Логотип
Милләттәш

​Кайтыр идем – киталмыйм...

Киндерле көткән. Без киләсе көнне әллә ничә йортта иртән-иртүк пилмән бөккәннәр (Себер авылларында мал суйган, пилмән катырган вакыт), балык кыздырганнар, Казан кунакларына авыз иттерергә дип, җир җиләге, мүк җиләге кайнатмаларын барлап куйганнар. Әти-әниләре, әби-бабалары кендек каны тамган җиргә дога кылырга, мәчеткә җибәрергә кичтән үк әзерләгән садакасын сиксәнне узган Разыя апа, онытыла күрмәсен дип, әллә ничә тапкыр бер урыннан икенче урынга күчергәндер. Көткәннәр, бик көткәннәр.

Киндерле урта мәктәбендә соңгы атнада гел безне уйлап яшәгәннәр. Күңелләреннән туган тел турындагы барча җыр һәм шигырьләрне барлаганнар, яңаларын өйрәнгәннәр. (И-и, алар куйган ул концертның ихласлыгы, җылылыгы, чыгыш ясаучы балаларның сөйкемлелеге! Татарча чатнатып «Гөлләрем» дип җырлаучы Настя үзе генә дә ни тора!)

«Сөембикә» журналының аларга бик кадерле, якын икәнен Киндерлегә аяк басуга тойдык. Атаклы галимебез Диларә ханым Тумашеваның: «Фольклор экспедициясе белән Себернең кайсы авылына барып керсәң дә, һәр өйнең өстәлендә «Азат хатын» ята анда», – дип сөйләве искә төште.

Бу кешеләр белән беренче генә очрашуым булса да, мин дә аларга ят түгел идем. Әти-әниләре, әби-бабалары гомер буе төшләрендә күргән, сагынып күз яше түккән, әкиятләренә кушып сөйләгән Кайбыч дигән җирдән сәлам алып килим дә, ничек инде чит булыйм?! Киндерле ул көнне хатирәләргә чумды.

...Яз башыннан бирле җиргә бер тамчы яңгыр төшмәгән. Әле кайчан гына ямь-яшел булып күкрәп утырган үләннәр күзгә күренеп саргайган. Тишелеп чыккан бәрәңгеләр эссе кояш астында үсә алмый әлсерәп утырган. Авыл шомлы тынлыкка чумган. Кешеләр «ачлык» сүзен көннән-көн күбрәк кабатлаганнар.

Сафиулла бабамның җизнәсе, яшьли ятим калган Габделзакир, башка киңәшер кешесе булмагач, беркөнне кичләтеп каенатасы, Хәмидулла карт йортына килгәндер.
– Себер ягына җыенучылар бар. Нишлим, әти, әллә мин дә аларга ияримме? Монда калсак, ачтан гына үләрбез, – дигәндер.

Кызын еракка җибәрәсе килмәсә дә, аларның берсеннән-берсе кечкенә балаларын – үзенең оныкларын уйлап, Хәмидулла бабай: «Тәвәккәллә соң кияү», – дип җавап биргәндер. (Ә әбидән сорап тордылармы икән' Мөгаен, юктыр да. Әллә каягы Себердә яшәп ятучы кызы Гайникамалга, киявенә язган хатларында: «Юкка киттегез, юкка ашыктыгыз. Сезне озаткач та яңгыр яуды, бәләк-бәләк бәрәңге үсте. Сез генә китеп адаштыгыз», – дигән сүзләрне гел кабатламас иде, югыйсә.)

Бер урамнан гына торган себер татарлары авылына шактый гаилә барып төшәләр алар. Кочак җәеп үк каршы алмасалар да (артык кашык кемгә хаҗәт?), себерлеләр үзләренә өйдәш итеп тә кертәләр, ризыктан да өлеш чыгаралар. Капка төпләреннән үк башланган урманнан бигрәк, биредәге халыкның иген чәчмәве, бәрәңге утыртмавы шаккатыра кайбычлыларны. Бар ашаганнары – ит тә балык.

Бабамның бертуганы Гайникамалның кызы, әтиемнең туганнан туган апасы Разыя апа Төхфәтуллина сөйли:
– Мин Кайбычтан дүрт яшьлек булып килгәнмен. Юлда ниләр булганын хәтерләмим. Үз-үземне белә башлаганда, без әле чалдуннарда (казанлылар мондагы себер татарларын шулай дип атыйлар) фатирда яши идек. Бик әйбәтләр иде алар. Корбан, Ураза бәйрәмнәрендә пешеренәләр иде дә, безне атна буе берсеннән-берсенә кунакка йөртәләр иде.

Әтиләр күрше авыл урысларына барып эшләп йөрделәр, такта ярдылар. Биш-алты ел шулай узды. Аннан соң гына ызба салырга керештеләр. Килгәннәргә, нигәдер, йорт урыны бирмиләр иде. Әти башта өйне Киндер- легә күптән килеп төпләнгән туганы Садретдин абзыйның ишегалдына салды. Үз почмагыбыз булды, дип яшәп ятканда, Садретдин абзыйларның бозаулары үлеп китте. Абзыйның хатыны моның сәбәбен нигәдер бездән күрә. Әни аның иренә шулай дип әйтүен ишетеп тора да, кайтуга бу хакта әтигә җиткерә. Ә әти кызу кеше иде, шунда ук түбәгә менеп китте дә, йортны сүтә дә башлады. Бераздан инде без себер татары – Юлдаш абзый ишегалдына күчереп салган йортыбызда яши идек. Колхозлашу чоры башлангач, утызынчы елларда, инде үзебезгә бирелгән җиргә әти ул өебезне өченче тапкыр күчереп салды.

Кайтырбыз, бәлки әле илгә кире кайтырбыз дигән өмет еллар үткән саен кими, югала бара. Яңа балалар туа. Алар инде «мин Кайбычныкы» дип түгел, «мин Киндерле малае», «мин Киндерле кызы», дип сөйлиләр. Үсеп буйга җитәләр дә, әти-әниләре теләмәсә дә, себер татарларына өйләнә, аларга кияүгә чыга башлыйлар. Кайбыч сүзе күңелнең түренәрәк яшеренә, озын төннәрдә сискәндереп уятучы төшләргә генә күчә.

Гайникамал апа Рәсәйгә кайтып, Олы Кайбычта калган йортларын сатып килә. Бик озак үзалдына моңаеп йөри.
«Сиңа рәхәт, туганнарың өзелеп калмады анда, – ди ул ире Габделзакирга. – Ә мин сагынам шул».
«Олы кызым, Әһликамалым Кайбычны шулкадәр яхшы хәтерли, минем кебек үк авылны сагына. Аның белән сөйләшсәк, үземне Бәрле буйларында йөргәндәй, Ташлы кизләү суларын эчкәндәй тоям», – дия торган була Гайникамал апа.

Әле офыкка, офыклар артында әти-әнисе, туганнары, ахирәтләре яшәгән Кайбыч ягына, әле берсеннән-берсе кечкенә дүрт баласына карагандыр да, кызлары гомер буе онытмаслык итеп отып калган шушы җырны сузгандыр: 
Йөгерә-йөгерә җиталмыйм,
Тал куагын уталмыйм.
Тал куагында үтәр идем,
Сезне ташлап киталмыйм.
Кайтыр идем – киталмыйм...


Тәмле дип, бездә бүген дә чәй суына көянтә-чиләк белән күбрәк Ташлы кизләүгә йөриләр. Ярларыннан ерагаеп, инеш кенә булып калса да, Бәрле дә ага әле. Аның аша салынган, Гайникамал апа кызларына сөйләп калдырган кичүләр әле дә бар.

Кайбыч та үз урынында. Туган авылым дип, үзәкләре өзелгән Гайникамал апалар, Габделзакир абзыйлар, аларның балалары – Шәрәфетдин абый, Әһликамал апа һәм тагын бик күпләр генә Киндерле кырыендагы мәңгелек йортларына күчкәннәр инде. Гомерлек сагышларын, сагынуларын үзләре белән алып күчкәннәр...

Кемгә кайда туфрак булырга язган дип уйлыйсың да, Төмәндә себер татарларыннан ишеткән бер җырны искә төшерәсең:
Утырдым да көймә түренә,
Карадым да суның төбенә.
Су төбендә генә һич кара юк,
Аллам язган эшкә чара юк.


Ә Киндерле яши. Бер генә урам булган чакларын ул инде хәтерләми дә диярлек. Казаннар килгәч, монда да иген чәчә, бәрәңге утырта башлаганнар. (Бездә быел бәрәңге булмады дигәч, бакчаларында үскән йодрык-йодрык бәрәңгеләрен күрсәтеп куандылар. Безнең якта җәйләрнең бөтен ямен, рәхәтен алган Колорадо коңгызы аларда әле яңа күренә башлаган. Егерме-егерме биш ел элек үзебезнең: «Аның әнкәсе оча да ала икән», – дип гаҗәпләнеп сөйләгәнебез исегездәме? Без хәзер чебен-черки урынына гына күргән бу коңгыз турында төмәннәр дә әлегә әнә шулай «икән» дип кенә сөйләшә.)

Бу якларның иң зур байлыгы, әлбәттә, урман. Кайберәүләрнең йорт алларында шәм кебек төз наратлар үсеп утырса да, урман хәзер бакча башларыннан арткарак чигенгән. Киндерлеләр өчен аның инде ерак тоелуы безгә хәтта кызык та булды.

Әтиемнең бу авылдагы тагын бер туганнан туганы, Рабига апа Әхтәриева сөйли. (Гайникамал апа аны Киндерлегә килгәч, кырык сигез яшендә генә тапкан.)
– Урман якын булгач, элек авылга гел бүреләр килә иде. Без Разыя апа белән төнгә сарыкларны чоланга кертеп калдырабыз. Берәүләрнең сыерын бүре ашаганын хәтерлим, тик аны коткарырга беркем дә якын бара алмады.

Себер татарлары ауга йөрсәләр дә, безнекеләр бу эшкә никтер кызыкмадылар. Бохарин авылыннан Хафәзә исемле бер тегүче килә иде. Берзаман ул югалды. Халык: «Ире белән ауга йөргән, аккош атып үтергән икән, шуңа күрә хәзер күзләре сукырайган», – дип сөйләде.

Тышкы яктан буяуга буялган йортлар авылда күзгә әлләни чалынмады да бугай. Бүрәнә черемәсен дип, нигә буяп азапланырга, тузса, урман якын, егарбыз да яңасын алып кайтырбыз, диләрдер инде. Киндерлегә әлегә газ килеп җитмәгән. Бик көтәләр! Хәзергә исә утын ягалар. Ә утынга кытлык юк, билгеле. (Киндерледә булып кайтканнан бирле, менә егерме ел инде әти: «Алар кебек, утын әрдәнәңдә ничә кубометр утының калганын уйламыйча, печән кибәннәреңнең санын белмичә яшәсәң икән ул», – дип сөйли.)

Соңгы елларда Киндерледә булган иң зур вакыйгаларның берсе, авыл урамнарына асфальт юл салудан кала, мәчет ачу тантанасыдыр. Дөресрәге, күрше авыл урыслары килеп манарасын кискәннән соң, озак еллар клуб булып торган мәчет бинасын алар кире Аллаһ йорты итеп үзгәрткәннәр. «Элеккеге кебек унике үк булмаса да, җиде метрлы манара күтәрдек», – дип сөенәләр. Туксан өч яшендә вафат булган Зарифҗан муллаларын (авылда аны гомер буе Шәкерт абый дип йөрткәннәр) сагынып искә алалар. Аның улы, авылдашлары Зөфәр әфәнде Әхтәриевнең Түбән Тауда район хакимияте башлыгы итеп сайлануы белән исә чын-чынлап горурланалар. «Халыкка әтисе кебек игелекле булыр», – дип юраулары инде юш килгән. Әйткәнемчә, Киндерленең олысын-кечесен сөендереп, яңа җитәкче авыл урамына асфальт түшәткән.

Киндерле мәктәбендә моңарчы гомер-гомергә татарча укыганнар. Авылга каяндыр килеп урнашып калган рус гаиләсендә үскән Генаның армиядән әнисенә: «Җыен урыс арасында бер мин татар монда», – дип хат язуын мәзәк итеп сөйлиләр.

Моңарчы дидем, чөнки татар теле соңгы елларда Киндерледә инде фән буларак кына укытыла. «Яңа гына күршеләрдәге башлангыч мәктәпләрне яптылар да, безгә егерме өч рус баласын китереп куштылар, – ди мәктәп директоры Энҗе ханым Фазлуллина. – Әлегәчә тәнәфесләрдә татарча гына сөйләшкән укучыларыбыз өчен, яшермим, борчылабыз».

Барысы да әйбәт булыр, ди өметләнәсе килә. Бездән соң тагын ун егерме, утыз, юк, йөз елдан соң Киндерлегә килеп чыккан сөембикәлеләргә дә мәктәп укучылары чигүле түбәтәйләрен киеп, энҗеле калфакларын  кыңгыр салып, «татар теле – минем туган телем», дип җырласыннар, яттан Хәсән Туфан шигырьләрен сөйләсеннәр, тыпырдатып татарча биесеннәр... Татар теле укытучысы Фәния ханым Заһидуллинаны сөендереп, татарча китапларга күмәргә иде менә үзләрен. (Сезнең дә күңелегез мондый теләк туса – редакциябезнең адресын беләсез.)

...Көн сизелеп салкынайтты. Җитмәсә, ачы җил чыкты. Рушан абыйның «джиб»ы эчендә өйдәге кебек җылы. «Кеше акыллары бар бу машинаңда», – дип көләбез. Тик японнар урамда салкынлык утыз градустан да түбән төшәргә мөмкин дип, башларына китермәгәннәр бугай. Радио утыз җиде градус дип хәбәр итеп торса да, машина эчендәге «компьютер» утызны гына күрсәтә.

Без инде Төмәнгә кайтып барабыз. Көн буена ишеткән-күргәннәрне куңелдән барлый-барлый, һәрберебез үз уена чумган.
Узган гасырның егерменче елларында Идел буендагы ачлык- хәерчелектән качып, Татарстаннан күп халык күченгән бу якларга. Туган яктан аерылу хәсрәтләрен киметик диптер, килеп урнашкан җирләренә күп вакыт илдә калган авылларының исемен кушканнар. Һәрхәлдә, якташлар бергәрәк яшәргә тырышканнар. Нәсел тамырлары Сабага яки Арчага гына барып тоташкан андый авыллар Төмән өлкәсендә бүген дә бар. Киндерле күршесендәге Кыткүлдә (Ивашкино) күбрәк элеккеге апаслылар көн итәләр, Болгарда – буалылар... Әйе, тамырлары – бездә, чыгышлары белән алар – безнеке.

Алдагы көнне Төмәндә Милли-мәдәни мөхтәриятнең өченче корылтаенда катнаштык. Ул башыннан алып ахыргача гел рус телендә барды. Залда гел татарлар иде, югыйсә. Чыгышларның берсендә яңгыраган: «Мәктәп яшендәге татар балаларының сиксән биш проценты үз туган телләрендә сөйләшә белми», – дигән фикер безне бигрәк тә сискәндерде. Күп мәктәп китапханәләрендә татар китаплары егерме данәдән артмый, дип тә әйттеләр. Себер татарлары өчен узган ел бик затлы әлифба чыгарган булганнар. Кызганыч, аны кулланучы юк, ди. Гаҗәеп ихлас, самими, киң күңелле (үзебез очрашканнары аша без аларны шулай дип белеп калдык) себер татарларының үзләренә генә хас үзгә сөйләме дә юкка чыкса...

Әнә шундый борчулар, уйланулар белән кайтып барабыз.
Еракта инде утлары гына җемелдәп күренгән Киндерлегә кабат борылып карыйм. Елмаеп куям. Үзләренең Кайбыч төбәгенә генә хас булган әллә никадәр сүзне кушып сөйләүләренә үзләре дә аптырап: «Каян килде икән болар безгә? Китапларда да очрамый. Мөгаен, кайчандыр себер татарларыннан откан булганбыздыр», – дип уйлаганнар бит...

Күргәннәремне, әйткән тау кадәр сәламнәрен түкми-чәчми әти-әниемә, якташларыма, Кайбычыма кайтарып җиткезәсем бар. Моннан соң инде мин Киндерлене дә, моңа кадәр якыннан белмәгән туганнарымны – Разыя, Рабига, Өммегөлсем апаларны, аларның балаларын – Рушан, Рөстәм, Хәмит, Салих абыйларны, Римма, Асия, Рәсимә апаларны... – барсын-барсын сагынып яшәрмен. Без әле очрашырбыз. Минем сезнең һәммәгезгә дә Кайбычны күрсәтәсем килә. Безнең Кайбычны!

Казан-Төмән-Киндерле-Казан.

P. S. Поездда исемә төште. Безнең авылда бит Киндер күле дигән җир бар! Якташларым Төмән өлкәсенә барып җиткәч, урнашу өчен шуңа күрә Киндерле авылын сайлагандыр. Илдән еракта бу исем аларга бик тә якын, кадерле тоелгандыр...

«Сөембикә», №2, 2003 ел.


Татар телен Киндерле мәктәбендә башта Рәшидә апа, аннан озак еллар Мөнирә апа Шәмсетдинова укыткан. Инде аларның игелекле эшен Фәния ханым Заһидуллина дәвам итә.


Йортларга терәлеп үскән бу наратларда әллә нинди бер сер, үзгә бер матурлык
бар.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар