Логотип
Мәхәббәт

Кияүгә чыкканчы...

1912 елгы бер немец  газетасында “Кияүгә чыгарга теләүче кызларга 15 киңәш” дигән язма басылган. Кайбер киңәшләр бүгенге көн өчен дә актуальдер бәлки? 

1912 елгы бер немец  газетасында “Кияүгә чыгарга теләүче кызларга 15 киңәш” дигән язма басылган. Кайбер киңәшләр бүгенге көн өчен дә актуальдер бәлки? 


* билгеләнгән вакыттан бер сәгатькә соңарып килгән кешегә; 
* күңел ачар өчен иптәш эзләүчегә; 
* хайваннарга карата тупас кылана һәм табигатьне яратмый торганга;
* үтә дә кәттә киенүчегә яки, киресенчә, пөхтә итеп киенә белмәгәнгә;
* бер тапкыр булса да ялганлаганын тотсаң;
* үзенең бизәнү әйберләре: балдаклары, брелоклары һ.б. әйберләре белән мактанырга ярата торганга; 
* яшәренә акча җитмәүдән зарланучыга ( өйләнә калса, аннан ничек яшәргә җыенуы турында сора);
* астыртын һәм күзләргә туры карамый торганга; 
* башкалардан көләргә яратучыга (алга таба ул синнән дә көләчәк);
* театрдагы кебек матур сүзләр белән сөйләшсә. Исеңдә тот: мөгаен, ул “сүздә генә геройдыр”, шул ук вакытта назлы сүз әйтми торган кешене дә үзеңә ир итеп алма – андый кеше алга таба тупас булачак; шулай ук синең яхшы якларыңны кабартып күрсәтеп хатлар яза торган кешедән дә саклан;
* әтиеңнең байлыгы белән кызыксына торганга; 
* синең яки үзенең әти-әнисенә карата ихтирамсыз булганга; 
* тормышта билгеле бер максаты булмаганга яки үз эшенә бирелеп эшләмәүчегә; 
* читтә башка кызлар белән мөнәсәбәтләре булганга һәм сиңа гына тугры булуында ышанычың булмаса, аңа кияүгә чыкма. 
* аеруча исеңдә тот: исереккә кияүгә чыкма!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу донья бер дэ узгэрми икэн.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Барсы да безнен заманга туры килэ!

      Хәзер укыйлар