Логотип
Милләттәш

Ул Әни булып эшли…

Яшерен-батырын түгел, хатын-кызлар турында язганда күбрәк профессор, фән эшлеклеләре, доктор кебек гыйльми дәрәҗәләргә ирешкән, эштә карьера ясаган атказанган затлар турында языла, һәм аларның әни булулары сүз уңаеннан гына искәртелә. Шулай гадәткә кергән инде, нишлисең. Шуңа бугай, әнием турында язуымны сорагач, башларга кыймый тордым. Чөнки безнең әни – бары тик әни генә бит!

Иң элек шундый хәлне күз алдына китерегез: берәү «эшкә алабыз» дигән фарази, ягъни чын булмаган игълан язып, аны интернетка һәм газеталарга урнаштырган. Соңрак исә эшкә урнашырга теләк белдерүчеләр белән вебкамера аша әңгәмә дә оештырган. Вакансия булгач, теләсә кайсы эшнең бөтен нечкәлекләрен алдан белдерү зарур бит. Бу кеше игъланга болай дип язган булган: «Эш исеме: идарә начальнигы (вазыйфа даирәсе исә күпкә киңрәк). Таләпләр шактый югары. Беренчедән, гел хәрәкәттә булырга туры киләчәк – һәрвакыт аякта торып эшләячәксез. Икенчедән, даими рәвештә иелеп-бөгелеп торырга туры килер. Өченчедән, сез бик түзем булырга тиешсез. Атнасына җиде көн буе, тәүлегенә 24 сәгать дәвамында! Тәнәфесләрсез! Ашап-эчү – партнерыгыз ашап-эчеп алганнан соң гына мөмкин. Бу эштә югары дәрәҗәдә коммуникабельлек һәм дипломатик сыйфатлар сорала. Партнерыгыз һәрдаим игътибарга мохтаҗ: кайчакта аның белән төннәр буе эшләргә тиеш булачаксыз. Хаос мохитендә эшли белү сәләтенә ия булу да бик мөһим. Шәхси тормышыгыз бар икән – онытыгыз. Инде кисәттек: бу эштә шимбә-якшәмбе дә, җәйге яллар да  юк. Бәйрәм көннәрендә эш тагын да тыгызрак булачак. 
Хезмәт хакы түләнми. Эштән китү яки пенсиягә чыгулар каралмый». 
Әңгәмәдә катнашучылар белән әлеге эшнең шушы нечкәлекләре турында сөйләшкәндә: «Легальме соң бу?», «Мәрхәмәтсезлек!», «Беркем дә бушлай эшләмәячәк!» кебек сораулар, канәгатьсезлек белдерүләр башлана. Әңгәмәне оештыручы аларны тыңлап тора-тора да: «Юкка ярсыйсыз... Бу эштә эшләүче миллиардларча кеше бар. Алар – безнең әниләребез!» – ди. Әңгәмәгә катнашучылар сүзсез калалар. Чынлап та шулай бит! Әни – дөньядагы иң авыр һөнәр. Нигәме? Чөнки Әни булу берьюлы берничә һөнәрне колачлый: аш-су остасы, укытучы, икътисадчы... Шулай ук табиб («Хәзер борычлы сөт кайнатып бирәм, савыгырсың»), психолог («Бетте-бетте, хәзер авырткан урыныңны үбәм дә төзәлер»), адвокат («Аннары әтиегездән якларга кирәк була миңа сезне»). Һәм хәтта детектив («Кем иде инде ул егет?»)!
Нинди хикмәтле һөнәр бу «әни булып эшләү»! Авыр да, рәхәт тә... Бер бу эшкә алындыңмы, ул инде бөтен гомерең буена сузылачак: арыдым, ялыктым, дип ялга китә алмаячаксың. Читтән караганда хәтта куркыныч тоела, шулай түгелме? 
Ана –
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга;
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда... – дип Такташ юкка гына язмаган.
Бу турыда уйлана башлагач, мәшһүр фильмнан бер күренеш исемә төште.  Сиксәненче елларда экраннарга чыккан, балачакта еш каралган «Однажды 20 лет спустя» исемле бу фильм хәтеремә нык һәм тирән уелып калган.
...10 нчы «А» сыйныфының элеккеге укучылары очрашуга җыела. Килүчеләр арасында һәркем тарафыннан яратылган, хәзер исә 10 бала анасы булган Надежда Круглова да бар. Классташлар телевизион программада катнашып, үзләре турында сөйлиләр. «Нинди биеклекләргә ирештегез?» – дигән сорауга җавап бирергә чираты җиткәч, Надя: «Мин – әни», – ди. Аның җавабын шаяру буларак кабул иткән классташы – тележурналист соравын янә кабатлый. Надя кабат шул ук җавапны кайтара: «Юк, чынлап, мин – әни». Үзен бу җавап канәгатьләндермәгәнен журналист инде яшерми дә.
– Әлбәттә, син – әни. Тик кайда эшлисең?
– Ничек инде... Мин өйдә эшлим. Мин әни булып эшлим.
Көтелмәгән бу вакыйгага матур гына нокта куярга ашыккан тележурналист, хатынның хәленә керергә теләп, кайбер классташларының: «Булгалый инде...» –  дигән сүзләрен кире кага һәм ана булуның әһәмиятен телгә алып үтә. Ләкин үзе шунда ук «тормышның бөтен сфераларында алга чыккан хатын-кыз» үрнәге булырдай башка классташларының тормышын танытуга күчә… 
Әниемне шул 10 нчы «А»ларның очрашуында итеп күз алдыма китерергә тырышып карыйм... «Тормышның бөтен сфераларында алга чыккан хатын-кыз» булуга ирешкәнме ул? Әлбәттә! Гомере буе май заводында эшләсен дә, ирешмәсен дә, ди! 
Их, безнең әни – Гөлшат Бәдертдин кызы да фильмдагы Надежда Круглова кебек «әни булып» өйдә генә эшләгән булса икән?!.

«Әниеңнең яшьлеген ничек итеп хәтерлисең?» – дип сорасалар, «Ак халатлы, резина итекле, 40 литрлы фляга күтәргән әни итеп», – дип җавап бирер идем.  Димәк, күңелемә аның өйдәгедән бигрәк заводта, «тормышның алгы сафында» эшләгән вакытлары тирәнрәк уелып калган. Моның, әлбәттә, сәбәпләре бар.
Минем балачагым әнине сагынып үтте. Шуңа күрәдер, Шыгырданнан берничә чакрым ераклыктагы Батыр районы үзәгенә, әнинең эш урыны булган май заводына бик еш барып йөри идем. Ялгыш аңлашылмасын, без өйдә ялгыз түгел идек, әбиебез, дөресрәге, Бану әнәй (әни өйдә еш булмаганга шулай дәшә идек микәнни?!) белән үстек. Урыны җәннәттә булсын, әниебез юкта безне – биш баланы ул карады. Тик барыбер әни – әни инде ул. Аның урынын беркем дә алмаштыра алмый. 
Әни таңнан, без торганчы ук эшкә чыгып китә, төнлә бик соң гына кайтып керә иде. Әбиебез – Бану әнәй – олы яшьтәге кеше, көнозын йөреп арып-тала да ястү намазын укып бетерү белән йокларга ята. Әнине күрмичә йоклап булмый бит! Кайчагында, сабырлыгым җитеп, капка төбендә олы юлга таба карап утырам. Кайсы көнне исә, караватыма сузылып ятып, йокы аралаш көтәм. Әнинең кайтканын ишетәм: әнә ул өс-башын алыштыра, ашарга җылыта. «Әнәй, кайттыңмы?» – дим. Әни килеп чәчләремнән сыйпый. Алай гына да түгел, учыма ялтыравык көмеш акча кебек түгәрәк шоколад кыстырырга да онытмый. Шоколадларны нәкъ шуның өчен генә алдан алып, берәр җиргә качырып тора торган булгандыр инде ул. Мин, тынычланам, учымдагы ашалмый калган шоколад кебек изрәп йокыга талам...
Мәгәр әни үзе безнең белән бергә вакыт уздыру өчен, ике-өч смена эшләп, берничә көн ял ала торган булган икән. Ул өйдә көннәрдә иртәрәк торып, әниле көннең тәмен күбрәк алып калырга тырышам. Тик андый көннәр бик сирәк була иде шул... Әни эшкә бармаган көнне урамга чыкмыйча өйдә рәсем ясап утырырга яратам. Балачакта миңа рәсем җене кагылган иде. Кулыма карандаш-буяулар алсам, бөтен нәрсәне онытып, рәсем дөньясына кереп китәм. Ясап бетергәч исә, иң беренче эш итеп, йөгереп барып әнигә күрсәтергә кирәк! Әни исә һәрчак ни беләндер мәшгуль, куллары һәрчак: йә көлгә, йә корымга яки камырга буялган була. (Өйдә көннәрдә ипи пешереп калырга кирәк бит!) «Хәзер, улым, хәзер карыйм», – ди ул. Эшен бер якка куя, онга (корымга) буялган кулларын тастымалга сөрткәннән соң гына рәсемгә текәлә. Рәсемгә карап берничә сүз әйткәннән соң, мине үсендерергә онытмый: «Ә-ә, аю белән куян! Нинди матурлар! Рәссам буламы инде минем улым!»
 
Һәр хатын-кызның тормышы әни булганнан соң бөтенләе белән үзгәрә.

Тагын бер һәвәслегем – җырга осталыгым иде. Артистлар булып концерт куябыз. Нигә куймаска – гаилә зур, тамашачылар җитәрлек: әти-әни, Бану әнәй, кочакта бәләкәй Рафик... Гаяз энем, Гөлфияз һәм Гөлсирин апам – артистлар. Алай гына да түгел, әбисенең тәрбиясендә яшәп, безнең гаиләнең өлкәннәре тарафыннан исә алтынчы бала мөгамәләсе күргән күрше кызы Лүзия дә бар әле. Һәркем үзенең сәләтен күрсәтә. Мин җырлыйм:
Әнием, бәгърем, зинһар, ачуланма,
Күзләреңнән яшьләр актылар,
Синең яшьләр минем йөрәгемдә
Мәңге сүнмәс утлар яктылар.


Лүзия белән бергә башкарган тагын бер җыр үзебезне дә елата:
Әти-әнисе тату торганда,
Кайгы килде бер кыз балага.
Әнисе үлде, кыз калды ятим –
Гомерлеккә җәфа чигәргә…


Сүзләре кебек үк көе дә «мин – һәвәскәрнеке» дип кычкырып торган бу җыруны кем чыгарды икән? Авылдашмы, әллә башка авыл кешесеме? Әнисезлектән бәгыре телгәләнгән, үги ана золымыннан тәкате корыган бер-бер ятимә микән?! Үзе турында үзе яздымы икән? Белмим. Тик бу җырны җырлаган саен, минем сабый күңелемдә җил-давыллар куба, ул баланы кызганып күзләремнән яшьләр ага. Җырлаган саен, әнигә ныграк сыенам, аны ныграк яратам, күбрәк сагына идем. Ул чорлардан бирле бу җырны бүтән ишеткәнем булмады. Тик әнинең башымнан сыйпап: «Артист буламы инде минем улым!» – дигәнен оныту мөмкин түгел.

Рәссам булып әниемнең рәсемен ясарга, җырчы булып сәхнәләрдән әнием турында җырларга хыяллана идем. Мин рәссам да, җырчы да була алмадым. Гәрчә, тагын бер хыялым бар – очучы булып, бәрәңге бакчабызга самолёттан әнигә бүләкләр ташлап калдыргалау иде ул. Ник алай ташлыйсы идем икән? Гаҗәпләндерү өченме? Сабый акылы инде... Тик хыялларымны белгән әни, мин караваттан тәгәрәп төшеп йокыдан елап уянган вакытларымда аны гел куллана: «И-и, минем улым Гагарин булган, лётчик булган да очкан икән!» – ди иде.
Йокы дигәннән, чир уза, гадәт узмый диләр, шуннанмы, әллә «әни булып эшләү»нең бер вазыйфасымы – еллар үтсә дә үзгәрмәгән бер нәрсә бар. Кунакка кайткан вакытларда бүлмә ишегем ачыла. Утны кабызмый гына бер шәүлә ятагыма килеп, өстемә юрган яки одеял яба. Өстем ачылмаган булса – юрганның кырыйларын бөтереп китә. Әни! Ир булып чәчләремә чал керә башлаган булса да, бала чагымдагы сыман төннәр буе шулай йөреп чыга!

Әни дигән һөнәргә ничә яшендә тотынды икән ул? Үзе дә хәтерләми торгандыр. Кияүгә чыгып, безне тапкач кына түгел бит. Ул – зур гаиләнең олы кызы, берсе-берсеннән бәләкәй эне һәм сеңелләрен бишекләрдә тибрәтеп, карап үстерешкән. Шул сабый чагыннан тотынган һөнәрен бүгенге көндә онык һәм оныкчыкларын тәрбияләү белән дәвам итә...

Әниемне янә шул 10 нчы «А» классының очрашуында күз алдыма китерергә тырышам. Тик безнең әни җиде класс белемле генә бит! Анысы да чорына күрә могҗиза. Мәктәп сумкасы тотып йөрү дә насыйп булмаган хәтта: барлы-юклы китап-дәфтәрләрен яулыкка гына төйнәп барган. Ачлы-туклы мәктәп еллары... Башка бик күпләр кебек аның да укыйсы килгән, тик насыйп булмаган. 

Еллар үтте. Әни лаеклы ялга чыкты. Хәзер ул өйдә генә. Без исә үсеп, ил генә түгел, дөнья буйлап таралыштык. Бигрәк тә миңа һәм апам Гөлфиязга дөньяның бик күп җирендә булырга туры килде. Яшәлгән гомерендә барган иң ерак җире – яшьлегендә торф чыгарган Киров өлкәсе булган әнине дә кая да булса ялга, сәяхәткә алып барасыбыз килә. Тик, юк инде, гомере буе резин итек өстерәп йөргән аяклар эштән чыккан – аларга бернинди аяк киеме кигезеп булмый. Аяк балтырларындагы кан тамырлары дөнья харитасын хәтерләтә. Самолётта оча алмау гына түгел, машинада да бер-ике сәгатьтән артык бара алмый... Шуңа карамастан, җәгърәфияне, тарихны белмәгән җиде класс белемле әниебез безнең белән каядыр «бара-бара», безнең белән «йөри-йөри» дөньяны өйрәнде. Алай гынамы соң, Төркиядә җир тетри – әнинең дә җаны тетрәнә, Лондонда бомба шартлый – әнинең йөрәге яралана, Һолландиядә яңгыр ява – ул чылана. (Баласы кайда – ана күңеле белән шул җирдәдер инде ул.) Уйламаганда безнең әни Берләшкән Милләтләр офисы хезмәткәре кебек булып куйган икән бит! Математиканы да шулай өйрәнгәндер ул: кайгыларыбызны бүлеп алып, шатлыкларыбызны тапкырлап, өмет куша-куша...
 
Безнең белән мәктәпнең ун сыйныфын да, «тормыш университетлары»н да тәмамлаган икән бит ул!

Югарыда телгә алынган фильм сиздерми генә бүгенге тормышыбызның иң мөһим, өлгергән проблемаларының берсен күтәреп чыккан булган икән бит. Бу проблема турында демографлар һәм икътисадчылар хәзер күп яза. Балалар – илнең иртәгәге гражданнары, киләчәге бит. Ул вакытларның кайтавазы исә шулай «бервакыт егерме елдан соң» гына түгел, утыз, кырык, илле елдан соң да ишетелә... Бу проблема безне дә читләтеп үтмәде. Мин әниемне балачактан бирле һәм гомерем буе сагынып яшәдем. Һәм сагынып яшим дә.
Әни турында язам дип башлаганмын да, үзем хакында язып ташлаганмын лабаса. Шулай булмый ни?! Гомер узган саен, Ана үз «мин»ен югалта, балалары белән бербөтенгә әйләнә бара. Балаларның шатлыгы-куанычы – аның да шатлыгы-куанычы, балаларның кайгысы-көенече дә – аныкы...
Ул бары тик Әни.
«Алгы сафларга чыккан хатын-кыз» булмаса да…
Ул – Әни булып эшли!
Әниемне һәм бөтен әниләрне Әниләр көне белән котлыйм.

Лондон. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик мэгнэле хэм чын йоректэн язылган язу. Рэхмэт энилэрдэн))

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бу язуны укыгач , мина калса-hэрбер кеше узен автор урынында хис итэ, ченки hэрберебез узенен бала вакытына эйлэнеп кайта hэм Анилэребезне сагынып юксына. Барыбыз исеменнэн авторга рехмет эйтасе килэ, без эйта алмаган фикерлэрне кагазъ битенэ язып-укучыга житкергэнгэ.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бик матур энийегез турында язггансыз, афарин!

        Хәзер укыйлар