Логотип
Милләттәш

Яктылык

Аларга бөтен Самара татарларының күзе төбәлгән: милләттәшләребезнең өмете, ышанычы ул «Яктылык» мәктәбе. Киләчәге!

Аларга бөтен Самара татарларының күзе төбәлгән: милләттәшләребезнең өмете, ышанычы ул «Яктылык» мәктәбе. Киләчәге! 
Радик Рәфгать улы бу хакта бер минутка да исеннән чыгармый. Ул җитәкләгән мәктәп  шуның өчен дә башкалар белән чагыштырганда гел алдарак булырга тиеш. Аның эшенә, кабул иткән карарларына бүген генә түгел, киләчәктә дә кайтып-кайтып бәя бирәчәкләр. Максат гел бер: «Яктылык» – яктылык таратсын. Туган телебезне сакласын!  
Әңгәмәдәшем – Самара шәһәренең татар телен һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнүче «Яктылык» мәктәбе директоры, Самара шәһәренең Иҗтимагый палата әгъзасы, Россия Федерациясенең гомум белем бирүнең почетлы хезмәткәре Радик ГАЗИЗОВ. 


ТАМЫРЛАР. Самара өлкәсе Клявлино районына әтине ветеринария техникумын тәмамлаганнан соң юллама белән эшкә җибәрәләр. Бу мукшы авылында бердәнбер татар гаиләсе идек без. Әти – Камышлы районының Иске Ярмәк авылыннан. Шунда ук «Ярмәк вагы» биюе искә төшкәндер... Шәҗәрәләре бар – ярты Ярмәк безнең нәсел анда. Польша ягыннан килеп урнашкан Биктимер бабайдан башлана ул. Әтинең әтисен – Шәяхмәт бабамны авылдашлары һаман да хәтерли. «Шәяхмәт булма инде!» – дип сөйләшәләр Ярмәктә. Аның кебек артык намуслы, туры булма, ягъни мәсәлән. Яратып, хөрмәт итеп әйтәләр. Төрле җаваплы урыннарда эшләгән Шәяхмәт бабай: склад мөдире дә булган, умартачы да. Әмма өйгә бернәрсә дә алып кайтмаган. Өч сугышны үткән, тугыз тапкыр яраланган. Фронтларда күргәннәрен безгә сөйләгәне истә түгел. Капитан булганлыгын гына беләм. Икенче бабам да сугышны кичеп, Калининградка кадәр барып җитеп, туган ягына – Шентала районы Денис авылына исән-сау әйләнеп кайткан. 
Әти авылда гомер буена дәрәҗәле, хөрмәтле кеше булды. Маллар тоткан һәркемнең аңа үтенече төшми калмагандыр. «Равгать, помоги!» – дип, төн уртасында да киләләр иде. Берәүне дә кире бормады – бик ярдәмчел, карусыз иде. Мин аның безгә катырак сүз әйткәнен дә белмим. 
Өйдә бары тик татарча гына аралаштык – бездә «папа», «мама» дип әйтүләр булмады. Мәктәптә, урамда русча, мукшыча сөйләштек. Медкартамда: «Мальчику 3 года, свободно разговаривает на трех языках» дигән язу бар. Элегрәк мукшылар мине үзләренеке дип уйлый иде, хәзер тел азрак онытыла төште. 
Совет чоры бит: мукшыларның да, безнең дә яшәү рәвеше бертөсле иде. Бары тик мунчаны без җомга алдыннан, ә алар шимбә көнне яга иделәр. 

БАЛАЧАК. Сабантуйларда йә Ярмәк, йә Денис әбиләргә барганнар бик истә. Әти белән әнинең бертуганнары кайта – өй тулы кунак. Әбиләрнең икесендә дә мич ашлары пешә. Дениста – гөбәдия, кыстыбый, Ярмәктә – коймак, зур бәлеш... Табынга ашны зур тимер табакта чыгаралар. Барыбыз да шуннан үрелеп агач кашыклар белән ашыйбыз...
Авыл баласы эш белән үсә инде ул. Көтү көтеп, печән чабып, бәрәңге алып... Әбиләргә дә кунакка түгел, күбрәк булышырга бара идек: колхоз бүлеп биргән суган, чөгендер җирләрен утарга. Кайчакта авыр да булгандыр, туйдыргандыр да, бәлки. Әмма бу зур тәрбия дә булган – рухны, ихтыяр көчен ныгыткан. Авыл кешесе шуңа да юк-барга гына зарланмый. Әйе, авыл ул – үзе бер университет. 
УКУ. Әти белән әни икесе дә мәктәптә татарча укыганнар, безгә инде ул бәхет эләкмәде. Мәктәптә русча укыдык, урамда мукшыча сөйләштек. Укырга ярата идем. Геометрияне дә, әдәбиятны да – бер дәрәҗәдә. Авыл китапханәсен тулысынча укып чыктым: Бажов әкиятләреннән башлап, «Война и мир», «Мастер и Маргарита»га кадәр. Кем генә булырга хыялланмадым?! Космонавт, милиционер, хирург... Ә менә укытучы булырга беркайчан омтылмадым – андый теләк булмады. Класста староста идем, комсомол оешмасын да җитәкләдем. Беренче класска ук: «Мәктәпне тәмамлыйм да, институтка укырга керәм», – дип бардым. Әти кебек булам! Дөрес, ул югары белемне читтән торып алды. Алгарак китеп булса да әйтим, әти юлыннан энем китте – ул да аның кебек мал табибы һөнәрен сайлады. Мәктәптә яхшы укыгач, югары уку йорты ишекләрен ачып керәчәгемә шигем юк иде. Самара дәүләт университетының икътисад факультеты студенты булырга тиеш идем. Конкурстан узмадым... Аяктан егарлык хәбәр иде бу. Берничек башыма сыймады: ничек инде, шулкадәр яхшы укыпмы?! Рәхмәт язмышка – әлеге сынау мине бик нык ныгытты... Документларымны Самара дәүләт мәдәният институтының рабфагына тапшырып, авылга борылып кайттым. Нигә мәдәнияткәме? Мин музыка мәктәбен дә тәмамлаган идем. Баян классын. Анда керүем кызык кына булды. Авылга мәктәпкә яңа директор килде. Кызы моңарчы музыка мәктәбендә укыган булган икән – безгә килгәч, ул укуын район үзәгендә урнашкан мәктәптә дәвам итте. Ишеткән-күргән хәл түгел. Аңа кызыгып иярүчеләр арасында мин дә бар идем. Кемдер музыка мәктәбен – бер айдан, кемдер ярты елдан, бер елдан ташлады. Ахырда берүзем калдым! Атнага ике тапкыр җиде чакрымдагы район үзәгенә йөрдем. Җәяү дә, велосипед белән дә, чаңгы белән дә. Әни, әмма күбрәк энем озата бара. Икәү бергә барабыз да, ул мине дәресләр беткәнче көтеп утыра. Хәзергә кадәр: «Сине мин укыттым», – дип көлә...
Шәһәрдән борылып кайткач, мине ындыр табагы мөдире итеп куйдылар. Рабфакка керү өчен мәдәният өлкәсендә эшләргә тиеш идем – район Мәдәният йортына да урнаштым. Шуннан эштән кайтканда авылдашлар белән юл фаҗигасенә тарыдым. Санавиация белән Самарага озатканнар – операция арты операция кичердем. Өр-яңадан җыйдылар... Икенче группа биреп озаттылар. Мин кичергән җитди сынауларның тагын берсе иде бу. Алга китебрәк сөйлим: мәктәпкә эшкә килгәч, музыка дәресләре белән беррәттән, миңа физкультураны да бирделәр. Беркайчан укучыларның шөгыльләнгәнен читтән карап басып тормадым. Бергә йөгердем, чаңгыда йөрдем, волейбол уйнадым... Физкультура укытучысы буларак район бәйгесендә катнашырга җибәрделәр. Җиңдем! Өлкә буенча да җиңү яуладым! Әстерханда узган зона турында да I урынны алдым. Бөтенроссия бәйгесеннән лауреат исеме алып кайттым. Бу – үз-үземне дә җиңү иде! 
Студент чакта «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә йөри башладым. Сәхнәдән төшмим дә: концертны алып барам, җырлыйм, баянда уйныйм. Яңа сәләтем ачылды: мәҗлесләр алып бара башладым. Танылдым. Әмма соңрак, Аллаһ ризалыгы өчен дип, ул эштән үзем баш тарттым... Ансамбль мине татар мохитенә алып керде. «Яктылык» мәктәбенең беренче директоры Харидә апа Дашкина мине шул концертларның берсендә күреп, мәктәпкә эшкә чакырды. 
УҢЫШ. «Яктылык» мәктәбе – минем язмышым. Ун ел укытканнан соң, башта эшкә шәһәр мәгариф департаментына, аннан, конкурс аша, министрлыкка күчтем. Җиде елдан соң, шактый тәҗрибә туплап, 2012 елда мәктәпкә кире кайттым – директор булып. 
Безнең мәктәпнең тарихы 1989 елдан башлана. Башта «Якшәмбе мәктәбе» генә булып эшли әле ул. Аннан укучылар җыярга керешәләр. Татар оешмалары активистлары, татар гаиләләре исемлеген төзеп, өйләр, фатирлар буйлап йөриләр. Харидә апа Дашкина бу оештыру эшләренең башында тора. Концертлар алдыннан сәхнәгә чыгып: «6 нчы сыйныфта – ике, 7 нче сыйныфта өч урын калды, балаларыгызны китерегез», – дип сөйләгәнен үзем дә хәтерлим... Инде менә ничә ел бездә беренче сыйныфка керүчеләр арасында – конкурс. Харидә апаның хыялы булгандыр бу... Узган ел ике сменада укытуга күчтек – сыймыйбыз. Ата-аналар канәгать түгел, әлбәттә – балалар бит «Яктылык»ка бик ераклардан килеп укый. Күршедәге бинаны безгә бирүләрен көтәбез. Аның реконструкциясенә генә ике йөз миллион сум акча кирәк булачак. 
Мәктәпкә укучылар җыйганда иң яхшыларын – каймакларын гына сайлап алмыйбыз. Безнең төп таләп – татар телен, мәдәниятен өйрәнергә теләк булу. Калганына укытучыларыбыз тырышлык белән ирешәчәк: нәтиҗәләрне күреп торасыз. Минем үземне бигрәк тә катнаш гаиләләрдән балалар килүе сөендерә. Аннан – элеккеге укучыларыбызның үз балаларын безгә укырга бирүе. Бу да күп нәрсә хакында сөйли... Ата-аналарны, әлбәттә, «Яктылык»ның тәрбиягә зур игътибар итүе тарта. Бер генә мисал: авыл кешесенә күршегә нигә ярдәм итәргә кирәген аңлатып торасы юк. Ә шәһәрләр «Күрше хакы – тәңре хакы» дигәннең нәрсә икәнен дә белми. Без менә шуның өчен дә өмә вакытында тирә-күрше ишегалларын да җыештырабыз. Зур бәйрәмгә әйләнә ул: казанда пылау пешә, баянчы уйнап тора... Әле менә яңа гына җыелыш булды, шәһәр советы депутаты очрашуга килде. Халык үзенең зарын сөйли. «Безгә бит хәтта юлны да татар мәктәбе директоры салдырды», – диләр. Юлны без салдыра алмыйбыз, билгеле, әмма бит алар шулай кабул итә. Бу сүздә безне зурлау, хөрмәт бар... Өмәгә ата-аналар да килә. Бер-берсе белән танышу, аралашу өчен менә дигән мөмкинлек. Киләчәктә бит аларның кода-кодагыйлар булып кую ихтималы да зур... Кышын чаңгы базасына барып «Сәламәтлек көне» уздыруыбыз да шуның өчен. Аңа укучыларның әти-әниләре генә түгел, бөтен туганнары чакырыла. Губернатор үзе кунак булып килгәне бар. Укытучыларның, ата-аналарның бергә кушылып ел саен корбан чалуы да – күңелле күренеш. «Әтиләр клубы»ның эшләве дә. Бу клубка өлкән классларда укучы ир балалар әтиләре, ир туганнары белән килә: уролог, психолог кебек белгечләр белән очрашалар, иң катлаулы темаларны кузгаталар... Мәктәп турында бик озак сөйләп булыр иде. «Йолдыз» бию театрының уңышлары, мәктәп музее, көрәшчеләр түгәрәге, «Сәләт-Самара» аланы, Җәмигъ мәчете белән элемтә... Аерым-аерым укытучыларыбыз турында: һәркайсына таяна алам, һәрберсе җанын-тәнен биреп эшли. 
Башка мәктәпләргә караганда безгә җиңелрәк: Минәхмәт Хәлиуллов, Фәхретдин Канюкаев, Әнвәр Горланов кебек иганәчеләребез бар. Алар һәрвакыт «Яктылык»ның хәлен белешеп, уңышларыбыз өчен сөенеп торалар. Эшмәкәр Әнвәр Гыймранович, мәсәлән, яшь укытучыларга фатир өчен түләүне үз өстенә алды. Татар теле укытучысы эзлибез әле менә. Татарстаннан килсә, әдәби телне яхшы белсә әйбәт булыр иде. Тәрбия буенча директор урынбасары да кирәк. Игътибар иттегезме икән: бөтен укытучыларыбыз да татар телендә сөйләшә. Бу – аларга иң беренче таләп. 

МӘХӘББӘТ. Мәктәптә атнасына җиде көн эшләдем – ял көнне «Якшәмбе мәктәбе»ндә дә укыттым. Анда йөрүче өлкәннәр, яшьләр, балалар өчен музыка дәресләре алып бардым. Берничә ел шулай эшләдем. Аннан директордан: «Һичьюгы бер көн ял бирегез инде», – дип сорадым. Урыныма бер кыз тапканнар иде, әмма уку елы беткәндә генә ул кияүгә чыкты. «Якшәмбе мәктәбе»нә кабат әйләнеп кайтырга туры килде. Карыйм, мин юкта яңа бер кыз йөри башлаган. Күрүгә ошаттым. Икенче тапкыр очратканда инде: «Ул минеке була!» – дип уйладым... Һәр эштә миңа киңәшләр бирүче журналист Шамил абый Баһаутдин: «Мәктәпкә әнисе, бабасы белән бергә килгәч, ул кыз, димәк, тәрбияле инде», – диде. Аның бу сүзләре фикеремне тагын да ныгытты... Әнисе белән бабасы гарәп теле өйрәнергә йөриләр: Гөлия башта алар белән утыра, аннан музыка дәресенә керә. Әйе, ул – минем укучым. Яшь аермабыз өч кенә ел булса да, Гөлия миңа бик озак «Радик абый» дип дәште... Мәхәббәтнең ни икәнен сүз белән аңлату авыр бит аны. «Чиләгенә күрә капкачы», ди халык. Аллаһы Тәгалә кушадыр адәм балаларын. Әмма бер-береңне саклап калу өчен аннары үзеңә дә шактый тырышасы әле – гаиләнең нигезендә түземлек ята.

ДУСЛАР. Бар минем таянырлык кешеләрем. Мукшы авылында бергә уйнап үскән Александр Гаранин белән дуслыгыбыз гомерлек. Руслан Мостафин яңа гына шалтыратты менә. Чын дусларымның берсе! Элеккеге укучым. Русча сөйләшүенә шаккатмагыз – әтисе рус иде аның. Паспорт алганда Руслан әнисе фамилиясенә күчте. Татар рухы бик көчле аңарда. Заманында бергә мәҗлесләр алып бардык. Бүген дә гаиләләребез белән аралашып яшибез. Иң якын дустым исә хатыным, әлбәттә. Киләчәктә кияүләр, кодалар да дуслар булыр дип өметләнәм. 
АКЧА. Акча күп булмый диләр, әмма аның күплеге кеше тормышында тискәре роль уйнарга да мөмкин. Әйтик, акчалы кешегә дин тоту да, балалар тәрбияләү дә авыррак – кулда байлык булганда күңелгә ымсыну, вәсвәсә салучы әйберләр күбрәк. Акчам чамасыз булса, балалар үзләрен ничек тотар иде дип уйлыйсың. Мотоцикл кирәкме – рәхим ит. Машина? Алабыз! Армани, Пьер Карденнан киенәсең киләме? Ярый! Франциягә очарга телим дисеңме? Айга?! «Телим»нәрнең чиге булмаячак бит... Тик кесәңдә җилләр уйнаса да рәхәт түгел. «Бедность – не порок, а нищета – порок», дип укып үстек без мәктәптә Достоевскийны. Бер нәрсәне анык беләм: теләк булганда һәм хәрәкәт иткәндә акча табыла. Юк икән, димәк, ул акча сиңа хәерле түгел. Яши-яши шундый нәтиҗәгә килдем. 
Ислам диненнән беләбез: ана карынында балага 4 айлык чакта җан иңә һәм ул бәхетле буламы, әллә бәхетсезме, баймы, ярлымы – барысы да языла. Әмма Коръәндә «Вакыйга» сүрәсе, ә анда исә мондый дога да бар: «Ләүхел Мәхфүз китабында ярлылардан, бәхетсезләрдән язылган булсам, шул китаптан мине сыз, бәхетлеләр китабына керт». Димәк, барысы да үзгәрергә дә мөмкин. Син сора, телә. Һәм тырыш! Нинди хәл булса да, һәрвакыт Аллаһка таяндым: ул юлын күрсәтми калмый.

ДИН. Дингә берәү дә бер көндә генә килмидер. Без өйләнешкәндә Гөлия намазлы, яулыклы иде инде. Дини мәҗлесләрдә булганда хәзрәтләр сөйләгән вәгазьләр минем күңелгә дә җыелып килгәндер. Гарәпчә өйрәнергә теләдем. Бик тиз генә килеп чыкмады... Мәдрәсәгә кереп укый башладым. Аннан Уфа ислам институтын тәмамладым. Алган дини белемем эшемдә дә булыша. Намаз укыганымны департаментта да беләләр. Хәтта губернатор да моннан хәбәрдар. Шундый чорда яшибез – шөкер, моны яшерү кирәкми, дини кешегә хәзер хөрмәт белән генә карыйбыз.

МАВЫГУ. Минем өчен иң зур хобби – әлбәттә, мәктәп! Ул гел беренче урында... Тагын табигатьтә булырга, урман-кырларда йөрергә яратам. Каен, имән себеркесе ясарга, җиләк, гөмбә җыярга... Карлыган яфрагы, мәтрүшкә, бөтнек... Иң хуш исле чәй – шулардан. Иң яхшы ял да – шушы. Чит илләргә барсаң да яхшы, әлбәттә – яңа җирләр күрәсең. Әмма әни янына кайтуга җитми инде...

БАЛАЛАР. Күп балалы гаилә булырбыз дип күз алдыма китермәгән идем. Хатын да шулай ди (көлә). Олы кызыбыз Наилә инде югары уку йортында белем ала. Билал быел мәктәпне тәмамлады. Камилә җиденчегә күчте, Ибраһимыбыз беренче сыйныфка бара. Олыларын инде алдыңа утыртып иркәләп булмый, шуңа күрә кечкенәләрен күбрәк кочакларга тырышасың – бу чорның бик тиз узачагын беләсең. Мин күбрәк өйдә дә укытучы бугай – тәрбияләргә яратам. Кайчак артыграк та... Әтиләре директор булган мәктәптә уку аларга җиңел түгелдер. Җаваплылык сизгәннәрен беләм. Бигрәк тә Наиләдә күп иде ул. Гел татарча гына аралашалар дип әйтә алмыйм, әмма, шөкер, телне беләләр. Татар теле һәм әдәбияты буенча Казанда, халыкара олимпиадаларда да катнаштылар. Мәктәптә үзем татарча укымагач, кирәк булганда кагыйдәләрне алардан сорыйм – аңлаталар. Иртән эшкә машинада барганда һәр көнне әнигә шалтыратам. «Тордыңмы, исән-саумы?» – дим. Миңа балалар да кушыла: «Әби, чәй эчтеңме әле, авырмыйсыңмы?» – диләр. Әбиләре белән татарча гына сөйләшәләр. 

КУРКУ. Кыямәт көнендә ничек җавап бирербез дигән курку бар... Анысы бөтен кешегә дә хастыр инде... Мәктәптә хезмәт хакы өчен генә эшләмим бит. Безнең бүгенге гамәлләргә киләчәк буыннар бәя бирәчәк. Бу иңнәргә бик зур җаваплылык өсти. Әлеге җаваплылыктан куркам дип әйтүем түгел, әмма мин аны гел тоям. 

ҮЗЕМ ТУРЫНДА ҮЗЕМ. Авылга кайткач, печән чабасың кайчак. Кояш яндыра, бөтен җиреңнән тир ага. Авыр, әлбәттә. Әмма исәнлегең зарланырлык булмаса, бу барыбер җиңелрәк. Җитәкче урынында утырып, ниндидер җитди карар кабул итүгә караганда, диюем. Мин үзем йомшак кеше, әмма директор буларак алган вазыйфаларым «телим, теләмим»нәремне оныттыра. Өйдә дә шулай бит. Бала тәрбияләгәндә, күңелең моны каршы булса да, кырыслык та күрсәтергә туры килгәли. Ялгышырга гына ярамый! 


«Яктылык» мәктәбе саннарда:
* бүген мәктәптә 600 гә якын бала белем ала;
* быел мәктәпне 33 бала тәмамлаган, шуның тугызы алтын медальгә лаек булган;
* 2019 елны мәктәпне алтын медальгә 6 укучы тәмамлаган;
* БДИда рус теленнән 100 баллны алдагы елларда – ике, быел рус әдәбиятыннан бер укучы җыйган;
* БДИда математикадан җыйган баллары Самара өлкәсе күрсәткечләреннән һәрвакыт күпкә югары. Математиканы тирәнтен өйрәтүче лицейларны да узып, «Яктылык» «математика иң көчле укытыла торган ун уку йорты» исемлегенә кергән;
* «Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе» арасында «Яктылык» та бар.
* Мәктәптә балаларга 50 укытучы белем бирә, аларның барысы да татар телендә сөйләшә.
*Татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы фәннәрен укыту мәктәпнең уку планына кертелгән. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар