«Ана шәфкате» фотобәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде

Ана шәфкатен һәм матурлыгын олылау максатыннан «Сөембикә» журналы редакциясе һәм «Диалог Ауразия» платформасы берлектә уздырган фоторәсемнәр бәйгесенә шушы көннәрдә йомгак ясалды.

Өч ел элек журнал битләрендә башланып киткән бу конкурс “Сөембикә”нең сайтында дәвам иткән иде. Журнал укучылары һәм сайтны карап баручылар арасында иң күп тавыш җыйган җиңүче – Ләйлә Хәйруллина. Аның дүрт һәм алты яшьлек уллары белән төшкә фоторәсеме өчен 800 дән артык кеше тавыш бирде!

Әлфия Сәлахова конкурска килене Ләйсән белән оныгы Булатның фотосурәтен җибәргән иде. Яшь ананың эчке матурлыгы, күңел халәте, баласына карата яратуы, назы, җылылыгы чагыла дип таптык без ул рәсемдә. Бүләкне алырга «Сөембикә» редакциясенә аның ире килде - бәйгегә йомгак ясалган көнне Ләйсән икенче мәртәбә әни булган икән!

Ә менә гомер юлыннан инвалид коляскасында гына тәгәри алган Лилия Сәлахетдинова (Буа районы) бәйгене оештыручылар кулыннан бүләкне алырга үзе килде. Бүләк аның биш кыз тәрбияләп үстергән әнисенә бирелде. Кызларының берсе, төпчеге – шагыйрә Лилия Сәлахетдинова исеме күпләргә таныш. Сау-сәламәт кеше дә, тиз генә җыенып, ерак юлга чыгарга батырчылык итмәгәндә, Лилия авыл белән Казан арасын «эх» тә итми берүзе урый, Казанның «Ярдәм» мәчетендә дин дәресләренә дә йөри. Язмыш сынауларын җиңеп тормышта үз урынын таба алган көләч, көр күңелле кызны тәрбияләүдә әнисенең өлеше бәһалап бетергесез. «Ана шәфкате» дип аталган бәйгедә исеме зурлап телгә алынырга хакы булган әни кеше ул.

Җиңүчеләргә бүләкләрне язучы һәм шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан халык депутаты, Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе Разил Вәлиев тапшырды. Разил Исмәгыйлевич – «Диалог Ауразия» платформасының Татарстандагы оешмасы җитәкчесе дә. «Африка илләрендә булганда бер нәрсәне мин гаҗәпләнеп, шаккатып күзәттем: анда әни кеше баланың әтисе кем икәнен бөтенләй белмәскә дә мөмкин... Дөньяның күп төбәкләрендә гаилә институты хәзер югалып бара. Үзебезне искә төшергәндә күңел сөенеп куя: безнең тормышка йөрәккә ятмаган бу ят, ямьсез күренешләр үтеп кермәсен иде.

Конкурста җиңүчеләрне сайлаганда бала бишеге янында торган анага да күз юкка төшмәгәндер. Түренә бала бишеге элгән татар гаиләләре күбрәк булсын иде. Мин үзем дә сигез балалы зур гаиләдә, шушындый тал чыбык бишекләрдә үскән кеше», – диде ул. Рәсемдә бишектәге улы Мөхәммәд янында басып торучы әни – Римма Кадыймова. Римма – яшь галимә, тарихчы, Казанның 4 нче гимназиясендә балаларга тарих белеме укыта.

 

 

 

 


 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    5631
    7
    61
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    8422
    0
    52
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    4215
    2
    28
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    5037
    1
    24
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6830
    2
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»