Логотип
5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен

«Кар»дан – «җил» ясыйбыз! 

Баланың фантазиясен, уйлау җитезлеген, вакытын файдалы уздыру өчен бер уен тәкъдим итәбез.

Баланың фантазиясен, уйлау җитезлеген, вакытын файдалы уздыру өчен аның белән төрле уеннар уйнау мөһим.Мисал өче,н берничә уен тәкъдим итәбез. Беренчесен сүздән чылбыр ясау дип атадык. Тәртибе: бер сүзне алып, аның бер хәрефен генә үзгәртеп икенче, аннан өченче, дүртенче, бишенче һ. б. сүз уйлап табабыз. Чылбыр күпме озынрак булса, шулхәтле кызыграк. Соңгы сүзне уйлап табучы кеше җиңүче була. 

Мисал өчен

Кар–кЫр–Җыр–җИр–җиЛ–... 

Кул–кҮл–күЗСүз–сАз–Наз–Каз–... 

Җиз–җиЛКил–киМҖим–Рим–... 

Мин–Син–Чик–чиРБир–биЛКил–Фил... 

Бу уенны гаиләдә, дәү әни, дәү әтиләр белән дә, машинада барганда да уйнарга була. Телефон, планшетлардагы уеннарны карап, тизлеккә ияләнгән балага бу уенны өйрәтер өчен бераз тырышырга туры килер. Әмма бер җаена төшенеп алгач, шактый кызык уен икәнен аңлар ул аның!   

Ә монысы баланың үсеше өчен мөһим булган тагын бер шөгыль. Ул – бармак уеннары. Бармаклар белән уйнап күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерү өчен бик файдалы. Бармак уеннарын балага алты-җиде ай вакытта уйната башларга кирәк. Кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлыйбыз, үзебез кызыклы шигырьләр сөйлибез. Бармакларны язу, сыйпау көн саен ике-өч минут дәвам итәргә тиеш. 

Бармак уеннары сөйләм телен үстереп кенә калмый, ә баш миенең эшчәнлеген активлаштыра һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра. 

 

Бу бармак – бабай, 

Бу бармак – әби, 

Бу бармак – әти, 

Бу бармак – әни, 

Бу бармак – нәни бәби, 

Аның исеме – чәнти! 

*** 

– Монда май бар иде, май кая китте? 

– Песи ашап китте. 

– Песи кая китте? 

– Салам астына кереп китте. 

– Салам кая китте? 

– Сыер ашап китте. 

– Сыер кая китте? 

– Көтүгә китте. 

– Тебәй, тебәй, тебәй! 

(учны кытыклыйлар) 

 

*** 

– Бармак, бармак, 

Кайда булдың? 

– Бу абый белән 

Урманга бардым. 

Бу абый белән 

Кырда йөгердем. 

Бу абый белән 

Ботка ашадым. 

Бу энем белән 

Җыр җырладым. 

 

*** 

Баш бармак була бүре, 
Имән бармагым – төлке, 
Урта бармагым – керпе, 
Атсыз бармагым – аю, 
Чәнти бармагым – куян, 
Куянны кая куям? 

 

*** 
Баш бармагым – биюче, 
Имән бармак – итекче. 
Урта бармак – укытучы, 
Атсыз бармак – аучы. 
Чәнти бармак кем була? 
Читек чигүче була. 

*** 

Яшелчәләрне истә калдырыр өчен бармак уены. 
Бу бармак – кабак, 
Бу бармак – борыч, 
Бу бармак – кишер, 
Бу бармак – кыяр, 
Бу бармак – суган. 
Яшелчә быел уңган, 
Бакчабызда бар да бар! 
Шунысы кызык: болар барысы 
Кәрзингә ничек сыйган? 
Бу бармак– чөгендер, 
Бу бармак – сарымсак, 
Бу бармак – баклажан, 
Бу бармак– помидор, 
Бу бармак– бәрәңге. 
Бик тиз җыеп бетердек, 
Ярый әле өлгердек. 
Җәйге яңгыр килеште, 
Яшелчәләр тиз үсте. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар