Логотип
Күңелеңә җыйма

Кайту

Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...


Тормыштан барысын да көтеп яшәргә кирәк икән. Минем белән андый хәл булмас дип кистереп әйтү тамырдан дөрес түгел. Була, әле ничек кенә була икән. Мин дә иремә үземә караганда ныграк ышанып яшәүче хатын идем. Аны гаиләдә патша урынына күрдек. Балалар да әти дип кенә торды. Бернинди зур проблемаларыбыз, аңлашылмаучылыклар булмады. Дөрес, соңгы вакытларда аралар суына башлады. Ул моны эштә артык нык алҗуы белән аңлатты. Ләкин моның алҗу гына түгеллеген хатын-кыз йөрәгем сизде. Гаиләне коткару җаен карадым. Тагын да йомшаграк сөйләштем, аның дорфалыгына күз йомдым. Әмма яраткан кешем янәшәмдә  булса да, аның бик еракта булуын күңелем белән  тойдым. Үтәр дип сабыр иттем, чөнки без аның белән утны, суны кичеп, 17 ел бергә яшәдек. Ашарга ипидән башка берни булмаган чакларда да сынмадык, чөнки бер-беребезне бик ярата идек. Ә хәзер мул тормышта яшәсәк тә, аралар ерагайды. Ә мин аны яратудан туктамадым. Беренче тапкыр күргәч ничек гашыйк булсам, еллар үткәч тә, бу хисләрем сүнмәде. Ул хисләргә рәхмәтем генә өстәлде... 


 Ләкин көннәрдән бер көнне ирем чыгып китте. Әйе, менә шулай хушлашмыйча да чыгып китте. Ял көн иде ул. Гадәттә ул көнне без дә, балалар да озаклап йоклыйбыз. Балаларның мәктәпкә барасы юк. Шулай традициягә салынды: бу көнне ирем иртәрәк торып иртәнге аш әзерли. Бу аның үзенең теләге иде. Янәсе, миңа бер генә тапкыр булса да ял бирә. Аңа иртәнге аш әзерләшергә үсә төшкәч балалар да булыша башлады. 
Ул иртәне ишек ябылган тавышка уянып киттем. Күземне ачсам, янымда Сәет юк. Өйгә каһвә исе дә чыкмаган. Шунда бүлмәгә балалар йөгереп керде: «Әни, әти чемодан тотып кая китте ул? «Әниегез аңлатыр дип кенә әйтте», – диләр. «Әтиегезгә тиз арада командировкага китәргә кирәк булды», – дигәнемә кызым гына ышанды, «Әйдәгез, ашыйк инде», – дип, кире чыгып китте. Улым озак итеп күзләремә карап торды да: «Әти бездән киттеме?» – дип сорады. Мин бер сүз эндәшмичә мендәремә капландым. 


 – Синнән китәм. Чын хатын-кыз очраттым һәм мин аны яраттым.
 «Бу нәрсәне аңлата?» дигән соравыма телефонның теге башыннан менә шундый коры җавап ишетеп, егылып китә яздым. 
«Ә мин чын түгелмени?» дигән соравым җавапсыз калды. Сәет җавап бирмичә телефонын куйды. Аяк буыннарым йомшарып китте, егылудан куркып чатырдатып урындык башына тотындым. Ничә еллар гомер икән ирем белән түгел, бөтенләй ят булган ир-ат белән сөйләштем кебек. Аның миңа, гаиләбезгә хыянәт итүен аңлый алмадым. 


Әмма яшәргә кирәк иде. Балалар белән утырып сөйләштем. «Ярар, ансыз да яши алырбыз әле», – диде улым, ул шул секунд эчендә өлкәнәеп китте кебек. Кызым: «Әти башка кайтмыймыни?» – дип, еларга ук тотынды. «Әтиегезнең минем белән яшисе килми, бу әле сезне яратудан туктады дигән сүз түгел. Ул синең әтиең, син аның кечкенә кызы. Сине моңа кадәр ничек яраткан булса, шулай яратачак», – дип, бик озак юаттым аны. Ә үзем ялгызлыктан курыктым, җаным бу хыянәтне кабул итәргә теләмәде. Хәзер менә Сәет ишекне ачып керер дә, элеккечә яратып, кочаклап үбеп алыр төсле иде...
Ә тормыш ачы хакыйкате белән дәвам итте. Сәет ай саен балаларга дип акча җибәреп барды. Әмма кызым аның белән телефоннан сөйләшкәндә күрешүне сораса да, әтисе һаман кичектереп килде. Балалары белән очрашырга ояла дип нәтиҗә ясадым. Кызым әтисен бик сагынды, әмма сиздермәскә тырышты. Ул да зураеп китте кебек. 


 Шулай ярты ел узды. Беркөнне йокларга җыенып йөргәндә телефон шалтырады. Ят номер иде ул. Нигәдер аласы иттем. «Иреңне ашыгыч ярдәм машинасы алып китте, күрәсең килсә, хастаханәгә бар», – диде ят хатын. Мин аның кем икәнен шунда ук аңладым. 
– Ә ул сиңа кирәкмиме? 
– Кирәк түгел! Үзеңә кире ал! Сезне ташлап китсә дә, оныта алмады, һәрвакыт уенда сез идегез. Менә шулай үзен йөрәк өянәгенә җиткерде. Хәзер аны бәби караган кебек карарга кирәк булыр. Нигә көчемне түгим, барыбер сезне уйлап ятачак. 


Сәетнең хыянәте йөрәгемә зур яра салса да, мондый авыр вакытта битараф булу – кешесезлек. Ярты сәгатьтән соң мин инде хастаханәдә идем. Әмма янына кертмәделәр. Беренчедән, соң, икенчедән, ул реанимациядә иде. Өйгә елый-елый кайттым. Аллаһы Тәгаләдән балаларыбыз хакына аңа гомер сорадым. Балаларым хакына дисәм дә, миңа да кирәк иде ул. Аны югалтасым килмәде... 


Бәхеткә каршы, хәле яхшыруга таба барды. Берничә көннән аны палатага чыгардылар. Бар көчемне һәм кыюлыгымны җыеп, ул яраткан вак бәлешләр пешереп, янына киттем. Палатага кергәндә ул тәрәзәгә таба карап ята иде. Әкрен генә янына килдем:
–    Хәлең ничек, Сәет?
Ул миңа таба борылды да, күзләрен йомды. Йомылган күзләреннән яшь бөртекләре килеп чыкты:
–  Исәнме, Сөмбел. Гафу итә алсаң, мине гафу ит. Ә мин үземне гафу итә алмам инде...
–  Сиңа ачу сакламыйм. Менә син яраткан вак бәлешләр пешереп алып килдем. Кичен балалар килер. Сиңа өй ашы китерерләр. Исән-сау гына терел.


Янында озак торырга батырчылыгым җитмәде. Бәлки, горурлыгым да комачаулагандыр. Тагын бераз гына торсам, жәлли, тәрбияли башлармын дип уйладым. Башка хастаханәгә бармадым, азык-төлекне аңа балалар алып барды. Кызым әтисе янына шатлана-шатлана йөрсә, улымда әтисенә карата салкынлык сакланды. Ә мин күңелемнән Сәетне гафу итсәм дә, аның белән яши алмаячагымны аңлый идем. 


Хастаханәдән чыгып ике ай үткәч, ул минем яраткан чәчәкләремне күтәреп килеп керде һәм тезләнеп гафу үтенүемне сорады. «Чит ирләр миңа кирәкми», – дидем. Ә ул киткәч, караватыма барып егылдым да, әрнеп елап җибәрдем. Минем аны барып кочаклыйсым, назлыйсым килгән иде. Әмма эчемдә аның белән тоташтырып торучы җеп өзелгән кебек булгач, ул миңа ят ир кебек тоелды...


...Эштән кайтып бара идем, кисәк туктап калдым. Безнең ишегалдындагы эскәмиядә Сәет утыра иде. Шунда йөрәгем кысып алды. Аны гомеремнән артык яратканымны аңладым. Башка үз-үзем белән көрәшә алмый идем, җиңелдем... Сәет янына килеп бастым. Ул җирдән карашын күтәреп, миңа карады. Күзләре шундый моңсу иде.


–  Сөмбел, зинһар кичер. Сезсез яши алмыйм икән, – диде ул әкрен генә.
–  Әйдә, Сәет, өйгә керәбез...
Ул торды да мине кочаклады. Аның җылысын тойдым. Ул бик якын, бик кадерле иде... Күз яшьләремне тыеп тора алмадым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э мин гафу итэ алмадым. Нык ул мине рэнжетте.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Хыянәтне кичерүләре авыр шул,. Ул бит онытып булмый торган яоа димме, хәтта сүзен дә табып булмый. Ә сез ханым бик көчледерсез. Гафу итеп, кабул итә алгач. Ләкин бернинди үпкәгез дә булмасп, кичерә алган булсагыз, монда язмас идегез,... мөгаен???

      • аватар Без имени

        0

        0

        Хыянэт улгэнче онытылмый ул

        Хәзер укыйлар