Логотип
Мәхәббәт

Таиланд короле сөяркәсен төрмәдән коткарган

Таиланд короле Рама Х сөяркәсен гомерлеккә төрмәгә яба, әмма сагына, күрәсең, ул аны кире азат итеп шәхсән үзе каршы ала.

Таиланд  короле Рама Х сөяркәсен гомерлеккә төрмәгә яба, әмма сагына, күрәсең, ул аны кире азат итеп шәхсән үзе каршы ала. 
Узган ел Таиландның Хан сарае 64 яшьлек патша  Махи Ваджиралонгкорнның  яңа мәхәббәте  35 яшьлек Синенатны тәкъдим итте.  Ул вакытта ил халкы шундый кызыксынды ки, хәтта фотолар куелган сайтны җимерде. 

Синенат патша сараена Махиның улына шәфкать туташы  булып килә. Ул бала аутизмның бер формасыннан интегә.  Синенат соңыннан патшаның сөяркәсенә әйләнеп китә.  Әмма көтелмәгән хәл килеп чыга.  Берничә айдан соң патша аның хыянәте турында белеп ала. Ачуыннан сөяркәсен  хатын-кыз төрмәсенә яба һәм бөтен титулларын ала. 


Махиның  йөрәге  9 айдан соң эри, күрәсең. Ул фавориткасын гафу итә. Узган атнаны Синенатны төрмәдән чыгарырга әмер бирә. 
 Төзәтү учреждениясе стеналарыннан чыгу белән Синенат самолетка  утырып Германиягә оча.  Мюнхен аэропортында аны Таиланд патшасы шәхсән үзе каршы ала.  Мәхәббәт алдында патшалар да баш ия!
 Фото woman.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар