Логотип
1 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен

Бишек җырлары

Кадерле укучыларыбыз! Сайтыбызда әниләргә, балалар тәрбиясенә багышланган проект башлап җибәрәбез. Әниләрнең бәхетле мизгелләре дә, борчулары да күп була. Бергәләп фикер алышырбыз, күңелне борчыган сорауларга җавап табарбыз. 

 

Бишек җырлары онытылмый. Алар әбидән – әнигә, әнидән – балага күчеп яшәвен дәвам итә. Сезнең дә яратып җырлаган бишек җырларыгыз бардыр. Язып җибәрегез әле, яшь әниләр. Бишек җырларын бергәләп өйрәник! 

 

Бишек җыры 

                 Габдулла Тукай шигыре,

                  Татар халык көе 

Әлли-бәлли итәр бу, 

Мәдрәсәгә китәр бу, 

Тырышып сабак укыгач, 

Галим булып җитәр бу. 

  

Йокла, углым, йом күзең, 

Йом, йом күзең, йолдызым, 

Кичтән йокың кала да, 

Еглап үтә көндезең. 

  

Әлли-бәлли көйләрем, 

Хикәятләр сөйләрем, 

Сиңа теләк теләрем, 

Бәхетле бул, диярем. 

  

Гыйззәтем син, кадрем син, 

Минем йөрәк бәгърем син, 

Куанычым, шатлыгым 

Тик син минем, синсең, син! 

  

Бишек җыры 

                               Туфан Миңнуллин шигыре,

                              Рәшит Абдуллин көе 

Куанычларым, шатлыгым булып, 

Балам – багалмам, үсәсеңме син? 

Сагынып җырлар җырыма минем, 

Күземнең нуры, күчәрсеңме син? 

  

Бәхет гөлемнең чәчәге булып, 

Былбыл кошкаем, яшәрсеңме син? 

Әнием диеп, кадерлем диеп, 

Сандугачкаем, дәшәрсеңме син? 

  

Гомерең сукмагын зур юллар буйлап, 

Өмет йолдызым, утәрсеңме син? 

Илеңнен данын, намус, вөҗданын, 

Балам, әй балам, итәрсеңме син? 

  

Бәллү 

                              Дәрдмәнд шигыре,

                              Шамил Шәрифуллин hәм Резедә Әхиярова көе. 

Кыйгач кашым,  

Асыл ташым! 

Йоклаек икәү. 

Йокла, иркә, 

Йокла, бәбкә, 

Бәүкәй, бәллү, бәү! 

  

Җилбер, җилбер, 

Син бик тилбер, 

Күбрәк уйныйсың! 

Ал гөлләрне, 

Сөнбелләрне 

Өзми куймыйсың. 

  

Кил, гөлкәем, 

Сөнбелкәем! 

Йоклаек икәү. 

Йокла, иркә, 

Йокла, бәбкә, 

Бәүкәй, бәллү, бәү! 

  

Колынкаем, 

Кил, җанкаем, 

Йоклаек икәү, 

Йокла, иркә. 

Йокла, бәбкә, 

Бәүкәй, бәллү, бәү. 

 

Бишек җыры 

                                     Ләбиб Лерон шигыре,

                                    татар халык көе, Разия Еникеева эшкәртүендә 

Әлли-бәлли, бәбкәсе, 

Кая киткән әнкәсе? 

Каенлыкка, җиләккә, 

Айсылуга бүләккә. 

  

Әлли-бәлли, бәбкәсе, 

Кая киткән әткәсе? 

Тимерчегә, чиләккә, 

Айсылуга бүләккә. 

  

Әлли-бәлли, бәбкәсе, 

Кая киткән әбкәсе? 

Тегүчегә, күлмәккә, 

Айсылуга бүләккә. 

  

Әлли-бәлли, бәбкәсе, 

Кая киткән бабасы? 

Чүлмәкчегә, чүлмәккә, 

Айсылуга бүләккә. 

  

Әлли-бәлли, бәбкәсе, 

Кая киткән Айсылу? 

Беркая да китмәгән – 

Йоклый икән Айсылу… 

Фото: www.pixabay.com

 

Теги: Бишек җыры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар