигымның бер өлеше иделәр. Бөтен җиргә няня йөртте инде. Үсә төшкәч үзем йөри башладым. 

Үз көнемне үзем күрә башлагач, әти-әни сөенделәр генә. Фатирны мин мәктәптә укыганда ук алып куйганнар иде инде. Бүген пластик тәрәзәләр производствосын берничә шәһәрдә алып баралар. Мин кияүгә чыктым. Ирем дә эшлекле кеше. Үзем үскән гаиләнең моделен кабатлыймдыр инде. Ләкин минем гаиләдә балага урын юк. Бәлки, үземнең беркемгә кирәксез балачагым шулай тәэсир иткәндер. Ирем дә бала кирәк дип әйткәне юк. Дөрес, әле өч ел гына яшибез.

Кирәк бит, минем дус кызларым да утыз яшен узган хатыннар. Берсенең дә баласы юк. Бәлки бу психологиядер – мин үземә шундый дуслар табамдыр. Безнең өчен бу гадәти хәл кебек, безнең беркайчан да балалар турында сөйләшкән юк. Мохит дигән әйбер бар бит ул. Минем тирәдә үзем шикелле бала теләмәгән кешеләр...

Диагнозыма әйләнеп кайтырга телим... Табиблар әйтүенчә, бала табу сәләтен мин бик тиз югалта алам. Әмма бүгенге көндә мине бу бөтенләй борчымый, чөнки бала алып кайтырга теләмим. Ләкин алга карап уйлый торган кеше буларак, бер сорау борчый. Көннәрдән бер көнне, мәсәслән, 35 яшемдә бала кирәксенә башласам? Ул чакта нишләргә соң? 

Беркөнне төш күрдем. Текә тауга менеп барам, менгән саен авыррак, тавы да текәрәк, кыяга әйләнә бара. Нигә болай авыр соң миңа, дип аптырыйм, имеш. Шулчак күзем корсагыма төште. Инде бала табыр вакыты җиткән хатын-кыз корсагы күрдем үземдә. Йокыдан шабыр тиргә батып уяндым. Балага узганмынмы әллә, дип, куркып та калган идем. Әле ярый дөрес булмады. Ләкин шул көннән соң башыма шикле уйлар керә башлады. Үкенечкә калмасын өчен теләмәсәм дә бала алып кайтыргамы әллә? Бер теләгең дә булмаса, ул баланы яратып булырмы? Соңыннан ирем дә кирәксенә башламасмы? 

Психологка да мөрәҗәгать иттем инде. «Гадәттә, кеше якыннарын югалту стрессын кичерер өчен үзен алдан әзерли, бала таба. Ул моны үзе уйламыйча да эшли, табигать кануннары бу. Баласы булган кеше барыбыр өмет белән кала, киләчәккә карап яши, бала яшәргә ярдәм итә. Ә сез якыннарыгызны, әти-әниегезне югалтудан курыкмыйсыз», – диде. 

Монда хаклык бар. Мин гомерем буе алар өчен артык булдым кебек. Аларның тормышларын катлауландыра идем, комачаулый идем кебек. Авырый башласам, әни нишләргә белми иде. Чөнки ул бер сәгать тә өйдә тора алмый, аны клиентлары көтә. Ә мин, авырып, аның планнарын боза идем. Әти инде бөтенләй мине саклап утырмады... Әле дә сирәк аралашабыз. Атнага бер икесенең берсе белән сөйләшсәм, шуннан артыгы кирәкми. Аларга да, миңа да...

Бала тапмыйча да бәхетле булып яшәгән хатыннар бармы ул? Йә инде теләмичә дә бала алып кайтып, аннары ул баланы яраткан хатыннар? Ике юлның берсен сайларга ярдәм итегез...
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    1

    Сез ,жаным,бэби табыгыз,,тормышыгыз эйбэт,тормыш иптэшегез дэ каршы булмас.Йортка бэби кайтса,узегез ук анларсын,гаилэнен ин зур бэхете бала булганда икенен!

    • аватар Без имени

      1

      0

      Ооо монда все запущено, русча эйткэндэ, берне тугел биш табарга кирэк сроооооочно, вакытны кире кайтарып булмый, ата ана ялгышын кабатламаска, ничек инде узенен баланны яратмаска момкин,

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бала - ул проблемалар инде. Туганнан алып ахырга кадәр. Менә әле дә кызымның балаларын крашырга килеп җиттем. "Скорая помощь" мин. Тик... Шулардан башка тормышның бер кызыгы булмас иде минем өчен. Ир белән хатын арасында мәхәббәт сүрелә, балага мәхәббәт мәңгелек ул!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Балалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Танышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.

            Хәзер укыйлар