Логотип
Милләттәш

Йөз егерменең берсе

Без аның белән, гадәттә, күбрәк эш буенча аралашабыз. Шулай көйләнгән инде: Удмуртиянең иң матур табигатьле районында урнашкан бай тарихлы Тегермән авылында гомер кичерүче милләттәшләребез белән элемтә нәкъ менә Мәрьям Яхъя кызы Арасланова аша салына.

– Сәламнәр, Фәнзилә апасы!
Мәрьямнең телефоннан Юкамен татарларына хас шивә белән җылы итеп дәшүе була, арабыздагы 130 чак-рым әллә кая юкка чыга, әйтерсең лә ул янәшәдә генә, янымда гына басып тора. Башта йөзенә елмаю, аннары җитдилек кунуын күз алдына китерәм... Үзем дә елмаеп куям.

Без аның белән, гадәттә, күбрәк эш буенча аралашабыз. Шулай көйләнгән инде: Юкамен районының Тегермән авылында гомер кичерүче милләттәшләребез белән элемтә нәкъ менә Мәрьям Яхъя кызы Арасланова аша салына. Сәфәребез Тегермәнгә төшсә дә, безне гел ул каршы ала. 

Удмуртиянең иң матур табигатьле районында урнашкан бай тарихлы бу авылда урамнары ак карга күмелгән вакытта да, җәйге чәчәкләрдән балкып утырганда да, көзге сары сарганда да булганым бар. Бүгенгесе бик матур аның! Ә үткәне турында Мәрьямнән дә күп белүче юктыр. Нәкъ менә ул авылдашлары истәлекләрен барлый, аклыкаралы фотосурәтләр җыя. 
– Удмуртия картасында «Татарские Ключи» дип язылган, ә бабаларыбыз куйган атамасы – Тегермән. Бездә иң таралган фамилия – Арасланов. Бабаларыбыз Киров өлкәсендәге Арслан авылыннан күчеп килгәннәр, фамилия дә шуннан киткән, ди өлкән буын. Удмуртлар Вукогурт – «тегермәнле авыл» дип йөртә. Һәр ике атама районыбызның табигый һәйкәле саналучы мул сулы чишмәләре белән бәйле. Ә ул чишмәләр бер-бер генә дә түгел, әллә ничә урыннан тибеп чыгып, тәүлегенә 20 мең кешегә җитәрлек су бирү куәтенә ия... Авылыбызга нигез салынганга 370 елдан артык. Халык санын алу мәгълүматларына караганда, халкы 400 гә җиткән чорлар булган, хәзер без – Тегермәнлектә гомер кичерүчеләр – 120 тирәсе...
Мәрьям – шул йөз егерменең берсе. Яшьтәшләре шәһәр тормышын сайлаганда, Пермь дәүләт педагогика университеты дипломы белән туган авылына кайта ул. Гомере буе балаларга белем биргән әнисе Рәшидә Арасланова юлыннан китеп, мөгаллим һөнәрен сайлый. Белгечлеге дә туган туфрагына бәйле дияргә була – география фәнен укыта. Дәресләрне класс бүлмәсендә генә түгел, табигать кочагында уздыра. Компас, нивелир, рулетка кебек җайланмалар алалар да, укучылар белән сәяхәткә кузгалалар... Юкамен районында алар булмаган почмак калмагандыр, укучылары елга, тау, торак пунктларның исемнәрен ишетеп кенә түгел, күреп белә. 

Күрше Сидорово авылы артындагы калкулыкның иң биек ноктасына менсәң, туган авылы Тегермән уч төбендә кебек күренә! Мәрьям үзе укыта торган Починки авылы мәктәбендә «Краеведение» – туган якны өйрәнү дәресләрен дә алып бара. «Үз төбәгенең матурлыгын күрмәгән кеше аның кадерен дә белми», – дип өйрәтә ул укучыларын. Сүз генә түгел, гамәл белән өйрәтә! Авыл яныннан Лекмә елгасы ага, аның ярында Тегермән татарларының биш – су, бер җил тегермәне эшләп торган, бөтен тирә-як халкы: татары, русы, удмурты он тарттырырга килә торган булган. Биш тегермән ташын әйләндергән Лекмәгә авыл чишмәсе дә җегәр өстәгән. Авыл яныннан узган мосафирлар аның суын эчеп хәл алган... Менә шул чишмәне карап-тәрбияләп торуда Мәрьям Арасланова башлап йөри дә. Укучылары белән өмәләр уздырып, тирә-ягын чистарталар. Юкамен районы Советы депутаты буларак та сүзе үтә: күмәк хуҗалык ярдәме белән чишмәнең бурасын яңартканнар, басмаларын алыштырганнар. Авылда сакланып килүче йола-гадәтләр дә борын-борыннан чишмә белән бәйле. Яңа туган баланы тәүге тапкыр чишмә суы белән юындырганнар, яшь киленгә су юлы күрсәткәннәр, каз өмә (Тегер-мәндә шулай диләр!) башланган чорда чишмә янындагы инеш басмалары гөр килеп торган. Хәзер дә шулай! Җирле теле-тапшыруның иҗат төркеме белән барганыбыз, бу йолаларын төшергәнебез бар. Мәрьям ул чакта боларның барысын да оештыручы гына түгел, кунакчыл хуҗабикә дә булды. Әнисе Рәшидә апа белән каз өмәсенә килүчеләрне мичтә кайнар коймак, чүлмәктә өч төрле ярмадан ботка пешереп сыйладылар. Тәмнәре һаман да тел очында тора кебек... Нинди генә бәйрәмгә, чарага җыймасын – һәрвакыт укучылары аның янәшәсендә булыр: алар күреп, сеңдереп үссен дип тырыша. Югыйсә чит төбәктәге башка авыллар кебек үк, Тегермән дә әкренләп катнашка әверелеп бара. Дөрес, катнаш никахлар элек тә булган: удмурт кызлары килен булып төшкән, аларга никах вакытында мөселман исемен биргәннәр, яши-яши татарча сөйләшергә өйрәнгәннәр, ир йортындагы йола-гадәтләрне тота башлаганнар... Язма героемнан читкә киттем кебек. Хәер, авыл турында сөйләгәндә, барысы да Мәрьямгә килеп тоташа. Аның энергиясе Тегермән генә түгел, тирә-яктагы Починки, Засеково, Шәфи, Палагай авылларындагы милләттәшләребезне рухландырырга да җитә. Үзе әйтүенчә, ел башында бергәләп план төзиләр дә Сабантуй, Нәүрүз, Авыл бәйрәмнәрен гөрләтәләр. 

Тегермәндә яшь киленгә су юлы күрсәтү йоласын төшергәндә, сиксән чиген узган әбиләр белән сөйләшеп торган идем. «Ярый әле Мәрьямебез бар, югыйсә болар инде онытыла бара бит. Ул булмаса, кем яңартыр иде йолалар-ны?!» – диделәр.

Мәдәният учагын да Мәрьям саклый – авыл клубын җитәкли. Узган җәйдә, җыелып, үз көчләре белән ремонт ясаганнар. «Бабье лето» («Әбиләр чуагы») исемле катнаш ансамбльләре бар. Ничек барысына да өлгерә! Мәрьям бит әле сәфәрләр дә ярата, илнең иң матур почмакларына сәяхәт кыла. Ә юллары барыбер кире туган авылына алып кайта.  
Соңгы елларда Тегермән тирәсен балтырган (борщевик) баса башлаган. Авылдашлары белән шушы әрсез үләнгә каршы көрәш ачканнар, тамыры белән казып юк итәләр. «Үзебез тырышмасак, безгә беркем дә китереп бирмәс, кайгыртмас», – дигән фикердә Мәрьям Арасланова. Быел «Инициатив бюджетлау» республика проектлар бәйгесендә катнашырга ниятлиләр. Кискен торган социаль ихтыяҗларны хәл итүгә юнәлдерелгән проект бу. Ниятләре – авылда балалар мәйданчыгы булдыру. Бу хакта авыл җыенында уртага салып сөйләшкәннәр, актив төркем туплаганнар. Урын да сайлаганнар: элек башлангыч мәктәп торган җирдә булачак. Ә Мәрьямнең мәктәбе – күрше Починкида, шулай ук татар авылы. Татар теле фән буларак укытыла торган белем йорты. Туксанынчы еллар башында, милли хәрәкәт күтәрелгән чорда Удмуртия мәктәпләрендә Тукай теле кертелә башлый. Булдыра алмам, дип тормый Мәрьям, география белән беррәттән, яңа фәнне укытуны да үз өстенә ала. Алда язып үткәнемчә, Юкамен татарлары сөйләме үзгә, аралашканда: «Без Казаннар кебек сөйләшә алмыйбыз», – дип кыенсынучылар бар. Әмма Мәрьям түгел! Үз диалектларын татар теленең төрлелеге, байлыгы дип кабул итә, балаларга да шуны аңлата. Аның татар теле дәресләре дә географиянеке кебек үк мавыктыргыч. Әкият икән, көзге яки язгы матур бер көндә аны мәктәп ишегалдына чыгып укырга мөмкиннәр. Ачык һавада, авыл мохитендә табигать авазлары белән әкияткә күпме төсмер өстәлә! Ә шуларны сәхнәләштерүләр, әдәби кичәләр, татар халык ашлары буенча осталык дәресләре! Мәрьям Арасланова 2017 елда «Иң яхшы ана теле укытучысы» республика бәйгесендә катнашты. «Югары педагогик осталык» номинацияcендә билгеләп уздылар. Ә аның өчен иң зур бәя – укучыларының мәктәп тәмамлаганнан соң да килеп йөрүләре, рәхмәтле булулары. Шуларның берсе – Айдар Абашев. Кечкенәдән ятим калып, әби-бабай тәрбиясендә үсүче малай, Мәрьям апасының күңел җылысын, ихластан кайгыртуын тоеп, тугыз классны уңышлы тәмамлый һәм Ижау музыка көллиятенә укырга керә. Ә андый мисаллар бихисап. 

...Күптән түгел Мәрьям укучыларын татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасына алып килде. Һәрнәрсәгә үз карашы, фикере булуы һәм аларны кыю төстә белдерә алуы сок-ландыра. Шатлыгын да, борчуын да яшерми ул. Авыл мәктәпләре укытучылары бер уңайдан яңа дәреслекләр дә алды. «Тикшерәләр, прокуратура да килә. Сез ничек иске дәреслекләр белән татар теле һәм әдәбиятын укытасыз, дип сорыйлар. Яңалары юк дип, туган телне фәннәр исемлегеннән сызып ташлап булмый бит», – ди Мәрьям Арасланова. Типография буявы исе аңкып торган өр-яңа китап-ларны актара-актара: «Тагын биш ел тынычлап укытабыз!» – дип сөенә.

Таныш булуың белән куандыручы кешеләр бар. Мәрьям – минем өчен шундыйлардан. Аның белән йөзләрчә чакрымнарны узып, Казанга барып кайткан бар: сөйләшеп сүзебез бетмәде. Юкамен районына барсак та, каршылап, бөтен татар авылларына озатып, кирәкле кешеләр белән очраштырып йөри ул журналистларны. Районны биш бармагыдай белә, вакытын кызганмый. Балаларның да Мәрьям апаларын яратуы, үз фәнен шулкадәр кызыклы итеп бирә алуы аның коеп куйган мөгаллим булуына дәлил.

Фәнзилә САЛИХОВА.
Удмуртия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар