Логотип
Милләттәш

​Илнур – татарның асыл егете

Әнкәсе белән әткәсе кушкан исемдә бит аның гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә Илнур – «ил», «нур» – илгә, дөньяга нур сибүче. Ул ялкынлы шигырьләр мөгаллиме (авторы), үзәкләрне өзгеч моңлы тавышы белән авыр минутларда күңелләрне юатучы җырчы-композитор, эшмәкәр, иганәче, ХМАОның Когалым шәһәрендә гөр килеп эшләп торган татар-башкорт иҗтимагый үзәге – «Нур» оешмасының җитәкчесе дә. Бер кешедә күпме төрле һөнәр, табигый талант – кыскасы күпләргә үрнәк шәхес.



Илнур Мусин Мансаф улы 1974 елның 10 апрель гүзәл Башкортстанның Бүздәк районы, Якуп авылында укытучы гаиләсендә дөньяга килә. Игезәк сыңары! Кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай була. Күп укый, һәрнәрсәне белергә омтыла, тырыш. Атасы кебек үк оста итеп гармунда, баянда уйнарга өйрәнә, матур моңлы итеп җырлый, ел саен уздырылган район Сабан туен көтеп ала, чөнки балачакта кемнең генә көрәш батыры буласы килми икән, билбаулы көрәштә катнашып өч тапкыр көрәш батыры исеменә лаек була.

Булачак җырчы егетнең балачагы, үсмер еллары табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан Якуп авылында үтә. Шунда башлангыч белемне ала. Әниләре, укытучы булып эшләүче Язирә ханым аларны – биш баланы ялгыз үстерә. Әтисез калганда, Илнурга нибары 8 яшь була. Ул бик иртә әнисенең уң кулына, апа-сеңелләренә терәк-таянычка әйләнә. Дөньяның ачсын кече яшьтән татып үсү егетнең тормыш юлына йогынты ясамый калмый.

Мәктәпне тәмамлагач, белемгә омтылып, яраткан һөнәрен тирәнтен өйрәнергә дип Уфа каласына килә. Ике югары белемен дә Уфа шәһәрендә ала. Икенче югары белеме – укытучы. Ул вакытларда ук инде бәйрәм-кичәләрдә актив катнашып, акрынлап кына үз сәләтен, үз моңнарын халыкка бүләк итә башлый. Табигый моңга ия булса да, үзәкләрне өзәрлек итеп җырласа да, башка җырчылар кебек эстрадага ияреп китми, тормышта башка юлны сайлый.

Язмыш аны салкын Себергә – Когалым шәһәренә китерә. Калада яшәүче татар-башкортларны бер оешмага җыеп берләштерүне ул үз алдына максат итеп куя. Оештыру сәләте югары булган, өстәвенә моңлы җырчыны халык бик тиз үз итә, аны «Нур» иҗтимагый татар-башкорт милли мәдәни оешмасының җитәкчесе итеп сайлыйлар һәм бик дөрес эшлиләр. Аның зур тырышлыгы аркасында иҗтимагый үзәк көннән-көн үсә, җанлана. Татарлар күпләп яшәгән төбәктә дә татар мәктәпләре булмау, телнең, гореф-гадәтләрнең онытылып баруы, аны борчуга сала. Татар мәктәбе ачу теләге, хыялы белән янып йөргән егет Когалым шәһәрендә беренче тапкыр татар телен өйрәнү ниятеннән «Туган тел» түгәрәген, якшәмбе мәктәбен ачып җибәрә.



Билгеле инде бу мәктәптә алар тел генә өйрәнмиләр, милли бәйрәмнәр, кичәләр дә һәрдаим оештырып торалар. Шәһәркүләм оештырылган бәйрәм, чараларда актив катнашалар. Ел да уздырыла торган Сабантуй бәйрәмен хәзер татарлар, башкортлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә зур түземсезлек белән көтеп ала. Ару- талуны белмәгән егет үз якташларын, Татарстан, Башкортстан шәһәрләрендә яшәп иҗат иткән танылып килә торган яшь талантларны кунакка чакырып, зур залларда концертлар оештыра. Аларны Себер җирендә яшәгән милләттәшләренә, башка милләт вәкилләренә таныта.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аздыр. Соңгы вакытта Илнурның тагын бер сәләте ачылып килә – ул шигърият дөньясында йөзә. Үзенең остасы Р. Миңнуллин, А. Атнабаев һәм башкаларның иҗатына таянып, шулай ук халык авыз иҗатыннан илһам алып, шигъриятка килгән яшь шагыйрьнең хәзер инде үзе тудырган шигъри дөньясы бар. Ул бүгенгесе көндә үз иҗатын туплап беренче иҗат җимешен – «Гашыйк җаным» дип исемләнгән китабын чыгарырга әзерләнә. Илнурның эчке дөньясын шул шигъри юлларга салынган тирән эчтәлекле мәгънәле фикерләрдән, табигый моң белән сугарылган моңлы җырларыннан аңларга була. Аның бүгенгесе көндә иҗатын халык бик яратып, зур түземсезлек белән көтеп ала. Танылган җырлары инде байтак: «Синсез яшәү миңа нигә», «Түземлелек кирәк», «Китеп барам», «Бүгенгенең белик кадерен», «Иң изге кешем, син, әнкәй», «Таң кояшы», «Идел», «Пар наратлар», «Төшләремә кердең», «Җылы сүз», «Умырзая», «Нәрсә булды сиңа бүген?», «Туган көн», «Сукмагымны оныт, бутама!», «Онытыласым килә», «Әйтми китмә, дидең»... Җырның авторлары да бит күренекле шагыйрә ханымнар: А. Вәлиуллина, Г. Айзатуллина, Л. Гайнутдинова, Г. Рашитова, Р. Тимерова, В. Мәхмүтова һ.б.



И. Мусин – ихлас җырчы, яшь лирик шагыйрь. Аның кабатланмас мәхәббәт лирикасы, туган як, туган җир, табигать лирикасы, әниләргә, туган халкына багышланган шигырьләре безнең як укучылар арасында бик тә популяр. Аның шигырь-җырларын үсмерләр дә, яшьләр дә, өлкән буын да яратып укый, яратып тыңлый.

Булса да күп илләр,

Тарта туган җирләр,

Кайтыр юлга якты нур сибеп.

Туган якта, хәтта,

Таный кебек таллар,

Күләгәли алар хәл биреп.

Туган якта таңда

Кошлар сайрый талда

Җырларыма, әллә кушылып.

Газиз туган җирдә

Мине әнкәм көтә

Улым кайта диеп сагынып.

Изгеләр дә бардыр...

Очрашулар сирәк булсалар да,

Синле төшләр бик еш кергәли;

Бәйрәм җитсә хәтерлидер димә,

Һәр көн саен истә син, әни.

Бик кадерләп саклыйм сурәтеңне,

Син һаман да матур, яшь әле;

Кан юлымда синең җылың ага,

Җырларымда – бик еш син, әни.

Изгеләр дә бардыр, ләкин алар

Минем өчен сиңа тиңмени?!

Күпләр сокланырлык моңнар тулы

Гомер биргән миңа – син, әни.

Зур булсам да инде үсеп җитеп

Тик син яктыртасың юлымны.

Син булмасаң адашырмын төсле,

Ятим итә күрмә улыңны!

Әти

Синең яшькә җитеп киләм, әти...

Буй-сыным да, диләр, синеке.

Гүзәллекне санлыйм, гармун тартам

Синең кебек өзеп күрекне.

Кире кайтып мине күрә алсаң,

Таныр идең, сүзсез, улыңны...

Яшьне тыймый – ә мин елар идем,

Бар гомерлек кысып кулыңны.

Синең яшькә җитеп киләм, әти...

Бүген уйлар синең турыда.

Синең гомер дәвам итә хәзер

Миндә, әти, минем улымда!

Илнур Мусин – популяр җырчы-композитор, танылган җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр генә түгел, тормыш иптәшенә ныклы таяныч, улына үрнәк әти дә. Себер җирендә 17 ел үз теленә, үз милләтенә тугъры калып, татар-башкорт халкын берләштереп, аларга яхшы тормышта яшәргә уңай шартлар тудырып торучы ШӘХЕС тә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар