Логотип
Милләттәш

Гали Акыш һәм аның гаиләсе белән әңгәмә

Моннан җиде ел элек язылган бу мәкалә... Бүген Гали абый да, Фәридә апа белән Наҗия апа да  арабызда юк... Шул ук бүлмәдә диктофонын тотып, журналист Алсу ХӘСӘНОВА да бар иде бит. Кадерле кешеләремне сагынып, язманы бирегә урнаштырырга булдым. Барысының да урыннары җәннәттә булсын.


Әнкара шәһәрендә яшәүче сәясәтче, Гаяз Исхакый эшен дәвам итүче, узган елда туксан яшен тутырган Гали ага Акыш һәм аның бертуган сеңелләре Сәидә, Фәридә һәм Наҗия апалар өенең ишекләре Төркиядә укучы татар студентларына, ватандашларына һәрвакыт ачык. Миңа Төркиянең курорт шәһәре Анталиядә үткәрелә торган төрки телле журналистлар семинарына барырга насыйп булды. Юк, болай түгел… Гали ага һәм аның туганнарының хәл-әхвәлен белешәсе килү, чәй эчә-эчә эңгәмә корып утырасы килү теләгенең чынга ашуы өчен, семинарга бару мөмкинлеге насыйп булды, дип әйтү, дөресрәк булырдыр… Татарстаннан берничә журналист белән Анталия һәм Әнкараны аерган сигез сәгатьлек юл кичеп, Гали ага Акыш гаиләсенә кунакка килеп төштек.

akish


— Гали ага, Сез халкыбыз хакына бихисап хезмәт куйган олы шәхес. Сез — аның горурлыгы. Сезнеңчә ничек, эшегез тиешенчә бәяләндеме? Татар халкына кабат-кабат ниләр җиткерергә телисез?
— Язганнарымны, әйткәннәремне бәлки кайберәүләр яратмаганнардыр ук. Әмма бар сүзем, барлык фикерләрем үз халкым язмышын кайгыртып әйтелде. Хәзер дә мин нәкъ шул фикерләремдә, теләкләремдә калам. Рус милләтенә дә, һичбер башка милләткә дә карышым юк һәм һичкайчан юк та иде. Һәр милләт белән дус булып яшәү мөһим. Татар милләтенең борынгыдан килгән җанаваз теләге – тулы бәйсезлек ул. Безнең бәйсезлегебез Русияга һич зыянга түгел, киресенчә, файда гына китерер.
Татарстан шуны да аңласын иде: куркыныч, афәт Русиядән түгел, ә бәлки Кытайдан килер. Ошбу нәрсә безгә генә түгел, барча милләтләргә дә яный. Татарстанның киләчәге исә – бөек Төркия белән бөек Русия дуслыгында. Татар халкының бурычы – динне, денне, әдәбиятны, мәдәниятны, мәгърифәтне, ә иң әүвәл, туган телне кыямәткәчә саклап калу.

1991 елны Советлар Союзы таркалгач, Татарстан үрнәге барлыкка килде. Бу – үзара тату яшәү моделе. Татар халкы диннән һич тә чит-читкә тайпылырга тиеш түгел. Үз нәүбәтебездә, без дә башка диннәргә чикләү куймаска тиеш. Татар мәдәниятен чикләп, рус мәдәниятына гына өстенлек бирергә тырышуны мин сәяси җинаять кылуга тиң саныйм. Үзара аңлашулар өстән, өстенлеклекле кушу юлы белән түгел, дипломатия, мәдәни-сәяси калыпта төзелергә тиешле ул.

Русиядә киләчәк белән бәйле башка бер куркыныч бар… Ул да булса, алкоголизм. Ирешкән хәбәрләргә караганда, йөз кешенең унсигезе шул чир белән авырый икән. Әгәр дә мәгәр әлеге сан егерме биш процентка җитсә, киләчәк турында сүз йөртеп тә булмас. 1910 елда ук Варшава университеты профессоры Машков менә болай дип әйткән булган: “Әгәр дә бер үзгәреш булмаса, дегенерация туктамаса, алты буын алышынгач, ягъни 465 елдан соң ил юк булачак”. Димәк, аның фикеренчә, 2017 елда Русия империясенең юкка чыгуы ихтимал. Бусы да – һәр милләткә яный торган куркыныч.

-Бүгенге Татарстанга әйләнеп кайтыр идегезме, Гали ага?
— 1993 елда Казанга баргач, татар телевидениесендә минем белән әңгәмә үткәргәннәр иде. Шушындый ук сорау биргәннәр иде. Кабатлап әйтәм: Татарстан тулы бәйсез, мөстәкыйль булса, һичшиксез кайтыр идем. Иншаллаһ, ул өзелеп көткән көннәр дә килеп җитәр әле, җитәр.

— Гали ага, Татарстанны әүвәлрәк ниндирәк дип булсын теләгән идегез? Ниһаять, өметләрегез әзме-күпме акландымы? Кайсылары чынга ашты да, кайсылар ашмады?
— Өметләрем, ышанычым тулысы белән акланып җитмәде. Тулы бәйсезлеккә омтылу татар халкының канына, җанына сеңеп калган. 1552 елдан бирле — 457 ел буена кеше кулында көн күрәбез. Кырым татарлары белән Казан татарларын чагыштырып карыйк әле. Үзбәкстанга дәррәү көчләп куылган Кырым татарларының туксан ике проценты, яхшы эшләрен, ияләшкән һөнәрләрен ташлап китеп, Кырымга әйләнеп кайтты. Кырым татарларында тулы бәйсезлеккә омтылыш гаять көчле. Казан татарлары арасында исә “Кайда инде ул безгә бәйсезлек?!” дип уфтанучылар бар. Алай ук өметсезләнергә һич ярамый.

Мин 1956 елны дәрәҗәне күтәрү имтиханына кергән идем. НАТО идарәсенең персонал сәркәтибе миннән: “Җаваплар биргәндә нинди телдә уйладыгыз?” — дип сорады. Бүтән башка телдә уйлавым мөмкинлеге турында башыма да килми инде. “Ана телемдә, билгеле,” – дип җавап кайтардым. Татарстанга баргач, татар журналистларына шундый ук сорау биргән идем. Ни аяныч, һич берсеннән “Татар телендә уйлыйм” дигән җавап ишетмәдем… Ана телендә уйлау гаять зур урын алырга тиеш. Бу, әүвәл нәүбәттә, ана телендә тәрбия бирүгә бәйле. Татар баласының теле “мама” дип түгел, “әни” дип ачылсын.

-Киләчәкне кайгыртуда без – бүгенге татарның яшь буыны нишләргә тиеш?
— Шул ук мәсьәләгә әйләнеп кайтабыз: Татарстан җөмһүриятенең тулы бәйсезлегенә омтылу хасияте. Чикләр ачылып, барлык дөньяны гизә алсагыз да, теләсә кайда укымасагыз, теләсә кемнең гыйлемен үз итмәсәгез дә, яшәү барында үзегезнең бөек татар кавеменнән икәнлегегезне онытмагыз.

Сәидә апа: Милли тәрбия, дин иң элек, мәктәптә бирелергә тиеш. Башлангыч татар мәктәбендә булдың исә, һичбер заман син башка милләткә кушылып китмисең, телеңне, динеңне саклыйсың. Ни өчен без Чин илендә яшәгәндә ана телебезне сакладык? Тел – дин кебек ул. Ана телен югалту – динне югалткан кебек. Үз телеңне югалтсаң, вафат ата-аналарың рухы рәнҗи. Ана телен, динне, тарихны саклаудан тыш, матди тормышны алып барыр өчен икътисадны җайга салырга кирәк. Менә шуннан соң гына тулы бәйсезлек килә ул.

— Гали ага, бу көннәрдә Анталия шәһәрендә егерме алты илдән килгән төрки телле журналистларның семинары уза. Сез моңа нинди мөнәсәбәттә?
— Бик хуп, яхшы эш. Бүгенге көндә татарлар аерым, азәриләр аерым-аерым, гомумән, төркиләр аерым… Нигә мондый соң без?! Югыйсә, бер анадан кебек бит! Төркиләр бергә-берәгәйле булса гына генә яши ала. Татарларның мәдәниятенә киртә куелмаса, милли уянышка әһәмият бирелсә, без яшәрбез. Бу – көч. Төркиядә Истанбулның Әдәрне Капы дигән җирдә татарлар һәм башкортлар өчен аерым редакцияләр эшли Татарстан белән Башкортостанның мәдәният үзәге ачылды…

— Сәидә апа, чит җирләрдә яшәп, үзегезне ничек татар итеп саклап кала алдыгыз?
— Ата-анабыз Русиядән китеп, чит илдә төпләнгәннәр. Безнең шикеллеләр аз түгел иде. Сәүдә белән килгән татарлар да булган, аларның күбесе Пенза төбәгеннән булган. Күбрәк Харбин, Хайлар шәһәрләренә килеп җирләшкәннәр. Барып җиткәч ук үз хәл-әхвәлләре белән татар мәктәпләре, мәчетләр ачканнар. Күбесе сәүдәгәрләр булганга күрә, бу игелекле, иманлы эшкә ярдәм итү мөмкинлеге булган. Үз бала-чагаларын да шул татар мәктәпләренә сабак алырга бирделәр. Татар мәктәпләре башта биш сыйныфлы, аннары алты сыйныфлы булган. Анда дин, тарих, география, ислам гыйлеме, татар тарихы, татар теле, Коръән дәресләре укытылган. Икенче сыйныфтан башлап ук дин өйрәтелгән. Татар җырларын җырлап, Тукайны укып үстек. Тукай көннәрен уздыра идек. Өлкәннәр, балалар өчен кичәләр оештырыла идек. Кытайдагы татар халкы шул кичәләр белән рухланып яшәде.

Хөсәен Әбдүш дигән бер кеше бар иде. Ул яшьләр белән кичәләр оештыра торган булды. Елга өч-дүрт мәртәбә татар кичәләре уздырып барды. Шунда Гаяз Исхакый әсәрләре сәхнәләштерелеп куела торган. Бергәләшеп татар китаплары укылды. Әлеге кичәләргә рус университетларында укучы студентлар да йөрде. Алар да татарча яхшы сөйләшә. Рус иптәшләребез шактый күп иде. Рус егетләре татар кызларын бик яраталар иде, бик матурлар, бик тәрбияле, әхлаклы дип мактадылар. Ничек кенә булмасын, руслар белән гаилә корышкан кешеләрне мин һич хәтерләмим. Менә шундый чаралар татар телен вә рухын саклап калган да инде… Харбиндагы университетны тәмамлаган инженерларарыбыз Төркиягә китеп барды. Алар эшләгән төрек ширкәтләренең хуҗалары татарлардан риза-канәгать булды. Әле “безгә татар иженерлары килсен!” дип сорый торганнар иде…



…Кытайда яшәп торганда без японнар, кытайлар, руслар белән бик дус тормыш иттек. Шулай да, ничек кенә булмасын, мәктәптә тарихны укыган чагында, русларга карата җаныбызда бер-бер төрле дошманлык хисе уянып киткәли иде… Күңелләребездә бер генә сорау бар — без русларны дошман итеп күрмибез ләбаса, ә алар нигә дип безне изәләр? Әлбәттә, бу сүзләр тулаем рус халкы турында түгел-түгелен. Әмма һәрбер килгән хөкүмәт нигәдер татарның телен югалттырырга тели… Без моны һичничек кабул итә алмыйбыз!.. Берара сугыш вакытында әмер бирделәр: киемнәрегез өстендә Россия билгесен йөртегез дип. Шунда бөтен татар каршы чыкты, япон хөкүмәтенә барып: “Ничек инде шулай? Без бит рус түгел, нинди җәза бирсәгез-бирегез, без ул байракны тагарга риза түгел”, дидек. Японнар моны кабул итте. Менә шулай итеп, без үз татарлыгыбызны саклап калуны дәвам иттек. Безнең фикеребезчә, Татарстанда туган телебезне авыллар саклап бара. Алар динне саклап калган. Хәзер дә татар авылларында фәкать татарча гына сөйләшәләр. Без шуңа бик куанабыз инде. Шәһәрләрдә татар теле нигә югала бара соң? Без моны һич аңлый алмыйбыз. Безнең вакытта университетларны тәмамлаган профессорларыбыз, докторларыбыз бар иде – һичберсе татар теленнән читләшмәде. Һәркайсы ана телендә сөйләште. Без хәзер хәйран калабыз. Ана телеңне югалту – денеңне, динеңне, үткәнне, киләчәкне югалту шикелле бит ул. Чит илләрдәге диаспораларыбызда, үз илебездәге булган татарлар да үз ана телләрен югалтмасыннар иде. Шул чагында безнең киләчәгебез үткәндәге сыман матур булыр.

— Гали ага, бөтен дөньяга янаган глобальләшү шартларында татарны инкыйраздан нәрсә саклап калыр дип уйлыйсыз?
— Татарларның чиреге генә Татарстанда, калганнары читтә гомер сөрә. Кабатлап әйтәм, баштан әхлакның нигезе булган динне сакларга кирәк. Ул көндәлек биш намаз уку белән чикләнеп калмыйча, аның бар бурычларын, фарызларын башкарыру фарыз. Телне саклау мәсьәләсенә килгәндә, Мәскәү нәрсә дисә, шуңа “әйе” диеп баш какмаска, ә бәлки үз мәнфәгатьләребезне кайгыртырга, көндаим көрәшергә кирәк! Телевидение, радио, матбуганның ярдәме нык тияр. Кулга-кул тотынышып кына татарлыгыбызны саклап кала алырбыз.

— Сәидә апа, бүгенге көндә Әнкарада укыган татар студентлары туган телләрен онытып җибәрми микән ул?
— Төркиядә Казан мәдәнияте дәрнәге, ягъни үзәге бар иде. Бирегә күчеп килгәч тә Кытайдагы вәзгыятьне дәвам иттердек. Егерме биш-утыз ел буенча шул үзәктә җыелышып кичәләр уздыра килдек. Бергәләшеп милли аш-су белән, милли җырлар яңгыратып татар туйларын бәйрәм итүләребез һаман истә. Соңрак — 1970-80 елларга кадәр уң-сул фиркалар арасында чуалышлар башланып китте. Сәясәткә каршы җыелышалар икән дигән фикер килеп чыкмасын өчен татар дәрнәге ябылып та торды. Хәзер Төркиядәге татар гаиләләрендә татар теле югалмый, саф татарча сөйләшәләр. Шулай да, бүгенге яшьләрдә татарлар, милләте, татар халкы тарихы белән зур кызыксыну юк… Әмма ничек кенә булмасын, аларның җан-каннарында татарлык бар дип ышанабыз, һәм бер дә бер вакыты җиткәч, ул уянып та китәр әле.

— Әнкарада укыган татар яшьләре ничәме-ничә еллар сезгә гел кунакка килеп йөри. Сәидә апа, Фәридә апа, Наҗия апа, Гали абый! Сез аларны һәрвакыт ачык йөз, татлы сүз белән каршы аласыз. Хәзер аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан. Сезнең тарафка килгәндә үк шундый булганнармы алар, әллә инде сездән өйрәнделәрме икән?..

— Моны аларның үзләреннән сорагыз инде. Без үзебез матди яктан да, рухи яктан да бик күп авырлыклар кичердек. Шуңа күрә яшьләрне бик яхшы аңлыйбыз. Хәлдән килгәнче ярдәм күрсәтергә тырышабыз да. Чит җирләрдә мәрхәмәт күргән кеше алга таба начар юлга басмый инде ул.

2009 ел, ноябрь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар