Логотип
Күңелеңә җыйма

Айгөл + Линар

Бу язма – Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның көндәлекләре. Аларда – ире Линар белән танышу тарихы, әнисен югалту ачысы, татар кызының ерак себердә дә үз юлына тугрылык саклавы, туган якка бөтенләйгә кайту шатлыгы. Ихлас, самими хатирәләр...

 

Бу язма – Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның көндәлекләре. Аларда – ире Линар белән танышу тарихы, әнисен югалту ачысы, татар кызының ерак Себердә дә үз юлына тугрылык саклавы, туган якка бөтенләйгә кайту шатлыгы. Ихлас, самими хатирәләр...

1997 елның 1 ноябре иде. Алдагы көнне миңа бер дус кызым шалтыратты да: «Синең белән бер егет танышырга тели», – диде. Кызык! Мине бер тапкыр күрмәгән, белмәгән кешеме?! Егетенең туганнан-туган абыйсы икән. Аларга кунакка килгәч, минем 1996 елда чыккан «Синең өчен» дигән аудиокассетамны күргән. Кулына алып, бик озак әйләндерә-әйләндерә карап торган.
– Әллә ошаттыңмы? – дип сораган аннан дус кызым.
– Әйе! – дип җавап биргән кунак егет.
– Теләсәң, мин сезне таныштыра алам, – дип дәвам иткән танышым.
– Әлбәттә, телим! – дип җавап биргән кунак уйлап та тормыйча.
Дус кызым миңа өйгә кич белән шалтыратты. (Кесә телефоннарының ни икәнен дә белмәгән чак әле бу.) Мин ул вакытта берьюлы ике эштә эшли идем: мәктәптә дә укытам, кичләрен балалар ансамблен дә җитәклим. Авырган әниемне тәрбияләү дә минем өстә. Кыскасы, ниндидер егетләр белән танышып йөрергә вакытым да, теләгем дә юк. Әмма... нигәдер ризалаштым. Күкләрдә инде никах укылган булса, җирдәгеләр инде бернәрсә эшли алмый диюләре хак бугай...
1 ноябрьнең киче җитте. Дус кызым янына иртәрәк киттем. Визажист булып эшли иде ул – мине азрак матурларга да өлгерде.
Менә ишек кыңгыравы шалтырады. Аны беренче тапкыр күргән мизгел әле дә истә. Өстендә озын кара пальто! Ул шундый шәп иде! Ә мин... Мин ул чакта әле яшь, тыйнак, оялчан... Шунда ук кызарып чыктым, күзенә күтәрелеп карарга да оялдым. Аның исә исе дә китми – сөйли дә сөйли...
Дүртәүләп «Джузеппе» пиццериясенә киттек. Аның бик популяр чагы иде... Троллейбус белән бардык. Барышлый Линар белән дусларыбызны шаяртырга уйладык: арткы ишектән генә кергән идек, бер тукталышка алдан төшеп калдык. Ә тегеләр сизмәде дә! Ә безгә кызык – көләбез дә көләбез! Әллә кайчангы танышлармыни – уртак телне тиз таптык.
Бик күңелле итеп утырдык. Аннан ул мине озата кайтты. Йорт башына җиткәч аның белән саубуллаштым. «Кайсы подъездда торганымны да белмәсен әле» – дип уйлыйм. Икенче көнне шул ук урында очрашырга сөйләштек.
...Эштән кайтып киләм. Шундый арылган! Никләр генә тагын очрашырга ризалык бирдем дип уйлыйм. Беркая да барасым килми икән ләбаса... (Бүгенге заман булса, кесә телефоныңны чыгарыр идең дә, номерын җыеп, бер сәбәп табып, күрешүдән баш тартыр идең. Өч минут эчендә барысын хәл итәр идең. Бүген – шулай, ә ул чакта...) Күрешкәч кенә: «Мин бармыйм, бара алмыйм», – дисәм? Кешедән яхшы түгел инде – ул кайдан кадәр килгән ләбаса. Нишләргә икән соң? 
Шушы авыр уйлар белән җәяү генә үзебезнең катка күтәрелдем. Ишек кыңгыравына басам. Һәм...
 

1997 елның 2 ноябре. Арып эштән кайтып киләм. Җәяү генә үзебезнең катка күтәрелдем һәм ишек кыңгыравына бастым. Ишекне ачуга әни:
– Кызым, бездә кунак бар! – диде.
Кем булыр икән? Аптырап, тизрәк залга узам. Һәм... күземә күренә дип торам: бүлмә уртасында урындыкта кичә генә мин танышкан егет утырып тора! Рәхәтләнеп! Җәелеп! Шундый канәгать кыяфәт белән!

Баксаң, ул ишегалдында утыручы әбиләрдән ничектер минем турында сорашып белгән, кайсы подъездда гына түгел, кайсы фатирда торуыма кадәр ачыклаган. Безнең катка күтәрелгән, әниемнән ишекне ачтырган, ничектер аның ышанычын яулаган – әни аны түргә узарга ук чакырган. (Моңарчы чит-ятларны, белмәгән кешеләрне бусагадан уздыру түгел, аларга ишек тә ачмаган әни бит бу!) Линар кебек чын мишәр егете генә булдыра моны!


Кыскасы, алар инде танышырга өлгергәннәр, мин кайтканчы матур гына сөйләшеп утырганнар.
Кичке ашны бергә ашадык. Чәйләр эчкәч, Линар белән кабат зал ягына чыктык. Шул вакыт ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. Берәүне дә көтми идек кебек... Барып ишекне ачтым, ә анда... анда соңгы вакыт минем арттан йөргән егет басып тора. Мөнәсәбәтләр шактый кызык иде безнең: йә ул килә минем янга, йә бөтенләй югала... Үзем дә аны артык якын итәм дия алмый идем. Кешенең борын төбендә ишекне ябып куя алмыйм бит – эчкә үтәргә чакырдым. Әни минем аның белән очрашкалап йөргәнемне белә иде, әлбәттә. Шуңа күрә бугай, ул да башта югалыбрак калды. «Чәй эчерт инде үзен», – ди миңа.
Утырабыз шулай залда өчәү: Линар үзе яратырга өлгергән теге урындыкта (нәкъ баягыча җәелгән!). Бөтен кыяфәтенә чыккан: ул беркая да китәргә җыенмый. Теге егет диванга утырды. Мин – икесе арасында. Безнең янда нишләргә белмичә әни, мәрхүмкәем, бөтерелә... Ә мин шул вакыт болай дип уйладым: кем беренче булып китәргә кузгала, шул – бөтенләйгә китә; кем азакка кала, мин – шуның белән калам. Беркадәр утыргач, теге дус егетем, гафу үтенеп, китәргә җыенды. Нәкъ мин уйлаганча булды!
Ә без Линар белән урамга йөрергә чыгып киттек. Ул чакта Татарстан урамында яши идек. Камал театры янына җиткәч (очраклы дип кем әйтер инде моны?!), Линар кинәт миңа борылды да, бик җитди итеп: «Чык миңа кияүгә!» – диде. Кычкырып көлеп җибәрдем. «Шаяртуыңмы? Безнең кичә генә танышуыбызны оныттыңмы әллә?» – дим. «Юк, шаяртмыйм, – дип җавап бирде ул. Һәм тагын шул ук сүзләрне кабатлады: – Чык миңа кияүгә!»
Мин аның бу сүзләрен барыбер җитди итеп кабул итеп бетермәдем. Иртәгә ул мине эштән каршы ала да, барысын да шунда сөйләшеп бетерәбез дип килештек.
Мин бусагадан узарга өлгермәдем, әни: «Теге егет каршында бер дә матур килеп чыкмады инде, – дип, мине ачуланырга кереште. – Үпкәләп китеп барды бугай инде... Нишләп аны шул килеш чыгарып җибәрдең? Бу Линарны син бит бөтенләй белмисең. Бүген – монда ул, иртәгә кайда икәнен бер Ходай гына белә... Ә монысы белән инде ике ел таныш бит. Күз күргән кеше...»
– «Бүген – монда, иртәгә кайда икәнен бер Ходай гына белә» дигән кешең миңа тәкъдим ясады, әни, – дим.
Әни дә башта сүзсез калды... Нишләргә? Линарга ни дип җавап бирергә? Әллә чынлап та шаяртуы гына булдымы икән соң, Ходаем?! Утырып уйлаштык та, иртәгә кадәр көтеп карарга булдык. Таң атсын әле, аннары күз күрер... Иртәгәсен вакыйгаларның мондый борылыш аласын әни дә, мин дә көтмәгән идек бугай...

1997 елның 3 ноябре. Алдагы көнне сөйләшкәнчә, Линар мине кич белән эштән каршы алды. Чәчәкләр белән! Без аның белән Горький паркы янында очраштык: мин шул тирәдә урнашкан бер балалар вокал ансамблен җитәкли идем. Исәнләшүгә:
– Хәзер минем әниләргә, танышырга барабыз! – диде ул.
Аптырап калдым.
– Ничек?! Син нәрсә сөйлисең? – дим. – Күрәсең бит, эштән генә чыктым. Өс-башымны да алыштырырга өлгермәдем. Аннан мин моңа әле әзер дә түгел... Һәм, гомумән, сиңа «риза» дип әйткәнем дә юк бит әле...
Нишләргә белмәгәннән, һаман нидер сөйлим дә сөйлим...
Ә аның исе дә китмәде.
– Нигә бу кадәр борчыласың? – ди. – Берни дә булмады. Без хәзер синең белән бары танышырга барабыз. Алар инде көтәләр. Әни пәрәмәч пешереп калды.
Аңа каршы килеп булмаячагын аңлаган идем инде. Аны тагын ул чакта кесәдә мобиль телефоннар булмавы коткарды: өйдәгеләренә шалтыратып: «Булмый, Айгөл килә алмый», – дип кенә әйтеп булмады. Вакытында кайта алмавымны, кунакка китеп баруымны инде әнигә ничек белгертергә икән соң?
Аллага тапшырып киттек.
Миңа боларның барысы да төш кебек тоела иде. Әйтерсең лә бу хәлләр минем белән дә түгел, әйтерсең мин аларны читтән күзәтәм...
Мине шундый җылы каршы алдылар! Таныштык. Шунда ук табын янына чакырдылар, мишәрләр генә пешерә торган тәмле пәрәмәчләр белән сыйладылар. «Аша, аша, бигрәк ябыксың, сиңа күбрәк ашарга кирәк!» – дия-дия сыйладылар.
Үзем ашыйм, сөйләшәм, елмаям, ә эчемдә ут! Линарга кайчан җавап биререгә соң миңа?! Эш шунда: инде ике ел Әлфия Җаббарова җитәкләгән «Хыял» хорына йөри идем. Һәм без инде җәйдән бирле зур бер сәфәргә – Италиядә, Рим шәһәрендә узачак фестивальгә җыенабыз. Билетлар инде күптән алынган, виза да әллә кайчан кесәдә. Юлга исә без иртәгә чыгарга тиеш! 4 ноябрьдән 17 ноябрьгә кадәр мин Казанда булмаячакмын. Ә Линар – хәрби кеше, чираттагы ялга гына кайткан. 21 ноябрь көнне ул инде кире китәргә тиеш. Мин «әйе» яки «юк» дигән сүземне Римга киткәнче әйтергә тиеш: риза булган очракта, алар мин кайтышка никах мәҗлесен үткәрергә инде әзер булырга тиешләр...
Минем нинди хәлдә булганымны күз алдына китерәсезме?! Миңа иртәгә юлга чыгасы һәм мин иртәгә тормышымдагы иң мөһим карарны кабул итәргә тиеш!
Юлга без иртәгәсен кич Ленин бакчасы янында урнашкан музыка факультеты кырыннан кузгалырга тиеш идек. Автобус белән Мәскәүгә кадәр барабыз, аннан самолетта Италиягә очабыз.
Мине өйгә кадәр озатты да, Линар кайтып китте. Иртәгә көндез килергә вәгъдә бирде.
Ишекне ачып керүгә, әни миңа сораулар яудырырга кереште: «Кая барганмын? Нишләгәнмен? Нигә соң кайтканмын?» Барысын да сөйләп бирдем. Мондый кинәт борылышны әни дә көтмәгән иде, әлбәттә.
– Әни, мин нишләргә белмим! – дим.
Иртәгәне көтәргә булдык: көндез киләм диде бит Линар – шунда барысын да җитди итеп сөйләшербез.
Ә иртәгәсе көн миңа Линардан яңа сюрпризлар алып килде...

 

1997 елның 4 ноябре. Иртәдән үк үземне начар хис иттем. Бераз авыртып киттем бугай... Линар: «Иртәгә киләм», – дигән иде бит – килеп тә җитте һәм шунда ук: «Берәр дару алып керәм», – дип, даруханәгә чыгып китте.
Чемодан тутырырга керештем. Ул мине бераз читтән карап, күзәтеп торды да: «Бир әле, үзем тутырам, менә аны ничек эшлиләр – карап тор!» – диде. Хәрби кешеләрнең чемоданны ничек тутырганын мин шунда беренче тапкыр күрдем. Җигең – җиккә китереп, тәртип белән, пөхтә итеп... Ялгыш та бер буш урын калдырмыйча... Чемоданга миңа дигән бүләген – йомшак аяк киемен дә салды.
Инде өчәүләп чәй эчәргә утырдык. Шунда ул әни белән мине тагын бер шаккаттырды.
– Айгөл Италиядә булганда, без әти-әнием белән сезгә кыз сорарга киләбез, – диде.
Менә шулай барысы да хәл ителде: ничек, нәрсә дип җавап бирим дип уйларга урын калмады.
Юлга кузгалырга вакыт килеп җитте. Автобус янында халык байтак иде. Озатучылар да шактый. Минем үзем генә булмавыма артык игътибар итмәделәр дә шикелле.
– Автобуска утырабыз! Кузгалабыз! – диделәр.
Мин дә Линар белән саубуллашып, эчкә уздым. Тәрәзә янындагы урынга барып утырдым. Тәрәзәнең теге ягында, автобус янында ук ул басып тора. Әле дә күз алдымда: шундый канәгать, шундый бәхетле булып елмая!.. Менә автобус урыныннан да кузгалды һәм... шул вакыт Линар, йөгереп килеп, мин утырган җиргә, автобус тәрәзәсенә кәгазь ябыштырды. «Мин сине яратам!» Әйе, ап-ак кәгазь битенә шулай дип язылган иде!


Автобус эчендә купкан шау-шуны күрсәгез! «Хыял» кызлары миңа төрлесе төрле яктан сорау яудырырга кереште:
– Кем ул?
– Кайдан ул?
– Кайчан таныштыгыз?
Ә мин... мин тын алдым да, барысы да ишетерлек итеп әйтеп куйдым:
– Кызлар, мин кияүгә чыгам!
Бер мәлгә генә тынлык урнашты, аннан кабат сорау яңгыры китте:
– Әйт инде, кем ул?
– Ничек бездән яшереп йөрдең?
– Өч көн элек танышкан егеткә кеше кияүгә чыгамы?
– Айгөл! Син үз акылыңдамы?!
Ә Линарның «Мин сине яратам!»ы тәрәзәнең теге ягында безнең белән бик озак барды әле...
Мәскәүдә исә мине аның яңа сюрпризы көтә иде!

1997 елның 5 ноябре. Без әкияти Италиягә килеп тә җиттек. Очкыч һавага күтәрелгәнче, мин чемоданымда Линардан тагын бер сюрприз «таптым»: кечкенә генә йомшак уенчык – куян. Аңа исә «Мин сине сагынам» дип язылган иде...
Кесә телефоннары, интернетлар юк заман: Казанда ниләр булып ята – берни белмим. Бер нәрсәне генә тәгаен беләм – алдан билгеләнгән көнне мине әнидән «сорарга» һичшиксез киләчәкләр. Анысын аңларга өлгердем – Линар сүзендә тора торган кеше.
Шул көнгә туры китереп, әни белән телефоннан сөйләшергә заказ бирдем. Инде көтәсе генә калды... Дөрес, сагынып, боегып утырырга вакыт юк: «Хыял» кызлары миңа боегырга ирек бирәме соң?! Аннан көннәребез минутына кадәр бүленгән: репетицияләр, чыгышлар, экскурсияләр, очрашулар... Без бит Италиядә! Римның үзендә! Әкияткә тиң бит бу! 1997 елда ук мин анда булдым, барысын да шул чакта ук күрдем дип уйласам, әле дә йөрәгем кысыла... Рим папасының үзе белән аудиенция булды бит әле! Ул безне үзе кабул итте! Күз алдына китерәсезме?! Аның фатихасын алу өчен католик динендәге кешеләр Римга бөтен дөньядан киләләр. Без бу аудиенция вакытында хәтта «Хыял» белән аңа татарча җыр да җырладык!
Бөтендөнья хор фестивалендә катнашып, хәтерем ялгышмаса, без икенче дәрәҗә лауреат дипломына ия булдык.
...Линар әти-әнисе белән мине сорарга килергә тиеш булган көнне җаным урынымда булмады. Башта мең сорау: «Килделәрме икән? Ничек узды икән? Әни нәрсә дип җавап бирде икән? Бер-берсен ошаттылармы икән?»
Кичне көчкә көтеп җиткездем. Сөйләшү пунктына йөгердем. Ниһаять, безне тоташтырдылар.
– Алло! Әни, нихәл? Килделәрме? – дим.
– Әйе, кызым, килделәр! Мин сине саттым! 20 ноябрь көнне синең никахың, кызым!
Үзе сөйли, үзе елый. Аннан көлә...
Егерменче ноябрь? Ничек инде? Мин бит Италиядән 17се генә кайтам! Күлмәк кайчан алам? Туфли? Тагын әллә никадәр әйбер кирәк бит әле... Моңа шул арада өлгереп буламыни?!
Чыбыкның икенче очындагы әни мине тынычландырырга кереште:
– Кызым, бер дә борчылма, иң мөһим әйбергә мин инде заказ бирдем! Кайтуыңа калфагың әзер булачак! Күлмәк алырга да өлгерербез. Линар безгә көн саен килеп йөри. Әкрен генә әзерләнәбез. Иң якын кешеләребезне генә чакырырбыз. Ә туй соңрак булыр...
Кунакханәгә ничек кайтып җиткәнемне белмим: әллә җирдән атлап бардым, әллә күктән очып... Кызлар мине каршыма чыгып каршы алдылар: «Йә, ничек?»
– Кызлар, саттылар мине! Саттылар...
Язмышым минем шулай хәл ителде...
Инде тизрәк өйгә кайтыр көнне, аннан да бигрәк дулкынланып 20 ноябрьне көтә башладым. 
Менә ул көн җитте!

1997 елның 20 ноябре. Мин Италиядә булганда, Линар көн саен әни янына килеп йөргән – алар инде дуслашып беткәннәр. Никахка әзерләнергә ул әнигә бик ярдәм иткән.
Никах мәҗлесенә иң-иң якын туганнарны гына чакырырга булдык: минем әнине (әти бу вакыт мәрхүм иде инде), Линарның әти-әнисен, аның бертуган апасын, дәү әнине... Калган бөтен кешене туйга чакырырбыз дип хәл иттек.
Бүген рәхәт ул – кибетләрдә бөтен нәрсә дә бар: иртән уйлап, кунакларны чакырып, кичкә инде табын корып куярга мөмкин. Ә ул чакта... Аллага шөкер, дәү әни белән әнием камырга, аш-суга бик осталар иде – барысын да үзләре әзерләделәр. Табын бик мул булды, никах мәҗлесебез матур узды.
Мулла Линардан: «Кәләшеңә мәһәрең бармы?» – дип сорагач, Линар торып басты да, миңа чәчәк сузды. (Видеода күреп була аны.) Чәчәк рәвешендә эшләнгән футляр булып чыкты ул, ә аның эченә алтын йөзек салынган иде.
Никахыбыз узды, кунаклар таралды. 22 ноябрь көнне Линар кире хезмәт иткән урынына – Себергә китәргә тиеш иде. Ялы ахырына якынлашкан иде инде. Баштан ук сөйләшеп, килешеп куйган идек: Линар хәзер үзе генә китә, бераздан яңадан кайтачак. Туйлар ясагач, аның хезмәт иткән частена инде икәү бергә барачакбыз. Моны белеп алган дәү әни өйдә буран куптарды:
– Мин каршы! Алай булмый! Хатын беренче көннән үк ире белән бергә булырга тиеш. Ире кайда – Айгөл дә шунда булсын!
Аның сүзендә хаклык бар иде, әлбәттә.
Инде нишләргә?! Мин ул чакта, әйткәнемчә, ике эштә эшлим – башлангычларга татар теле укытам. Биш класста! Уку елы уртасында укытучыга эштән ничек китәргә?! Балаларга, директорга моны ничек аңлатырга? Тик минем сайлау мөмкинлегем юк иде бит: икенче көнне иртүк гаризамны күтәреп директор янына кердем.
– Ничек «үз теләгең белән китәсең»? – дип аптырап сорады ул. – Уку елы уртасындамы? Синең урынга мин ничек шулай тиз генә кеше табыйм? Алданрак әйтеп булмадымы? Кияүгә чыгасыңны бүген генә белмәгәнсеңдер бит?!
– Өч көн элек кенә белдем шул... – дим.
Ышанмады бугай...
21 ноябрь дусларга, туганнарга, хезмәттәшләргә: «Мин кияүгә чыктым. Иртәгә Себергә китәм», – дигән хәбәрне тарату белән узды. Башта барысы да аптырап кала, аннан сорау яудырырга керешәләр. Алдан нигә әйтмәдең, белгертмәдең дип үпкәләүчеләр дә байтак булды. «Үзем дә белмәдем бит...» – диюемә барыбер барысы да ышанып җитмәде кебек. Ә икенче көнне безне озатырга вокзалга 60 (!) кеше килде! Мин һәрвакыт шаяртып: «Безнең туй шунда – перронда узды», – дип әйтәм...
Күпләр, әлбәттә, мине шулай бик тиз арада үзенеке итә алган, алай гына түгел, әллә кайдагы Себергә алып чыгып китәргә көче, тәвәккәллеге җиткән иремне күрергә килде. Бүләкләр белән килделәр, котлауларга, матур теләкләргә күмделәр...
Менә поезд әкрен генә кузгала. Перронга тулган халык бар да безгә кул болгый. Ә әнием... әнием без утырган вагон янәшәсеннән йөгерә. Бүгенгедәй күз алдымда тора... Өстендә ак төлке якалы кара пальто, аякларында итек, кулында йон бияләй. Шундый салкын көн иде ул... Үзе йөгерә, үзе безгә кул болгый, үзе елый... Аны соңгы тапкыр күрүем дип ул чакта кем уйлаган?!


Себергә без Мәскәү аша киттек. Башкалада бер көнгә генә тукталдык. Шундый матур көн булды ул! Мәскәү буйлап йөрдек, Линар миңа бүләкләр алды. Аның туганнарында бер кич кундык та, Красноярск шәһәренә очтык. Биш сәгать буе һавада тирбәлеп, җиргә төшкәч: «Ниһаять, килеп җиттек!» – дип уйлаган идем. Алай булып чыкмады шул. Автобуска утырып, без яшәячәк Енисейск шәһәренә юл алдык. Әле тагын дүрт сәгать барасы икән!
...Кечкенә генә автобус алга йөгерә. Күзем гел тәрәзәдә. Ә анда, тәрәзә артында, карга күмелгән даладан гайре берни юк! Кинәт башыма уй төште: нишләдем соң мин? Кая барам? Кем белән барам? Мин бит аны бөтенләй белмим дисәм дә була... Ә бәлки ул маньяктыр?
Бу дүрт сәгать эчендә башыма нинди генә уй кермәде! Тизрәк барып җитәсе иде ичмасам!
Без яшәячәк хәрби шәһәрчек Енисейскның үзеннән берничә чакрым читтә урнашкан икән. Тимер чыбык белән уратып алынган таш койма артында... Анда хәрби-космик көчләр урнашкан, хәрби шәһәрчек территориясенә читләргә үтү тыелган... Безне дә махсус пропуск буенча гына үткәрделәр.

Линар яшәгән тулай торакка узабыз. Хәрбиләр яшәгән тулай торак, гадәттә, андагы тәртип, чисталык белән аерылып тора. Икенче катка күтәрелеп, аның бүлмәсенә уздык. Шундый кечкенә – нибары 16 кв.м. Зал да шунда, йокы бүлмәсе дә, аш-су әзерли торган бүлмә дә... Ишекне ачып керүгә, каршыдагы стенага күзем төште. Бөтен бер стенага «Плейбой» журналыннан алган постерлар ябыштырылган! (Нинди рәсемнәр икәнен аңлагансыздыр инде...) Ярабби! Әйттем бит маньяктыр бу дип!

Шулай яшәп киттек. Озакламый аның барлык дуслары, хезмәттәшләре белән таныштым. Хәрби шәһәрчектәге тормыш шактый аерыла ул. Монда бар да бер-берсен белә, гаиләләр үзара аралаша, бер-берсенә кунакка йөрешә. Нәкъ бер ай өйдә утырганнан соң, миңа күңелсез була башлады. Дүрт стена эчендә бикләнеп утыра торган кеше түгел бит инде мин! Эшкә урнашып карарга булдым. Шәһәргә барып, Мәдәният йортын эзләп таптым. Бөтен Енисейскка бердәнбер Мәдәният йорты икән бу! Татарстаннан килгән дипломлы белгеч икәнемне белгәч, мине шул көнне үк эшкә алдылар. Өч вокаль коллективы белән шөгыльләнә башладым: кечкенә балалар өчен, мәктәп яшендәгеләргә һәм хатын-кызлар өчен. Енисейск – бик борынгы шәһәр. Тормыш ул елларда бик авыр иде анда. Хезмәт хакын ипи белән түлиләр иде. Ә безгә – хәрбиләргә «сухой паек» бирәләр (тушенка, май, ипи, карабодай, чәй). Ит – коточкыч кыйммәт, сөт урынына – коры порошок... Аның каравы, кешеләр шундый әйбәт иде анда. Ачыклар, ярдәм итәргә әзерләр... Алар мине шунда ук якын итеп кабул иттеләр.
Артистлар гастрольгә барып җитә торган җир түгел – шәһәргә беркайчан концерт та, театр да килгәне булмаган. Ә мин берничә ай эшләүгә, монда яшәүче татарлар өчен татар телендә концерт куярга уйладым.
Ул концертны, залда утырган әби-бабайларны, алар күзеннән ул көнне аккан яшьләрне гомердә дә онытмам. Күбесе өчен соңгы караган концерт булгандыр ул, бәлки. Кемдер өчен, гомумән, татарча беренче концерт булгандыр. Татарстаннан кадәр килгән татар артисты белән беренче очрашу... Аларның йөзләре һаман да күз алдымда, әйткән рәхмәтләре – колагымда....

Себер – башка ул: кышларын коточкыч суык, ә җәйләрен эссе анда. Ул кышны да иллешәр градус салкын булды, андый көннәрдә урамга чыксаң, кашларны, керфекләрне шунда ук бәс сара. Мин шуңа да бик суык булса, урамга борын тыкмыйм – өйдә генә утырам.
Әни белән хатлар алыша идек. Ул хатларны бүген дә саклыйм... Хәрби шәһәрчек эчендә үк сөйләшү пункты бар. Тик Казан белән сөйләшү шундый кыйммәт тора иде! Бик сирәк сөйләшкәнгә, мин ул көннәрне бәйрәм кебек көтә идем... Яңа ел алдыннан әни белән телефоннан сөйләшергә заказ бирдем. Бу вакытта ул дәү әни янына күченгән, икесе бер фатирда яшиләр иде. Бергә күңеллерәк тә, бер-берсенә булышырга да җайлырак. Минем күңелем дә тынычрак: әни үзе генә түгел бит... Әмма дәү әнинең өендә телефон юк. Ә күршеләрендә телефон барын белә идем. Әнигә алдан ук хат яздым, «шул көнне шалтыратачакмын, өйдә тор», дидем. Тик, кызганыч, без ул көнне сөйләшә алмадык: әллә күршеләр өйдә булмады, әллә әни үзе каядыр барган җиреннән кайтып җитмәде. Шулай итеп, аның тавышын тагын бер кат булса да ишетү миңа насыйп булмады...
Кияүгә чыкканда әллә ни пешерә белми идем әле. Вак-төякне, артык катлаулы булмаган ризыкларны әзерлим әзерләвен, ә менә камырга бөтенләй тотынып караганым юк иде. Әни хат саен миңа рецептлар яза. Тик хатлар шундый озак йөри, аларның килеп җиткәнен көтә калсаң...
Бер көнне мин пылау пешереп карарга булдым. Линар гадәттәгечә иртән иртүк хезмәтенә чыгып китте. «Иремне пылау пешереп сөендерим әле», – дим. Ит алдым, суган, кишер... Ахырдан дөге өстәдем. Анысын күбрәк тә салдым шикелле, чөнки кичкә безгә Линарның дуслары килергә тиеш иде. Аңлагансыздыр инде – пылавым дөге боткасына әйләнде... Анысын күгәрченнәргә чыгарып бирергә, ә Линарның дуслары алдында бөтенләй оятка калмас өчен тизрәк бәрәңге кыздырырга туры килде... Менә шулай әкренләп барысына да үзем өйрәндем. Тормыш шулай ул, өйрәтә...

Яңа ел җитте. Безнең өчен беренче Яңа ел! Линар гел көтелмәгән бүләкләр бирергә, сюрпризлар ясарга – сөендерергә ярата ул. Яңа елга миңа бик зур коробка күтәреп кайткан бу. Шундый матур төрелгән! Ача башладым. Бер кап эченнән икенчесе килеп чыкты, өченчесе... Иң соңгы кап «Dove» парфюмерия наборы иде. Бүләгеннән бигрәк, романтикасы мөһимрәк чаклар бит әле бу!


Ә бер көнне коридорда кечкенә генә песи баласы таптык. Ул шулкадәр бәләкәй, шундый матур иде – яныннан берничек тә узып китә алмадым – өйгә алып кердем. Шампунь белән юдым, тарадым, сөт эчердем. Ә аннан ул бездән качты. Кайгырганнарым!
Икенче көнне Линар эштән кайтты да сөйли:
– Бер хезмәттәшемне очраттым. «Кичә минем Васька өйгә соң гына кайтты, үзеннән шампунь исе килә, тик шундый канәгать иде», – дип әйтте, ди...
Мин сөт яратам. Татар хатын-кызларының күбесе кебек үк чәйне сөтсез эчә алмыйм. Кайчак болай ипи белән генә дә сөт эчәргә яратам. Ә без яшәгән шәһәрдә сөт белән шундый зур проблема иде. Андагы халыкка сыер асрау бик авыр, шуңа күрә сөт тә, ит тә бик кыйммәт иде. Бер хатыннан 3 литрлы банка белән сөтне бәйрәмнәрдә генә сатып ала идек, ә башка вакыт гел «коры» сөт кулланабыз. Яки чәйне сгущенка белән эчәбез (анысын безгә сухой паек итеп бирәләр иде)...

1998 елның 12 феврале.  
Җомга көн иде ул. Мин ул көнне иртән торуга Линарга күргән төшемне сөйләдем.
– Әнине бик сәер итеп күрдем, – дим. – Ап-актан киенгән, үзе шундый сөенгән. «Ниһаять!» – ди миңа... Бу атнада ничек тә сөйләшергә заказ бирәсе иде...
Шушы сүзләр белән Линарны хезмәткә озаттым, үзем аннары эшкә җыендым. Безнең хәрби шәһәрчектән шәһәргә автобус йөри иде. Аның соңгы тукталышы – безнең тулай торак янында ук. Автобуска кереп утырдым да, кузгалып киткәнен көтәм. Кинәт күзем тәрәзгә төште: тулай торакның коменданты автобус янына йөгереп килде дә, тәрәзәдән мине күргәч, «төш әле», дип, чакыра башлады. Кулына ниндидер кәгазь тоткан. Берни аңламыйм, тик аның дулкынлануына караганда нидер булганга охшаган.
Автобус ишегеннән чыгуга ул кулыма телеграмма тоттырды. Укыйм: «Әни үлде. Иртәгә күмәбез. Вакыйф абыең». (Вакыйф абый – әнинең бертуган абыйсы ул.) Югалып калдым. Иң беренче уем шул булды: «Дәү әни үлгән!» Тулай торакка таба йөгердем. Ә каршыма инде Линар йөгерә. Ул инде барысын да белә: «Казан белән сөйләшергә заказ бирдем, хәзер барысын да ачыклыйм!» – ди.


Барысы да төш кебек: тулай торакка, үзебезнең бүлмәгә керәм. Һәм көтәм! Башымда гел бер уй: «Юк, әни түгел! Дәү әни бу! Ул бит инде карт иде... авырый да иде... Әни түгел бу, Ходаем! Әни түгел! Ялгышканнар...»
Линар кайтып кергән мизгелне хәтерлим... Ул минутларда ниләр кичергәнемне мин аңлата да, яза да алмам... Бөтен дөнья ишетерлек итеп кычкырасым килде. Юк, юк, дөрес түгел бу!!! Алай була алмый!!! Нигә?! Ни өчен?! Тик кая ул кычкыру, авызымнан бер сүз чыкмады... Линар гына ишетерлек итеп:
– Миннән башка күммәсеннәр... – диюемне генә хәтерлим.
Шуннан соң ыгы-зыгы башланды: юлга акча табарга кирәк иде. Самолетка билетлар шулкадәр кыйммәт: безнең, әлбәттә, андый акчаларыбыз юк иде. Дусларга мең рәхмәт, ул чакта безгә бурычка 1 мең доллар биреп тордылар.
Башта Красноярскига очтык, аннан – Мәскәүгә. Өнем белән төшем буталды ул чак: юлда, тирә-юнемдә ниләр булганны берни белмим. Гел бер җөмләне әйләндердем дә кабатладым, әйләндердем дә кабатладым:
– Миннән башка күммәсеннәр... Миннән башка күммәсеннәр...
Шимбә көнне иртүк кайтып җиттек без. Өй тулы кеше. Залга узам. Әни анда ята. Шундый чибәр! Әйтерсең үлмәгән дә... Барысы да миңа төрле яктан: «Елама гына!», «Өстенә күз яшеңне төшермә!» – дия башладылар. Ә минем аларга:
– Зинһар, берегез дә бер сүз дәшмәгез! Безнең икебезне генә калдырыгыз! – диясем килде.
Шундый теләдем моны...


Тик... Әнине җирләүгә, безгә ашыгыч рәвештә кире китәргә туры килде: хәрбиләрдә тәртип башка аларда... Алдан март аенда үткәрәбез дип уйлаган туй турында, әлбәттә, сүз дә була алмый иде. Әнидән башка аны күз алдына да китереп булмый иде бит...
Казаннан кире әйләнеп килгәч, үземне эш белән күмәргә тырыштым. Линар бу вакыт капитан иде, әмма аңа инде күптән майор исеме бирергә тиешләр иде (дәрәҗәләрен 4 ел саен күтәрәләр аларның). Әмма әлегә буш урын юк иде.
Май аенда дәү әни вафат булды. Әнине югалтканнан соң аның өчен дә яшәүнең мәгънәсе калмаган иде инде. Йөрәге бу хәсрәтне күтәрә алмады... Миңа бу хакта берничә айдан соң гына хәбәр иттеләр. Хатта гына яздылар.
5 июнь көнне без язылышырга уйладык. Көндәлек киемнән икәү генә ЗАГСка барабыз да, паспортларга печать суктырып кайтырбыз дип уйладык. Әмма... Хезмәттәшләрем бу хакта белеп алгач, барысын да башкача оештырырга булдылар. Шәһәр мэрыннан ак «Волга» машинасы сорадылар, эш урынында банкет уздырырга килештеләр.
Туебыз башкаларныкы кебек үк булды дисәм дә ярый. Дөрес, күлмәгем ул кадәр үк затлы түгел иде, «Лимузин»нарга да утырмадык, табын түрендә якын кешеләребез дә булмады. Әмма ерак Себердәге чит-ят кешеләр безнең өчен гомердә дә онытылмаслык туй оештырырга тырыштылар. Моның өчен без аларга бүгенгәчә рәхмәтле. Фотосурәтләрне, видеоны караган саен, һәрберсен искә төшерәбез.

1998 елның 12 июле көнне мин, ниһаять, үземнең әни булырга җыенуымны белдем. Беренче балабыз туарга тиеш! Кызыбыз! Айлинәбез! Исемне без аңа әле кем туасын – кызмы, малаймы икәнен дә белмәгән килеш үк уйлап куйдык. Икебезнең исемнәрне генә куштык: Ай-Айгөл һәм Лина-Линар. 1999 елның 5 апреле көнне туарга тиеш иде ул. Мин аны чагыштырмача җиңел күтәрдем. Дөрес, токсикоз белән җәфаландым инде, хәтта больницага да ятарга туры килде.
1998 елның декабрендә Линарның контракты төгәлләнде. Без хәл итәргә тиеш идек: аны озынайтыргамы, әллә, ниһаять, яраткан Казаныбызга кире әйләнеп кайтыргамы? Барысын да уйлаганнан соң, кайтырга кирәк, дигән фикергә килдек. Бу адымыбыз өчен әле дә сөенәм...
Китәсемне белгәч, эштә бар да бик нык борчылдылар. Мин алар тормышына шактый зур яңалыклар алып килгән идем бит.
– Киткәнче, безгә тагын бер тапкыр концерт куй әле! Тик бу юлы русча! – дип сорадылар.
Мондый ихлас тәкъдимнән ничек баш тартасың?! Ризалаштым.
Китәр вакыт тәмам килеп җиткәндә, 23 декабрь көнне куйдым мин ул концертны. Алты айлык йөкле килеш. Бөтен шәһәргә афишаларымны элделәр. Мине инде Енисейскида бик күпләр белә иде.
Концертка бөтен шәһәр килде. Хәтта мэр үзе дә! Тамаша тәмамлангач, ул сәхнәгә күтәрелде, мине уңышлы чыгышым белән котлады һәм: «Китмәгез, калыгыз!» – диде. Фатир бүләк итәргә вәгъдә бирде!
Бу сүзләрне ишетү бик күңелле иде, әлбәттә. Әмма «китәбез» дигән карар кабул ителгән иде бит инде. Билетлар алынган, чемоданнар тутырылган.

Концерт тәмамлангач, өс-башымны алыштырыйм дип гримеркага кереп утырдым да, туфлиләремне генә салырга өлгердем. Кинәт... тулгак башланды. Вакытыннан күпкә алда. Шунда ук «Ашыгыч ярдәм» чакырттылар... Шулай итеп, сәхнәдән туп-туры больницага китеп бардым. Шөкер, барысы да әйбәт тәмамланды. Ике көн капельница астында яттым да, өйгә чыгаруларын сорадым. Безгә инде туган якка очарга вакыт җиткән иде...


Казаныбызга Яңа ел алдыннан кайтып төштек. Башта шактый авыр булды. Линарга хезмәт итеп бетерергә кирәк иде – ул эш эзләде. Ә мин бала көттем... Айлинәбез нәкъ табиб әйткән көндә туды – 1999 елның 5 апрелендә. Гаилә тормышыбыз шулай әкрен генә дәвам итте. Бер ел да сигез айдан улыбыз Камил дөньяга килде. (Мин тәкъдим иткән исемнәр арасыннан Линар шушысын сайлап алды. Аңа Камил дигән исемнең тәрҗемәсе бик ошады.)
Балаларның яшь аермасы бик кечкенә – миңа алар белән җиңел булмады. Линар иртүк эшкә чыгып китә, минем кулымда ике бала. Булышырга әби-бабайлар юк. (Линарның әти-әнисе шактый өлкән иде инде.) Кызым белән улым балалар бакчасына йөри башлагач кына (икесен дә бер яшь тә сигез айдан инде бакчага бирдек), сәхнәгә кире кайта алдым. Җырлый башладым. Җырлар яздырам, заказлар алам, концертларда катнашам... Ә аннан «Нечкәбил» бәйгесендә катнаштым. Ул минем тормышыма инде бөтенләй башка яңа сулыш өрде...
Без барысына да үзебез, үз көчебез, үз тырышлыгыбыз белән ирештек. Көн арты көн... Адым арты адым... Әкренләп... Яшермим, төрле көннәр булды: сүзгә дә килдек, дуслаштык та. Барысы да шома гына бармады. Барлык гаиләләрдә дә шулайдыр инде ул... Авырлыкларны кичеп чыкканга күрә, бүгенгенең кадерен беләсең дә. Береңә-береңнең никадәр якынлыгын, кирәклеген, кадерлеген аңлыйсың. Шуңа да бер-береңне тагын да күбрәк хөрмәт итә, ярата башлыйсың. Еллар узган саен, бер нәрсәгә ныграк төшенәсең: гаиләдә иң мөһиме – бер-береңә ышаныч. Гаилә сукмагыннан бергә атлаган кешеңә таяна алу, аның сине беркайчан авыр хәлдә калдырмаячагын, ни генә булса да гафу итәчәген, аңлаячагын белү.
Менә язасы килгәннәрнең ахырына да җиттем... Гаиләләрегездә аңлашып яшәвегезне телим. Әгәр әле парыгызны очратмагансыз икән, күңелегезне төшермәгез – көтегез. Һәм бу хакта Аллаһы Тәгаләдән сорагыз. Мәрхүм дәү әнием: «Сора, балам, сора! Сораганга бирермен, дигән Аллаһы Тәгалә», – дия иде. Һәммәгез дә бәхетле булыгыз!
Монда язганнарның барысы да дөрес. Ничек бар – шулай яздым: хәрефен – хәрефкә, сүзен – сүзгә... Тормыш – ул кино, дип юкка әйтмиләр. Әйе, шулай, һәркемнең үз киносы...

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Елый елый укыдым.Айгөлнең авыр кайгысынберни белән дә җиңеләйтеп булмасын бик яхшы аңлыйм.Балалары исән имин йөрсен.Аллаһ үзе сабырлык бирсен!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур мәхәббәт тарихы.Үзебезнең гаиләбезнеке белән аваздаш.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Нинди матур гаилэ,тырыш,акыллы кешелэр!!Нишлэп сон бер кеше башына шунын хэтле югалтулар!?

        Хәзер укыйлар