Логотип
Милли ризык

Атаклы аш-су остасы Фатыйма Мәҗитовадан төш рецепты

Аш-су остасы Фатыйма апа Мәҗитованың төш пешерү рецептын тәкъдим итәбез.

Фатыйма апа Мәҗитова – легендар аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның шәкерте, аның белнә озак еллар буена «Татар халык ашлары йорты»нда эшләгән кеше. Бүген без аның төш пешерү рецептын тәкъдим итәбез. 

Казан артында чәкчәкне икенче төрле «төш» дип атыйлар. Төш вак итеп пешерелә, токмачка охшап тора. Үзе чәкчәк кебек үк баллы була. 
Савытка 3 йомырка агы, 4 йомырка сарысы сытып, бик аз гына тоз, чеметем генә чәй содасы һәм он белән камыр басыла. Ул токмач камырыннан йомшаграк булырга тиеш. Басып бетергәч, камырны 20 минутка өстәлдә калдырабыз. 
Камырны токмачныкыннан чак кына калынрак итеп җәеп, токмач кискән кебек озынчага кисәбез (2-3 см)
Төшне кайнап торган үсемлек маенда өлешләп-өлешләп кенә салып, кыздырып алабыз. Ул саргылт кына булып кызарга тиеш. 
Шушы күләмгә 390 г бал һәм 90 г шикәр комы алып, ширбәт кайнатабыз. Әзерлеген белер өчен, ике бармак арасында сузып карыйбыз, ул сузылырга тиеш. Әзер ширбәтне төш өстенә агызып, яхшылап болгатабыз. Кулны салкын суга манып ала-ала, төшне матур, тигез формага кертеп, тәлинкәгә өябез. 

Фатыйма ападан берничә сер:
йомырка агы камырны катыра, шуның өчен йомырканың агы сарысына караганда кимрәк алына;
төшне кыздырганда, үсемлек маен берьюлы күп итеп салырга кирәкми, өстәп-өстәп кенә торсаң, яхшырак;
төш  кыздырганда үсемлек маена кечкенә генә бер кисәк туңмай кушсаң, төш тәмлерәк була;
тәлинкәнең төбен майласаң, төш савытка ябышмый;
төш камырына шикәр комы кушарга ярамый, шикәрле камыр кыздырганда бик нык кызарып китә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар