Логотип
Милләттәш

«Күлмәк сине үзгәртергә тиеш...»

– Абикайның алъяпкычы иде монысы... Ә монысын таныйсызмы? Әйе,  чиккән сөлге башы. Абикай яшь чакта бик күп чиккән безнең. Тузган дип, сөлгеләрен ташламакчы иде инде ул. Мин үземә алдым. Без аның белән бик якын... Күрәсезме, күлмәк җиңенең бер өлешендә нинди матур бизәк булып утыра алар. Үземә бик ошый! Мин аларны үземнең коллекциямдә куллангач, абикай шундый сөенде! Миңа кирәге чыккан диптер инде. Күлмәкнең аркасындагы менә бу тукыма да аныкы... Чаршауга ошаган дисезме? Мөгаен, шулайдыр, чаршау булгандыр, йә тәрәзә кашагасы... 
   
Асия БАРИЕВАны мөселман киемнәре дизайны өлкәсендә яңа исем дип атыйлар. Яңа, әмма инде шактый танылырга өлгергән исем. Һәрхәлдә, Мәскәүнең мода белән бәйле даирәләрендә ул билгеле дизайнер. Vogue, Elle, Wonderzine, Cosmopolitan, Grazia, Глазурь кебек журналлар аның белән инде шактый күләмле әңгәмәләр оештырырга өлгергән. Инде менә безнең чират... Үзәк матбугатта: «Журналистлар белән аралашырга бик яратмый», – дигән хәбәр күзгә чалынып калгач, дөресен әйтәм, аның белән элемтәгә кергәндә очрашырга ризалашыр дигән өметем алай зур түгел иде. «Килегез, көтәм», – дип җавап бирде ул. Һәм... мине өенә чакырды. «Аралашмый» дип, мәскәүләр, димәк, ялгышкан... Тәрәзәләре мәчеткә карап торган, манарадан көнгә биш тапкыр яңгыраган азан моңына күмелеп утырган фатирларына аяк басуга, барысы да ачыкланды. «Их, әни эшкә киткәнче аз гына иртәрәк килмәдегез. «Сөембикә» – аның яраткан журналы. Ул сезне бик озак алдырды», – дип каршылады Асия. «Казан-Мәскәү» поезды башкалага җиде тулганчы ук барып төшә, кешегә бу вакытта барып керергә иртәрәк, дип, вокзалда утырып торганыма үкенеп куям...
 
...Түрдә – подиум, анда, әлбәттә, элгечләргә эленгән киемнәр, шунда ук «Зингер» тегү машинасы, тукымалар... Идәннән түшәмгә кадәр көзгеле борынгы кием шкафы («Антиквариат» кибетеннән эзләп таптым», – ди ул). Асия бүлмәсе бу. «Бераз гына алданрак килсәгез, монда зур өстәл торганын күрер идегез. Хәзер остаханәм бар – шунда күчердем», – ди дә, әбисеннән алып килгән ниндидер бер тукыманы кушып теккән күлмәген миңа күрсәтергә теләп, кием элгечләре астындагы капчыкларны берәм-берәм бушата башлый. 
– Дубайдан күргәзмәдән кайткан килеш... Элергә өлгермәдем. Грузиянең Pia Keburte бренды белән коллабрациябезне тәкъдим итү булды анда.
«Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә чакырганнар, ә Казан әле дәшми...» Юк, моны ул әйтми, эчемнән генә мин уйлап куям. 

...Мәскәү кызы Асиянең балачакта бөтен җәйләре Пенза өлкәсенең Ришитен авылында үткән. (Әйе, шул, бик таныш – «аникай», «абикай» дип Пенза мишәрләре сөйләшә!) Әтисе Әнвәр дә, әнисе Зөһрә дә бер үк авылда үскәннәр. 93 яшьлек Мөнәвәрә әбисе бүген дә шунда яшәп ята әле. Ә аның кулы кагылган төрле-төрле тукымалар (безнең татар апалары, ак яулыклы әбиләр яраткан чәчәкле ситсыларны әллә кайдан таныйсың!), оныгы иҗат иткән күлмәкләргә күчкән дә, подиумнан – подиумга, шәһәрдән – шәһәргә, илдән илгә сәяхәт итә.
– Әбием – гап-гади авыл хатыны... Балаларына кием тегәргә юклык мәҗбүр иткән аны. Юк, тегү машинасы булмаган. Үзенә кулдан теккән бер күлмәген күреп шаккаткан идем. Ничекләр пөхтә эшләгән! Мин аны үземнең «Күчмәләр» дигән беренче коллекциямдә кабатладым. Җиңнәрен алдым, ә өстен шул килеш калдырдым... Техникумда диплом эшем дә татар милли күлмәге булды. Әбинең яшел бәрхет җиләне кебек җилән дә тектем, тик минеке кызыл вельветтан иде. Абикайга бүләк иттем, хәзер дә кия әле ул аны. Тамырлар тартуыдыр бу... Илһам чыганагын үзеңнән, үз тамырларыңнан эзләү дөресрәктер. Бу очракта иҗат иткән эшләрең ихласрак килеп чыга, аңа башкалар да күбрәк игътибар итә. 
 
«Әнигә рәхмәт, үзе иҗаттан ерак кеше булса да, бер теләгемә дә каршы төшмәде, – ди Асия. – Олылар күзлегеннән бик үк җитди булмаган эшләр белән шөгыльләнсәм дә, тыймады. Кешедә талант бармы-юкмы икәнен башта ук аңлау авыр бит. Вакытны бушка уздыру булып чыгуы да бар иде... Ә әни миңа ышанды. Сәләтләремне үстерергә тырышты». Зөһрә ханым кызын җитәкләп башта сәнгать мәктәбенә йөртә. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, текстиль техникумын сайлавы белән дә килешә. 
 
Югары белем алырга уйлагач, архитектура урынына кабат текстильгә туктала Асия. Ә дизайнер булып китүе... Рәсем ясарга, үз куллары белән нидер тудырырга яраткан кыз үзен беркайчан да офиста эшләячәк дип, күз алдына китерми, билгеле. Иҗатка тартылу кечкенәдән була аңарда. Барысын да дипломга әзерләгән коллекция хәл итә. Шул коллекция белән башта Асия Бариеваны Санкт-Петербургта узучы Мода атналыгында – LMA Fashion Weekда, аннан «Русский силуэт» яшь дизайнерларның Халыкара бәйгесендә   катнашырга чакыралар. «Ниндидер яңалык күрсәтә алам, дип башта уйламадым да. Бик гади формалар, конструкцияләр, төсне үз тоемлавым гына иде бит бу. Ә аннан аңладым – боларның берсе дә башкаларда юк икән», – ди ул. «Русский силуэт»та Асияне трикотаж буенча атаклы дизайнер Людмила Норсоянда дәресләр алу мөмкинлеге белән бүләклиләр. Офыклар киңәя…
 
Ә аннан барысы да – тормыш, иҗат, яшәү рәвеше икегә бүленә. Хәтта гардеробтагы кием-салым да. Мода өлкәсендәге белгечләр, Асияне телгә алганда, «мөселман киемнәре дизайнеры» дип атый башлыйлар. Интервьюлар биргәндә, әңгәмә шушы җиргә җиткәч: «Ә аннары мин хаҗга киттем…» – дип дәвам итә ул. 
– Аллаһы Тәгаләгә мин һәрвакыт ышана, аның үземә ярдәм итүен дә тоя идем. Әмма миңа кеше кайсы дингә омтылса, шул хакыйкать булып тоелды, аны ислам белән бәйләп карамадым. Күңелемдә туган бихисап сорауларга җавапны кайдан гына эзләмәдем, тик нигәдер исламга гына мөрәҗәгать  итмәдем... Ә аннан кинәт күңелемә хаҗ турындагы уй керде. Кешеләр нигә баралар хаҗга, нигә анда үзгәрәләр, аларга анда ни була? Беркөнне әнигә: «Минем дә хаҗга барасым килә», – дидем. Ул тагын мине аңлады, хуплады.
 
Моның гади генә сәяхәт булмаячагын, тормышым үзгәрәчәген барып төшүгә сиздем. Пәйгамбәребезнең аяк эзләре сакланган җир икәнен хәтта һавасыннан тоярга була анда. Без яшәгән отельнең фойесында утырганда Коръәннән бер сүрәнең тәрҗемәсе кулыма эләкте. Моңарчы Коръәнне укыганым юк иде: тетрәндем, әйтерсең, ул минем өчен язылган иде. 
Әнигә сораулар яудыра башладым. Кечкенә чакта Мөнәвәрә әбием намаз укырга өйрәткән иде мине. Дини нәсел алар... Аннан ташладым. И-и, борчылды инде абикай аның өчен... Хаҗда мин кабат намазга бастым. Һәр намазым артында Ходайга ялварам: минем дә тирә-юнемдәге кешеләр тойганны тоясым килә. Күзләре юкка гына яшьле түгел бит аларның! Кошларның, хәтта агачларның Аллаһы Тәгаләгә саҗдә кылганына шаһит булдым – алар да Ходайга мохтаҗ. Минем дә күңелем ышана, тик йөрәгем генә дәшми, сизми...
 
Мәдинә шәһәрендә без урнашкан отель Пәйгамбәребез мәчете белән янәшә иде. Мин инде намазны көтеп кенә торам – үзем генә дә мәчеткә керәм. Ахшам вакыты иде. Гарәпчә берни аңламыйм, ләкин имам ниндидер бер сүзгә җиткәч, күзләремнән яшь коела башлады. Йөрәгемнең ачылганын,  догаларымның кабул булганын шунда тойдым... Намаз бетте, мәчеттән чыктым. Анда күк бик матур, бигрәк тә шәфәкъ вакытында. Отельгә кайтасым килми иде – урам буйлап киттем. Бара-бара шәһәр читенә үк килеп чыкканмын. Алда – таулар, алсу төстәге күк. Ә мин ниндидер ярату нурына коенып басып торам... Урыннан кузгалсам, бу хисне башка тоймам төсле... Ул җирләрдән китәсем килмичә, очкычта да еладым да, еладым. Мәскәүгә кайткач, элеккечә яши алмасымны белә идем инде. 2013 елның ноябрендә шулай итеп минем яңа тормышым башланды...
 
Үзен биш вакыт намазсыз күз алдына китерә алмый инде ул хәзер. Хаҗдан кайтканнан соң бер ел узгач, гарәп теле өйрәнергә дип, өч айга Мароккога бара ул. Беренче тапкыр уразаны шунда тота. Тәрәвихлар, ифтарлар... Мароккода чак бәйләгән яулыгын Асия кайткач та салмый инде. 
 
Исламга килү аның коллекцияләрендә дә чагыла: иркенрәк фасоннар арта (хәер, сыланып торган күлмәкләр аңарда элек тә күп булмый), алар гәүдәне күбрәк каплый – дизайнерның ачык изүле, кыска җиңле коллекцияләр эшләгән чоры артта кала.
– Мине элеккечә төрле чараларга чакырып торалар, – ди Асия. –  Коллекцияләремә игътибарның кимегәне юк, ул кызыксыну хәтта соңгы вакытта артты да бугай. Минем «ябык» киемнәремдә тамашачы бөтенләй  башка нәрсә күрә. Лукбук вакытында модельләрнең битләрен ябуыма да исләре китми. Бу аларны куркытмый. Син үз-үзеңне яхшырак, күбрәк аңлаганда, үзеңә ни кирәген тойганда, башкаларга иярмәгәндә кешеләр дә моны тоймый калмый. Иҗатыңның кыйбласы аларга никадәр чит булуга карамастан, сиңа якынаерга, нигә нәкъ менә шулай эшләгәнеңне аңларга омтылалар. 
Лукбук – дизайнер иҗат иткән кием-салым һәм аксессуарлардан образ һәм стильне ничек тудырырга икәнен фотосурәтләрдә күрсәтү ул. Кайчак кием сатып алганда, аны тәгаен нәрсә белән киясебезне белмибез. Бу очракта лукбук иң яхшы ярдәмче. Дизайнер Асия Бариева лукбукларын башкаларныкы белән бутау мөмкин түгел: аныкында йөзләр капланган.  
– Беренче тапкыр модельләрнең битен Bella Kareema бренды өчен әзерләнгән коллекциямне тәкъдим иткәндә яптым. Модельләр подиумга чыкканда, гадәттәгечә музыка да уйнамады, табигатьтә булган тавышлар – су челтерәве, дулкыннар кагуы, күк күкрәве, яңгыр явуы гына ишетелеп торды. Тамашачының модельнең йөзенә түгел, ә аны тулыландырган башка нәрсәләргә игътибар итүен теләдем. Һәр яңалыктан башта ни уйларга белми югалып калалар бит: фикерләр төрле булды.  
 
Bella Kareema бренды белән А. Бариеваның коллаборацияләре (ике брендның уртак эше шулай дип атала) инде берничә. Аның өчен яңа тәҗрибә була бу. Үзенең төп коллекциясеннән монысы, әлбәттә аерыла. Asiya Bareeva  брендына аванградлык хас булса, Bella Kareema өчен ул коллекцияләрне гадирәк, көн дә киярлек итеп эшләргә тырыша. «Миндәге кебек киемнәрне кияргә әзер булмаган кешеләр дә кия алсын», – ди. Болары – мөселман кызларына күбрәк туры килә. Аннан Bella Kareema кием-салымны, Асиядән аермалы буларак, берәрне генә түгел, ә күпләп җитештерә. (Алар өчен тагын бер яңа коллекция әзерләү турында хыяллана Асия. Ул инде аның ничек булачагын да күзаллый: ак төстәге тукымага Казан хаттаты Эдуард Димасов язган язулар төшәчәк.)  
– Ә Asiya Bareeva брендын теләсә кем кия алмый, минем клиентларым гади генә кешеләр түгел. – ди ул. – Һәм аны мөселманнар гына да сайламый. 
Әйе, шулайдыр. Беренче карашка «кыса»ларга кертелгән кебек тоелган Asiya Bareeva бренды артында иркенлекне, көчне тою өчен башка төрле уйлау, дөньяга башкача карау кирәктер. 
Асиянең иң яраткан шөгыле – барлык тукымаларын идән уртасына таратып ташлап, төсе, бизәге, фактурасы буенча бер-берсенә туры килгәннәрен, яраклашканын табып алу – лекалолар җыю. «Хыялың күзаллангач, монысын эшләү бик җиңел. Мин аларны бик тиз табам», – ди ул. Бер генә тукыма кисәген дә ташламый ул – кирәге чыгуы бар. Кибет киштәсендә яткан тукымага күзе төшкәндә, гадәттә, ул инде аны киләчәктә кайда, ничек кулланачагын белә. Әмма еллар буе чират көтеп яткан тукымалар да бар икән.  
 
Кая, нинди генә сәяхәткә барса да, тукыма җыеп кайта Асия. Сәяхәтләргә ул хәзер шуңа да күбрәк буш чемодан белән барырга тырыша. Тукыманы күбрәк Европада ала: Бельгиядән, Италиядән, Франциядән... Тукыма алырга дип махсус чыгып китми, дисәм... Бельгия дизайнерлары елга ике тапкыр үзләренең тукымаларын ташлама белән сата икән. «Бу вакытка туры китереп барсаң, шактый сыйфатлы тукымаларны күпкә арзангарак алырга була», – ди ул. Флоренция (Италия) янәшәсендәге тукымалары белән атаклы кечкенә генә Прато дигән шәһәрдә дә сайлау мөмкинлеге зур, дип саный.  
Асиянең тукымаларга булган «мәхәббәте» берәүдән дә сер түгел: дуслары, кая барсалар да, аңа бүләккә тукыма алып кайтырга тырыша. Төрле илләрдән кайткан тукымаларны – төрле энергетиканы кушып, нидер тудырудан тәм таба дизайнер. 
– Миңа интерьер тукымалары күбрәк ошый, – ди ул. – Калын, «бүртеп» торган чәчәкле тукымалар, жаккард, челтәр дә ошый, җитенне бик яратам, мамык белән ефәкне... Кыскасы, табигый тукымаларны. Шулар белән генә эшлим дә. Төсләргә килгәндә, кара төсне яратмыйм. Минем коллекцияләрдә сез аны бөтенләй очратмассыз.
Бүлмә уртасындагы борынгы шкафны ачабыз да, әңгәмәнең иң кызык өлешенә – аның гардеробына күчәбез. Үзе әйтмешли, «элеккеге, дуамал» тормышында аның гардеробы күпкә бай булган. Берара ул аяк киеме җыю белән мавыккан. Болар инде хәзер барысы да артта калган. 
– Элек үзем иҗат иткән һәр кием белән аерылышу авыр иде миңа. Хәзер аларга артык бәйләнмәскә тырышам. Бу бит әйбер генә... Әйдә, миннән башка, үз тормышлары белән яшәсеннәр. Әмма үзем белгән, үзем аралашкан кешеләргә аларны сату күңеллерәк – теләгән вакытымда күрә алам. Саша исемле бер дус кызым, мин бу эшкә тотынуга, беренчеләрдән булып киемнәремне сатып ала башлады. Мөмкинлеге бар, ул теләсә нинди брендны сайлый ала, әмма миңа килә. Әлбәттә, күңелле хәл!  
Хиҗабтан йөргәч, гадирәк, күзгә бәрелеп тормый торган итеп киенергә тырышам. Хәер, барысы да кәефкә бәйле... Киләчәктә гел үзем иҗат иткән киемнәрне генә кияргә җыенам: йокы күлмәгеннән алып пальтога кадәр. Коллекцияләрдән кием-салымны үземә бик сирәк калдырам. Менә бу «толстовка» узган елгы кышкы коллекциядән. Тукымасын Бельгиядән алган идем, ә кесәсендә тагын абикайдан алып килгән тукыма! 
 
Без тагын әңгәмә башындагы сүзгә кайтып төшәбез: аны тамырлар рухландыра! Әбисенең сандыгы! Андагы төсе уңган тукымалар. Кайсы изрәп  тузган булса да... Алдагы коллекциядән менә бу чалбарның тукымасы да  авылда – Мөнәвәрә әбисе өендә «яшәгән». Абикае аңардан нәрсә теккән булгандыр, анысы мөһим түгел, оныгы, сул ягын әйләндергән дә (Асиягә, гомумән, күп тукымаларның эчке ягы күбрәк ошый!), аңа яңа тормыш бүләк иткән. Асия бернәрсәне дә исраф итми: күлмәге искергән икән, аның чәчәкләрен кисеп ала да, аппликация итеп яңа күлмәгенә «күчерә». Әбисенең чиккән сөлгеләре, алъяпкычы, күлмәкләре, Асия генә күргән, тойган, ул гына яраклаштыра алган юл белән яңа күлмәкләрнең матур бер бизәгенә әйләнә. Дөресрәге, Asiya Bareeva брендының бер өлешенә!
 
Асия БАРИЕВА – кыскача: 
* Мин иҗат иткән киемнәрне кигән кешеләрнең тышкы кыяфәтләре генә түгел, эчке дөньялары да үзгәрүен телим. 
* Начар тирәлеккә караганда, ялгызлык әйбәтрәк. Үзеңне буш кешеләр белән әйләндереп алырга ярамый. 
* Хаҗдан кайткач, мин хәтта төсләрне дә башкачарак, ачыграк күрә башладым.
 * Мөселман хатын-кызлар өчен кием-салым иҗат иткәндә минимализмга омтылу кирәк.   
* Иманга килү – Аллаһының зур бүләге ул, мин моңа ни өчен лаек булганмындыр, белмим.  
* Мин бернәрсәгә дә озак вакыт сарыф итәргә яратмыйм.  
* Дизайнер тегәргә тиеш, дип уйлап, кешеләр ялгыша Әгәр мин боларның барысын үзем эшләп утырсам, бернигә өлгермәячәкмен.
* Күргәзмәләргә күп чакыралар. Күңелем тартканына гына барам: юл чыгу – минем үземә дә, коллекциямә дә стресс ул. 
* Кием дизайны гомерлек һөнәрем дия алмыйм. Соңгы вакыт керамика белән шөгыльләнәм. Кызыл балчык тере кебек бит ул, аннан үз кулларың белән нидер әвәләү миңа бик ошый.
 
 
 
 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Э нигэ гади кешелэр дэ кия алмый киемнэрегезне?! Шулай бик кыйммэтмени?! Узегезне моселман дисез бит, кин кунеллерэк булыгыз, гади халык та кия алсын!

    Хәзер укыйлар