Логотип
Милләттәш

Ерак тарихтан кайтаваз

Манара ташларын сыйпаганда апамның кул җылысын тойгандай булдым.
2009 елның май аенда  Казанда үз тарихына битараф булмаган һәр татар кешесен чиксез дулкынландырган зур вакыйга булып узды: Татарстан башкаласында Казан ханбикәсе Сөембикәнең нәсел тармагы вәкиле, бүгенге көндә Франциядә гомер кичерүче княгиня Ксения Юсупова-Сфири кунак булып китте. 22 май көнне Татарстан Республикасы Милли музеенда  княгиня «Сөембикә» редакциясе журналистларына махсус интервью бирде.     

Ксения Николаевна, без бүген Сөембикәбезнең сеңлесе янына килдек, рөхсәт итсәгез, Сезгә «ханым» дип мөрәќәгать итәр идек...
– Рәхмәттән башка берни дә әйтә алмыйм...

Без Сезнең белән март аенда, «Кенәз Юсуповлар нәселе тарихы. Казан-Петербург-Париж» проекты кысаларында Санкт-Петербургта њткәрелгән тантаналы чараларда очрашырбыз дип хыялланган идек...
– Ул вакытта мин нәни оныгымны карау белән мәшгуль идем.



Казанга чакыру килеп төшкәч аптырап калмадыгызмы? Гомумән, Казан, Сөембикә дигән исемнәр Сезгә моңарчы ни дә булса сөйли идеме?
– Үсмерлек чорыма кадәр мин үземнең нәсел-ыруымны бары тик рус милләтеннән булган кешеләрдән генә гыйбарәт дип белә идем. Әби-бабам да, әти-әнием дә үткәндәге иң якты хатирәләрне генә искә алып, үз башларына төшкән михнәт-кыенлыкларны яшереп килделәр. Минем сабый йөрәгемне җәрәхәтләмәделәр. Моның өчен аларга әле дә рәхмәт укыйм. Борынгы бабаларымның саф мөселман динендә булганлыгын, тамырларыбызда татар каны акканлыгын үсеп җиткәч кенә белдем. Борынгы язмаларда, аеруча бабам Феликс Феликсович мемуарларында төп тамырыбыз татар икәнлекне раслаучы мәгълүматлар бихисап. Нәсел гербыбызда сурәтләнгән татар кешесе, ярымай үзләре үк күп нәрсә хакында сөйли... Аннары, алга таба Юсуповлар белән туганлашкан Нарышкиннар, Шереметевлар да татардан чыккан бит. Казанны кайчан да булса барып күрү турында күптәннән хыяллана идем. Әлбәттә, Нугай Урдасыннан Казан иленә килен булып төшкән Сөембикә ханбикә язмышыннан да хәбәрдар идем. Чакыру алгач, шатлыгымның чиге булмады. Инде бирегә килгәнемә атнага якын вакыт узды. Бик күп кешеләр белән танышып аралаштым, тарихи урыннарда булдым. Үземне биредә әллә кайчаннан бирле яшәгән кеше кебек хис итәм хәзер.

Казанда Сезне иң нык дулкынландырган мизгелләрне әйтеп китсәгез иде.
– Сөембикә манарасы янында күз алдымнан тулы тарих үткән кебек булды. Манара ташларын сыйпаганда апамның кул җылысын тойгандай булдым. Кремль – искиткеч! Аннары, Казанда мин гомеремдә беренче тапкыр мәчеткә кердем. Нәселем әрвахларына багышлап дога кылдырганда, колагымда гел «Ксения, Ксения» дигән тавыш пышылдап торды, ирексездән күзләремнән яшь акты, гүяки алар барысы да мине ишетәләр иде...

Белүебезчә, Сез Россиягә тәүге тапкыр 1980 елда аяк баскансыз. Ул килүегездә әле Юсуповларның резиденцияләре Сезнең өчен йозакта булган...
– Заман зилзиләләре аркасында эмиграциягә китәргә мәҗбүр булган Россия кешеләренең, әлбәттә инде Юсуповларның да, күңелен айкалдырган иң зур теләк – тизрәк ватанга әйләнеп кайту иде. Бабам Феликс Феликсовичның мемуарларында: «Без сөргеннең язмышыбызга тигән иң авыр сынау икәнлеген аңлый идек. Әмма менә хәзер, мөһаҗирлектә 32 ел үткәргәннән соң да сөргеннең очы-кырые күренмәс дип беребез дә башыбызга китермәде», дигән юллар бар. Аларның өмет-хыялы тормышка ашмады. Беренче мөмкинлек туу белән Россиягә килеп, туган туфракка баш июне алар безгә, оныкларына васыять итеп калдырдылар... Тәүге тапкыр Россиягә Американың Афинадагы илчелеге делегациясе составында килдем. Нәүмизләнеп, Петербургта Юсуповлар сарае каршында басып тордым. Эрмитажга керү дә насыйп булмады. Әйткәнегезчә, безнең өчен ишекләр ябык иде. Ә инде 1991 елда Юсуповлар сарае хезмәткәрләре үзләре минем белән элемтәгә керде. Хәзер мине Юсуповларның Петербургта да, Архангельдә (Мәскәү өлкәсе) урнашкан йортларында, утар-биләмәләрендә дә көтелгән кунак итеп каршы алалар. 2000 елда Россия гражданлыгы алу бәхетенә ирештем.

Ничәмә-ничә буын әби-бабаларыгыз гомер кичергән зиннәтле сарайларны, алар тарафыннан тупланган бәһасез байлык-хәзинәләрне, мәдәни шедеврларны күздән кичереп йөргәндә (әле күпмесе төрле музейларга таратылган яисә билгесез рәвештә юкка чыкан), күңелегезне нинди хисләр били?
– Бер-ике сүз белән аңлату кыен. Ә менә күңелемдәге теләкне әйтә алам: Юсуповлардан калган милекнең таралып бетмичә, бүгенге көнгә кадәр килеп җитүе өчен үзеннән өлеш керткән кешеләрне Ходай рәхмәтеннән ташламасын иде!



Татарстан Милли музеенда «Кенәз Юсуповлар нәселе тарихы» күргәзмәсе ачылу уңаеннан оештырылган тантанада республиканың Премьер-министры урынбасары — мәдәният министры Зилә Рәхимќан кызы Вәлиева Сезгә Санкт-Петербургның «Альфа» ювелир заводы» ААҖ зәркәнчеләре тарафыннан эшләнгән «Сөембикә сагышы» дигән асма бизәк тапшырды. Татарларда «биргәннең битенә бакма» дигән гыйбарә бар. Шулай да, патшабикәләрне кызыктырырдай асыл бизәнгечләр белән «эш иткән» кеше буларак (белүебезчә, Юсуповлар 1919 елның апрель аенда Англиянең хәрби корабында үзләре белән чит илгә саллы ук хәзинә-мал алып чыккан, әлеге маллар әллә никадәр рус эмигрантларының гомерләрен саклап калган), әлеге бүләккә нинди бәя бирер идегез? 
– Традицион татар орнаментларын, тарихи мотивларны кулланып, үтә нәфис нәкыш белән иҗат ителгән асма бизәк – «Сөембикә сагышы» – минем өчен иң беренче чиратта ерак гасырларның кайтавазы ул... Мин аны, гаиләбезнең иң кадерле ядкарьләре белән бергә, килер буыннарга калдырачакмын.

Кече оныгыгызны Ясмин-Ксения дип атавыгызның сәбәбе нидә?
– Баланы, мөселман бабаларыбыз хөрмәтенә, мөселман исеме белән дә атыйк дип, кызым Татьянага үзем тәкъдим иттем. Татьяна берсүзсез риза булды.



Якын көннәрдә Сез кайтыр юлга кузгалачаксыз, Казанга кайчан да булса янә килерсезме?
– Бу минем иң зур теләгем булачак. Киләсе очрашуларга кадәр!


Княгиня Ксения Юсупова-Шереметева-Сфириның нәсел тамырлары XVI йөзнең беренче яртысында Олы Нугай Урдасы идарәчесе булган Йосыф бинең улы Илморзага, ягъни Сөембикә ханбикәнең бертуган агасына барып тоташа. XVI йөздә рус патшасына хезмәткә күчәргә мәќбњр ителеп, өч гасырдан артык вакыт аралыгында Россия дәүләтенә тугрылыклы хезмәт күрсәткән Юсуповлар XX йөз башында патшалар нәселе – Романовлар белән туганлашалар. Ксения Юсупова-Сфириның бабасы, Феликс Феликсович Юсупов, 1914 елда император Александр III нең оныгы – княжна Ирина Александровнага өйләнә. Аларның кызы Ирина Феликсовна, 1938 елда, эмиграциядә, тамырларында шулай ук татар каны аккан Николай Дмитриевич Шереметевка кияүгә чыга. 1942 елда Рим шәһәрендә әлеге никахтан Ксения туа. 

1965 елда Ксения Николаевна грек милләтеннән булган Илиас Сфирига кияүгә чыга. Аларның 1968 елда туган Татьяна исемле кызлары шулай ук грек кешесе Антонис Вамвакидис белән никахлашып, ике кыз бала таба. Кызларның берсенә – Марилья, икенчесенә Ясмин-Ксения дигән исем бирәләр. Бүгенге көндә гаилә Париж һәм Рим шәһәрләрендә яши.

«Сөембикә», № 8, 2009.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар