Логотип
Милләттәш

Талпынган кош очмый калмас

Биш мең сәгать! Күктә ул әнә шуның кадәр вакыт үткәргән! 
Югары пилотаж буенча дөньяның абсолют чемпионы, СССРның атказанган спорт мастеры, Дөнья чемпионатларында халыкара категорияле судья (1984, 1986, 1990), Дөнья чемпионы (1984, 1986, 1990), Европа чемпионы (1985, 1987), социалистик илләр арасындагы Халыкара очучылар бәйгесендә абсолют җиңүче (1985, 1988), Австралия кубогы бәйгесендә абсолют җиңүче (1996)... Болар бар да очучы татар кызы Халидә МАКАГОНОВАның уңышлары! 1984–2009 еллар арасында Жуковскийда, Тушинода, АКШта, Берлинда, Англиядә, Исландиядә, Португалиядә, Австралиядә узган авиашоуларда ул югары очу осталыгын күрсәтә. Йөздән артык авиация курсанты әзерли. Авиациядә эшләгән елларында егермедән артык төрдәге очкычта һәм боралакларда очарга өйрәнә. Россия авиаспорты федерациясенең генераль секретаре һәм очучы белгечлегенә ия булган хатын-кызларның «Авиатрисса» клубы президенты вазыйфаларын башкарган Халидә Макагонова бүген дә зур иҗтимагый эш алып бара. 

Халидә ханым Макагонова белән без Мәскәүдә, Татарстанның вәкаләтле вәкиллегендә танышкан идек. Аннан соң мин аны Фуат Мансуровка һәйкәл ачканда очраттым. Ә «Татарстан якташлары» оешмасын тәкъдим итү кичәсендә без инде күптәнге танышлар кебек сөйләшеп киттек. Әңгәмәдәшемнең Россия авиация спорты тарихында шактый билгеле шәхес булуын белү мине шаккаттырды гына дисәм аз булыр... Очучы татар хатын-кызы дигәч, без бит Мәгубә Сыртланованы гына искә төшерәбез! 

Халидә ханымның әтисе Хөсәен абый Түбән Новгород өлкәсенең Мәдәнә авылында туган, әнисе Хәнифә апа – Чөмбәли кызы. Алар Мәскәүгә сугыштан соң күчеп килгәннәр. Халидә ханым инде Мәскәүдә туган. Гаиләдә алар биш туган: өч ир-малай (Рафик, Рәис, Харис) һәм ике кыз. (Халидәнең Хәсәнә исемле сеңлесе дә бар). 

Халидә үз тиңнәреннән бернәрсә белән дә аерылып тормаган, гади мәктәп баласы булган дисәм... Ул балачактан күкләр турында хыялланган, очкычлар, очучылар хакында китаплар укырга яраткан. 
Мәскәү – зур кала, әмма балалар шөгыльләнә торган очучылар мәктәбен ул үзе эзләп таба. Соңыннан аэроклубның самолетлар бүлегенә юл тота. Беренче килүендә аны кабул итмиләр. Ләкин бер елдан соң аэроклуб ишекләрен ул кабат ачып керә һәм кире кагарга урын калдырмаслык итеп: «Сез мине былтыр кабул итмәгән идегез. Быел менә тагын килдем. Ләкин бу юлы инде борылып китмәячәкмен, мин сездә очачакмын!» – ди. Алга таба Халидә үзенең «барыбер очарга тиеш» булуын исбатлый да.
Халидәнең балачагы, җәйләре әтисенең һәм әнисенең туган ягында, авылда – әбиләре янында уза. «Җиде яшемдә мәктәпкә барырга дип мине авылдан алып килделәр, – дип искә төшерә ул. – Бер авыз сүз русча аңламаганымны белгәч, беренче сентябрь алдыннан әнинең: «И Ходаем, ничекләр укырсың икән?» – дип хафаланганын хәтерлим». 

– Шулай да «очучы булам» дигән ныклы карарга кайчан килдегез? Әти-әниләрегез моны ничек кабул итте? 
– Әти белән әнигә башта белгертмәдем. Белгәч, әни бик нык кайгырды инде. «Очучы булам» дигән хыял күңелемдә, әйткәнемчә, 10 яшьләр тирәсендә үк бөреләнде. Заманы да шундый иде аның. Юрий Гагарин очышыннан соң безнең ил зур күтәренкелек белән авиацияне өйрәнә, үзләштерә башлады. ДОСААФ түгәрәкләрендә шөгыльләнгән яшьләргә самолет яки вертолетта, парашютта, планерларда очу – барысына да юл ачык иде. Без ул вакытта җиңүләргә омтылып яшәдек, тормышта үз урыныбызны табарга тырыштык. 



– Беренче очышыгыз исегездәме? 
– Беренче очыш... Ул минем чираттагы авыр имтиханнарымның берсе иде. Андагы хис-кичерешләр... Алар «ничек кенә булса да ялгышмаска, барысын да дөрес эшләргә» дигән курку катыш җаваплылыктан торгандыр. Мин ул вакытта прибордагы күрсәткечләрдән башка берни күрмәдем. Ә очу белән бәйле гаҗәеп рәхәт халәтне, шатлыкны беренче тапкыр үзем генә, инструкторсыз очканда гына кичердем.

Әле аңа кадәр дә очулар булды бит. Беренче тапкыр һавага күтәрелгәндә бары тик... ике метр гына очтым. Агач планер иде ул. Без аны «брошка» дип йөртә идек. Көннәр буе аэроклубта ята идем. Чиратлап очабыз. Чират көткән арада бер-беребезгә ярдәм итәбез – парашютларны очуга әзерлибез. Үземне һавага күтәрелергә чакырганчы кырыклап парашютны очышка әзерләгәнмен, төргәнмендер. Шулхәтле көттем очу минутларын! Парашютсыз да очарга әзер идем. Шунысын да әйтергә кирәк: очучылар парашют алып очарга бик яратмый. Ләкин кагыйдә буенча ул, һичшиксез, үтәлергә тиеш. Хәтта алар инде югары пилотаж белән шөгыльләнсәләр дә.

– Шулай да җиргә югарыдан, күктән карау, очкыч белән идарә итү нинди тәэсирләр уята?
– Җирдәге проблемалар җирдә кала... Атлап йөргәндә күрә алмаган матурлыклар, киңлекләр ачыла. Дөньяның яңадан-яңа матурлыкларын күрү шатлыгын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Кырыйдан гына болытлар йөзеп уза – кулыңны гына суз... 
«Очучы булачакмын!» — дигән карарны ул инде ун яшендә үк кабул иткән.

– Сезнең эштә иң авыры нәрсә? 
– Үз-үзеңне җиңү! Кайчагында үз-үземә: «Нәрсәгә кирәк инде бу сиңа? Бу тиклем авыр тренировкалар, гәүдәгә күтәрә алмаслык басым ясау...» – дия идем. Бөтен халәтем бу авырлыкларга каршы килә: баштүбән асылынып тору, канны башка куу, аннары аякларга төшерүне һич кабул итми. Кан тамырларына көч килеп, кан савулар да булды... Тик күнегүләрнең бер рәхәтен тапмасам да, ташламадым – үҗәт, үзсүзле идем. Ә осталык вакыт белән киләдер... Күңелдә ышаныч туганчы, самолетны үземә буйсындырганчы, очканда хөрлек хисен тойганчы күптөрле авырлыклар узарга туры килде әле. Ләкин соңрак кичерәчәк тойгылар боларның барысын да оныттыра. 
Бездә иң мөһиме – дисциплина һәм теория. Күккә юлым ДОСААФның аэроклубыннан башланды бит минем: анда безгә төпле белем бирделәр. Мәскәү авиация институтында укыган вакытта да аэроклубта алган белемнәр бик ярдәм итте, миңа анда уку авыр булмады.

– Ни генә дисәгез дә, күккә күтәрелгәч, очучыга һәрдаим куркыныч яный... Һәрхәлдә, миңа шулай тоела.
– Безнең инструкцияләрдә «очышта гадәттән тыш хәл» («особый случай полета») дип аталган маддә дә бар. Очучылар арасында «ул кагыйдәләр кан белән язылган» дигән гыйбарә йөри... Булды, андый очраклар да булгалады... Әмма минем сакчы фәрештәм бардыр дип уйлыйм – исән-имин калдым. Бервакыт Дөнья чемпионатына әзерләнәбез шулай. Чемпионат бер квадратта уза, ә тренировкалар икенче – безгә таныш булмаган квадрат өстендә үтә. (Чит илләрдә узган чемпионатларда кайсы квадратта очыш ясаячагыңны белмисең.) Югары пилотажның әле бер, әле икенче фигурасын ясап оча торгач, онытылып киткәнмен, карасам, очкычта ягулык беткән! Очкыч аланына барып җитмәячәгемне шунда ук аңладым, чөнки алда авыллар, Идел... Башка юл юк: үзем тренировка ясаган квадрат өстенә утырырга булдым. Шассиларны чыгармыйча... Ходай саклады – очкычка да, үземә дә зарар килмәде.
 
Үзара да, гаиләдә дә, кешеләр белән мөнәсәбәттә дә вакчыллык дигән нәрсә юк очучыларда.



– Очышка ничек әзерләнә идегез? Бөтен очучыларга кагылган кагыйдәләр турында сорамыйм...
– Очышлар булган көнне өйдән гел: «Якыннарым исән-сау булсын», – дип теләк теләп чыгып китә идем. Һавага күтәрелер алдыннан, бер аулак почмак табып, күктә башкарачак программаны күз алдыма китереп, башымнан кичерәм... Барысын да җир өстендә бер кат барлау миңа бик ярдәм итә иде. 

Очмый башлавыма инде менә ике ел була. Хәзер тренерлык хезмәтен башкарам. Халыкара «Авиатрисса» оешмасы президенты буларак та эшләрем шактый – өлгер генә.
Без аның белән аэроклубта таныштык. Ул самолетларны сынаучы-очучы. Әле һаман да шул эшендә. Кайнанам, заманында, аның өчен бик борчылып: «Әйтеп кара әле үзенә, очмасын иде», – дип тә үтенгән иде... Улыбыз безнең юлдан китмәде, ләкин ул да очкычларны үзләштерде, оча ала. Безнең дүрт оныгыбыз бар. Хәзер инде күбрәк алар белән буласым килә. Үзем тренировка, бәйгеләрдә йөреп, улымның үсүен күрми дә калдым. Кайнанама бик рәхмәтлемен – ул иң беренче ярдәмчем булды. 

– Сайлаган һөнәре кешенең холык-фигыленә тәэсир ясамый калмый, диләр...
– Әйе, шулайдыр. Без, мәсәлән, очучылар гел икенче кешеләр. Ниндидер бер үзенчәлек бар бездә. Аңлата да алмыйм моны... Җирдән аерылып, күктә булуның йогынтысы тими калмыйдыр ул. Очу мине күп нәрсәгә өйрәтте. Тормышның кадерен аңларга, аның кирәкле, мөһим ягын дөрес күрә, бәяли белергә дип әйтимме... Вак-төяктән арынырга, аларга игътибар итмәскә. Югалтулардан соң алган гыйбрәт, сабак бу. Ә югалтулар күп булды... Бергә янәшә эшләгән, бергә очкан иптәш­ләрне, дусларны югалту... Бик авыр хәл ул. Һавадагы дусларыңа җирдән торып берничек тә ярдәм итә алмыйсың. Ул оча, югары пилотаж фигураларын ясый һәм кинәт... очкычның канатлары салынып төшә, очкыч җиргә кадала... Ничек ярдәм итәргә ул вакытта? Күз алдымда күпме кеше шулай һәлак булды. Без моны техник якның артта калуы, аның пилотаж фигуралары өчен кирәкле дәрәҗәдә эшкәртелмәве белән аңлата идек. Чөнки очкыч конструкцияләре кирәгенчә эшләнмәгән, өйрәнелмәгән иде. Очканда барыбыз да бертигез: кем исән-имин җиргә төшеп утыра, кем һәлак була – ул турыда беркем дә алдан белми бит. Шуның өчен тормышта мөһим әйберләрне бәяли белергә өйрәндек тә. 



– Татарстанның Мәскәүдәге даими вәкиллегеннән, Сезне эзләп табып, «Татарстан якташлары» оешмасына чакыруын ничек кабул иттегез? Тарихи Ватаныбызда булырга туры килгәне бармы?
– Казанда булганым бар. Дөрес, бер генә тапкыр. В. Гризодубова, П. Осипенко, М. Раскова очып, үткән Мәскәү–Ерак Көнчыгыш маршрутын кабатлап (1938 елда алар 26 сәгать 29 минут бертуктамый очып, рекорд куялар), әлеге вакыйганың 60 еллыгы уңаеннан Американың очучы хатын-кызлары белән шул маршрут буенча очыш оештырып, үзем дә анда пилот буларак катнашкан идем. Безгә ул чакта Казанда тукталырга туры килде. Ә Татарстанның даими вәкиллеге мине үзләренә чакыргач, бик сөендем. Үземне зур бер гаилә кешесе итеп хис иттем... Онытылып барган милли хисләр яңарды. Татар булганым белән бик горурланам. Шунысын да әйтергә кирәк, «татар» дип үземне кимсеткән очракларны хәтерләмим. 

– Сез бәхетлеме?
– Әлбәттә! Тик менә вакыт кына шулхәтле тиз уза, әйтерсең, ул да оча! Гомер бик кыска! Күп нәрсәләргә өлгереп булмый. Мин хәзер һәрбер көнемнең, һәр минутымның кадерен белеп яшим. 

Мәскәү

«Сөембикә», № 8, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар