Логотип
Милләттәш

Татарны Европада танытасым килә

Аларга безгә караганда күпкә көчлерәк булырга туры килә. Язмыш җиле чит илләргә, чит халык арасына алып киткән татар кызларына... Якын кешеләре еракта, бөтен ышаныч – үз-үзләрендә һәм гаиләләрендә. Шуның өчен дә алар бер-берсен эзләп табалар, бергә булырга тырышалар. Алай гына да түгел, үзләренә зур максатлар куялар. 

Вәсилә РӘХИМОВА

Аларга безгә караганда күпкә көчлерәк булырга туры килә. Язмыш җиле чит илләргә, чит халык арасына алып киткән татар кызларына... Якын кешеләре еракта, бөтен ышаныч – үз-үзләрендә һәм гаиләләрендә. Шуның өчен дә алар бер-берсен эзләп табалар, бергә булырга тырышалар. Алай гына да түгел, үзләренә зур максатлар куялар. 
Германиянең Франкфурт-на-Майне каласында татар хатын-кызларының «Ханым» халыкара берлеге оешуын ишетеп беләбез: хәбәрләр килеп тора. Әңгәмәдәшебез – шушы оешманың җитәкчесе, Европада татар халкын танытуга алынган Гөлнур ханым ДАУТОВА.

 Гаиләдә барысы да хатын-кызның үзеннән тора – милләтеңне хөрмәт иттерү дә.

Чит җирдә, чит-ят арасында башта үз урыныңны табу, аннан милләттәшләреңне барлау, табу, берлек итеп оештыру, ай-һай, җиңел булмагандыр, Гөлнур ханым... 
– Бүгенге интеграция шартлары барыбызны да бөтереп кенә алды. Халык бер урында гына яшәми – миграция беребезне дә әйләнеп узмады. Мин дә шуның бер мисалы... Яшәү урыным итеп Германияне сайлавыма да инде 20 елдан артты. Германиядә, гомумән, Европада татарларның күплеген ишетеп белә идем. Аларны бер төркемгә туплау, үзебезнең барлыкны башкаларга да белгертү теләге күңелемдә күптәннән бөреләнде. Татарларны зур милләт буларак тирә-юнемдәгеләргә танытасы килү, башкалар арасында югалып калмаган, үзенең лаеклы урыны, тарихы булган халык итеп күрсәтү теләге көчле иде. 
Күчеп килүчеләргә яңа урынга, бу илнең тәртипләренә ияләшү, урнашып китү, нәрсә генә дисәң дә, шома гына бармый. Бигрәк тә ирләр авыр кичерә. Ә хатын-кыз ничек итсә итә, әмма түзә, чыдый, җайлаша – кайда да активлыгы белән аерылып тора. Шулай да психологик яктан дисеңме, юридик, социаль яктанмы – сорау арты сорау чыгып кына тора. Барысы да таныш – башымнан узды... Шуңа күрә инде ныклап урнаштым, бу мәсьәләләрнең барысын җиңдем, яшәргә, укырга, эшләргә дип килүче милләттәшләремә хәзер үзем файдалы була алам бит ди гән ният белән керештем әлеге эшкә. Авыр чакларында чыгу юлларын нигә күрсәтмәскә, нигә дөрес киңәш бирмәскә? 
Бер-беребезне барлаудан, танышудан башладык эшне. Үзбәкстанда яки Казакъстанда, Удмуртиядә туып-үссә дә, татарлыкларын танып килүчеләр җыелды. «Ханым» берлегенең концепциясен булдырдык – очраша башладык. Үз телебездә иркенләп сөйләшүгә, күңелдәгесен уртаклашуга сусаганбыз. Җырлап-биеп, чәй эчүләргә генә кайтып калмады аралашулар. Күчеп килү, урнашу белән бәйле проблемаларны уртага салып аңлашу, сорауларга җавап табу белән үрелеп барды. Күз алдында сафларыбыз ишәйде: татар гаиләләре бер-берсеннән ишетеп килә башлады. Күңел кушуы буенча очрашкач, һәркайсының әйтер сүзе дә, җиткерер яңалыгы, тәкъдиме дә була. 
Сер түгел, Ватаныңда яшәгәндә рухи-мәдәни мирас, тамырларың хакында әллә ни уйламыйсың. Ә чит җирдә көтмәгәндә татарлыгың уяна: үзең дә сизмәстән милләтең, гореф-гадәтләр, милли киенү, милли ризыклар хакында белгәннәреңне барлыйсың – үзеңне милләт вәкиле итеп тоясың, җаваплылык сизәсең.

«Ханым» берлеге милләтебез хакында бер-берсен кабатламаган, һәркемгә кызык, мәгълүматлы чаралар үткәрүе белән танылды.
– Кыска гына вакыт аралыгында һәр идеяне, һәр проектны азагынача җиткерә алырлык актив формалашты бездә. Һәр чара кемгәдер ошар, күрсәтер, хисап тоту өчен түгел, ә үзебез өчен оештырыла бит.
Нәүрүз дә, татар ашлары бәйрәме дә онытылмаслык булды. «Рәссамнар Әнвәр Назыров һәм Җәмилә Гергенредер күргәзмәсе. Буыннар һәм мәдәниятләр диалогы» дигән чара исә берьюлы берничә теманы күтәрде. Үзбәкстанда туып-үсеп, хәзер Германиядә яшәүче рәссам Җәмилә Әнвәр кызы әтисенең һәм үзенең картиналары белән таныштырды. Очрашуның музыкаль өлешен Казаннан махсус чакырылган кунак – Татарстанның атказанган артисты Марсель Вәгыйзов бизәде. Кичәгә килүчеләр барысы да милли киемнәрдән иде. Катнаш гаиләләрдә үсүче балалар татар музыкасын, гармун моңын тыңлап, биеп кинәнде. Өйдә пешереп алып килгән милли ризык-лар тулы табын, елмаюлы йөзләр, татар рәссамнары иҗат иткән картиналар – барысы да татар рухына коендырды. Берлин татар яшьләре берлеге җитәкчесе Тимур Шәйхетдинов татар язмасы тарихы, Татарстанда яшьләр өчен чыгучы матбугат чаралары хакында чыгыш ясады, Илшат Шәрәфетдинов шигырьләр укыды, җырлады.
2019 елда «Ханым» Лейпцигта ике очрашу оештырды. Лейпциг университеты галимәсе, психология фәннәре докторы, халыкара аспирантлар оешмасы координаторы Асия Матушанская башка мәдәниятләр белән кызыксынучы, шул темага фәнни хезмәтләр язучы галимнәрне, төрле илләрдән җыелган аспирантларны «Татар теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» дигән кичәгә дәште. Университетта ул көнне татар шигърияте, музыкасы яңгырап торды. Өчпочмак пешерү, татарча бию буенча мастер-классларда катнашучылар күп булды. Ә июнь аенда милләттәшләр беренче тапкыр Лейпцигның үзәк ял паркына Сабантуйга җыелды. Бәйрәмдә Россиянең Германиядәге генераль консулы һәм Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор ансамбле катнашуы – барысы да горурлык хисләре уятты. Сабантуйны алып баручылар татар-рус-алман телләрендә гореф-гадәтләребез хакында сөйләп торды. Күпләр гаиләләре белән килде. Балалар өчен махсус уен почмагы да әзерләнде. 
«Ширн» сәнгать галереясында «Музыка, поэзия һәм татарча «Мулла» фильмы» дигән сәнгать фестивале Германиядә яшәүче татарларны гына түгел, Брюссельдан, Казаннан да кунакларны үзенә җыйды. Музыка мәктәбе укучылары чыгышын, Тукай Хамш башкаруында Сара Садыйкова көйләрен, шигырьләр тыңлап, вакытның узуын сизмәдек тә.
Пандемия шартларында да эшне туктатмадык: аралашу җаен таптык. Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарскаяга 95 яшь тулу уңаеннан оештырылган флешмоб кысаларында «Беренче мәхәббәт» җырын башкарып, видеокотлау яздырдык. Тагын бер виртуаль проект – Европа илләрендә яшәүче татар балалары Казандагы татар җырчылары белән бергә «Матур булсын» җырын башкарып, видеоязма әзерләдек. 
Күбебез катнаш никахларда булсак та, очрашуларга гаиләләребез белән киләбез. Шулай аралар да якыная. Проектларны татарча-русча-алманча алып баруыбыз да моңа булыша. Нинди генә эшкә тотынсак та, ирләребез теләктәшлек күрсәтә. 
Узган ел «Ханым» оешмасы татар бизәкләренә, халкыбызның милли нәкышенә багышлап 12 битлек календарь чыгарды. Һәр битенә милли орнаментлар төшкән һәм ай исемнәре иске татар телендә күрсәтелгән бу календарь күпләр өчен яңалык булды. Аны үзебез кебек диаспораларга таратуны, шушы юл аша татарның милли рәсем сәнгате белән таныштыруны максат иттек. Бик күпләрдә кызыксыну уятты ул. 
2021 ел календарен «Европадагы татар ханымнары» темасына багышлап, милли киемнәребезне күрсәтүне ки-
рәк таптык. Календарь өчен кызларыбыз милли кием элементлары кергән образлар әзерләде, кайберләре үз куллары белән чиккән, теккән, бизәгән аксессуарлардан фотога төште. Һәммәсе мавыгып алынды бу эшкә. Календарьда һәр ай аерым образга багышланды, һәр биттә татар халык киеме элементлары турында сөйләнде һәм заманча милли бер музыкаль әсәргә сылтама – QR-код урнаштырылды. Милли киемнәргә мәхәббәт уяту, таныту нияте берочтан ханымнарыбызның сәләтләрен барлады, яңа мөмкинлекләргә юл ачты. Календарь өчен профессио-наль фотосессия Германиянең Франкфурт-на-Майне шәһәрендә узды. «Ханым» оешмасы бу көнне – 27 сентябрьне «Татар киеме көне» дип игълан итте: ел саен бу көнне дөньяның төрле илләрендә яшәүче милләттәшләребезне милли кием яки берәр аксессуар киеп билгеләп үтәргә чакырабыз. 
Киләчәктә татар милли гореф-гадәтләренә, фольклорга багышлап та календарьлар чыгару теләгебез бар. Зур эш булып күренмәсә дә, нәкъ менә шулар аша тирә-юнебездәгеләргә милли йөзебезне ачабыз. Календарь өчен кирәкле мәгълүматны җыю да кызлар өстендә. Бу да күпме белем, яңалык дигән сүз.

Шушы эшләрнең башында торган тынгысыз Гөлнур ханым Даутованың үзе, гаиләсе белән якыннан танышыр вакыт җитте кебек.
– Тумышым белән Башкортстаннан, авыл кызы. Мин кечкенә чакта ук гаиләбез белән Ишембай шәһәренә күчтек. Укырга керер вакыт җиткәч, русча бер авыз сүз белмәвем ачыкланды: мәктәпкә барганчы бер ел русча өйрәнергә туры килде. Карт әтием белән карт әнием – авыл мәктәбе укытучылары, зыялы, гыйлемле шәхесләр, затлы нәсел башында торучылар. Каникулларымны алар янында үткәрә идем – татар теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләргә мәхәббәтне алар сеңдергәндер. Карт әтинең бик бай китапханәсе бар иде. Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгын үзем белән шәһәргә алып китүемне, әби-бабай җылысын шул рәвешле үземдә кадерләп саклавымны хәтерлим. Әнием һөнәре буенча табибә, әтием – мал табибы. Әти-әни ягыннан туганнарыбыз да заманына күрә югары белем алып, төрле тармакларда хезмәт куйган белгечләр. Халкыбызның тарихы, гореф-гадәтләре һәрчак кызык иде миңа, әмма үз илеңдә моңа гадәти яшәү рәвеше дип карыйсың – әллә ни игътибар итмисең. Ә менә Германиягә күчеп килгәч, татарлык үзеннән-үзе бәреп чыкты. Үзебезнең бар нәрсә дә якын, газиз икән бит миңа! Һәм елдан-ел күңелдә ул ихтыяҗ көчәйде генә. 2003–2005 елларда татарлар оештырган очрашуларны калдырмаска тырыштым. Туган телемне кабаттан ныклап өйрәнә башладым. 
Шушында кияүгә чыктым. Ирем Магнус Хамш – милләте белән алман. Ике улыбыз бар. Өйдә, әлбәттә, алман телендә аралашабыз. Олы улыбыз Тукай белән татар телен онлайн дәресләр аша өйрәнәбез. Һөнәрем буенча мин финансист, Россиядә дә, бирегә килгәч тә шушы юнәлештә белем алдым. Әлегә эшләмим, кече улыбыз Рубин Рамайны үстерәм.
Миңа өйләнгәч, ирем үзенә яңа дөнья – татар дөньясын ачты: ул да тырышып татарча өйрәнә хәзер. Бөтен эшләремдә төп таянычым да, ярдәмчем дә – ул. Иремнең шундый мөнәсәбәтенә мин бик рәхмәтле. Бу очракта күп нәрсә безнең үзебездән – хатын-кыздан да тора: булачак ирең алдында үзеңне ничек тоту, милләтең белән горурлануыңны, дәрәҗәңне саклый белүең мөһим. Шул чакта гына үзара аңлашу, хөрмәт түргә уза. 
«Ханым» уздырган чараларны мин – ана телемдә, ул алман телендә алып бара. Проектларның матди ягын да ирем кайгырта. Күп нәрсә үз көчебез белән оештырыла. Кайчагында кызлар да үз өлешләрен кертә. Ирем һөнәре буенча хокук белгече – адвокат: юридик мәсьәләләрне хәл иткәндә, ул бер карусыз безгә булыша, киңәшләрен бирә. «Ханым»ны рәсми рәвештә теркәүне дә кирәк таптык. Диаспора белән эшләгәндә, хакимият белән берлектә булу уңайрак – кайбер оештыру мәсьәләләрендә алар да ярдәм итә. «Ханым» берлеге – Европаны яшәү урыны дип сайлаган ватандашларыбызга рухи терәк. Психологик яктан ярдәм күрсәтүне дә изге максатыбыз дип саныйбыз. 

 Без чараларны ирем белән икәү алып барабыз: ул – алманча, мин – татарча, русча.

Ирегезгә генә түгел, сезнең өчен дә бу бит җәмәгать эше. Боларның берсе өчен дә хезмәт хакы түләнми... 
– Нәрсәгә кирәк бу сезгә, дип сорарга телисез инде. (Көлә.) Кыскача әйткәндә, бу – минем миссиям! Аны бер сүз белән генә аңлатып та бетереп булмыйдыр. Күңел кушуы бу. Рәхәтлек, канәгатьләнү бирә аларны оештыру. Үзем тормышта билгеле бер юл үттем – тәҗрибә тупладым. Нигә әле шуны милләттәшләрем белән уртаклашмаска, кулдан килгәнчә аларга ярдәм итмәскә?! Кемнедер шатландыру, башкаларга кирәкле булу – күңел ихтыяҗым. 
Майн елгасы буена урнашкан Франкфурт каласы – үзенчәлекле шәһәр. Халкының 80 проценты – башка илләрдән күчеп килүчеләр. Латин Америкасы, итальян, испан, төрек диаспоралары – иң эреләре. Ел да Европада шушы диаспоралар катнашында мәдәниятләр парады уза: халык урамга милли киемнәрдән чыга, милли музыкаларын яңгырата. «Ханым» берлегебез дә шулар арасында үз сүзен ишеттерергә, дөньяда татар дигән милләт барлыгын танытырга тырыша. Оешуыбызга ике генә ел булса да, алып барган эшләребез белән башкаларда кызыксыну уяттык. Язмышларын чит-ят җирләрдә тапкан милләттәш-ләремнең бер вәкиле булуымны онытмыйча, киләчәктә дә милләтемне шулай танытырга насыйп итсен. Иң зур теләгем – шул. Бу урында мәгърифәтче, казыя Мөхлисә Бубый сүзләрен искә төшерү урынлы булыр: «Хатын-кызлар татар җанлы булса, милләтебез беркайчан да югалмас!»

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар