Логотип
Мәхәббәт

​Ир-атның “башын катырмыйча гына” әңгәмә кору серләре

Башымны катырма әле! Мөһим сүз сөйли башлыйсың кебек, ә сиңа җавап итеп  әнә шулай диләр.  Моны, нигездә, бик якын кешеләр генә үзара әйтергә мөмкин.

Башымны катырма әле! Мөһим сүз сөйли башлыйсың кебек, ә сиңа җавап итеп  әнә шулай диләр.  Моны, нигездә, бик якын кешеләр генә үзара әйтергә мөмкин. Күп очракта ул - ирең яки яраткан кешең. Димәк, аның  сине тыңларга мөмкинлеге юк яки теләми, йә булмаса, әлегә сөйләшүне кабул итәргә, фикерләшергә әзер түгел. Әлбәттә, аның өчен иң уңай вариант: “башымны катырма әле”.  

Моны ишетәсең икән, әңгәмәдәшеңә авыз турсайтырга түгел, ә бәлки аны кызганырга кирәк. Димәк, аның баш мие мәгълүмат күләмен колачлый алмый, хәзергесе минутта үзеннән кәнәгать түгел. Сине дә борчылу чыганыгы дип кабул итә. Ир-ат белән нәтиҗәле әңгәмә төзү өчен берничә кагыйдәне  истән чыгармау мөһим: 

1.Сөйләшү өчен уңайлырак урын һәм вакыт сайларга тырыш.  Четерекле мәсьәләне  светофорда туктаганда күтәрү секс вакытында проблема хәл итү кебек үк урынсыз. Бу ике хәлдә дә әңгәмәдәшеңнең баш мие башка бурычларны үтәүгә юнәлгән - аңа комачау итү ярамас.  

2. Мөрәҗәгатеңне җентекләп һәм аңлаешлы итеп формалаштырырга тырыш. Сорауның алхәбәре бар икән, бу хакта ир-атка  башта ук әйтергә кирәк. Әзер торсын! 

3. Әңгәмәне “мин синең бу хакта сөйләшергә яратмавыңны беләм ...” дигән сүзләрдән башлау зур хата. Шул рәвешле, син башта ук үзеңә уңышсызлык юрыйсың.  Синең сүзләрне ничек кабул итәргә кирәклеген  көчле затның үзенә сайларга мөмкинлек бир! 

4. Сөяркәңә акча сорарга җыенмыйсың икән, гафу үтенү белән сөйләшергә керешү дөрес түгел. Төчелек, гадәттә, ир-атларны ярсыта гына. Төрле хәлләр була, шулай да мөгамәләне  тез чүгеп түгел, ә бер дәрәҗәдә кору яхшырак.  

5. Эмоцияләреңне тыярга тырыш. Әйтәсе сүзең никадәр мөһим булмасын, әңгәмәне монологка яки гаепләүгә әйләндерү ярамый. Син бит әңгәмәдәшеңнең мәгълүмат агымында тончыгуын яки саклана башлавын теләмисең.  Максатың хаклык тәлап итү түгел, ә сүзеңне ишеттерү.  

Болай итеп әңгәмә корганда да сине  бик еш “сәяхәткә” җибәрәләр икән, бу мөнәсәбәтләрне киредән карауга зур сәбәп.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар