Логотип
Күңелеңә җыйма

Арыдыңмы, балам?

—1961 ел. Аяк киемнәре тегүче     бел­гечләр хәзерләүче учи­лищеда укыган чагым. Каядыр еракка китеп, югарырак белем алу мөмкинлегем юк — үзе­бездән Ык елгасы аша гына булган Октябрь­ский шәһәрендә укып йөрим. Укудан соң өйгә чабам — әниемә булышам, ә кичен инде клубка, кичке уен­га чыгам. Минем дәртле, ма­тур чагым, кайда басканым­ны да белмим. Өстәвенә, ма­тур киенергә яратам. Дөрес, әнием мине кешедән ким-хур итмәскә тырыша. Шулай да мин теләгәнчә түгел. Стипен­дия алуын алам да, әмма аны әниемә кайтарып бирәм, чөнки өебез иске, сипләтергә кирәк.
Шулай яз җитте. Көннәр озынайгач (караңгы төшә дип куркасы юк), укудан кайтыш­лый кибетләргә кергәли баш­ладым. Туфлиләр, йөзек-алкалар карап йөрим.
Көннәрдән бер көнне уни­вермагка 28 сумлык күлмәк элеп куйдылар. Төсе дә ма­тур, размеры да минеке. Их! Көн дә керәм, көн дә карыйм
– тора күлмәк. Әгәр стипен­дия биргәнче сатып җибәрмәсәләр, барыбер алам, дип уйлыйм. Ун сум берәрсеннән алып торам да...
Стипендия көне җитте. Ак­чаны кассадан старостабыз Әлфия үзе ала да аннан безгә тарата. Чират җиткәч, кул ку­еп алабыз да, читкәрәк китеп саныйбыз. Әлфия шулай ку­ша: “Акча санаганны ярата”, - ди. Бер түгел, ике кат сана­дым — унсигез урынына егерме сигез сум акча иде ку­лымда. Ышанасызмы — егерме сигез! Акчамны кесәгә салдым да туры өйгә чаптым. Бер сәгатьлек юлны кырык минутта кайтып та җиттем. Ишектән керүгә:
- Әнием, стипендия ал­дым, егерме сигез сум! — ди­дем.
- Бик әйбәт, балам, куа­нычы булсын, — диде ул. Ан­нан айнып киткәндәй: — Арт­тырдылармыни, кызым? — дип сорады. Мин каушап кал­дым.
- Юк, әнием...
- Арттырмагач, старос­тагыз сиңа ун сумын ялгыш биргән булып чыга түгелме соң? Хәзер үк кире илтеп кайт артык акчаңны!
Аптырап калдым. Шәһәр­гә кадәр өч километр җәяү барырга. Җитмәсә, караңгы төшеп килә... Икеләнеп торуымны күреп, әни:
- Бар, бар, илт. Әмма азаккысы булсын. Моннан соң кеше хакына үреләсе булма, ишетсен колагың, —  дип өстәде.
Әле ярый, әнигә күлмәк турында әйтергә өлгермә­дем...
...Мин барып кергәндә Әлфия бик борчылып акча саный иде. Мине күрүгә ул:
- Их, дустым, ун сум ак­чам җитмәде бит, нишләр­гә? — диде елый язып.
Кесәмнән унлыкны чыгарып аңа суздым:
- Менә миңа ялгыш биргәнсең. Кайткач кына сана­дым...
Үземнең битләрем ут яна, иреннәрем дерелди. Әлфия исә акча табылу шатлыгын­нан минем нинди хәлдә икәнемне күрмәде дә бугай, шунда ук кунарга кыстый башлады. “Караңгы бит, ни­чек кайтасың”, — ди.
Каламмы соң? Ашык-по­шык саубуллаштым да чыгып йөгердем. Тышта, чыннан да, караңгы иде. Җил дә купкан. Мин шәһәрне чыкканда яланда кыш белән хушлашкандай себертеп кенә буран башлан­ган иде. Җил каршы булганга атлавы да авыр. Мин берсен дә сизмим, үзем барам, үзем елыйм. Шулкадәр оят иде миңа! Буран көчәйгәннән-көчәйде. Чү, алда ниндидер карачкы селкенә түгелме соң? Әрәмәлектә бүре бар дигәннәр иде аны... Шул вакыт колагыма әнием тавышы ишетелде. Йә, раббым, чын­нан да, ул бит бу! Түзмәгән, миңа каршы чыккан... Мин аның кочагына атылдым.
Битемә сарган кар бөр­текләрен әнием әкрен генә сыпырып төшерде:
— Арыдыңмы, балам?

Рәзинә ВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Н.Носовнын балалар очен язылган "Огурцы" хикэясен хэтерлэтте бераз.

    • аватар Без имени

      0

      0

      энилэре исэн сау булган кешелэрдэн шул хэтле конлэшэм мин...эээх,минем дэ энием исэн булса,мин бик бэхетле булыр идем

      • аватар Без имени

        0

        0

        Барлык яхшы ягыбыз - әнкәйләрдән, барлык яман сыйфатларыбыз - тормыштан.

        Хәзер укыйлар