Логотип
Милләттәш

Безнең һәм сезнең Фирүзә

«Безнең Фирүзә», – дип йөртәбез без аны. Журналыбызның иң зур бүләгенә – «Сөембикә беләзеге»нә ия булган Фирүзәне башкача ничек атыйсың?! 

Хәер, ул сезнеке дә. «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалының Оренбург өлкәсендәге үз хәбәрчесе Фирүзә ӘБСӘЛӘМОВАның ягымлы тавышын күптән таныйсыздыр. «Азатлык» радиосының Оренбург өлкәсе буенча үз хәбәрчесе булып эшләгән чакларыннан ук...

– ​Менә ул безнең Каргалы! Билдән кар ерып, эчкә уздык та, тау битенәрәк – кылганнар җил­дә тирбәлеп утырган урынга ук күтәрелдек. Моннан авыл уч төбен­дәге кебек күренә. Каргалы... Бөтен татар дөньясына билгеле атаклы Татар Каргалысы... Фирүзәнең туган авылы... 

Оренбург якларына барып чыккан кеше Каргалыны да, аның күз кү­реме җиткән кадәр сузылган борынгы зиратларын да күрми китми инде. Татарстаннан килгән кунаклар өчен алыштыргысыз «экскурсовод» исә гел бер – Фирүзә. Моннан унбиш ел элек без дә аның белән шулай танышкан идек. «Ырын­бур кала»дагы татар эзләре буенча йөртүче, анда гомер итүче милләттәшләребез бе­лән якыннан таныштыручы, әйе, Фирүзә булды. Татар-башкорт зыялылары өчен ул оештырган «Заман­даш» клубына редакциябез әллә ничә тапкыр кунак булып барды – Оренбургтагы укучыларыбыз белән күзгә-күз очрашты.


 
Фирүзә Оренбургтагы татар дөньясы эчендә кайнап яши. «Минем телефон номеры «Ашыгыч ярдәм» машинасыныкы кебек – аны бөтен кеше белә», – дип көлә ул. Әйе, белә һәм нинди генә чара үткәрсә дә, иң элек аңа чакыру сала. Аннан инде бу хакта «Яңа гасыр–Планета» бөтен татар дөньясына ишеттерә. 

Үзе хакында сөйләшәбез дип тотынган идек... Ә әңгәмәбез барыбер Оренбург татарлары турында килеп чыкты шикелле. Мин моңа әллә ни шаккатмадым. Кадр артындагы, кадрга сыймаган юллар. Бу язманы шулай да атап булыр иде. 
 

* * *

Камерага сөйләгәндә күпләр каушый. Без инде анысына ияләш­кән – әңгәмәдәшеңне тынычланды­руның мең дә бер ысулы бар: кайсын булса да кулланасың. Ә менә мондый очрак бер генә булды! Переволоцкий районы Чесноковка авылында яшәүче эшкуар Рөстәм Исәнбәтов турында сюжет төше­рергә җыендык. Алдан шалтыратып үзе белән сөйләштем, ризалашты. Алтмыш чакрым узып килдек, ә ул: «Юк, төшмим!» – ди. Берничек күнми! Мондый «кызык» хәлгә калганым юк иде... Рөстәмнең укытучысы Нурия Камиловнаны беләм, аңа шалтыраттым. (Юк, юк, кире борылып китү уема да кермәде. Булмаганны!) Нурия ханым аңа нинди сүз әйткәндер, белмим, әмма Рөстәм минут эчендә үзгәрде дә куйды... Икмәк пешереп сата ул, каз-үрдәк тә үстерә. Бу якның иң зур меценаты дип атыйлар аны. Аңа рәхмәтле кешеләрне шактый очраттык. «Мәктәптә нинди проблема килеп чыкса да, Рөстәмгә мөрәҗә­гать итәбез», – диләр укытучылар. Тирә-юнь авыллардагы бөтен ятим баланы белә, ярдәм итә икән. Җиңү­нең 70 еллыгы алдыннан авылдашларына зур бүләк әзерләгән – Чес­ноковка уртасындагы һәйкәлне яңарткан.



Икмәк пешерү комбинатын да карадык, үрдәкләрен дә барып күрдек – үрдәк йомыркаларын Франциядән кадәр кайтарта икән Рөстәм! Кыскасы, сюжет кызыклы гына килеп чыкты. Шуннан соң аны «Татар эшкуарлары ассоциациясе»нә алдылар. Ә бер очрашкач, ул: «Сине бүген телевизордан күрдем!» – дип, Казакъстаннан армиядә бергә хезмәт иткән дустым – казакъ егете шалтыратты. «Яңа гасыр»ны анда да карыйлар икән! Күптән хәбәрләшмәгән
идек», – дип сөйләде. Сюжетыбызны ничек төшерә башлавыбызны искә алып елмаеп куйдым...
Өлкәдәге  татар авыллары пөхтәлекләре, яңа төзел­гән йортларның күплеге белән аерылып тора. 
 

* * *

Иң авыр командировка... 2008 ел­ны Беляевка районында урта мәктәп ишелде. Унберенче сыйныфта укучы биш кыз хәрабәләр астында калып һәлак булды. Аларның икесе татар кызы иде... Мин ул чакта «Азат­лык»­ның үз хәбәрчесе булып эшлим. Санаулы сәгатьләр эчендә фаҗига булган урынга барып җиттек... Ә тагын ун айдан шул ук авылга яңа мәктәп ачылу тантанасын төшерергә бардык. Күз яшьле мондый бәй­рәмне башка хәтерләмим – мәрхүм балаларның барысының да әниләре килгән иде. Кызларның берсе – Зинира Исхакова – Алабайтал авылыннан. Без ул көнне зиратка аның кабере янына кердек, мәктәпкә сугылдык, аның партасы артында утырдык. Күз яшьләре ул көнне ирексездән акты да акты... 
 

* * *

Өлкәбездә җитмешкә якын татар авылы бар. Һәммәсен дә йөреп чыктым дисәм... Орск якларына барып җиткәнем юк менә. Орен­бург­тан дүрт сәгатьлек юл ул. Мирхәй­дәр Фәйзинең туган ягы. Закир Рәмиевнең соңгы көннәре шунда узган – ачлыкта, хәерчелектә....

Ул күмелгән татар зираты өстенә хәзер завод салынган. Кабер ташларын эттереп кенә куйганнар да... Безнең як эшкуарлары анда берәр бинага истәлек тактасы кую турында сүз алып бара. 
Элеккеге татар тормы­шын Каргалыда төшереп булыр иде. Иске базар урыннары, таш коймалар... 

Әйе, татар авылларында ят кеше түгелмен. Кайберләрен инде әллә ничә кат ураганмын. Әле менә Шарлык районы Мостафа авылыннан кайттым. Беләсез инде, Җәли­лебез туган җир ул... Соңгы тапкыр өч ел элек килгән идем Мостафага. Авыл әллә ни үзгәрмәгән кебек. Әмма бу тышкы яктан гына! Оренбургта, «Хөсәения» мәчетендә имам ярдәмчесе булып торган Мидәт Рәмиев (аның бер як нәсел буыны – Муса Җәлилгә, икенчесе Закир һәм Сәгыйть Рәмиевләргә барып тоташа) авылга кайтып төпләнгән. Һәм авылдашларына дин сабагы укыта башлаган. Мостафа халкының яртысыннан артыгы бүген намазда! Башта хатын-кызлар, аннары балалар, иң соңыннан ир-атлар уянган... Шак­каттым: авыл халкы бөтенләй башка! Тырыш, акыллы халык яши анда, әмма һәркайсы үз эченә бик­ләнгән иде. Ә хәзер битарафлык киткән алардан, бөтен нәрсәдә гамь­нәре бар, ачыклар. Башка авылга эләккән кебек булдым... (Мидәт ага­ның өч ел буе бушлай укытып йө­рүен ишетеп кайткач, өлкәбезнең мөфтие Әлфит хәзрәт Шәрипов белән очраштым. Аз гына булса да хезмәт хакы билгеләү мөмкинлеге таптылар. Әмма хикмәт башкада!)



* * *

Әйе, журналист өчен иң рәхәте – үз эшенең ниндидер бер сизелерлек нәтиҗәсен күрү. Узган ел Абдулин районына ка­раган Габдрахман авылында мәктәпне яптылар. (Мөсәгыйт ага Хәбибуллинның туган авылы бу.) Бер мәктәп тә Оренбург өлкәсендә болай авыр ябылмады... (Өлкәнең мәгариф министры әйткән сүзләр, укучылар алдында укытучылардан кайбер хәрефләрне әйттереп каравы тирәсендә купкан ыгы-зыгыны хәтерлисездер әле.) 

Оренбургтан Габдрахман авылына кадәр 350 чакрым. Иртүк барып җит­тек. Мәктәп ишегенә бик элен­гәч, авыл бушап, ятим калган кебек. Егерме ике бала күрше чуаш авылына йөреп укыячак. Аларны алырга автобус килде. Тукталышка халык җыелды. Укытучылар елый... Татар теле моңарчы аларда дәрес итеп укытылган, хәзер түгәрәк буларак кына калачак. Николькино урта мәктәбе директоры Вячеслав Кузь­мин: «Башлангыч сыйныфларга татар теле укуны дәвам итәргә мөм-кинлек бирәбез», – ди. Шул рәвешле татар теле укытыр өчен башлангыч сыйныфлар укытучысы Ләйлә Кәри-мова да укучылары белән күрше авылга «күчкән». Укучылары Татарстанга килеп, татар теле һәм әдәбия-ты буенча олимпиадаларда җиңеп кайткан укытучы ул. Ике катлы мәктәптә тирә-күрше авыллардан килгән җитмешләп бала укыячак. Ләйлә укытачак сыйныфка да сугылдык. Баксаң, ул монда да бер класс бүлмәсендә берьюлы ике сыйныф укытачак икән. Нәкъ Габ­драхман-дагы кебек. Ике мәктәпне берләште-рүдән укучылар берни отмаган булып чыга түгелме соң? Кичен: «Мәктәптән алган тәэсирлә­ре­гезне беләсе килә», – дип, Абдулин районының мәгариф бүлеге мөдире шалтыраткач та, иң элек шул хакта әйттем. Ә икенче көнне министрның карарын ирештерделәр: Ләйлә Кәримова берьюлы бер генә сыйныф укытачак. Укытучының ничекләр сөенгәнен белсәгез иде: «Мин бу хакта егерме ел хыялландым!» – ди. Сез: «Мәктәпне кире ачтылар», – диюемне көткәнсездер инде... Юк шул, башта ук: «Бу мәсьәлә инде тәмам хәл ителгән», – диделәр. Кызга-ныч, Абдулин районында гына да былтыр өч татар мәктәбе ябылды... 

* * *

Иң хәтәр командировка... Туксанынчы еллар иде. Шарлык районы Яңа Муса авылына мәктәп турында тапшыру әзерләргә бардым. Шул авыл кызы Мәрьям Даутова белән Казанда бергә укыдык – кичтән килеп, аның әниләрендә кунарга ниятләдем. Автобустан төшеп калдым. Коеп яңгыр ява. Күзгә төртсәң күренмәс­лек караңгы. Атлый гына башлаган идем, кинәт: «Тукта!» – дигән тавыш яңгырады. Баксаң, электр чыбыгы өзелгән, шуңа авылда ут беткән, ә миңа шул чыбыкларга басарга берничә генә адым калган... Гомер бетмәгәч! Бер мәрхәмәтле агай, ул-бу булмасын дип, яңгыр астында үткән-сүткән­нәрне кисәтеп тормаса... Җиде-сигез килограммлы магнитофон күтәреп йөргән чаклар әле бу.

«Азатлык»та эшли башлагач, цифрлы диктофон бирделәр. Безнең телерадиоком­паниядә беркемдә юк иде андый! «Бигрәк җайлы икән», – дип, аннары компания рәисе Павел Рыков үзенә кайтартты шундыйны. «Татарстан–Яңа гасыр» белән башта биш ел килешү нигезендә генә эшләдек. Машина юк, камера да... Барысын үзеңә табарга. Оренбург өлкәсенең Дума депутаты, Әсәкәй егете Илдус Дәүләтов белән эшмәкәр Нурия Кә­римова, кушылып, камера алып бирделәр, рәхмәт аларга. Сүз уңаен­нан, мин озак еллар Орен­бургның иң яхшы операторы Рафаэль абый Хәялин белән эшләдем! Тарихны аның кебек белгән кешене эзләргә кирәк әле! Каргалыга нигез салган Сәгыйть Хәялин нәселеннән ул. Былтыр алар энесе Равил белән Сәгыйть бабалары каберенә таш куйдылар. Әллә унынчы, әллә тугызынчы буын вәкилләре! 



* * *

Кызык хәлләр... Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлап кайтканнан соң, Каргалы мәктәбендә ун ел татар теле һәм әдәбияты укыт­тым. Аннан туксанынчы еллар җитте – милли күтәрелеш башланды. Радиога татарча тапшырулар алып барырга чакыргач, тәвәккәл­ләдем. Ул чакта өлкә татарларын бәхет басты – алар көн саен татарча тапшырулар тыңлады. Гөлүсә Мөшә­рәпова белән барысына да өлгерергә тырыштык. Безнең якларның «аяклы тарихы» Мәдинә апа Рәхимкулова күңелендәге истәлек-хатирә­ләрне тасмага шактый яздырдык. Дин әһелләренең вәгазь­ләрен җит­кердек. Оренбург татар театры артистлары белән радио­спектакльләр куйдык. 

Каргалыдан Оренбургка эшкә көн саен автобус белән йөрим. Әлбәттә, таныйлар. Беркөнне автобус кузгалуга шофер радионы кабызды. Салонда минем тавыш яңгырый башлады... Бөтен халык сүзсез генә миңа таба борылды... «Алдан язылган ул, туры эфир түгел», – дим...

«Хәерле кич», «Якташлар», «Мое родное Оренбуржье» кебек тапшырулар хәзер зәңгәр экраннан, эфирдан югалды. Университетта, педагогика көллиятендә (мин анда татар теле укытып та йөрдем әле) ачылган татар бүлекләре дә бер-бер артлы ябылды. Сәясәт гел үзгәреп тора шул... Болары инде кызганыч хәлләргә карый... 
 

* * * 

Сәер хәлләр... Ике мең кеше яши торган Заглядино авылында Ришат Галимов дигән егет мәчет салдырды. (Оренбург өлкәсендә иң кыска вакыт эчендә – тугыз айда төзелгән мәчет!) 
Ришат – өлкәбезнең алдынгы фермеры. Игелек кылу дигәндә, малын жәлләми. Аның бригадирлары да ул алып биргән машинада йөри. Мәчетне тышлатырга да ташларны Кавказдан кадәр кайтарткан. Халык барысы өчен дә рәхмәтле
аңа – мәчеткә Ришатның күптән түгел вафат булган әтисе Мөхәммәд-нең исемен кушу тәкъдиме белән юкка чыкмаганнар. Мәчет ачылышын төшерергә без дә бардык. 

Ишелеп-ишелеп юеш кар ява. Килгән кешеләр кулчатырлар күтәр­де. Без нишләрбез – камера кызганыч бит... Тәрәзә ачып, шуннан гына төшерербез инде, дибез. Эшкә тотындык. Ир-атлар тәкбир әйтә башлаган иде – кар туктады! Мог­җи­за! Ике янәшә кадр: берсендә – кар ява, икенчесендә – берни юк! Икесе ике көнне төшерелгән дип уйларсың...

* * *

Каргалының кайсы чорында яшәр идемме? Сәүдәгәрләр яңа килеп урнашкан, авылга нигез салган вакыттадыр. Гомумән, һәрнәрсәнең башында тору ошый – сукмакны үзең салу – тапталган юлдан үтүгә караганда, кызыграк... Урынны сайлый белгәннәр безнең бабайлар. Авыл кырыеннан Сакмар елгасы ага. Шәһәргә дә якын. Узган ел Карга­лыда Федераль Сабантуй үткәрү авылга яңа сулыш өрде. Өлкә бюджетыннан шактый зур күләмдә акча бүлеп бирделәр. Мәктәпне төзек­ләндерергә – 75 миллион, клубка – 15 миллион сум, урамнарга яңа асфальт салынды... Кемгә тигән бу бәхет?! Губернатор көн саен Карга­лыга килеп, әзерлекне үзе тикшереп йөрде. Бөтен авыл белән тырыштык: иртәгә Сабантуй дигән төнне дә капка буяучылар күп булды.

Әхмәт бай Хөсәеновлар яшәгән чорга да күз салырга бик теләр идем... Каргалыны татар дөньясына заманында алар таныткан. Бертуган Хөсәеновлар кылган игелекне саный китсәкме?! Оренбургта Әхмәт бай төзеп калдырган йортлар бүген дә халыкка хезмәт итә. Ә калада аның исемен йөрткән бер урам юк, беркая истәлек тактасы эленмәгән... 
Каргалыда узган ел йөз сабый дөньяга килде. Өч сыйныф дигән сүз бу! 

Аның турында фильм әзерләргә күренекле шушы якташыбызның, бөтен татар галәменә билгеле меце­натның исемен мәңгеләштерәсе иде дип тә тотынган идем. «Вакыт­лар багланышы» дип атала ул. (Кабар­дин-Балкар Республика­сының Нальчик шәһә­рендә узган «Тыныч­лык. Татулык. Бердәмлек» IV Бөтен­россия телевизион программалар фестивалендә бу фильм беренче дәрәҗә дипломга ия булды.) Фильм­ны Оренбург телеви­де­ниесеннән берничә тапкыр күрсәт­теләр, Әхмәт байга багышланган фәнни конферен­циядә катнашучылар да карады аны. Йогынтысы булгандыр – ниһаять, Аграр университет бинасына Әхмәт бай Хөсәенов хөр­мәтенә истәлек тактасы куйдылар. 

Сабантуй алдыннан мәрхүм Рәшит абый Искәндәровның Каргалы тарихы турындагы китабы дөнья күрде. Аны типографиягә тапшырыр алдыннан тагын бер кат карап чыгу өчен «Димур» нәшрия­тына җыел­дык. Шул вакыт нәш­риятның директоры Зинаида Му­рашко миңа: «Зур бер хыялым бар... Гани бай турында китап чыгарасым килә. Ул да бит халык өчен абыйсы Әхмәт байдан аз эшләмәгән. Материаллар җыя башладым инде. Сез миңа булышырсызмы?» – диде. Әбисе ягыннан тамырлары татар булган бу ханымга, әлбәттә: «Әйе!» – дип җавап бирдем.

«Сөембикә» журналы, №1, 2016.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар