Логотип
Әти-әни колагына

Табышмак – уйларга өйрәтә! 

Без гаиләбез белән озын юлда бик еш йөрибез. Һәр атна саен диярлек ике кечкенә баланы машинага утыртабыз да авылга, дәү әниләргә китәбез. Шәһәрдән авылга кадәр юл 1,5-2 сәгатьләргә сузыла.

Без гаиләбез белән озын юлда бик еш йөрибез. Һәр атна саен диярлек ике кечкенә баланы машинага утыртабыз да авылга, дәү әниләргә китәбез. Шәһәрдән авылга кадәр юл 1,5-2 сәгатьләргә сузыла. Ул вакытны балалар йокласалар – безгә бәхет, ә менә чираклары килсә... Ай-һай! Юлда барганда (кайтканда) ниләр генә уйлап тапмыйбыз да, ниләр генә уйнамыйбыз! Машинада юл узганда уйный торган махсус уенчыклар да алдык инде. Ә менә соңгы арада беләсезме нәрсә ярдәмгә килә башлады безгә? Табышмаклар! Беренче табышмакны балалар бакчасына йөрүче кызым миңа үзе әйтте. Шуннан башланды инде. Мин  белгән татарча табышмаклар әйтәм, балалар уйлыйлар, үзләренчә фикерлиләр, әтиләреннән ярдәм сорыйлар, ахырдан җавап тапкач ничек сөенгәннәрен күрсәгез! «Тагы әйт, тагы, тагы!» – дип яңасын сорыйлар.  Кайвакыт мин табышмакларны нәрсәдер көткәндә, баланың түземлелеге беткән очракларда да кулланам. Мәсәлән, автобус көтәбез. Алты яшьлек кызымның сабырлыгы бетә башлый. Ярдәмгә табышмаклар килә. «Өч табышмак чишкәнче – автобус килә!» – дим дә, күңел дәфтәрен «шыгырдата» башлыйм. Үзем белгән табышмаклар запасы күптән бетте инде. Бер блокнот алдым да, китаплардан, интернеттан күп итеп табышмаклар җыеп яздым. Минем хәзер үземнең «Табышмаклар дәфтәре» бар. Соңгы арада табышмак әйтү уенын төрләндердек әле. Бер мин әйтәм табышмакны, бер кызым әйтә. Ничек тә мине озаграк уйлатасы килә сабыемның, шуңа катлауландырырга, үзе уйлап чыгарырга тырыша. Мин озак җавап эзләгән соңгы табышмак менә шундый: «Үзе сары, аяк белән бассаң – бата!» Җавап вариантлары күп, ә кызым уйлаганы – бер! Эш хәтта җавапта да түгел, уйлау процессында. (Теләсәгез сез дә уйлап карагыз, җавапларны аска язарсыз!) 

Сез дә балалар белән табышмаклар әйтешергә теләсәгез, рәхим итегез! Сезгә ярдәмгә менә бу табышмакларны куям.  Белгәннәре онытылса – үзегез уйлап чыгарыгыз. Иң кызыгы шул булачак! 

Җәйнең буе бал җыя, кышның буе хәл җыя. (Бал корты) 

Тызлый да бызлый, үпкән җире сызлый. (Черки) 

Борыны озын - фил түгел, үзе шаулый - җил түгел. (Черки) 

Ай үсә, ел үсә, үзе күзгә күренми.  (Агач тамырлары) 

Үзе шардай, эче кандай, тәме балдай. (Карбыз) 

Җир астында кызыл әтәч. (Кызыл чөгендер) 

Вак кынадыр үзләре, ялтырыйдыр күзләре. (Йолдызлар) 

Котыра да үкерә, бөтен җирне тутыра. (Буран) 

Ун казыкка бер көмеш кыршау. (Ун бармак һәм бер йөзек) 

Кечкенә генә кунача, утыз ике кодача утыралар кунакта.  (Тешләр) 

 Башка җирләре бик дөрес, 
Бер генә ялгыш монда: 
Түгел никтер урынында 
Мөгезе — борынында! 
                                 (Мөгезборын) 

Морзе азбукасы белән 
Тукылдата тук-тук-тук: 
— Тик торганым юк, юк, юк, 
Шуңа күрә мин тук, тук! 
                                     (Тукран) 

Сакаллы булып туган ул, 
Сакаллы сабый булган. 
Парикмахерга кермәгән, 
Сакалын кистермәгән. 
                                  (Кәҗә) 
 
14. Су өстендә җәяү йөрим, 
Тып-тып басып атлыйм мин, 
Иң тирән җирдән үтәм, 
Өз генә дә батмыйм мин. 
                              (Боз өстендә) 

 

15. Йөртәләр аны һәрвакыт 
Каты-каты типкеләп, 
Җан-фәрманга йөгерә ул, 
Тормый бер дә үпкәләп. 
                              (Футбол тубы) 

Фото: Раилә Хаялиева

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар