Логотип
Мода

Модада – көзге төсләр балкышы

Көзгә кердек. Шул халәтне тойган хәлдә, сентябрьдә генә түгел, октябрьдә дә кояшлы көннәр булыр әле дигән өмет белән, гардеробтан теләр-теләмәс кенә җылы киемнәрне чыгарабыз. 

Көзгә кердек. Шул халәтне тойган хәлдә, сентябрьдә генә түгел, октябрьдә дә кояшлы көннәр булыр әле дигән өмет белән, гардеробтан теләр-теләмәс кенә җылы киемнәрне чыгарабыз. 


Модада трансформация: эссе җәйдән салкын көзгә күчәбез. Озак еллар дәвамында дизайнерлар көз өчен җәйге сезон белән чагыштырганда күпкә караңгырак төсләрне тәкъдим итә килделәр. Бу бик сәер, мантыйкка һич туры килми торган күренеш кебек тоелды: чөнки көзге палитра ул ачык, якты төсләрнең – азлыгы, ә яз һәм җәй төсләр балкышы белән күңелгә уелып калган. Тик шунысын да онытмагыз: яз ул – пычрак, кар эрүдән җыелып торган сулар, ә көз беренче салкын яңгырлар юып үткән чиста асфальт, яшькелт-җирән яфраклар арасыннан күренгән зәңгәр күк йөзе, әбиләр чуагының матур көннәре.  2018 нең көзендә мантыйк тантана итте: гадәти көзге гаммада ачык төсләр балкыды. Быелгы көздә модада булачак киемнәргә сез дә игътибар итегез. 

Көзге мех жакет. Бу очракта мех белән каймаланган үзебезнең татар жилетлары менә дигән. Матур да, милли стиль дә саклана. 

Биек билле чалбарлар. Андый чалбар 40 ны узган теләсә кайсы хатын-кызның хыялыдыр. Биле югарыда торган чалбар гәүдәне зифарак күрсәтә, кирәкмәс килограммнарны яшерә. 

Тренчкот. Безнеңчә плащ була инде. Плащлар һәрвакыт модада. Бездә – бигрәк тә: яңгырдан һәм җилдән саклый ул. 

Туры силуэтлы пальто. Ул озын буйлы хатын-кызларга килешә.  Әгәр шундый пальтоны сайласагыз, биек үкчәле аяк киеме яки платформалар килешәчәк. 

Сырылган өс киеме. Җылы һәм матур. Ләкин түгәрәк гәүдәле ханымнарга киңәш итмәс идем. 

Җәнлек сурәтле киемнәр. Кемгә нәрсә ошый инде. Миңа, мәсәлән, ошамый. Яшь кызларга килешәрәк ул. 

Зур үлчәмдәге трикотаж. Зифа буйлы кызларның гәүдәсен тагын да матур күрсәтәчәк. 

Аклы-каралы төсләр гаммасы. Бар кешегә дә килешәчәк. Кайбер җитешсезлекләрне дә яшерәчәк. 

Неон төсләре. Алар аксессуарларда, аеруча яулыкларда, палантиннарда отышлы. Тик чаманы гына узмагыз. 

Көрән төсләр гаммасындагы чалбар-костюмнар. Алар һәрчак матур күренә. Ләкин андый костюмнардан йөрүнең үзенә бер стиле бар. Нәфислек сизелергә тиеш. Ефәк, челтәрле, жаболы блузкалар белән бик матур каралачак. 

Шакмаклы киемнәр. Һәрчак модада! Үлчәмнәрен, төсләрен уйнатып, әллә нинди матур образларга керергә мөмкин. Күзгә ташланып торудан оялмагыз, чегән кебек артык ялтыраудан гына качыгыз. 

Ерык итәкләр. Аякларыгыз матур булса, рәхәтләнеп кия аласыз. 

Ажурлы колготкалар. Монысы – яшь кызлар өчен! 

Печворк. Төрле тукыма кисәкләрен ялгап тегү әбиләребезнең юрганнарын хәтерләтә. Ләкин ул заманында һич тә мода юнәлеше булмаган, юклыктан шулай эшләгәннәр. Ә хәзер ул сезонның тренды санала. 

Озын алкалар. Алар 80-90 нчы елларда модада була. Кызлар дискотекаларда төрле арзанлы бижутерия, колакка асылган боҗра алкалар белән «ялтырарга» ярата. Шул еллар модасы кабат әйләнеп кайта. Андый алкаларны төрле тантаналарда, бәйрәмнәрдә тага аласыз. Озын муенлы итеп күрсәтәчәк сезне. Матур бит! 

Озын шарфлар. Ильф һәм Петровның «12 урындык» әсәрендәге Остап Бендерны хәтерлисезме? Ул озын шарфын муенына берничә тапкыр чорнап шәһәр буйлап атлый. Быел андый озын шарфлар хатын-кызлар өчен генә түгел, ирләр өчен дә модада. 

Тагын шунысын да әйтәсем килә. Мода шәп инде ул. Ләкин гәүдәңне төз тотарга кирәк! Бөкрәеп, бөрешеп йөри күрмәгез. Иңсәләрегез туры торсын. Ул чагында теләсә нинди кием дә килешер. 

Матур көзләр телим сезгә. 

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар