Логотип
Күңелеңә җыйма

Апа-сеңел булалмадык...

Каядыр ялгышлык эшләдем, ахрысы, әни теләгәнчә дә, мин уйлаганча да булмады. Хәзер сеңлемнең кая икәнен дә белмим. Ә йөрәк сыкрый, тынычлык таба алмый. 

Әни үлгәндә миңа 19 яшь иде. Сеңлем миннән сигез яшькә кечерәк. Әтисез үстек дияргә була. Чөнки әтиебезне без бәләкәй чакта ук урамда машина бәрдереп киткән. Әни белән икесе култыкланышып барган җирдән... Хатын-кызга ике кечкенә баланы үстерү никадәр авыр булганын әйтеп тә торасы юк. Үзе генә беләдер. Сорап килсәләр дә, кабат кияүгә чыкмаган. 

Әни безне кечкенәдән туган җанлы итеп үстерергә тырышты. Мин олы бала булгач, җаваплылык күбрәк минем өстә иде, әлбәттә. Икебезгә әйтсә дә, аның үген-нәсыйхәте күбрәк миңа карый иде. Олы баланың вазыйфасы башка төрле бит аның... «Сеңлең» дип кенә торды инде менә. Хәзер уйлыйм: бәлки әни нәкъ менә сеңлемә күбрәк әйтеп торырга тиеш булгандыр. Апаң ул синең, дип. Мин болай да җаваплырак, мәрхәмәтлерәк идем. 

Әни начар авырудан китеп барды. Соңгы сулышында да: «Сеңлеңне калдырма», – дип әйтте ул миңа. Моны сеңлем дә ишетеп торды, әлбәттә. Икебез дөм ятим калгач, бер-беребезгә терәк булып яшәрбез, ул мине апа итәр, тыңлар дип ышанган идем. Каядыр ялгышлык эшләдем, ахрысы, әни теләгәнчә дә, мин уйлаганча да булмады. Хәзер сеңлемнең кая икәнен дә белмим. Ә йөрәк сыкрый, тынычлык таба алмый. 

Әни үлгән елны әле университетның өченче курсында гына укый идем. 11 яшьлек сеңлемне авылда берүзен калдырып булмый – аны да алып килдем. Аны опекага алырга, шәһәрдә мәктәпкә урнаштырырга туганнар ярдәм итте. Яши башладык шулай. Шәһәр апасы сеңлем белән икебезне дә фатирындагы бер бүлмәсендә яшәтте, каршы килмәде. Университетның калган ике елын ничек укып бетергәнемне дә хәтерләмим. Читтән торып укырга күчтем, эшкә урнаштым. Икебезгә дә яшәр өчен җитәрлек акча эшләргә кирәк иде бит. Дипломсыз белгечне экономист ярдәмчесе итеп авылыбыздан чыккан, үз оешмасы булган бер абый эшкә алды, рәхмәт төшкере. Хезмәт хакы түләде, тәҗрибә тупларга ярдәм итте. Университетны тәмамлаганда мин инде тәҗрибәле экономист идем. Ә менә әнинең васыятен үти алмадым. 

Сеңлемне кеше итәргә дип кенә яшәдем кебек ул елларда. Ләкин сеңлем иртә ятим калган бала булгангамы, холыксыз булып үсте. Әнигә дә, миңа да, шундый ятимлектә үскәне өчен тормышка да үпкәле иде кебек ул. Авылда бик яхшы укыса да, шәһәр мәктәбендә начар укый башлады. Дөресрәге, укырга теләмәде. Мин дә яшьлегем белән аның күңелендә ни булганын аңламаганмын инде. Яшүсмер яшенә керә башлауга ук сәер дуслар тапты үзенә. Хәтта җәй көне авылга кайтып яшәүдән дә баш тартты. Укулар тәмамлангач өч айга авылга кайтып яши идек беренче елларны. Үзем генә кайтып киткән идем, фатир хуҗасы чакыртып алды. Дусларымда кунам, дип, ике көн өйгә кайтмаган. Шуннан соң гел саклап кына йөрергә тырыштым. Ә аралар ерагайды гына... «Эт кебек мине саклап йөрисең», – дип ачуланды. Тугызынчы сыйныфтан соң мәктәпкә барудан баш тартты. Сәүдә училищесына укырга керттек, анда инде тулай торакка урнашып, бөтенләйгә миннән аерылды. Атнага бер тапкыр телефон аша сөйләшәбез дә шуның белән шул. Миңа бер яхшы сүз әйткәне юк. Гаепли дә тора. «Әни сиңа мине ташламаска кушты, үстерергә кушты, ә син мине хәерчелектә яшәтәсең», – дип еш әйтә иде. Мин биргән акчага яши инде үзе. Әлбәттә, мин ике кешегә муллыкта яшәрлек акча эшли алмый идем әле ул чакта. Ә ул гел сорый, ачулана. Бер кышны көзге куртка, көзге аяк киеме белән чыктым. Сеңлем бергә укыган дуслары арасында ким-хур булмасын дип тырыштым. Чираттагы бер акча алып килүемдә бүлмә ишеген ачып акчаны алды да, борын төбемдә ишекне шапылдатып ябып куйды. Бүлмәдә дуслары белән шаркылдашып көлделәр. Шулкадәр әрләндем шул вакытта. Бүлмәгә елый-елый кайттым. Үземне дә кызгандым, әни алдында сүземне үти алмаганга да өзгәләндем. Күңелем кайтты, ай буе шалтыратмадым да. Шунысына да күзләрем ачылды – мин артыннан өйрмәсәм, сеңлемә кирәкмим дә икән бит. Мин аның өчен – акча букчасы. Фәкыйрь генә булса да – акча букчасы... 

Укуын тәмамлый алмады сеңлем. Имтиханнарын бирә алмау аркасында училищедан кудылар. Ул чакта инде мин дә артыннан йөрмәдем. Үзем кияүгә чыктым. Акча сорап үзе килеп йөри башлады. Сизәм – эчкәләп йөри. Кесәсендә тәмәке дә бар. Косметика кибетендә сатучы булып эшли иде ул вакытта. Шунысы кызык – үзен гел әллә кем итеп куя белә иде ул. Менә яхшы эштә эшли дә, баеп китә дә, яхшы ир таба да... Ләкин берсе дә тормышка ашмады. Акчам бетте, дип, гел килеп йөрде безгә. Ике тапкыр кияүгә чыкты. Кияүгә дисәм, хәтере калыр. «Гражданский» брак белән яшәп ятты инде шунда. Әле ярый баласы булмады, нишләтер идек ул баланы...

Беркөнне: «Мәскәүгә эшкә китәм, юлга гына акча бир», – дип килгән иде, шуннан соң башка күрешмәдек. Әллә исән, әллә юк... Бер яктан ул киткәч өстемнән таулар төшкән күк булды. Ләкин миңа гел әнинең сүзләре тынычлык бирми. Сеңлеңне ташлама... Нигә болай килеп чыкты соң бу? Сеңлемне ташламыйм дип гел аны гына кайгыртып яшәгәнгәме? Әллә ул үзе кечкенәдән үк мине аңа хезмәт итәргә тиешле кеше дип уйлагангамы? Мин аны тәрбияләп үстерә белмәгәнгәме? Кайвакыт төнлә йоклый алмыйча ятам. Нинди тормыш бәлаләренә очрагандыр инде ул... Үлгән дисәләр дә җиңелрәк булыр иде кебек. Ә болай, үземне гаепле санап, вөҗдан газабында яшим. Тормышымның тынычлыгына сөенеп куям да, сеңлемне искә төшереп, тагын сискәнеп куям...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сенлен зур ускан инде у неё своя жизнь

    • аватар Без имени

      0

      0

      Сенелегез уз язмышын тапкан була.

      Хәзер укыйлар