Логотип
Йолалар

Бала тугач корбан чалу мәҗбүриме? 

Шунысы шатлыклы, әби-бабаларыбыз башкарган төрле матур йолалар безнең тормышыбызда торган саен зуррак урын ала бара. Яшь әти-әниләр дә гаилә учагы тергезгәндә, бала туганда башкарыла торган йола-гадәтләрне яңадан торгызырга тырышалар. 

Шунысы шатлыклы, әби-бабаларыбыз башкарган төрле матур йолалар безнең тормышыбызда торган саен зуррак урын ала бара. Яшь әти-әниләр дә гаилә учагы тергезгәндә, бала туганда башкарыла торган йола-гадәтләрне яңадан торгызырга тырышалар. 

Шундый йолаларның берсе – бала тугач корбан чалу. Ул бала сау-сәламәт үссен дигән ният белән чалына. Бу йола турында төгәлрәк итеп безгә «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин сөйләде. 

– Шуны аңларга кирәк: бала тугач корбан чалу – мәҗбүри гамәл түгел. Әгәр кеше моны эшләмәсә дә бернинди гөнаһ булмый. Ул бер саваплы эш булып санала. Шуңа күрә мөмкинлеге булмаган кешеләр корбан чала алмадык дип борчылмасыннар. Инде әгәр чалырга телиләр икән, малай туса – ике, кыз туса бер корбан чалына. Бала тугач корбан чалу – гакыйка корбаны дип атала. Ул башка корбаннар кебек үк чалына, «Фәлән улы фәлән исеменнән гакыйка корбаны» дип ниятләнә. Корбанны әти кеше исеменнән дә, бала исеменнән дә чалырга мөмкин, принципиаль аермасы юк. Гадәттә, корбанны бала туганнан соң, җиденче көнне чалалар. Ягъни күпме иртәрәк булса, шулкадәр әйбәтрәк дибез. Әгәр ул вакытка әти-әнинең мөмкинлеге юк икән, корбанны бала балигъ булганчы (13-14 яшькә җиткәнче) чалырга да мөмкин. Әгәр инде ул вакытка кадәр дә корбан чалынмаган икән, олы кешеләр үз-үзләренә дә чала ала. Шуны да белеп торырга кирәк: гакыйка корбанын Корбан гаете вакытында чалына торган корбан (вәҗип) белән бутарга ярамый. Вәҗип корбаны – мәҗбүри ул. Корбан гаетендә бер сарыклык акчаң бар икән, син гает корбаны чалырга тиешсең. 

– Корбан итен ничек дөрес бүлергә, кемгә бирергә? 

Теләгән кеше корбан итен үзенә дә калдыра ала. Кайберәүләр бер өлешен үзендә калдыра, бер өлешен мохтаҗларга тарата, бер өлешеннән мәҗлес оештыра. Корбан иртәрәк чалынса, аннары балага кырык көн булгач, корбан итеннән бәби ашы үткәрергә була. Балага исем кушу мәҗлесе белән, бәби ашын бутыйлар кайчак. Балага исем тугачтын ук кушыла, ә бәби ашы кырык көн булгач уздырыла. Бәби ашына дуслар-якыннар чакырыла, чалынган корбаннан ашлар, ризыклар пешерергә була. 

– Рәхмәт, хәзрәт! 

Теги: корбан чалу бәби тугач бала тугач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар