Логотип
Мода

Кутюрье Юдашкиннан киңәшләр

Атаклы модельер Валентин Юдашкин һәр хатын-кызның гардеробында булырга тиешле 3 әйберне атаган иде.

 

Атаклы модельер Валентин Юдашкин һәр хатын-кызның гардеробында булырга тиешле 3 әйберне атаган иде. Күпләр фикеренчә, топ-3 кә, гадәттә, ак футболка, зәңгәр джинсы һәм күлмәк-комбинация керә. Ләкин маэстро бөтенләй башка әйберләрне күздә тоткан булып чыкты.


Димәк, үзен хөрмәт иткән теләсә кайсы хатын-кызның шкафында менә болар булырга тиеш:

ЗУР СУМКА
Юдашкин фикеренчә, ул коткару тәгәрмәче – зур сумка! Тормышта гел кирәк булып тора. Яхшы зур сумка сатып алып, сез уңайлы тормыш образын сайлыйсыз. 
«Аңа кичке туфлиләрне һәм, әлбәттә, косметиканы салып куярга кирәк, бу хакта сөйләп тә торасы юк. Шунда ук кичке кечкенә сумкада кереп утырса, тагын да шәбрәк», – дип аңлаткан булган В. Юдашкин. 

УҢАЙЛЫ ИРЛӘР АЯК КИЕМЕ
Бүген бер генә хатын-кыз гардеробын да ирләр әйберләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Бигрәк тә аяк киемнәренә кагыла бу.  Валентин Юдашкин да шул фикердә: «Теләсә кайсы кызның арсеналында Лондон дендие хупларлык, ким дигәндә бер пар туфлиләр булсын», – дигән ул.

АК ИРЛӘР КҮЛМӘГЕ
Моның белән берәү дә бәхәсләшмәс. Ул теләсә нинди киемне тулыландырып җибәрәчәк! Шуңа күрә кутюрье Юдашкин ак күлмәккә (аеруча, оверсайз) аерым игътибар иткән.
«Ак ирләр күлмәге – абсолют must have. Берничә размерга зур, иркен булырга тиеш. Әйтерсең ул синең җилкәңнеке түгел, ә бәлки бойфрендыңныкы! Син иртән егетең күлмәген киеп киткән кебек тәэсир калырлык булсын. Монда ниндидер романтика бар», – дип ышандырды Юдашкин.

фото: freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар