Логотип
Милләттәш

Тоз-Түбә карбызы

– Соңга калдыгыз бит! Сезон ябылды – су коена алмыйсыз...


«Тоз-Түбәгә барабыз әле», – дигәнне ишетүгә, һәркем шулай дияргә ашыкты. Әйе, күлләр чоры узды, беләм, тик безнең озын юлга кузгалуның максаты башка әле. Карбыз! Тоз-Түбәдә карбыз сезоны –
иң зур җиләкнең эрмәкләнеп пешкән, авызда эреп китәрдәй булып балланган вакыты...


 

Тоз һәм... карбыз



Карбыз тозлыйбыз. Дөресрәге, Светлана тозлый, ә без фотога төшереп, тозлау тәртибен язып барабыз.
– Тозлау өчен карбузның (тозтүбәлеләр шулай сөйләшә – Г. С.) «Холодок», «Икар» сортлары әйбәт, – ди ул. – Төшләрен алып, зур гына кисәкләргә бүлгәләп, стериль банкаларга тутырабыз. Өстенә кайнар су коеп, 10 минут тотканнан соң, бушатып, суны түгәбез. Тагын бер кат кайнар су коеп, бу юлы
4 минут тотабыз. Инде карбуз тутырылган 1 литрлы һәр банкага 2-3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз һәм 20 грамм серкә салып, өстенә кайнар су коеп, капкач белән ябасы гына калды. Нәкъ помидор тозлагандагы кебек, банкаларны әйләндереп, томалап куябыз. Тозлаган карбузны салкын урында сакларга кирәк булачак...
Карбыз һәм тоз... Сәеррәк яңгырый, әйеме? Алдан ук әйтеп куям: тозлы карбыз һәркемнең күңеленә шунда ук хуш килмәскә дә мөмкин. Мин үзем яраттым. Ә карбыз балы... Анысын яратачагыгызга шикләнмим! Әмма ясарга... Шулай да, сүз чыккач, язып үтәм: карбызның йомшагыннан блендерда сок ясыйбыз. Ике кат иләк аша үткәргәннән соң, 5-6 сәгать әкрен генә утта кайнатабыз. Соңрак гел бутап торабыз. Куерса, кашыктан акмый башласа, балыбыз әзер дигән сүз. 5-6 карбыздан 500 грамм бал чыга. Тәмле!..
...Утыз мең кеше яшәгән Тоз-Түбәдә Мифтаховларны белмәгән кеше сирәктер. Беренчедән, гаилә башлыгы Ринат бөтен калага билгеле теш табибы. Үзенең теш дәвалау кабинетын ачкан иң беренче эшмәкәр! Икен­чедән, ул Тоз-Түбәдәге иң зур карбыз базарының хуҗа­сы. Өченчедән, менә дигән гаилә башлыгы! Дүртенчедән... 
«Ринат урам буйлап барса, аның башы гел селкенеп кенә тора», – дип көлә Светланасы. Күршеләр, дус-ишләр, сыйныфташлар, таныш-белешләр, пациентлар... Кечкенә шәһәрнең язылмаган кагыйдәсе: һәркем белән исәнләшәсе, хәл-әхвәл сорашасы... Шушында туып-үскән ул. Бөтен балачагы әнә шул күлләрдә каз-үрдәк саклап үткән. Ә карбыз... Бүгенгедәй бакчалар тутырып үсмәсә дә, карбыз, әлбәттә, булган. 




Медицина училищесын тәмамлаган Ринатны районның Маяк авылына эшкә җибәрә­ләр. Ә Светланалар исә анда бердәнбер татар гаиләсе була. Әлбәттә, танышалар. Әтиләре исә күптән бер-берсен белгән икән, яшьләр аларга: «Безне «ялгыш кына очраштыру» ничек башыгызга килмәде соң?» – дип үпкәләп тә йөриләр әле. Ике кыз үстергәннәр. Бер ай элек төпчек кызлары Ренатаны кияүгә биргәннәр. Һәм шул ук көнне олы кызлары Эльвираның улы – оныклары Таһир туган! 


– Карбыз белән кара ипинең ничек тәмле икәнен белсәгез иде сез?! Урамга күтәреп чыгасың, беләк буйлап карбызның суы ага, бармаклар ябыша... – дип сөйли Ринат. – Колхозлар иген игү белән генә шөгыльләнә иде без кечкенә чакта. Халыкка карбыз үстерергә рөхсәт итмәделәр. Алай гынамы, хәтта
тыйдылар. Әмма бездә бик тырыш халык яши, җаен барыбер таба иде. Көзен, ике-өч күрше җыелып, бакчаларында үстергән азмы-күпме карбызны йөк машинасына төяп, гадәттә, Башкортстан ягына алып китә. Бәрәңгегә алыштыралар яки саталар. Бездә бит бәрәңге начар үсә, аңа яңгыр кирәк. Ә карбызга үсү өчен кояш та җитә, суны ул үзе эзләп таба. Әтиләрнең кайтканын түземсезлек белән көтә идек – шул акчага безне мәктәпкә киендерәләр бит...




Карбызны зур мәйданнарда үстерә башлау әллә никадәр үзгәрешләр алып килгән. Чәчү орлыгын халык хәзер әзерләми, сатып кына ала. (Орлыкның 1 килограммы 2 мең сум тирәсе. Бер гектарга 500-700 грамм орлык кирәк. Уңыш әйбәт булса, гектардан 10 тонна карбыз алалар.) Тоз-Түбәнең үз карбызы бик нәзберек, аның кабыгы юка – ерак илтеп булмый, шуңа күрә күбрәк Голландия сортларын кайтарталар. Һәм ул сортлар гел үзгәреп тора. Үзләренең «Холодок»лары талымсыз, аңа бөтен җәйгә ике яңгыр җитә, читтән кайткан сортларга исә су сибәргә дә кирәк. Аның каруы, алар тизрәк өлгерә. Ә иртә өлгергәннең хакы бөтенләй башка: июньдә карбызның килограммы 20-25 сум тора. Тоз күленә халык агылганда Тоз-Түбәгә үзбәк, казакъ карбызы килеп тула. Бүген исә Тоз-Түбәдә карбызның иң баллысын саталар. Кызганыч,
ул көннәр сүрелә төшкәч, су коенучылар беткәч кенә өлгерә...

 
Карбызның җир өстендәге сабагы, әйтик, алты метр булса, җир астындагы тамыры да алты метр була икән. 
  
 

Карбыз дошманнары



Ринат: «Мин сезгә карбыз бакчасын күрсәтәм!» – ди. Барабыз, билгеле, карбызлар җирдә тәгәрәп үскәнне ничек күрми китәсең?! Бакча, әйтүе буенча, алай бик зур түгел. 20 гектарлы гына! 
Бер бакчага икенчесе, өченчесе кушылып киткән... Офыкка кадәр җир өсте карбыз гына! Иген игүнең табышлы түгел икәнен күптән аңлаган Тоз-Түбә районы, колхозлар таралгач, тоташ карбыз үстерүгә генә күчкән дисәң дә була. 600 мең гектар мәйдан дигән сүз бу! Волгоград, Әстерхан өлкәләре белән чагыштырганда күпкә күбрәк. (Кызык, алыпсатарлар безгә нишләп бер дә «Тоз-Түбә карбызы» дип тәкъдим итми икән? Себергә кадәр барып җиткәнне, Татарстанны гына урап узмыйдыр бит Оренбург карбызы? Без, ияләшкәнчә, сатучылардан Әстерхан, Волгоград карбызы сорыйбыз, алар без ишетергә теләгән җавапны бирә, күрәсең.) 
 

Тоз-Түбә курорты – Россиянең карбыз башкаласы.



– Чебиневлар бакчасы бу. Әнә дядя Коля үзе дә монда икән, – ди Ринат. – Кара, татарча исеме ничек икән аның? 
Хөснелхак исемле булып чыкты яңа танышыбыз. (Якташ дисәң дә ярый, әтисе Татарстанның Алексеевский районыннан булган: бәхет эзләп читкә киткән җирдән, сугыш вакытында үзе эшләгән завод белән бирегә эвакуациягә килгән. Сварщик буларак аңа бронь бирелгән. Сугыштан соң завод күченгән, ә ул шушында төпләнеп калган. Тоз-Түбә аның балалары өчен туган җиргә әйләнгән.) «Нишлисең, чит халык арасында яшәгәч, «дядя Коля» булып йөрим. Монда шулай... Минем хатын менә игезәк сыңары: Сафия белән Суфия исемле алар. Мәктәпкә баргач укытучылары: «Берегез Валя, икенчегез Галя булыр», – дигән. Гомер буе шулай яшәделәр», – ди. Хөснелхак абый машинасына карбыз төягән: базарга барышы. Ул шулай кырдан аз-азлап алып кайтып, ә хатыны Суфия апа сатып тора икән. 
Карбыз үстерүгә Хөснелхак абый 1997 елны тотынган. 




– Чөгендер игү кебек, мәшәкатьле эш бу. Дөрес, бәлки бераз җиңелрәктер, – дип сөйли ул. – Трактор белән утыртабыз, аннан ике-өч кат утыйбыз. Сирәк­либез, карбызның арасы тыгыз түгел – ике метрга якын калырга тиеш. Шуңа күрә чөгендердән җиңелрәк, дидем. «Продюсер», «Ярило», «Кримсон» сортларын үстерәбез. «Холодок» – үзебезнеке, Тоз-Түбә сорты. Ә менә монысы – «Икар». Аны «Холодок»ны ниндидер сорт белән кушып чыгарганнар – «улы» дисәк тә ярый... Сыйфатлары да «Холодок»ныкы кебек үк: Яңа елга кадәр сакларга мөмкин, тозларга да ярый. Саклау дигәннән, карбызны 8 Март бәйрәменә кадәр саклаганым бар. Элеккегеләр кебек, игенгә дә күммәдем, гаражда гына тоттым. Ә бер елны карбызны майда, бәрәңге утыртканда гына ашадык. Дөрес, тәме әллә ни түгел иде инде... 
Үстергән карбызны урнаштыру гына елдан-ел авырлаша. Быел менә «соленщиклар» килергә өлгермәде, Казакъстан карбызын китереп тутырдылар. Хәзер карбызның яхшыларын, 7-8 килограммлыларын 2 сумга алалар. Төягән өчен йөкчеләргә дә биргәч, карбыз үстергән кешегә 1 сум 50 тиен кала. Кайда отасың, кайда оттырасың – безнең эштә әйтү авыр. Бер елны улым Рәшит 2 сум 70 тиенгә сатты, ә өч көннән карбызның бәясе 7 сумга күтәрелде. Нервларның бик нык булуы кирәк монда... Сатмыйча тотар идең – кырау төшүе бар. Россиянең үзәк районнарында салкыннар башланса, сатып алучылар шулай ук килмәячәк: карбыз бик нәзберек бит ул. Салкын да ярамый аңа, бәрелү-сугылу да. 
Бакчаның икенче башындагы каравылчылар карбызны угры-фәләннән саклый дип уйлаган идем мин. «Кеше алса – бер-икене ала, анысы зур югалту түгел», – ди бакчачы. Чынлыкта, карбызның иң зур дошманы... карга икән! Чукыдымы – карбыз әрәм булды дигән сүз. Мылтыктан аталар, петарда шартлаталар – шулай куркыталар карганы. Тагын карбызга «һөҗүм» итүче саескан бар әле, куян, йомран, кыр тычканы бар... Яңгыр күп елны «медянка» чире чыга. Карбызның җиргә тиеп торган ягы астында дым калса, «проволочник» үрчи... Кояш пешерә. 
– Карбызны үзем бик сирәк авыз итәм, – ди Хөснелхак абый. – Гадәттә, яңа утырткан сорт өлгергәндә, тәмен белер өчен генә ашап карыйм. 

Карбыз базары


Ринатның бер гектар мәйданны биләгән карбыз базары шәһәргә кергән җирдә үк урнашкан. 2002 елда ачкан ул аны. Ә аңа кадәр бер дусты белән гектар-гектар карбызны кырда үзе үстергән: бу эшнең бөтен нечкәлекләрен белә. (Бер үк вакытта өе янында теш дәвалау клиникасы салып куярга, апасы, ике кызы белән анда халыкны кабул итәргә дә өлгерә ул!)



...Көн уртасы якынлашып килә. Базар тулы карбыз, кавын төягән машина. «Бу ни бу?! Сатып алучылар бөтенләй күренми... Бакчачылар җиләкләрен кире алып кайтып китәрләрмени?!» – дим. «Барысы да тәртиптә, – дип тынычландыра мине юлдашым. – Сатучы белән сатып алучы бер-берсенең ихтыяр көчен сыный әлегә. Карбызга килгән әзәрбайҗан егетләре базар тирәсендәге кафеларда утыра, каһвә эчә. Берәүләре кыйммәткәрәк сатмакчы, икенчеләре арзангарак алмакчы». 
Алучыга караганда, сатучысы барыбер күбрәк кебек тоелды миңа... Алай дисәң, фуралар да аз түгел: Тоз-Түбәдә «Илецк-1» узел станциясе урнашкан – Казакъстан, Үзбәкстаннан килгән барлык җиләк-җимеш, яшелчә шушында бушатыла, логистика үзәге аны бөтен Россиягә тарата. 


Безнекеләр



Тоз-Түбә белән танышуны дәвам итәбез. Әлбәттә, күлләргә сугылабыз. Һәр көнне илле мең туристның шушында ял итә алуын күз алдына китерүе авыррак... Һәм бу сан ел саен арта бара! «Безнең шәһәр моңа әле әзер түгел», – ди юлдашым. Ләкин тиздән, мөгаен, барысы да үзгәрер: Тоз-Түбәгә инвесторлар килә башлаган. Шактый күп төзелешләр бара. (Сүз уңаеннан, шәһәрнең үзәгендә гап-гади йорт 4-5 миллион тора аларда. Оренбургның үзендә дә мондый бәяләр юк!) Күлгә килүчеләр озакламый «Россоль»нең тоз шахталарында экскурсиягә дә төшә алыр: Илек тозын 300 метр җир астыннан чыгаралар. Ә анда бик матур, диләр! Өстәвенә, тоз парларын сулау шактый чирләрдән дәва.
Тоз-Түбә диюгә, күпләр «Кара дельфин» төрмәсен искә төшерә. Гомерлеккә хөкем ителгән тоткыннар утыручы төрмәне каланың күрке дип әйтеп булмый булуын...
Сүзебез татарларга таба борыла. Тоз-Түбә районында 5 мең чамасы милләттәшебез яши икән. Татар мәктәпләре юк. Инде күптән юк... «Туган телдә белем алучыларның соңгылары безнең әниләр булган», – ди Ринат. Димәк, татар сыйныфлары узган гасыр урталарында ук ябылган... Соңгы вакытта мәчет каршында «якшәмбе мәктәбе» эшли башлаган: Әминә апалары Нуретдинова балаларга туган телләрен өйрәтә. Уникеләп бала йөри икән. Аз да бит... 





Моңарчы Татар Линевкасы авылында гына уза торган Сабантуй быел беренче тапкыр Тоз-Түбәдә дә гөрләгән! Татар автономиясе оештырган аны. Рафаэль Вәлиев дигән депутат егетләре приз фондына 100 мең биргән, калган эшмәкәрләр кем – 20, кем 15 мең... 
– Борынгы мәчет булган Тоз-Түбәдә. Аны 60 нчы елларда җимереп, урынына ДОСААФ бинасы салганнар. Кире кайтарырга бик озак йөрдек, – дип сөйли Ринат. – «Яңа бина салып бирсәгез генә», – диделәр. Каланың бөтен мөселманнары – татарлар, үзбәкләр, казакълар, төрекмәннәр кушылып, 4 миллион акча җыйдык. Яңа ДОСААФ төзеттек, автодром эшләдек.

Бу атнаны менә Мәскәүдән вәкил көтәбез – документлар алышыну булырга тиеш. 40 сутый тирәсе җир анда. Уфадагы кодам проектын эшләргә вәгъдә итте: халык яңа мәчет төзергә акча җыя хәзер. Икенче мәчетебез булачак бу...
Татарлар Муса Җәлил исемендәге клубта очраша. Аны Әхәт Ягъфәров дигән эшмәкәребез сатып алып, ремонтлатты. Балалар шунда бушлай бию түгәрәгенә йөри. Гает бәйрәмнәрендә чәй табыннарын шул клубта әзерләдек. Әхәт Мидхәтович мәчеткә дә бик күп ярдәм итте. Комбат булып хезмәт итте ул, пенсиягә чыккач, эшкуарлыкка кереп китте. Уку китаплары сатудан башлаган иде... 



...Тагын аз гына вакыт узар да, Тоз-Түбә бушап, тынып калыр. Хәер, тынып калган кебек тоелыр гына. Чынлыкта, шәһәр инде чираттагы сезон башлануын көтәр. Май җитүгә калага янә халык агыла башлар: кем карбыз утыртырга, кем кафе ачарга, кем күлдә эшләргә, кем төзелешкә... 
 


СҮЗЛЕК

  • Бахча (бакча) – болай дигәндә тозтүбәлеләр өй янындагы 20-25 сутый бакчаны гына күз алдында тотмый. Карбыз, кавын үсүче 100 әр гектарлы кырларны да «бакча» дип атый алар. 
  • «Башкирятник» – хуҗаларның ишегалларында күлгә килүчеләрне урнаштырырга төзелгән кунак бүлмәләре. Тоз-Түбәнең беренче туристлары – Башкортстаннан булган икән. 
  • «Соленщик» – күлгә килгән туристларны шәһәр халкы шулай атый.

Фоторепортаж. Беренче көн: http://syuyumbike.ru/photoreportaj/?id=3199
Фоторепортаж. Икенче көн: http://syuyumbike.ru/photoreportaj/?id=3220


Оренбург өлкәсе, Тоз-Түбә шәһәреннән "КАРБЫЗ БАЛЫ" РЕЦЕПТЫ: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/desert?id=3246

Оренбург өлкәсе, Тоз-Түбә шәһәреннән "КАРБЫЗ ТОЗЛАУ" РЕЦЕПТЫ: http://syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/belmesen-bel/?id=3245
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар