Логотип
Күңелеңә җыйма

Бакча күршесе

– Тормышта әллә нинди хәлләр була, әмма минем очрак бердәнбер, – шушы хәлгә төшәрмен дип бервакытта да уйлаганым булмады. Кыз бала белән әни бик якын булалар бит ул... Ә минеке, – дип өзгәләнде ул. Бакча күршебезнең тарихын сезгә дә сөйлим әле.

– Тормышта әллә нинди хәлләр була, әмма минем очрак бердәнбер, – шушы хәлгә төшәрмен дип, бервакытта да уйлаганым булмады. Кыз бала белән әни бик якын булалар бит ул... Ә минеке, – дип өзгәләнде ул. Бакча күршебезнең тарихын сезгә дә сөйлим әле.


Уң як бакча күршеләребез белән әллә ни аралашмадык. Алар бик йөрмәделәр дә, яшелчә-җиләк тә утыртмадылар. Агач бакчасына әйләнеп бетте ул. Өлкәннәр йөрми дә иде, яшьләр килеп шашлык пешереп, бәйрәм итсен өчен генә тоттылар бугай аны. Бервакыт ул бакчага бөтенләй йөрүдән туктадылар. Ике елдан соң бакча хуҗасының малае яңа хатын белән килеп йөри башлады. Алар белән гел бер апа да килде. Чүпкә баткан бакчаны чистартып, тазартты ул. Түтәлләр казып, утырттылар да.


Яшьләр килмәгәндә дә теге апа ялгызы килә торган иде. Шул килүенең берсендә аның белән танышып киттек. Саимә исемле икән апа. Кызы Олегка кияүгә чыккан. Бик матур яшәп яталар икән. Сәимә апа ире белән гомере буе бакча тоткан булган. Ире дә, үзе дә – бакчачылар. Әмма моннан биш ел элек ире кисәк кенә үлеп китә. Бик авыр кичерә ул ирен югалтуны. Бигрәк тә яз көне җиткәч, көн саен елый. Ире белән бергәләп бакчадан кайтып кермәгән ялларны сагына. Ә балалар бакча дип сикереп төшми. Улы башка шәһәрдә яши, аның үз тормышы. Кызында да бакча кайгысы булмый, ире белән аерылышып йөргән вакыты. Ике ел бакчаны ташламаска тырыша, әмма ялгызы гына барып йөри алмый. Җитмәсә, электричка белән барганнан соң да җәяүләп хәтсез атлыйсы. Бөтенләй ташландыкка әйләнгәнче, бакчасын сата. Аны ирен югалтудан да авыррак кичерә. Гомер буе салган көчләрен ятларга сатып җибәрү бик авыр була аңа.


Кызы Олегка кияүгә чыккач, аның бакчасы барлыгын әйтә. Шул хәбәрне ишеткәч, куллары кычыта башлый Саимә апаның. Җайлап-җайлап кына киявеннән бакча турында сораштыра, анда йөри башлыйк булмаса, җәй көннәрендә барып ял итәргә үзегезгә бер урын булыр, ди. Менә шулай бакчага йөри башлыйлар алар. 


Сәимә апа бакчага килүгә өстен алыштыра да, түтәлләре янына чыга. Көне буе ашарга да керми, шулар янында кайнаша. Гомер буе юньләп тәрбия күрмәгән бакча ике ел эчендә гөлбакчага әйләнде. Яшьләрнең балалары туды. Җәй буе Саимә апа оныгы белән бакчада ятты. Яшь арабыз зур булса да, без аның белән дуслаштык. 


Бакчага беренче тапкыр килгәндә өлкән кыяфәтле булса, хәзер Саимә апа яшь кызлар кебек йөгергәләп кенә тора. Күңеле тыныч чөнки. Балалары матур гына яши, ә аның бакчасы бар. Кызы Розалия бакча өчен әллә ни сикереп төшмәде, ә менә киявендә бакчага карата мәхәббәт уятты ул. Олег та бакчачыга әйләнде. Әллә нинди сортлы агачлар утыртты, зур теплица куйды. Мунча төзеделәр, өйне дә ремонтлады. Шулай итеп еллар узды. Тирә-яктагы бакчалар арасында Сәимә апаларныкы аерылып торды.  

   
Оныклары үсмергә әйләнгән елларның берсендә Розалия бакчага бөтенләй килми башлады. Саимә апа да элекке кебек елмаеп-көлеп кенә тормый, күпвакыт уйчан. Тиз генә исәнлек-саулык сораштыра да, эшкә тотына. Элекке кебек рәхәтләнеп сөйләшүләр дә онытылды. Олег аны бакчага алып килә, алып кайтып китә.    


Шулай да беркөнне күрешкәч, Саимә ападан Розалия турында сорарга җөрьәт иттем. Дөнья хәлен белмәссең, бәлки, берәр зур кайгы килгәндер. Күршеңдәгесен ничек белми-ишетми ятмак кирәк.


– Эй, – дип, кул гына селтәде Саимә апа. – Сөйләсәң, кеше көләрлек хәл инде. Шуңа сиңа әйтергә дә теләмәдем. Сорагач сөйлим инде. Тормышта әллә нинди хәлләр була, әмма минем очрак бердәнбер ул, җаныкаем. Шундый хәлгә төшәрмен дип бервакытта да уйлаганым булмады...


Баксаң, матур гына яшәп яткан җирдән Розалия әйберләрен җыеп әнисенә кайтып керә. «Без аерылышабыз», – ди ул, аптырап карап торган әнисенә. Малае әтисе янында калырга булган. Ә хатын чемоданнарын алып әнисе янына кайткан. Күпме генә сораштырып караса да, кызы берни аңлатмый. Кияве дә авызына су капкан кебек. Дөрес, ул хатыны белән дуслашырга дип килеп-килеп карый әле, Әмма Розалия аның белән сөйләшергә дә теләми. Әнисенә дә Олег белән аралашырга рөхсәт итми.    


– Кияүнең бер начарлыгын да күргәнем юк иде. Әби дип кенә тора. Җитмәсә, онык та әтисендә. Ничек бер селтәнүдә аралашмый башлыйм инде. Тәрәзә төпләре тулы помидор, баклажан үсентеләре, – ди Саимә апа.    


    Аерылу сәбәпләрен дә аңлатмагач, Саимә апа киявенең начарлыгын да күрмәгәч, аңа мөнәсәбәтен үзгәртми. Оныгы белән киявенә килеп йөрергә дә куша. Розалия исә моны күтәрә алмый. Берегезне дә күрәсем килми ди дә, фатир арендалап аерым яши һәм... әнисе белән сөйләшми башлый. Сәимә апа эшләгән урынына да барып сөйләшеп карарга тырыша, юк кызы аны күрмәмешкә салыша. Шалтыраткач, телефонны да алмый. Кияү исә, киресенчә, Саимә апа янына килеп йөри. «Розалия кире кайтмый калмас, бакчаны ташламыйк инде, әби», – ди. Күпме көч түккән бакчаны кабат ятлар кулына бирәсеңмени инде?! Саимә апа кияве белән бакчага йөри. 
– Кешедән дә кыен инде, әмма ташлый алмадым шушы бакчаны. Кияү дә жәл бит, ничек аны читкә этәрим. Ул да булсын дип тырышып йөри. Тормышларына күзләр генә тиде бугай. Намаз укыган саен Ходайдан кызыма уш-зиһен сорыйм. Тормышлары бик матур иде бит, – ди Саимә апа. 


Башка бу хакта сөйләшмәдек. Саимә апа җәй буе бакчада булды. Менә инде кабат  бакча сезоны җитеп килә. Һаман Саимә апаны искә төшерәм. Бик әйбәт бакча күршесе иде. Тормышлары гына җайлансын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар