Логотип
Милләттәш

Асылташлар илендә - дәвамы

(Ахыры. Башы журналыбызның 2010 елның 12 нче санында.)

Әгәр алтынның да милләтен билгелибез икән, Березовскийда – татар алтыны, үз күзләрем белән күреп кайттым!

Шахталарга мин төшәрмен...

Урал якларына сәяхәтнең иң көчле тәэсир калдырган мизгелләре Березовский шәһәрендә алтын чыгару шахтасына төшү булды. Баштарак, әлбәттә, бу хыял шулкадәр дә өметсез, шулкадәр дә ышанычсыз тоелган иде. Шахта бит ул! Җитмәсә әле алтын шахтасы! «Урал татарлары» конгрессының башкарма директоры Фәвия Сафиуллинага әлеге теләгебезне җиткергәч, ул, беравык уйлап торды да, «моны сезгә бары тик Фрида гына оештыра ала» дип, безне Березовский шәһәрендәге Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Фрида Насретдинова янына озатты. 

...Березовский шәһәре Екатеринбургтан унбиш километр чамасы ераклыкта урнашкан. Шәһәрдә 65 мең кеше яши, шуларның 15 меңе татар милләтен­нән. Үзәк китапханә янына килеп туктауга, каршыбызга милли киемнәр кигән туташ-ханымнар йөгереп чыкты. Минем күңелне тагын шунысы эретте: чәй табыны әзерләнгән бүлмәдә «Сөембикә» журналларыннан тулы бер стенд төзеп куйганнар иде. Әйе, болар журналны да, редакция хезмәткәрләрен дә яхшы беләләр. Өстәвенә, күбесе үзебезнең Казан артыннан килеп урнашкан халык икән әле. Аеруча Балтач районыннан килгәннәр күп. Һөнәрләре, яшьләре төрле-төрле булуга карамастан, аларны рухи уртаклык берләштерә, ял көннәрендә, җылы учак янына җыелышкан сыман, милли-мәдәни үзәккә йөгереп киләләр. Бәйрәмнәрне бергәләп үткәрәләр, мәчеткә йөриләр, концерт-кичәләр, очрашулар уздыралар, кыскасы, үзләренә бер татар дөньясы булып яшәп яталар. Кем белән генә сүз башласаң да, шәһәрдәге татарларны бер йодрык итеп җыйнап тоткан Фрида ханымга рәхмәт укыйлар. Моннан өч кенә ел элек Балтач ягыннан апасы янына күчеп килгән Гөлсөя Гарипова балалар белән туган тел дәресләре алып бара, бер үк вакытта аларны чигү серләренә дә өйрәтә. Милләттәшләр белән аралашу, татарча сөйләшү кытлыгы булмагангадыр, туган илдән еракта яшәсәләр дә, үзләрен иркен хис итәләр. Алга таба да шулай була күрсен!



...Шахтага төшү-төшмәвебез ни өчен Фрида ханымга бәйле икәнне «Березовский руда идарәсе» ААҖ территориясенә килеп керүгә аңладык: биредәге шахталар белән үзебезнең татар кешесе идарә итә икән бит! Тамырлары Татарстанның Нурлат районы, Кычытканлы авылына тоташкан Нәбиуллин Фәрит Миннәхмәт улы булып чыкты ул. Уралга, бу төбәктәге татарларның бик күбесе кебек үк, 50 нче еллар ахырында күчеп килгәннәр. Фәрит әфәнде Екатеринбургта Тау институтын тәмамлаган. 1982 елдан бирле алтын табу предприятиеләрендә эшләгән. Березовскийга килүенә әле өч кенә ел чамасы. Безнең татар тыйнак халык шул: башка берәү булса, үзгәртеп кору чорында коточкыч кризис кичереп, бөтенләй ташландык хәлгә килә язган шахтаны кыска гына арада аякка бастыруы хакында сөйләр иде, Фәрит әфәнде исә безгә Руда идарәсенең тарихын бәян итә. 

– Узган ел 265 еллыгын билгеләп үткән әлеге предприятие Россия тарихына иң беренче алтын табу урыны булып кергән. Биредә яшәгән җирле халыклар элек-электән төрле асылташлар эзләү белән шөгыльләнгән. (Буйсындырылган территория­ләрдәге табигый байлыкларны өйрәнү максатыннан, Россиядә төзелгән Берг-коллегия 1719 елда махсус Указ чыгара. Бу Указ буенча, кайда яшәвенә, нинди дәрәҗәгә ия булуына карамастан, Россиядә яшәүче һәр кешегә дә җир куенындагы табигый байлыкларны эзләү хокукы бирелә – Г. Х.) 1745 елда Шарташ авылында яшәүче раскольник Ерофей Марков сазлык янында шурф казыганда алтын кисәгенә юлыга. Әлеге вакыйга Россия сәнәгатендә өр-яңа тармак барлыкка килүгә сәбәпче була... 

Генераль директор сөйли, минем колагымда безне озата килгән карт шахтерның сүзләре яңара: «Гаҗәеп тырыш, акыллы егет. Калабызда мәчет, мәдрәсә  салдырды. Бер генә иҗтимагый чарадан да читтә калмый. Ифрат дәрәҗәдә кешелекле. Баянда уйный. Юморга бай». Чү... Вакыт тәгәрмәчен нәкъ бер гасырга артка әйләндерәм дә, күз алдыма тарихыбызда, шигъриятебездә җуелмас эз калдырган икенче бер зур шәхес, Көньяк Уралда алтын прииск­лары (Таналык, Гаделша, Балкан) тоткан затлы татар баласы килеп баса... Алтын табудан алган табышның белмим күпме өлешен Беренче рус революциясеннән соңгы милли күтәрелеш елларында «Вакыт» газетасын, «Шура» журналын чыгаруга бүлеп биргән, «Хөсәения» мәдрә­сә­сенең попечительләр советы әгъзасы булып торган шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) һәм йөз елдан соң Уралдагы икенче бер алтын шахтасы белән идарә итүче, үз халкын кайгыртып, даими рәвештә хәйриячелек, иганәчелек белән шөгыль­ләнүче Фәрит Нәбиуллин... Миңа калса, бу очраклылык кына түгел, монда ниндидер закончалык бар... 

– Шахталарда элек-электән күбесенчә татарлар эшләгән. Алтын шахтасында алар күпме?
– Татарлар күп. Сәбәпләре берничә, сез аларны үзегез дә беләсез: татар тырыш, күндәм, түзем, намуслы. Юк, хәзер инде кара эштә генә түгел алар. Һәркемгә дә үз милләте якынрактыр инде. 
Гел урыс арасында яшәгәч, туган телнең дә кадерен күбрәк аңлыйсың. Урамда ике татар сөйләшеп торса, ирексездән туктап колак салам, җанга рәхәт булып китә, күңел кинәнә... 

«Березовский руда идарәсе» өч шахтадан – «Көньяк», «Үзәк» һәм «Төньяк» шахталардан тора. Биредә, алтыннан тыш, тау бәллүре, лиственит, топаз, малахит, крокоит һәм башка төрле кыйммәтле минераллар да чыгарыла. Әлбәттә, ике гасыр ярымнан артык вакыт дәвамында алтын запаслары бик нык кимегән, кайчандыр 100 метр тирәнлектә алтын табыл­ган булса, хәзер инде 512 метрга төшеп җиткәннәр... 



...Ниһаять, без дә, шахтер киемнәре, башыбызга фонарьлы каска киеп, әнә шул 512 метрдагы тирәнлеккә юл алабыз. Клеть белән аска төшкәндә кичергән халәтне аңлату өчен, Свердловск өлкәсенең Югары Тура (Верхняя Тура) шәһәрендә яшәүче Инсаф абый Рәхмәтуллинның почта аша артыбыздан ук «куып» кайткан шигырь юлларын китерәм:
«Бар шахтерның маңгаенда
Кечкенә ут ялтырый.
Клеть безне алып төшә,
Әллә ниләр шалтырый.
Күпме кеше бер клетьтә,
Дөрес, трос бик юан.
Но шулай да «Исән чыктым!»
Диеп һәр көнне куан... 
...Ташы да төште башыма,
Утырдым йолдыз санап.
Әллә ничә тапкыр чыктым
Горага башым канап.
Җир басымы каты баса,
Агач түзми һәм тимер.
Кеше түзсә исән кала, 
Ходаең бирсә гомер». 


Электр лампалары янып торган караңгылы-яктылы озын мәгарә. Рельслар, бара-бара да, шомлы караңгылыкка кереп югала. Стеналар ялт-йолт килә. Алтын! Калтыранган куллар ихтыярга буйсынмый,  җем-җем килеп торган бөртекләрне тырный... 
И, Ходаем! Нәфесне тыярга мәдәт бир! Югыйсә, адәм хурлыгына калуыңны көт тә тор! Хәлсезләнеп стенаның әле бер, әле икенче ягына килеп сөяләм. Учыма кыскан кисәкләрне нишләтергә белми гаҗизләнеп торганда, озатып йөрүчебез хәлемне аңлап ала: «Кесәгезгә салыгыз. Бу – пирит дигән минерал. Дөрес, аның составында алтын бар барын. Әмма бер грамм алтын алу өчен беләсезме күпме җирне «сөреп чыгарга» кирәк...» «Һәр ялтыраган  алтын түгел» дип борынгылар белеп әйткәннәр...



Якында гына шартлау тавышы ишетелде. «Курыкмагыз! Руданы шулай шартлатып кубаралар». Элеккеге кәйләләрне күптәннән башка механизмнар, кул арбаларын, атларны вагонеткалар алыштырган. Баштагы чорларда, әлбәттә, алтын җир өстенә бик якын тирәнлектә дә табылган, инде менә ярты километрга кадәр төшкәннәр... Элек кисәкле, бөртекле алтын чыгарылса, хәзер инде аны коточкыч катлаулы (чынлап та шулай!) технология белән, төрле-төрле минераллар катнашмасыннан аралап алалар. Белгечләрдән әлеге технологияне кат-кат сөйләтсәк тә, геология һәм минералогия өлкәсеннән хәбәрсез кеше буларак, шунысын гына аңладым: вагонеткаларга төялгән руда шахтадан казылмаларны баету фабрикасына килеп эләгә. Аны башта ваклап, порошок хәленә китерәләр, аннары су, химикатлар кушып, кирәксез токымнардан аралыйлар, күбек хәленә китерәләр, киптерәләр дә, алынган концентратны төсле металлургия заводларына озаталар... 

Шахтадан фабрикага көненә 500–600 тонна руда килә, эшкәртелгәннән соң ул 30 тоннага кала, бер тоннадан 33 грамм чамасы алтын чыга... Монысы «Алтын чыккан җирендә кыйммәт» дигән әйтемне раслый инде. 



Бер ел элек яңа җитәкче чит илдән 80 миллион сумга заманча җиһаз сатып алган, ул үзен ярты ел эчендә аклаган. Шулай итеп, шахта тулысынча автоматикага күчеп ята. «Биредә тагын 50 еллап эшләргә була әле, – ди генераль директор. – Запаслар шуны күрсәтә. Аннары, без хәзер җир астыннан составында унлап минерал булган су суырта башладык. Җитештерүнең өр-яңа тармагы бу. Әлеге су инде сатуга чыга башлады. Ул безгә бик күп табыш китерәчәк, чыгымнарны да артык күп таләп итмәячәк».
Безгә татар шахтерлары белән дә сөйләшергә туры килде. Алар сөйләвенчә, сугыш елларында бу шахталарда хатын-кызлар бик күп эшләгән. Кайберләре пенсия яшенә кадәр эшләрен ташламаган. «Алтын шахтасын ташкүмер шахтасы белән чагыштырып булмый, – диделәр алар. – Бервакыт Донбасс шахтерлары килгән иде, «сезнең монда оҗмах икән», дип киттеләр». Әлеге «оҗмах»та көненә 7 сәгать эшлиләр, уртача 26 мең акча алалар. 50 яшьтә пенсиягә чыгалар. 

Алтын шахтасына төшү безнең өчен гомергә онытылмаслык вакыйга булды. Шәһәр үзәгендәге «Бере­зов­ский – город русского золота – город наших отцов» дигән плакат-язу гына кәефне кырды: әгәр алтынның да милләтен билгелибез икән, Березовскийда – татар алтыны, үз күзләрем белән күреп кайттым!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар