Австралия татарлары: Татарстанда туган тел сакланмаса, безгә дә авыр булачак

Җир шарының икенче ягына – Австралиягә татарлар ничек барып чыккан, алар анда туган телебезне саклау өчен ниләр эшлиләр?
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Австралиянең татар диаспорасы вәкилләре катнашында узган матбугат конференциясендә бүген шулар хакында сөйләнде.
Суфия апа Вәли – безнең күбебезгә таныш. Ул ел саен җәйне Казанда үткәрә. Без аны шагыйрә буларак та беләбез. Ул инде монда берничә китап бастырып чыгарырга да өлгерде. Әлеге китапларның соңгысы – әнисе Фатыйма апа хакында.
– Австралиядә инде 37 ел яшибез, – диде Суфия апа. – Туган илдән чыгып киткәндә әти-әниләребезгә нибары 16-18 яшь булган. Татарстанның Апас һәм Кукмара районнарыннан аларның гаиләләре Кытайга 1881 елларда күченәләр. Әти белән әни Урумчи шәһәрендә кушылып, балалар үстерәләр, гореф-гадәтләребезне, телне, йолаларны, динне саклыйлар. Без инде Ватаннан читтә үскән 3-4 буын вәкилләре монда. Туган телдә сөйләшүебез өчен әти-әниләребезгә рәхмәтлебез.
Айсылу Садри – Татарстанда туып-үскән, Чаллы кызы. 2009 елны язмыш аны булачак ире белән очраштыра, ә ул Австралия татары булып чыга.
– Без Равил белән бары тик татарча гына аралаштык. Ике арада хисләр бар икәнен аңлагач, өйләнештек, – ди Айсылу. – 2011 елдан бирле Австралиядә яшим. Мине анда бик җылы каршы алдылар – әйтерсең, әллә кайчан белгән туганнары. Ирем белән ике бала үстерәбез хәзер.
Зөһрә Садри исә Австралиядә туып-үскән. Туган телдә сөйләшергә әти-әнисеннән өйрәнгән, якшәмбе мәктәбенә йөреп, татарчасын камилләштергән. Ире – инглиз, аның белән бер кыз үстерәләр.
– Кызым белән татарча гына сөйләшәм, – диде ул. – Ирем аның белән инглизчә аралаша, әмма татарча белгән сүзләрен ул да әйтә. Бала 3-4 тел белсә, бик әйбәт дип саныйлар алар. Балам белән бергә туган телемне үзем дә камилләштерәм хәзер. Икәү аның белән хәзер татарча китаплар укыйбыз. Әлбәттә, безгә китаплар җитми. Мин инде 100 дән артык инглиз телендәге китапны татарчага тәрҗемә иттем. Туган телне өйрәнүдә моның үземә дә файдасы булды.
Балаларны татар итеп үстерүне монда – Татарстанда да кыен дип саныйбыз, ә анда хәлләр ничек тора?
– Баланың иң зур укытучысы – әнисе, – диде Суфия апа. – Улын яки кызын татар итеп үстерү – ата-ананың төп вазыйфасы. Мәктәпкә киткәч, безнекеләр дә инглиз теленә күчә. Туган тел – өйдә генә кала. Мин үзем килгән саен 25 килограмм китап алып китәм – безгә самолетка шуның кадәр йөк алырга ярый. Якшәмбе мәктәбенә татар теле өйрәнергә йөрүче балаларга тел белүнең мөһимлеген аңлатабыз. Тел күбрәк белгән саен, мөмкинлекләр күбрәк ачыла, дибез. Мин үзем, мәсәлән, 8-9 телдә сөйләшәм, тәрҗемәче булып эшлим.
Мөшәррәф Вәли – Аделаидада яшәүче татарлар өчен оештырылган якшәмбе мәктәбендә инде 30 елдан артык укыта. Аның үзенең өч кызы – Сөембикә, Иделбикә һәм Хафиза да татарча сөйләшәләр. Бу юлы Мөшәррәф ханым Казанга үзенең төпчек кызы Хафизаны һәм туганнарының тагын ике кызын Татарстан белән таныштырырга алып килгән. Яшьләр бу көннәрдә «Сәләт» лагерендә ял итәләр, яшьтәшләре белән аралашалар.
− Кызларны мәктәпкә машина белән озата идем, – дип сөйләде ул. – Үзара инглизчәгә күчсәләр, машинаны туктата идем дә: «Төшегез, мин инглиз балаларын ташымыйм», – дия идем. Туган телебезне өйрәнүдә – Татарстан безгә зур таяныч. Илебездә туган телебез көчле була икән, аны саклау безгә дә җиңелрәк булачак.Аның сүзләрен Айсылу Садри дәвам итте:
– Татарстанда туган тел сакланмаса, аны без дә үзебездә саклый алмаячакбыз. Татарча китаплар гел укыйм балаларыма. Интернеттан мультфильмнар да карыйбыз. Әмма аларның күбесе Г. Тукай әсәрләренә нигезләнгән. Бүгенге заман белән бәйләнгән әсәрләр җитешми.
фото: https://pixabay.com/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
21 март 2023 - 09:43Без имениХэзер элеке замена тугел. Барыгыз платный поликлиниках, 8 мен тора анализ. Бу анализ шуна очсыз сезгэ ул бернинди дэ хокук бирми. Ягни,бу анализ кэгазен тотып судлаша алмыйсыз . Но сезнен узегезнен кунелегез тынычланыр. Точно сезнен онок булмаса улыгызга эйтергэ можете. Но чтобы бер юктан сузгэ килеп ачуланышып бетмэс очен якыннрагыз белэн анализ ясауыгызны яшереп калагыз. По результатам эш итэрсезОныгым минеке түгел...
-
21 март 2023 - 10:40Без имениМаена чыдый алмаганнар ны сугышка җибәрәсе генә бар. Басылып кайтырлар иде.Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
21 март 2023 - 18:47Без имениУзегездэ дерес фикердэ, улыгызны бэхетсез, гаилэсез курэсегез килсэ генэ уйлап эшлэгез.Оныгым минеке түгел...
-
18 март 2023 - 10:28Без имениКычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады«Кичер мине, әни!»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.